Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар Польша җирендә инде 600 елдан артык яши. Казанда әлеге тарихны чагылдырган күргәзмә эшли.

Казанның "Смена" үзәгендә Польша мөселман-татарларына багышланган күргәзмә эшли. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Азатлык хәбәрчесе әлеге күргәзмәдә булып Польша татарларының тарихы белән танышып кайтты.

Татарларның берничә дулкыны хәзерге Польша, Литва һәм Беларус җирләренә XIV гасырдан алып килә башлый. Алар нигездә поляк патшалары гаскәрендә хезмәт иткән һәм тарихка үзләренең батырлыгы белән кереп калган. XVII гасыр азагында Польша патшасы Ян Собиецки татарларның шушы тугрылыклы хезмәте өчен аларга җир-утарлар бүлеп бирә, татарлар асылзат титулын ала башлый. Хәзер татарлар күпләп яшәгән Крушиняны авылы татарларга 1679 елда бирелә. Андагы татар йортында хәтта британ шаһзадәсе дә булып киткән иде.

Гасырлар буе тарихи ватаннан аерылып яшәү нәтиҗәсендә Польша татарлары ана телен югалта, әмма ислам динен саклап кала.

Польша татарлары телен онытса да, үзләрен татар дөньясының бер өлеше итеп кабул итә

"XVIII гасырда ук ата-бабаларыбыз бу телне югалткан. XX гасырда әле берничә сүз белүчеләр булган, әмма икенче дөнья сугышыннан соң барысы да онытылды", дип сөйләгән иде элегрәк Азатлыкка Польшадагы язучы Сәлим Хазбиевич.

Аның әйтүенчә, совет заманындагы торгынлыктан соң Татарстан белән элемтәләр кабат торгызылган.

"Беренче тапкыр Польша татарлары Татарстанга 1990 елда бардык. Ләкин элемтәләрне арттыру өчен тагын да ныграк эшләргә кирәк. Мәдәни генә түгел, фәнни элемтәләр дә булырга тиеш", диде ул.

"Польша татарлары – халкыбызның бер өлеше"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:16 0:00

​Тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев сүзләренчә, Казандагы Тарих институтының Варшау университеты һәм архивы белән хезмәттәшлеге бар.

"Татарлар турында җыелган документлар белән эшләү теләгебез бар. Польшада аларны яхшы сакларга тырышканнар. Бу татар тарихының кызык бер бите.

Хезмәттәшлекнең яхшы булуы өчен анда да галимнәр кирәк. Аллага шөкер Польшада татар мирасын өйрәнүчеләр бар. Бездән бер вәкиллек архивлар белән танышырга барган иде. Өйрәнеп кайттылар. Әле эшләрлек эшләр күп. Бәлкем ниндидер этәргеч кирәктер. Академик эш бара, ә менә халыкка таныту җитеп бетми.

Мондый күргәзмә булуы да бик яхшы. Казан белән тагын да элемтәне арттыру, татар традицияләрен кайтару, татар дөньясына кертеп җибәрүгә дә Казан Польша татарларына ярдәм итә ала.

Күргәзмәдән күренеш
Күргәзмәдән күренеш

Европа уртасында шундый татарлар булуы ул Татарстанны таныту өчен дә файдалы. Татар тарихының дүрт томлыгында алар турында язылган. Аерым бер китап итеп чыгару өчен өйрәнәсе әйберләр дә күп. Гомумән мондый күргәзмә бер этәргеч булсын иде.

Саннары аз һәм интеграциядә булсалар да алар үзләрен татар дөньясының бер өлеше итеп кабул итәләр. Шулай да алар хәзер күбрәк кырымтатарлар белән хезмәттәшлек итә”, ди Миргалиев.

Бүгенге көндә Польшада 3 меңнән артык мөселман-татар яши. Алар нигездә Гданьски, Белосток, Боһоники, Варшауда тупланган. Гданьскида исә диаспора аеруча актив һәм анда барлыгы бер меңләп татар исәпләнә. Мәдәни үзәкләре дә шунда урнашкан. Бу хакта күргәзмәдәге фотолар да ассызыклый.

Күргәзмәдән күренеш
Күргәзмәдән күренеш

2010 елны Польшаның Гданьски шәһәрендә 600 ел элек Грюнвальд бәрелешендә татарлар полякларга да булышуы хөрмәтенә Татар сугышчысына һәйкәл дә ачылды. Ул вакытта бу чарага Польша президенты Бронислав Комаровски да килде. Соңрак Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та булып китте.

"Тарихта эзле булгач, дәүләтчелек тарихында зур роль уйнаган өчен аларга һәйкәл ачылды. Русиядә татар гаскәренә андый һәйкәл юк", ди Миргалиев.

Элегрәк Польшадагы татар җәмгыятьләре җитәкчеләре милли азчылык буларак ассимиляциягә каршы торуның бик кыен булуы, татарларның үз мәдәниятен, телен генә түгел, динен дә югалта баруы турында әйткән иде.

Күргәзмәдән күренеш
Күргәзмәдән күренеш

Күргәзмәдә Польша татарлары тарихын чагылдыручы күп кенә фотолар урын алган. Җыйнак кына агач мәчет Крушиняныда Польша җирләрендә сакланган иң борынгы мәчетләрдән санала, аның нигезе әле XIX гасыр башында ук салынган. Бу авылда мөселман зираты да бар.

Кызганычка каршы май башында Крушиняныдагы Татар йортында янгын булып бөртекләп, кадерләп җыелган әйберләр юкка чыкты. Хәзер йортны татар көнкүреш әйберләре белән тутыру эше бара.

Татар йорты Подляски төбәгенең бер символы булып тора иде. Җәннәт һәм Мирослав Баһдановичлар ата-бабаларына 1679 елда ук Польша патшасы Ян Собиецки бүләк итеп биргән җир кишәрлегендә ресторан ачканнар. Монда борынгы ысуллар белән әзерләнгән татар ризыкларын ашап карарга, татар мәдәнияте һәм тарихы хакында кызыклы мәгълүмат алырга була иде.

Бүген авылда 30 гаилә яши, шуларның дүртесе – татар гаиләсе.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG