Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиянең украиннарга карата сәясәтен татарлар 1552 елдан бирле татый"


Ләйлә Латыйпова Белград шәһәрендә
Ләйлә Латыйпова Белград шәһәрендә

1552 елда Казан ханлыгын яулап алу һәм Русиянең Украинага каршы сугышы арасында нинди охшашлык бар? Татарлар һәм украиннар Русия хакимиятенең золым корбаннары дип саный сәясәт белгече һәм журналист Ләйлә Латыйпова. Азатлык аның белән шул хакта сөйләште.

Ләйлә Латыйпова Башкортстанның Благовещенски шәһәрендә туып-үскән, АКШның Бостон шәһәрендә белем алган. Сәясәт белгече. Берара Лондонда яшәгән, әлеге вакытта Сербия башкаласы Белградта яши. Укый, Moscow Times газеты белән хезмәттәшлек итә. Ләйләгә – 26 яшь. Ул Украинадагы сугышны кискен тәнкыйтьли һәм татар буларак үз фикерен җиткерә.

Татарлар 1552 елдан бирле басым астында яши һәм аларга бүгенгәчә үз милләте, теле, дине өчен көрәшергә туры килә дип саный Ләйлә. Бүген Русиянең Украинага бәреп керүе дә украиннарны буйсындыру максаты белән ясала, бу – колонизатор сугышы ди ул.

Бу хакта Ләйлә "Русия халыклары сугышка каршы" проектында катнашканда да әйтте (4:57 минутта – ред.). Кискен һәм кыю сүзләр. Татар булу өчен көрәш дигәндә ул нәрсәне истә тота, үзе өчен куркамы, татарлар бүген үз сүзен ничек җиткерә ала – Азатлык Ләйлә белән якынрак танышты.

— Ләйлә, сез моңа кадәр татар җәмгыятьләрендә күренмәдегез, активизм сизелмәде. Проект чыгарган роликта беренче күрүебез. Кем сез, ниләр белән шөгыльләнәсез?

— Мин – Ләйлә. Татар кызы. Башкортстанның кечкенә генә Благовещенски шәһәрендә тудым, шунда укыдым. Анда башлыча урыслар яши. Татар белән башкортлар бик аз. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, белем алу програмы нигезендә Америкага киттем. Шундый шәп програм бар иде, бушлай. Сайлап алынучылар арасында мин дә булдым. Вирджиниядә бер ел яшәдем, бер гаилә мине кабул итте, бер ел буена Америка мәктәбендә белем алдым. Миңа бик ошады. Кайттым, урта мәктәпне тәмамладым, имтиханнарны тапшырдым да янә Америкага чыгып киттем. Ирекле илдә белем аласым килде. Европа яки Америкамы дигәндә мин бушлай програмнар эзләдем. Нәтиҗәдә Бостонның Northeastern University уку йортында белем алдым. Берара Берләшкән гарәп әмирлекләрендә яшәп эшләдем. Консалтинг белән шөгыльләндем. Бер ел Мәскәүдә яшәдем, журналистика белән шөгыльләндем. Бер укый башлагач, гел укып торасы килә икән ул. Лондонга чыгып киттем, анда University College London School of Slavonic уку йортында укыдым. Магистратура. Быел укуымның икенче елы һәм ул Белград университетында дәвам итә. Әле мин монда. Серб телен өйрәнәм.

— Журналистикада әле дә эшлисез дип аңладык. Ни турында язасыз?

Мәскәүдән тыш та тормыш бар, анда кешеләр яши

— Беренче чиратта сәясәт турында. Соңгы эшемнең берсе – Русиядәге эшләгән, әмма чит илләргә чыгып китәргә мәҗбүр булган милли хәрәкәт лидерлары белән аралашу. Алар аша Русиядәге асаба халыкларга карата хакимият мөнәсәбәте. Тел, гореф-гадәләрне саклау никадәр авыр булганын инглиз телендә яздым. Беләсезме, күпчелек укучылар өчен бу ачыш иде. Чит илләр Русиядә урыслардан тыш башка асаба халыкларның хәлләреннән хәбәрдар түгел, аларның никадәр хокуксыз икәне турында белмиләр, урыс телле либераль оппозиция турында белә алар, әмма үз илләрендә беркемгә дә кирәкмәгән килеш ятим хәлдә яшәүче татарлар, башкортлар, якутлар һәм башкалар үз хокуклары өчен көрәшкәнен белмиләр. Чынында аларның тавышлары ишетелми. Киң җәмәгатьчелек белми бу хакта. Мәскәүдән тыш та тормыш бар, анда кешеләр яши, аларның бу дөньяга карашы башкача, аларның үз фикерләре бар. Менә бу хакта язып үземнең халыкның да хәлен күрсәтәсем килә.

— Чит илдәге җәмәгатьчелекнең белмәве аңлашыла, Русиядә үз күршеңнең нинди уйлар, нинди борчылу белән яшәвеннән хәбәрдар түгелсең. Урысларга чуаш ни, татар ни, башкорт ни – мөһим түгел, аңа алар Сабантуй, үзенчәлекле ризык белән генә кызык. Федераль медиа Татарстан яки Башкортстан хакимияте акча түләп кенә үзе турында "Беренче" яки "Россия" каналларында сюжет чыгарттыра. Либераль медиага да кызык түгел. Тел мәсьәләсе күтәрелгәндә дә: "Телне кем тели, шул укысын" дигән фикерне җиткерделәр. Ә милли республикаларга дәүләт телләрен мәктәптә саклап калу – милләтне яшәтеп калуга тиң. Аңламыйлар, кызык түгел бу мәсьәлә. Ни өчен дип уйлыйсыз?

Либераль фикерләүче дә империалист була ала

— Бу – империализм чире. Либераль фикерләүче дә империалист була ала. Аннары Русиянең исеме федератив булса да, чынлыкта ул империячел дәүләт. Бу хакта дискуссияләр булды. Русиянең киләчәге турында сөйлиләр, әмма анда татар белән башкортка, мари белән чуашка урын табыламы? Әлегә сөйләшүләргә караганда, юк кебек. Русия либераллары урыс булмаган халыклар белән дә килешергә кирәклеген бик авыр кабул итә. Аларны да тыңларга кирәк булачак, телиләрме, алар юкмы. Әлеге урыс оппозиция вәкилләренә татар-башкортның да фикерен тыңламау хатасын да тану кыен. Авыр сөйләшү. Озак еллар буена сәясәтне үз күзаллаулары нигезендә генә коралар, ә монда татар-башкорт килешми икән аның белән! Ничек?! Менә яңача корырга кирәк булачак моны. Башкаларның да фикерен исәпкә алырга туры киләчәк.

Русиядә урыс булмаганнар 30 проценттан арта икән, алга карап эш итүчеләр аларга блок куярга тиеш түгел. Минемчә, бу сан бик аз. Урыс булып язылучылар шактый, аларның саны үсә. Татарларга да бу вакытта активрак булырга кирәк, алар үз фикерләрен ишеттерергә тиеш. Дискуссия булырга тиеш. Аралашу, аңлашу кирәк. Чит илләрдә милли темалар белән кызыксыну бар. Дуслар мине кемгәдер таныштырганда: "Бу – Ләйлә. Ул Русиядән, әмма ул урыс түгел, ә татар һәм кем ул татарлар һәм ни өчен аны урыс дип атарга ярамаганын аңлатып бирә" дип көләләр. Русиядә милләт, милли мәгариф, үзбилгеләнү темаларны күтәрүчеләрне шунда ук "сепаратист", "экстремист" сүзе белән тамгаларга мөмкиннәр. Менә бит Сабантуйлар бар, театрлар эшли дип авызларын йомарга тырышалар, әмма бу аз, милләт, тел саклансын өчен кешеләрне фольклор кысаларында тоту – җинаять.

— Ә Сезнең бу позиция Русиянең Украинада башлаган сугышы белән барлыкка килдеме?

— Юк, 2012 еллардан башлап. Минем өчен татар булу, аны ассызыклау мөһим иде. Мин әле дә кешеләрнең миллилеге артканын, урыс мәдәниятеннән ераклашырга теләген дә күзәтәм. Мәсәлән, татар телле Twitter феномены барлыкка килде, кешеләр активлашты, кешеләр тамырлары турында кызыксына башлаганда мин ни өчен мин бервакытта да үземне татар булуымнан оялмадым дигән сорауга җавап эзләдем. Мин милләтемне кычкырып әйттем. Күрәсең, чит илгә чыгып китүем дә миңа тәэсир иткәндер. Миңа еш кына исемем, динем турында аңлатырга туры килде. Мин үзенчәлекле икәнемне аңладым. Аннары без гасырлар буена Русиядә яшбез, бүгенге Русия минем бабаларым төзегән дәүләт нигезендә барлыкка килгән, безнең дәүләтчелек тарихы шундый бай, ә безне, татарларны, белүче дә юк, ни өчен дигән сораулар да туа башлады. Бу ачуны кабарта, бу гадел түгел.

— Видероликта Сез татарлар 1552 елдан бирле кол булып изелеп яши, татарларга даими үз милләте, дине өчен көрәшергә кирәк дигән фикерләрне әйтәсез. Мондый сүзләрне соңгы елларда Татар иҗтимагый үзәге активистларыннан башка берсе дә ачык әйтми. Куркалар. Авыз ачучыларны бүген мәхкәмәләрдә тилмертәләр, штрафлар сугалар, басым ясыйлар. Сезнең тарафтан бу – кыю адым. Шулай да коллык дигәндә, көрәш дигәндә нәрсәне күз алдында тотып әйтәсез?

Татарлар үз республикаларында телләрен дәүләт дәрәҗәсендә укый алмаулары нәрсә?

— Мин туып үскән шәһәргә урыслар тарафыннан нигез салынган, анда яшәүчеләр дә урыслар. Үзенә күрә бер урыс анклавы. Үсә төшкәч, акыл керә башлагач, белем алгач, никадәр расизм, шовинизм мохитендә үскәнемне аңладым. Мәктәптә, мәсәлән, башлангыч мәктәп укытучым: "Син бит татар, синең берничек тә урыс теленнән "5" була алмый" дия иде. Үземә дә, әни белән әтигә дә. Гәрчә мин өч яшьтә үк укырга өйрәндем. Ләйлә икән, димәк урыс теленең нечкәлекләрен белә алмый дигән фикер белән яшәде ул укытучы. Һәм бу бик еш очрый торган очрак. Вак кебек, әмма шулкадәр мыскыллы караш кешегә. Ә чит илдә синең милләтеңне белмәүдә кем гаепле? Без, татарлармы? Юк, Русия хакимияте безне, башкаларны күрмәмешкә салыша.

Русия – күпмилләтле дәүләт дип әйтүдән ары китү юк. Ә ул милләтләр хокуклары ничек якланган? Мәсәлән, татарлар үз республикаларында телләрен дәүләт дәрәҗәсендә укый алмый. Ул нәрсә, басым түгелме? Аны ихтыярига калдыру кешене диңгезгә ыргыту белән тиң. Ничәмә ничә еллар дәвамында ул телне югалттыру, оныттыру сәясәте барганда, урыслаштыру сәясәте киң җәелгәндә, милли мохит юкка чыгарылганда кем тели, шул укысын дип карар чыгару татарны юк итәргә тырышуның ачык мисалы. Астыртын эшләнә, әмма асылы шул. Урыслаштыру. Шушы дәүләтне төзеп, аның үсешенә гасырлар дәвамында өлеш керткән, үз асыл кешеләрен корбан иткән милләт бер кечкенә республикада үзенчә милли мәгарифен төзергә хокукы юк икән, бу аның коллык дәрәҗәсенә төшерелүен аңлата.

Урыслар – дәүләт коручы милләт, дип Русия Конституциясенә кертү – башка халыклар икенче сорт булганын күрсәтте. Бу мине кимсетә. Бу – басым. Федератив дәүләт икән, бу – төрлелекне һәм тигезлекне аңлата, бу – төрле милләтләр, субъетклар үз тормышын ничек күзаллый, шулай корырга хокуклы дигәнне аңлата. Ә татарларга мәктәпләрдә ничек һәм ничә сәгать татар телен укытырга икәнен Мәскәү хәл итә. Бу колониаль систем түгелме? Нәкъ шул.

— Сез татар һәм башкорт телләрен өйрәндегезме?

— Беренче сыйныфта татар телен укыдым, әмма укытучы әниләремне: "Сез бит татарлар, балагыз надан калачак, аңа урыс теле күбрәк кирәк" дип күндергән. Гәрчә минем аралашу телем урыс иде. Бернинди дә проблем юк. Татар теле шулай итеп төшеп калды. Дәүләт башкорт телен укыдым, әмма ул шулкадәр формаль дәрес иде. Бу урыс шәһәре проблемы булганмы, әллә укытучы мөнәсәбәтеме – әйтә алмыйм, әмма беребез дә башкор телендә сөйләшеп китәрлек дәрәҗәдә белем алмадык. Сыйныфташлардан телгә дә, укытучыга да мыскыллы караш яшәде. Дәрес саен укытучыны: "Нигә кирәк безгә ул башкорт теле?" дип каршы алдылар. Бик кызганыч. Минем өчен йөрәк ярасы ул. Татар теле булса да нәкъ шундый мөнәсәбәт булыр иде. Әти-әнием иркен сөйләшә татарча, ә мин юк. Бик телим, кайчандыр иркенрәк сөйләшә алырмын дип өметләнәм.

— Мәдәният, татар булу өчен көрәш бара дип тә сөйлисез. Моны ничек аңлатасыз?

Русиядә татар, башкорт, чуаш, мари, мукшы булып калулар ай-һай авыр

— Ни кызганыч, әмма урыс мәдәниятенә кереп китү ул бар. Бу СССР вакытында булган, әле дә бар ул. Үзбилгеләнү, дөресен әйткәндә, икенче планга күчә. Минем туганнар татар авылларында яши, аларның саф татар телле мохит. Ризык хәләл, мәчет бар, Сабан туе уза, "ТНВ"ны кабыздың – татар җырлары. Тагын ни кирәк, җәннәт! Бу әйбәт, әмма ул мохиттән телисеңме, юкмы, чыгарга туры килә, кемдер укырга, кемдер эш эзләп чыгып китә. Барыбер урыс мохитенә килеп эләгә. Элегрәк шәһәр кешеләре: "Кеше телендә сөйләшегез" дип каршы алган булса, әле дә акцент белән сөйләшүчеләрдән көлү бар. Кеше үзе дә кыенсына. Менә бу очракта яшьләрнең "Мин – татар", "Мин татар телле булырга телим" дип уйлаулары өчен эш бармый. Украинада менә төрле милләт яши, төрле дин кешеләре, әмма алар үзләрен украин дип саный, чөнки алар үзләренә карата басым ясалаганын сизми. Милләтләр, аларның мәдәниятләре кыерсытылмый. Ә Русиядә русиялеләр дигән сүз астына керергә ашкынып торучылар аз, чөнки аларның телләренә, милләтенә карата кимсетү бар. Русиядә татар, башкорт, чуаш, мари, мукшы булып калу ай-һай авыр. Бүген бу теманы күтергән, милләтне, телне саклап калуда тырышучылар, аның юллары төрле – бүгенге көн каһарманнары.

— Русия урыс булмаган милләтләргә империячел караштан арына алырмы?

— Бу систем тиз генә юкка чыгар дигәнгә өмет итү – самимилек. Әмма аңа таба адымнар ясау мөһим. Империячеллек чиреннән арынудан бигрәк диагнозны кую, аны кабул итү дә кирәк. Безгә, татарларга, барыбер кем беләндер килешергә кирәк булачак. Урыс булмаган халыкларга да үзара берлешү, аңлашу мөһим. Мөмкин кадәр киләчәкне билгеләргә, нәрсә теләгәнебезне, ничек тормышка ашыруны күзалларга кирәк. Һәм бу юнәлештә сөйләргә, чыгыш ясарга кирәк. Федераль үзәккә сораулар күп. Аларны формалаштыру вакыты җитте. Татарның да, башкортларның да фикер җиткерүчеләре бар.

— Ул дәгъвалар, бәлки, бик аз кешегә генә кагыладыр... Мәсәлән, сугышны хуплаулачылар да шакый, тормышларыннан да зарланмыйлар. Бәлки, бу федераль үзәккә сораулар киң җәмәгатьчелеккә кирәкмидер?

— Кемнәр күбрәк, кемнәр азрак – әйтүе авыр. Басым булган, репрессив кануннар чыгарылган дәүләттә гадел социология тикшеренү дә уздырып булмый. Ярар, милли мәсьәләләрдә бәлки күпчелекнең сораулары юктыр да. Барысына да ул проблемнар таныш та булмаска мөмкин. Әмма барысы да тормыш көтә, эшли, акча эшли, медицина хезмәтеннән файдалана. Ни өчен Мәскәүдә шул ук укытучы яки табиб хезмәт хакын күбрәк ала? Ни өчен безнең яшәү шартлары аерыла? Нефть, газ табышы, аны эшкәртү республикада бар, көне-төне эшли кеше, әмма майлы калҗа урынына алар сусыз калган авылларда яшәргә мәҗбүр. Шушы сораулар һәркемгә кагыла. Һәм бу федераль үзәккә сораулар.

— Ләйлә, Сезнең тормышыгыз көйләнгән бит, барысы да ялт иткән. Бу сорауларны күтәрү, сугышка каршы чыгу ни өчен кирәк?

Украиннар милләт түгел, телләре дә урыс теленең өлеше дип әйтүләр дә нәкъ татар яки башкортларга кулланылган сценарий бит

— Үзем өчен мөһим. Мин бит кеше. Хисләрем, тормышка карашларым, принципларым бар. Сугыш башлану белән мин аңа каршы язам, төрле урам җыеннарына барам, чыгам. Нинди мөмкинлек бар, кулланам. Без күп икәнен күрсеннәр, Русиядә яшәүчеләргә бу никадәр дөрес түгел икәнен аңлатырга тырышам. Бүген Украинада кайчандыр татарларга карата булган басып алу сәясәте кулланыла. Украиннар милләт түгел, телләре дә урыс теленең бер өлеше дип әйтүләр дә нәкъ татар яки башкортларга кулланылган сценарий бит. Кем инде алар дигән караш яши.

— Курку бармы? Туганнарыгыз ни ди?

— Курыкмыйм. Мин имин дәүләттә яшим, мин булса да әйтергә тиешмен, моны бурычым дип саныйм. Украин дусларым бар, аларның күңелләрендә ни булганын, нинди кайгы кичергәннәрен беләм. Ник мин куркырга тиешмен? Социаль челтәрләрдә: "Сез – сатлыкҗан!" "Америкага сатылган татар актыгы", "Баш миен американнар сыеклаткан", "Чит илдә яшәгәч, Русиягә каршы чыгу җиңел" дип язучылар бар. Әмма мин моңа исем китми, бу мине туктатмый. Русиядә авторитар дәүләттә урамга чыгып кеше үзен харап итә, әмма һаман да чыгалар. Феменнар (Femen – Украинада хатын-кызлар хәрәкәте - ред.) сугышка каршы бик оста эшлиләр. Алар партизанча эш итәләр. Алар төрле формалар уйлап табалар. Алар кешеләрнең игътибарын җәлеп итә, кешеләрне дә кулдан тоту авыррак.

Туганнарыма килгәндә, без бер фикердә. Алар да сугышка каршы. Әмма әти-әни әлбәттә борчыла. "Үзеңне сакла, саграк бул" дип кисәтәләр. Миңа бу мөһим, аларның теләктәшлеге миңа көч бирә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG