Accessibility links

Кайнар хәбәр

Госмания авылы: эшсезлек, төрекләшү һәм татар мәктәбен ачу хыялы


Төркиянең татар авылы Госманиядә Сабан туенда катнашучылар
Төркиянең татар авылы Госманиядә Сабан туенда катнашучылар

Быел 12 июньдә Төркиянең Искешәһәр янында урнашкан Госмания авылында Төркиядә бердәнбер Сабан туе узды. Татар авылында яшәүчеләр өчен татарлыкны, телне, гадәтләрне саклау мәсьәләсе кискен тора. Азатлык хәбәрчесе Госманиядә булды, авылны күзәтте, андагы татарлар белән аралашты.

Искешәһәрдә 2500 татар яши. Бу Төркиядә иң күп татарлар тупланып яшәүче шәһәрләрнең берсе. Аларның һәммәсе кайчандыр Солтан илендә сыену тапкан мөһаҗирләрнең варислары. Искешәһәрдән 70 чакрым ераклыкта Госмания авылы урнашкан. Шәһәрдәге татарларның тамырлары шушы авылга килеп тоташа. Татар авылы ул. Госмания – Төркия хакимияте биргән атама, өлкән буын кешеләре авылны үзара Куруһөек дип атый. Салада йөзләп йорт саналса да, күп йортлар буш. Эшсезлек. Кешеләр шәһәргә эш эзләп китәргә мәҗбүр. Заманында авылда 500ләп кеше исәпләнгән, хәзер исә даими 20 гаилә яши. Җәйләрен авыл бераз булса да җанлана, Сабан туе бәйрәме аларны туплап тора. Ураза, Корбан гаетләрен дә татарлар туган нигездә бәйрәм итәргә тырыша. Электән калган гадәт.

Авыл басуы
Авыл басуы

Авыл халкы эре мал тотмый. Башлыча бакчачылык белән тормыш көтә, бодай, арпа, кукуруз, көнбагыш, бәрәңге, кабак үстерә. Авылда тарихи мәчет бар. Ул – Госмания авылына нигез салучы татар мөһаҗирләре салган Аллаһ йорты. һаман да нык, биредә татарлар җәмәгать белән намаз укый.

Мәдәният йорты артында мәчет
Мәдәният йорты артында мәчет

Мәчет янында таш чишмә корылган. Авылда Казан татарларының мәдәни йорты да бар. Кайчандыр бу бина мәктәп булган, ул да татарлар өчен тарихи бина. Авыл зиратында гарәп имлясендәге татар язулы борынгы кабер ташлары саклана. Кайбер ташларында биш таҗлы чәчәк ясалган – авыл кешеләре моны мөһаҗирләрнең туган авылларыннан ияреп килгән бизәк дип аңлата.

Авыл зираты
Авыл зираты

Госмания авылындагы Сабан туе быел аерым кыйммәткә ия – соңгы өч елда Төркиядә уздырылган беренче һәм бердәнбер Сабан туе бәйрәме булды ул. Шуңа да, Искешәһәрдән тыш, Әнкара, Истанбулдан килүчеләргә махсус автобуслар оештырылды. Алания, Бурса, Измир, Мәрсин кебек шәһәрләрдән аерым-аерым килүчеләр дә булды. Сабан туена һәр гаилә үзенең сый табыны белән килә – гаиләләр үз өстәлләренә бәйрәмгә килгән кунакларны җыя. Милли уеннардан исә ат чабышы яки көрәш кебек бәйгеләр калмаган.

Искешәһәр татар оешмасының җитәкчесе Ведат Догуга 60 яшь, ул авылда эш табу катлаулы, татарлар шәһәргә китеп, заводларга эшкә урнаша ди. Үзе дә ике өйгә яши – Искешәһәрдә торып, Госманиягә кайтып йөри.

Татарларның өлкән буыны яшьләр кире авылга кайтмас дип борчыла. Яшьләр таралмасын, югалмасын иде дигән теләк белән яши алар. Гел картлар гына торып калган авылның киләчәге куркыныч дип эчләре поша. Алар кайчандыр Идел буйларыннан чукындырудан куркып, динен, телен саклап калу нияте белән ерак һәм катлаулы юлга чыгып китәргә курыкмаган, алар өчен чит җирдә – Төркиядә тулы бер авылга нигез салучы ата-бабалары алдында үзләрен бурычлы дип хис итә.

Үз вакытында солтан иленә чыгып китүчеләрнең оныклары үз тарихын белә, кимендә алар үзләрен Казан татарлары дип атый, шуңа басым ясарга ярата. Дөрес, телләре төрекләшкән. Сөйләм телендә төрек сүзләрен татарчалаштырып куллана: мәсәлән, чалыша – эшли, санә – ел, йер – урын, иштә – менә.

Авылдагы йортларның берсе
Авылдагы йортларның берсе

Ведат әфәнде – биредә яшәүче татарларның дүртенче буын вәкиле. Уллары бишенче буынны тәшкил итә, оныклары исә алтынчы буын кешеләре. Авылына үлеп гашыйк кеше, милли җанлы. Битараф булмаган кешегә эшнең күбрәге дә эләгә. Шуңа да ул иҗтимагый эшне тартып бара. Ул биредәге татарларга төрекләшеп китү бик җиңел дип борчыла. Телләр дә, мәдәният тә якын, әмма татар үзенчәлеген саклап калу кирәк, ди ул.

Азатлык аның белән милли үзаңны тәрбиләү, аны саклап калу омтылышы, Татарстан белән мөнәсәбәтләре турында сөйләште.

Ведат әфәнде, Искешәһәрдәге татарлар ничек тормыш көтә? Сезгә һәр татар таныштыр, беләсездер аны.

Ведат Догу
Ведат Догу

— Гомерем татарлар арасында узды, яшь чактан ук иҗтимагый эштә катнашам. Бу эшкә кереп китү табигый, 1992 елдан бирле башка дусларым бергәләп мәш киләбез. Вакытында бу эшләр белән бабайлар, әтиләр, абыйлар шөгыльләнде, алар җитәкче булып йөрде. Картайдылар, җитәкләү безгә күчте. Сорау, кызыксыну юк, "Син бул" диделәр дә менә, кушкач эшлим. Искешәһәрдә Казан татарларының мәдәни мәркәзе бар, шуны җитәклим. Безнең оешма рәсми теркәлгән.

Русия Украинага каршы башлаган сугыш аркасында хәзер Русиядән Төркиягә килүчеләрнең яңа дулкыны күзәтелә. Яңа мөһаҗирләр. Искешәһәргә яңа килгән шундый татарлар бармы?

— Төркиягә киләләр. Искешәһәрдә соңгы 4-5 елда килеп урнашкан яңа 15-20 гаилә бар. Төркиягә килгәннәрнең күбесе Анталия, Алания ягына китә, чөнки һава торышы җылырак, диңгез бар. Биредә яшәү җиңелрәк кебек күренә, әмма эш табу кыен. Искешәһәрдә эш табу авыр булгач, диңгезгә якынрак урыннарны карыйлар. Әмма килгәннәр дә безнең кеше инде ул. Безнең татардан начар кеше чыкмас.

Сабан туена килүчеләр
Сабан туена килүчеләр

—​ Күптән түгел Сабан туе узды. Аны үз көчегез белән генә ерып чыктыгызмы, Татарстан ярдәм итәме?

— Без биредәге Татарстан вәкиллеге белән элемтәдә торабыз. Берәр проблем чыкса, хәл итәргә булышалар. Сабан туенда ярдәмнәре тиде. Ә болай берләшеп һәммәбез үз өстенә җаваплылык алып ерып чыктык бу бәйрәмне. Татарстаннан Конгресс юллаган җырчылар, алып баручылар килде.

Искешәһәрдәге Казан татарлары мәркәзендә музеебыз бар, аны сафка бастырырга Алабугадан белгечеләр ярдәм итте. Ике тапкыр килделәр, өйрәнделәр, аңлаттылар, ясап та бирделәр. Экспозицияне оештырырга белем кирәк бит. 2013 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килде, аны ачуда катнашты. Узган ел татарстаннар тагын килеп китте, төзәтүләр кертте.

Элегрәк без хезмәттәшлек итә белми идек, кемгә, ничек мөрәҗәгать итәргә - бихабәр. Мәсәлән, проблемнар чыга, ә аны аңлата алмый идек. Русиядә башка вазгыять, Төркиядә башка бит. Һәр дәүләтнең үз нечкәлекләре. Хәзер бер-беребезгә төшендек. Алда зур проектыбыз бар, аны тормышка ашыруны телибез. Татарстансыз булмый. Искешәһәрдә аерым урын алып, шунда, татар мәктәбе ачу хыялы бар. Менә аны тормышка ашырасы иде...

— Татарстан бу теләгегезне беләме?

— Татарстан Мәдәният министрлыгы, Дөнья татар конгрессы белән элемтәбез бар. Рөстәм Миңнехановка да хат язабыз. Әлегәчә хатларны, сорауларны җавапсыз калдырганы юк. Мәктәп мәсьәләсендә әлегә бернинди дә ачыклык кертерлек сүзем юк.

Төркия татарларының тарихы, бүгенгесе Татарстан галимнәре тарафыннан өйрәнелүен теләр идек. Фәнни экспедицияләр булса, саллы хезмәтләр чыгар иде. Әлегә бу эшне үз көчебез белән башкарабыз. Вакытында Мәхмүт Галәүнең безнең тарих турында ике саллы әдәби әсәре чыкты. Бу традиция дәвам ителсә, без шат булырбыз.

Татарстан Төркиядәге татарларга Казанга барып белем алырга квота бирә. Ике ел элек 10 баланы юлладык. Аларга ошый, икесе Казанда калырга тели.

— Мәктәп дисез, ә укытучыны кайдан аласыз?

— Аңа кадәр башка проблемнарны хәл итәргә кирәк. Җире, бинасы, рөхсәте, кәгазь эше күп. Укытучыга барып җиткәч, аны хәл итәрбез. Татарстан ярдәмсез калдырмас дип уйлыйм. Без бу эшне ерып чыга алмасак, балаларыбыз дәвам итәр.

—​ Казанга чараларга чакыралармы? Быел Конгресс оешуының 30 еллыгы, сездән кемнәр катнашачак?

— ИншАллаһ барачакбыз. Бездән вәкил сайланды. Яшьләр барсын, алар эшкә өйрәнсен, дидек, аларга кала бит дөнья. Юл хакын үзебез каплыйбыз. Бу катлаулы, чөнки безгә ярдәм итәрлек, арабыздан чыккан берәр хәлле татарыбыз юк. Бизнес кешесе чыкмады һаман да. Һәммәсе ялланып эшләүчеләр, заводларда хезмәт итәләр. Шуңа иганәчеләр табу авыр. Шуңа үзара акча җыелышып проблемнарны чишәбез.

— Ведат әфәнде, телне саклау авырмы, төрекләшү көчлеме?

Әни-әти өйрәткән белән яшибез

— Авыр, чөнки телләр бер-берсенә якын. Хәзер сөйләшкәндә татарчамы, төрекчәме – уйламыйсың. Ул үзеннән үзе татарча да китә, төрекчә дә. Татар кешесе белән татарча, төрек кешесе белән төрекчә. Яныбызда татар кешесе булса, татарча сөйләшәбез, трамвайда-автобуста сөйләшеп йөрибез – проблем юк. Төрекләшү бар, нишләтәсең. Мәсәлән, миңа татарча яз дисәң, татарча яза алмыйм. Әни-әтидән сөйләм теле кергән. Татарча укыткан мәктәп юк, татарча ничек языла – белмибез. Әни-әти өйрәткән белән яшибез. Менә шуңа да мәктәбебез булсын иде дип телибез, аны ачып, балалар, аннан хатыннар өйрәнүен телибез. Без белмәгән кәлимәләр – онытылган сүзләр, әмма яңа кәлимәләр күп. Татарчаны өйрәнер өчен кирилл имлясен өйрәнә башладык инде. Татарча радио-телевидение тыңлыйбыз, карыйбыз. Әмма язма тел дә кирәк. Оныкларым татарча сөйләшә. Өйрәтергә тырышабыз. Татарча да, төрекчә дә беләләр. Өйдә татарча сөйләшүне сорыйбыз, әмма аларга карыйм да, мәктәптә укысалар, телләре тагын да камилләшер иде дим.

Миңнеханов белән Истанбулда да күрешкән идек. Ул безне ярата, "Сез югалмагыз", ди. Югалмаячакбыз, иншАллаһ! Бу –йорт, бу –авыл, бу үзәк – татарларныкы. Җир сатып алсак, инде "Бу йорт, мәктәп – Татарстанныкы" дип балаларга тапшырсак, шулай калачак.

—​ Үзегезне Сабан туйлары уздыручы, Татарстан өчен татарлыкның читтәге бер бизәге итеп кенә хис итмисезме?

— Без яшибез, татарлыкны саклыйбыз. Ничек бар, шулай. Монда әби-бабаларыбыз татар авылы төзегән, без шул нигезне саклыйбыз, үзебезнең кем икәнебезне беләбез, тормышыбыз бер көйгә салынган, һәммәсе татар, бу җир – татар туфрагы. Ни кадәр сакларбыз – белмим. Кулыбыздан килгәнне эшләрбез. Күпмегә көчебез җитәр – тырышырбыз. Казан – татарларның йорты. Без Татарстанны мәмләкәт дип саныйбыз.

Бабайлар чукындыруга, Русия патшалыгы алып барган сәясәткә риза булмыйча татарлыкны саклап чыгып киткән

Заманында безнең бабайлар чукындыруга, Русия патшалыгы алып барган сәясәткә риза булмыйча татарлыкны саклап чыгып киткән. Китмәгән булсалар, язмыш нинди булыр иде – Аллаһ белә. Үпкә тотабызмы Русиягә? Андый хис тә була ала, бу – табигый. Һәммәбезнең дә дәү әниләре дә, дәү әтиләре дә анда яшәгән, хыяллар белән киләчәк турында уйлаган, эшләгән, тырышкан, араларында галимнәр булган, диниләр. Нигә менә алардан золым ясаганнар?! Моңа җавап табу авыр. Әйтәм бит, әгәр ул сәясәт булмаса, мин Татарстандагы әби-бабайларым туган авылымда гомер кичерер идем... Татарстанда рәхәтлектә яшәр идем. Әмма язмыш! Мин бүген Татарстан түгел, Төркиядә татарлыкны саклап яшим. Әмма аралашу җепләрен тагын да ныгытырга кирәк. Безнең яшьләр Татарстандагылар белән аралашсын, өйләнешсеннәр, туганлык җепләре артсын!

Телне ничек сакларга, Ведат абый, мәктәп булышырмы?

— Татарстанда ул авылларда саклана бугай. 2000 елда Казанга бардым, урамда татарча сөйләшергә кеше таба алмадым. Кибеткә кердем, югалып калдым. Аннары тоттым да "Татарча белгән кеше бармы?" дип кычкырып сорадым. Бер эшче кеше килде. "Очынып йөрмә, син кайсы авылдан килдең?", диде. "Төркиядән", дим. Ышанмады, авылдансың син, ди. Татарча сөйләшү күп түгел иде ул вакытта. Татарстанда барган хәлләрне күзәтәбез. Хәзер мәктәпләрдә дә татар теле кыскарган. Проблем бу. Төркиядә төрек мохите. Безне беркем татарча өйрәтмәде, мәктәпләр, бакчалар юк. Әмма әти-әни тырышты. Татарстанда да рөхсәт итмиләр икән, өйдә өйрәтергә кирәк.

—​ Искешәһәр тарихы музеенда татарлар турында да экспозиция бар, видеода Госманиядә туып-үскән Вахит Ирден татар мәдәнияте хакында сөйли. Искешәһәрнең тагын бер мәшһүр урыны – Анадолу университетының ачык һава төрки халыклар музее. Төрле төрки дәүләтләренең байраклары урнаштырылган. Татарстан исә юк. Сәбәбе нидә?

— Без университет белән бу турыда сөйләштек. Байракларның һәммәсе – бәйсез дәүләтләрнеке: Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан. Безнең Татарстан Русиядән бәйсез түгел. Бәйсезлек принцибы – университетныкы. Татарстан байрагын куйсаң, Русия байрагын да куярга кирәк булып чыга. Рәсми булгач, күп сораулар туа.

Госмания авылына 1895 елда нигез салына, Төркия хакимияте мөһаҗир татарларга авыл корырга рөхсәт итә. 1908 елда мәчет төзелә, соңрак мәктәп салына. Ул мәктәп бинасы мәдәният үзәге булып тора. Төркиядә татар мөһаҗирләре нигезләгән берничә авыл бар: Бөгрәдилек, Ике Пынар, Гөрсу, Әфәнде күпере, Хилмия һәм башкалар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG