Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монреаль Сабантуе

Канаданың Монреаль шәһәре татарлары 23 июньдә Сабантуйны бәйрәм итте. Бүләк җыю белән башланып киткән бәйрәмдә капчык киеп узышу, чүлмәк вату, су ташу, гер күтәрү, көрәш һәм башка ярышлар уздырылды. Кунаклар үзләре пешереп алып килгән ризыкларны уртак табынга куйды. Милли көйләр белән үрелеп барган Сабантуй “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG