Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Элек татар мөһаҗирләре татарлык рухын яшәтү теләге белән күченгән"


Истанбулда яшәүче галим Надир Дәүләтнең "Русия мөһаҗирләре" дип исемләнгән китабының икенче басмасы чыкты. Бу уңайдан галим белән Русиядән чит илләргә күченеп киткән татарлар, аларның тарихы һәм киләчәге турында сөйләштек.

"Rusya mültecileri" (Русия мөһаҗирләре) китабы Төркиядә 2017 елның июнь аенда дөнья күрде. Бу көннәрдә китапның икенче басмасы чыккан. Икенче басманы сораганнар икән, димәк Төркиядә бу темага ихтыяҗ бар, дип саный Надир Дәүләт.

– Надир әфәнде, бу китабыгыз нәрсә турында, аның эчтәлеген аңлатсагызчы?

– Гомумән, китап дөньяның төрле якларына таралып яшәүче татар диаспоралары, аларның тарихы турында. Сүз хәзерге эмиграция турында түгел, нәкъ тарихи күчеп китүләр, аларның сәбәпләре һәм рәвеше турында бара. Ерак көнчыгыш, Кытай, Төркия, Финляндия, Польша, Австралия татарлары, шулай ук "яңа дөнья" татарлары булган Америка һәм Канада миләттәшләребез турында да мәгълүмат бирдем.

Надир Дәүләт "Русия мөһәҗирләре" китабы белән
Надир Дәүләт "Русия мөһәҗирләре" китабы белән

Китапны чыгару эшен Истанбулның Айдын университеты башкарды. Хезмәт өчен кирәк булган барлык материалларны җыеп, татарларны бөтенләй белмәгән, шул ук вакытта татарларның үзләре өчен дә кызыклы булыр дип чыгардым.

– Китабыгыз төрекчә язылган, Төркиядә бу темага игътибар зурмы соң?

– Тиражын мин әйтә алмыйм, китапның ничек сатылуын да белмим. Шулай да икенче басмага рөхсәт алсалар, димәк, ихтыяҗ бар, ул сатыла дигән сүз.

– Татар эмиграциясе кайчан һәм ничек барлыкка килгән? Бу күренешнең тарихын кыскача тасвирлагызчы.

"Безне чукындырырга җыеналар" дип кайбер татарлар Төркиягә күченә

– Асылда, беренче мөһаҗир татарлар XX йөз башында Төркиягә күченә. Бу патша Русиясендә 1897 елда җан исәбен алуга бәйле, "безне чукындырырга җыеналар", дип кайбер татарлар Төркиягә күченә. Төркия солтаны аларга Анатолиянең төрле урыннарында туфрак-җир аерып бирә, урнашырга рөхсәт бирә. Бу – беренче эмиграция дулкыны дип атап була.

Русиядә булган инкыйлабтан соң икенче дулкын чираты җитә, бер төркем Төркиягә күченсә, күченүчеләрнең зур өлеше Ерак Көнчыгышка юл тота: Кытай, Япония һәм Корея. Бу илләрдә зур гына татар диаспоралары оеша, барлыгы 40 меңнән артык кеше була. Аларның үз оешмалары, мәчетләре була. 1934 елларда бу якларга Гаяз Исхакый да килә, Токио, Шанһай, Харбин, Мукден һ.б. шәһәрләрдә Идел-Урал оешмасы эшчәнлеген башлый. 1935 елда Мукденда "Милли байрак" газетын чыгара башлыйлар, аларны оештыруда минем әти-әнием дә катнаша. Ул 1945 елга кадәр чыга, шул елны Манчжуриягә Совет гаскәрләре килеп, аларны кулга алалар, концлагерьда тоталар.

Халыкның күпчелеге мөселман иле дип Төркиягә күчә

Икенче дөнья сугышыннан соң Ерак Көнчыгышта тормыш нык авырлаша. Кыйтайда Мао хакимияте урнаша, Япониядә сугышта җиңелгәннән соң да авыр була. Татарларның бер өлеше башка илләргә күчә башлый: аларны, нигездә, Америка, Төркия һәм Австралия кабул итә. Халыкның күпчелеге мөселман иле дип Төркиягә күчә, аз өлеше Америка белән Австралиягә китә.

2016 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Сан-Францисконың тарихи татар диспорасы белән очрашуы
2016 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Сан-Францисконың тарихи татар диспорасы белән очрашуы

Төркиядә дә татарлар үз оешмаларын төзи, мәдәни-дини эшчәнлекне алып бара, төрле яшьләр оешмалары да оеша. Төркиядә яшәүче татарлар әкренләп ассимиляцияләнә бара, балалар да татарча начар сөйләшә яки бөтенләй сөйләшми. Америкада татарлар ике зур шәһәргә юл тоткан: Нью-Йорк һәм Сан-Франциско, анда да алар үз оешмаларын төзеп яши башлаганнар.

– Ә Финляндия татарларына килгәндә...

Алар сәүдәгәр халык булуга яхшырак оеша алган

– Финляндия татарлары, асылда, бу илгә күчеп китмәгән, Финляндия Русия империясенең өлеше булган бит. Бирегә татарлар, нигездә, сәүдә белән барган һәм Финляндия аерылгач, аерым дәүләттә яши башлаган. Алар сәүдәгәр халык булуга яхшырак оеша алган, акча җыелышып яхшы оешма төзегәннәр, биналарын төзеделәр. Ләкин аларда да шул ук проблем – кеше саны кими бара.

Финляндия татарларының Төркия премьер-министры Әхмәт Давутуглы белән очрашуы, 2016 ел
Финляндия татарларының Төркия премьер-министры Әхмәт Давутуглы белән очрашуы, 2016 ел

– Польша татарларын да мөһаҗирлеккә кертәсезме?

Китапны мин тарихыбызга документ буларак сакланып калсын дип яздым

– Польша татарларын да мин читтә калдырмадым, алар да чит илләрдәге милләт вәкилләре булып тора. Алар татарча белми дип әйтәләр дә, асылда, гомумән, татар халкының шактый өлеше татарча белми бит. Мондый саннар юк, әлбәттә, ләкин, минем исәпләвемчә, 1,5 миллион татар да туган телләрен белми. Шуңа күрә Польша татарларын да татарча белми дип аерым күрсәтү дөрес түгел.

Польша татарларының саны зур түгел. Башка диспорадагы татарлар да әкренләп эреп бетә инде, саннары аз. Ләкин мин китапны тарихыбызга документ буларак сакланып калсын дип яздым.

БУ ТЕМАГА: "Польша татарлары – халкыбызның бер өлеше"

– Яңа буын татар эмиграциясен өйрәнмисезме? Моның турында мәгълүмат китапта бармы?

–​ Мин яңа заман мөһаҗирләрне китапка кертмәдем, алар турында мәгълүмат миндә юк та. Асылда, бу күренешне фәнни яктан тикшерүчеләр бардыр, Русия һәм Татарстанның төрле оешмалары бәлки өйрәнәдер. Татарстан чит илләргә сабантуйга дип сәнгатькәрләрне дә җибәрә, анда түрәләр дә йөри, шуңа бу теманы ничек тә өйрәнәләрдер.

Хәзерге вакытта чит илләрдә татарлык сабантуйга гына кайтып кала

Бер күзәтүем бар: соңгы вакытта күченгән татарлар белән элекке эмиграциядә бәйләнеш юк. Сәбәбе: яңа эмигрантлар татарча белми, алар уртак тел таба алмыйлар. Максатлары да төрле: хәзерге вакытта халык рәхәтрәк тормыш эзләп чит илгә китә, элекке татар мөһаҗирләре исә татарлык рухын яшәтү теләге белән күченгән. Хәзерге вакытта чит илләрдә татарлык сабантуйга гына кайтып кала. Бу иске эмигрантлар белән яңа эмигрантлар арасында зур аерма.

БУ ТЕМАГА: Бер Монреальдә ике төрле Сабантуй узды

– Чит илләрдә татарларның киләчәген ничек күрәсез? Татарлыкны саклап яшәп булырмы?

Татарстан дигән ясалма республика бар, ләкин аңа гына таянып булмый

– Диспораларның киләчәге шикле, хәзер инде аларның әкренләп эреп баруы күзәтелә бит. Асылда, минем куркуым Русиядә яшәүче татарларның да юкка чыгу ихтималы булуына бәйле. Русиядә дә татарлар таралган килеш яши. Татарстан дигән ясалма республика бар, ләкин соңгы вакыйгаларга бәйле аның да киләчәге шикле, Татарстанга гына таянып булмый.

Проблем шунда: төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны берләштергән, уртак булган кыйммәтләре юк. Мин Казанга килгәндә, шуңа аптырадым: Башкорстан татарлары дип аерып әйтү. Башкортстан-Татарстан – ясалма берәмлекләр бит ул, халкы бер. Ләкин сәяси шартлар шулай итеп татарларны аера.

XS
SM
MD
LG