Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия төбәкләренең асаба милләт вәкилләре "Безнең хакта бездән башка — берни дә" дигән ачык хат чыгарды


Хатны татар кызы Ләйлә Латыйпова да имзалаган
Хатны татар кызы Ләйлә Латыйпова да имзалаган

Хатны активист хатын-кызлар язган. Аерым алганда алар Русиядәге милли республикаларның һәм асаба халыкларның киләчәге турындагы теләсә нинди сөйләшүләр бары тик бу республикалар һәм халыкларның вәкилләре катнашында гына узарга тиеш ди.

Русиянең асаба, милли һәм деколониаль активист хатын-кызлары "Безнең хакта бездән башка — берни дә" дигән ачык хат чыгарды. Аны татар, ойрат, бурят, чечен, тува, юкагир милләтеннән булган хатын-кызлар имзалаган. Алар милли республикаларга һәм андагы асаба халыкларга булган мөнәсәбәтне хупламавын белдерә.

Хат Русиянең украинадагы сугышын хөкем итүдән башланып китә, мөрәҗәгать авторлары Русия хакимиятенең империячел булуын искәртә. "Империяне киңәйтү һәм "урыс дөньясын" ныгыту — Кремльнең украин халкы геноцидын кылуы, канкоеш оештыруының төп сәбәбе шушы", диелә хатта.

"Бу колониаль, империалистик табигатькә ия сугыш барышында" Русиянең колония-җирләрендә яшәүче, этник һәм раса кимсетелүләренә дучар булган асаба халык вәкилләренең тавышы ныграк ишетелә башлады, дип яза активистлар. Алар Русия хөкүмәтенең һәм Мәскәү либераль оппозициясенең асаба халыкларга бер үк төрле каравын, аларны яки ишетмәмешкә салышуын, яки үз сәясәтләрендә файдалануын искәртә.

Хат авторлары Русиядәге милли республикаларның һәм асаба халыкларның киләчәге турындагы теләсә нинди сөйләшүләр бары тик бу республикалар һәм халыкларның вәкилләре катнашында гына узарга тиеш ди. "Халыкларның үзләреннән башка гына кабул ителгән карарларның дискриминациягә, золымнарга һәм колониаль көч куллануга китергәнен тарихтан хәтерлибез. Без моны демократик булмаган һәм нык ялгыш хәл дип саныйбыз", диелә хатта.

Шул ук вакытта алар асаба халыклар турында расизм, экзотиклаштыру, гомумиләштерүләр кулланмый гына сөйләшүне сорый. "Русияләр" диясе урынга "урыслар" диюне, милли "азчылык" гыйбарәсен куллануны өнәмәүләрен җиткерә.

"Без милли киемнәребезне, башка атрибутикабызны яратабыз, шуңа аларның рәсемнәрен ниндидер материалны экзотиклаштыру өчен кулланмауны сорыйбыз", ди активист хатын-кызлар.

Шул ук вакытта алар теләктәшлеккә чакыра. Теләктәшлек — ул хөкем итү, тәнкыйтьләү генә түгел, "Югарыда әйтелгән таләпләрне игътибарга алмаучы оешмалар, блогерлар, сәясәтчеләр белән хезмәттәшлекне туктату да", ди алар.

  • Бу хатны имзалаучылар арасында Башкортстанның Благовещенски шәһәрендә туып үскән, хәзер Сербиядә яшәүче Ләйлә Латыйпова да бар. Ул моңа кадәр дә "Татарлар 1552 елдан бирле басым астында яши һәм аларга бүгенгәчә үз милләте, теле, дине өчен көрәшергә туры килә. Бүген Русиянең Украинага бәреп керүе дә украиннарны буйсындыру максаты белән ясала, бу — колонизатор сугышы" дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG