Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канаданың Монреаль шәһәрендә быел ике төрле Сабантуй узды. Ел саен бу бәйрәмне үткәреп килгән Монреаль татар җәмгыятеннән тыш татар бәйрәмен "Урыс дөньясы" җәмгыяте белән бергә күптән түгел оешкан "Мирас" оешмасы да үткәрде. Азатлык ике бәйрәм аермалыкларын барлады.

23 июнь көнне Канаданың Монреаль шәһәрендә ел саен оештырыла торган Сабантуй бәйрәме узды. Җирле татарлар аны 1969 елдан бирле оештырып килә. Шул вакытта Канадада татарларның аз булуы һәм шул ук вакытта гаиләләрнең бер-берсе белән якыннан таныш булуы сәбәпле ул елларда Сабантуе күбрәк гаилә чарасы, бергәләп җыелып уеннар уйнау, пикник оештыру рәвешендә уза торган булган.

Монреаль татар берләшмәсенә нигез салган Талип Кудеки 1990 елларда ил буйлап татарларны җыеп Сабантуйларны зурлап оештыра башлады. 2002 елда ул берләшмәне рәсми теркәде. Канада татарларының елына өч тапкыр бергә җыелган бәйрәмнәре: Корбан һәм Ураза гаетләре һәм Сабантуй.

Быел Сабантуйга 120-ләп кеше килде, алар арасында дистәгә якыны башка милләт вәкилләре булса, калганнарның барысы да татарлар. Алар Канаданың төрле шәһәрләреннән җыелды.

Монреаль татарлары җәмгыятенең Сабантуе тулысы белән җәмгыять һәм иганәчеләр акчасына узды. Бәйрәмдә туклану бушлай булды. Бүләк җыю белән башланып киткән бәйрәмдә капчык киеп узышу, чүлмәк вату, су ташу, гер күтәрү, көрәш һәм башка ярышлар уздырылды.

"Сез – Русиянең аерылгысыз өлеше"

Быел Монреальдә бер генә Сабантуй узмады, 17 июньдә үз бәйрәмен "Мирас" оешмасы да үткәрде.

"Мирас" татар мәдәни үзәгенең Сабантуйны Русия көненә багышлап уздырачагын бәян итүче игъланны үз сәхифәсенә Дөнья Татар конгрессы урнаштырды. Чараның "Монреаль урыс дөньясы" (Русский Мiръ Монреаля) җәмгыяте белән үткәрелүе дә билгеле булды. Шул ук афишаны "Мирас" җитәкчесе Зилә Миргалиева Facebook битенә куйгач күп кенә татарлар бу хәлгә аптырап калуларын язды. Сабантуйны оештыручылар әлеге язуларны соңрак Facebook битеннән алып атты.

"Урыс дөньясы" оештырган Сабантуйга Русиянең Монреальдәге баш консулы мәртәбәле кунак булып чакырылды. Зилә Миргалиева консулның катнашуын сурәтләүче фотоларны Facebook битендә дә зурлап урнаштырды. Facebookта Сабантуй турында "милли тамырларына карамастан, барлык урысларның гомум бәйрәме" дип язучылар да булды.

Сабантуй алдыннан Азатлык Миргалиевадан милли бәйрәм оештырылу һәм Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиевның Монреаль татарлары белән көтелгән очрашуы турында сөйләшергә дә теләгән иде. "Мирас" оешмасы җитәкчесе телефоннан сөйләшүгә башта каршы булмаса да, соңыннан сорауларга язмача гына җавап бирәчәген әйтте.

Июнь башында Шәйхразиев белән көтелгән очрашу ни сәбәптәндер булмады. Кайбер медиа Шәйхразиевка Канадага бару өчен виза бирелмәгән дип язып чыкса, Милли шура рәисе бу дөреслеккә туры килми дип соңрак паспортындагы виза сугылган битне Facebook битенә элде.​

"Мирас" оешмасы үткәргән Сабантуй видеоларыннан чарада урыс теленең бик күп кулланылганы, урыс көйләренең яңгыравы күренә. Русиянең Монреальдәге баш консулы Юрий Беджанян элекке Совет берлегенең барлык халыклары бердәм булуы турында нотык сөйләү белән бергә Канадада яшәүче татарларга карата "Сез – Русиянең аерылгысыз өлеше" дигән сүзләрне дә ычкындырды.

Монреаль сабантуе татарларга "урыс булып калырга ярдәм итә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:08 0:00

Сабантуй узганнан соң Азатлык сөйләшенгәнчә язмача сорауларны Зилә Миргалиевага​ юллады. Анда федераль үзәкнең Татарстанда татар телен укытуны факультативка калдырган мәлдә урыс дөньясына багышлап Сабантуй уздыруны ни дәрәҗәдә дөрес санаулары, ни сәбәпле бер шәһәрдә ике төркемгә бүленеп ике Сабантуй уздырулары һәм башка шуның ише сораулар бирелгән иде. Азатлык хәбәрчесе атнадан артык көтсә дә, сорауларга җавап килмәде.

"Ике Сабантуй уздырганнарын аңламый калдым"

"Мирас" оешмасы Сабантуена Татарстаннан артистлар да җибәрелде. Шул ук вакытта бер атна соңрак кына узган Монреаль татар җәмгыяте Сабантуенда Татарстан җырчылары катнашмады. Алар Канадада калсалар да Торонто Сабантуена китте.

Азатлык бу хакта "урыс дөньясы" Сабантуенда катнашкан җырчы Лилия Хәйруллина белән сөйләште.

Айрат Имашев һәм Лилия Хәйруллина
Айрат Имашев һәм Лилия Хәйруллина

"Безне Татарстан мәдәният министрлыгы кайда җибәрде, шунда катнаштык. Монреальдә тагын бер Сабантуй узуын ишеттем. Нишләп атнада ике Сабантуй уздырганнарын аңламый калдым. Инде Русия консулы, ягъни югары дәрәҗәдәге шәхесләр дә килде димме соң. Торонтода да консул килгән иде. Безнең бәйрәмгә башка милләт вәкилләренең дә шулай каравы куандыра.

Татар бәйрәме булгач татарлар гына булырга тиеш дигән сүз түгел

Сабантуйда урыс җәмгыятьләре дә булды. Ул бит яртылаш Русия көненә багышлап уздырылды. Урыс биюләре дә булды. Безнең традицияләрне башка милләт вәкилләренә күрсәтү бик яхшы күренеш. Татар бәйрәме булгач, татарлар гына булырга тиеш дигән сүз түгел. "Мирас" оешмасы Сабантуйга бик яхшы әзерләнгән иде. Бик күп чыгышлар булды", диде әле чәршәмбе генә Канададан Казанга кайткан Лилия Хәйруллина.

Шулай итеп, "Урыс дөньясы" оешмасы белән уздырган Сабантуйга Казан артистлар да җибәрә, алар турында конгресс зурлап язмалар да чыгара, ә "урыс дөньясы" белән бәйләнергә теләмәгән татарларга милли бәйрәмне үз көченә генә таянып уздырырга кала. Элегрәк Мәскәүнең Россотрудничествосы ярдәмендә оешкан "Европа татарлары альянсы"ның Литва татарларын икегә бүлгәләве турында язган идек, әлеге хәл инде башка илләрдә дә кабатланганын күрәбез.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG