Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Көчләү империясе". "Сугышка каршы феминист каршылыгы" Русиянең татар халкын колонизацияләве турында видео чыгарды


Әлеге видеода активист һәм журналист Ләйлә Латыйпова 1552 елда татар халкының яулап алынуы турында сөйли. "Казанның яулап алынуы татарларны көчләп христианлаштыруга һәм урыслаштыруга юл салган" диелә анда.

"Сугышка каршы феминист каршылыгы" хәрәкәте Русиянең милли республикалары хатын-кызлары һәм деколониаль хәрәкәт активистлары белән берлектә "Көчләү империясе" дигән проект тәкъдим итте. Ул Русия империализмының җимергеч йогынтысы турында.

Беренче видео Instagram сәхифәләсендә чыкты.

Әлеге видеода активист һәм журналист Ләйлә Латыйпова 1552 елда татар халкының яулап алынуы турында сөйли. Рәсми белешмәләргә күрә, ул чакта Казан ханлыгында яшәүче 20 меңләп кеше һәлак булган. "Казанның яулап алынуы татарларны көчләп христианлаштыруга һәм урыслаштыруга юл салган", диелә видеода.

Видеода татар активистларының беренче мәртәбә 1989 елда Казанны яклаучылар хәтеренә чара уздырулары турында да әйтелә.

"Деколониаль теләктәшлек" сайтында күптән түгел "Безнең хакта бездән башка — берни дә" дигән ачык хат чыккан иде. Хатны язган активист хатын-кызлар "Русиядәге милли республикаларның һәм асаба халыкларның киләчәге турындагы теләсә нинди сөйләшүләр бары тик бу республикалар һәм халыкларның вәкилләре катнашында гына узарга тиеш", дип белдерде.

Бу хат авторлары арасында активист һәм журналист Ләйлә Латыйпова да бар иде. Ул Азатлыкка бу мөрәҗәгать - күпләрнең күптән сызлап йөргән сөяле диде һәм анда язылган һәр сүз ихлас дип аңлатты.

  • "Сугышка каршы феминист каршылыгы"ның манифестына ярашлы, аның әгъзалары тигезлек кыйммәтләрен бүлешә, Русия эчендә дә, бөтен дөньяда да каршылык һәм теләктәшлек челтәрләре булдыра.
  • Хәрәкәт Украинадагы сугышка, диктатор режимнарына һәм теләсә нинди баскын, империячел сугышларга каршы чыга.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG