Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфтиләр шурасы югалган дин әһелләрен эзләүдә тикшерү комитетыннан ярдәм сорады


Сөләйман хәзрәт Зарипов машинасы Буада табылды
Сөләйман хәзрәт Зарипов машинасы Буада табылды

Русия мөфтиләр шурасы Мордовиядән Казанга кайтканда югалган Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Согуд Гарәбстаныннан шәех Нәҗметдинне эзләүдә Русия тикшерү комитеты җитәкчесеннән ярдәм сорады.

Русия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов, үз ихтыярлары белән эзләүчеләрнең тырышлыгы әлегә бернинди дә нәтиҗә бирмәде, Мордовиядән Казанга кайтканда югалган Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм Согуд Гарәбстаныннан шәех Нәҗметдинне эзләүдә тикшерү комитетыннан ярдәм сорадык, дип белдерде.

Мөфти Равил Гайнетдин Русия тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкинга эзләүне үз контроленә алуны сорап рәсми мөрәҗәгать юллаган.

"Без, чакыручы як буларак, чит ил оешмасы вәкиленең тормышы һәм сәламәтлеге өчен борчылып, әлеге гаризаны тиз арада каравыгызны сорыйбыз", диелә Бастрыкинга мөрәҗәгатьтә. Шулай ук Нәҗметдиннең "15 елдан артык Русия төбәкләрендә, Мордовиядә, Татарстанда, Карелиядә, Мурманскида мәчетләр, мәктәпләр төзү эшендә Русия Мөфтиләр шурасы белән тыгыз хезмәттәшлектә" булуы да әйтелә.

Аббясов сүзләренчә, шура рәисе Равил Гайнетдин Татарстандагы һәм Мордовиядәге мөселман оешмалары җитәкчеләрен "диндарларны, волонтерларны эзләүгә җәлеп итәргә" чакырган. "Кызганыч әлегә кадәр аларның кайда һәм алар белән ни булуын да белмибез”, ди Аббясов.

Алдан хәбәр ителгәнчә, 7 февраль көнне Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, "Нурулла" мәчетенең икенче имамы, 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм аның белән бергә сәфәрдә булган Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 62 яшьлек шәех Нәҗметдин югалды. Алар "Toyota Corolla" машинасында Мордовия башкаласы Саранскидан Казанга кайтырга чыккан. Кайтканда Буа районы Иске Суыксу авылы мәчетенә өйлә намазына кергәннәр. Машиналары Буа шәһәрендә табылган.

XS
SM
MD
LG