Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Дадинны Алтайдагы төрмәгә китергәннәр


Илдар Дадин
Илдар Дадин

Алтайга китергәндә юлда Дадин белән яхшы мөнәсәбәттә булганнар, әмма ул киткәч Карелия төрмәсендә янә газаплаулар башланыр дип шикләнә активист.

Активист Илдар Дадинны Алтай өлкәсенең Рубцовски шәһәрендәге 5нче санлы төрмәгә китереп җиткергәннәр. Якшәмбе ул җәмәгате Анастасия Зотовага шалтыратып ничек китерүләре турында сөйләгән.

Дадинны Карелиядәге төрмәдән 2 декабрь көнне алып киткәннәр, Төмәндә күчүне көткәндә вакытының күп өлеше узуын әйтә. Юлда аның белән яхшы мөнәсәбәттә булганнар, әмма ул киткәч Карелия төрмәсендә янә газаплаулар башланыр дип шикләнә.

Илдар Дадин – Русиядә "урам чараларын үткәрү тәртибен берничә тапкыр бозу" маддәсендә гаепләнеп, төрмәгә утыртылган бердән-бер кеше. Аны ике ярым елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Дадин ноябрь аенда Карелиядәге 7нче санлы төрмәдә газаплаулар турында белдерде. 5 декабрь аны башка колониягә күчерәчәкләре билгеле булды, әмма аннан соң кайда булуын әйтмәделәр. Активистлар "Дадин кайда?" дигән шигарләр белән теләктәшлек чаралары үткәрде.

XS
SM
MD
LG