Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстанда ачлык оештырган җитәкче". Сәхипгәрәй Сәетгалиев — кем ул?


Уртада Сәхибгәрәй Сәетгалиев
Уртада Сәхибгәрәй Сәетгалиев

1920-1921 елларда ТАССРның Халык комиссарлары советы рәисе – яңача әйткәндә, Татарстан хөкүмәте башлыгы булган Сәхипгәрәй Сәетгалиевның тууына 6 февральдә 130 ел тулды. Татарстан хөкүмәте сайтында аның биографиясе дә эленгән. Елдан артык кына хакимлек итсә дә, Сәетгалиев республика җирләрен киметеп бүлгәләүдә катнашкан, үз халкына ачлык оештырган, мәетләр өстендә туй иткән җитәкче буларак тарихта калган.

Тарихчы Тәэминә Биктимерова белән Сәетгалиевнең язмышы һәм ул хакимилек иткән вакытлар турында сөйләштек.

— Тәэминә ханым, Сәхипгәрәй Сәетгалиев 26 яшендә үк Татарстанда хөкүмәт башлыгы вазифасына билгеләнгән. Хәзер әшнәлек, туганлык аркасында түрә-министр, депутат булган, дәүләт бүләкләре алган кешеләрне еш күрәбез һәм моңа ияләндек шикелле. Ә ул бу вазифага ничек килгән?

Тәэминә Биктимерова
Тәэминә Биктимерова

— Биографиясе билгеле булса да, монда искәртми булдыра алмыйм, чөнки өч еллык мәдрәсә тәмамлаган кеше ул. Сәетгалиев 1894 елның 6 февралендә Уфада туа. Өч ел татар мәдрәсәсендә укый. Ул вакытта малайлар 7-8 яшеннән эшләгән бит инде, бу да төрле урыннарда эшләп йөри. Станциядә самаварчы, актёрлар арасында курьер булып йөри дә, 1915 елга кадәр "Серж" тәхәллүсе белән, циркта артист, декламатор, акробат булып эшли. Шунда ораторлык осталыгын яхшы үзләштерә булса кирәк, халык алдында бик оста сөйли ул. "Кому на Русия жить хорошо?" шигырен яхшы итеп сөйләве турында Сәмигулла Касыймов язып та калдырган. Аннары Беренче бөтендөнья сугышы башлана, ул сугышта катнашмый. 1915 елның августында патша армиясенә хезмәткә алына, урысча яхшы сөйләве, артист үткенлеге дә үз эшен эшләгәндер, 1916 елның язында ук сапер эше буенча инструктор булып билгеләнә. Бу инде армиядәге бар солдатлар революционер булып беткән вакыт була. Сугышта солдатларга акыл керә, күбесе полклары белән сугыш кырын ташлап китә башлый, офицерларны тыңламыйлар, башбаштаклык башлана. 1917 елда, патша хөкүмәте бәреп төшерелгән, ирекле заман киткән вакытта, ул партиягә кереп, Екатеринбургта узган Беренче мөселман солдатлары корылтаенда катнаша. Актёр, яхшы сөйләүче, кеше алдында үзен тота белә – корылтайны алып баручы була. Шуннан сәяси эшкә ныклап керешеп китә инде ул. Уралда мөселман солдатларының өлкә советын оештыралар, ул шуның рәисе итеп сайлана. 1918 елның гыйнварында Казанда милли карашлы интеллигенция оештырган Бөтенрусия мөселманнары хәрби корылтаенда ул Урал өлкәсеннән делегат буларак катнаша. Милли дәүләтчелек турындагы сүзләргә каршы ялкынлы чыгышлар ясый, милләтчеләрне күрә алмый, кара-каршы талаша, аларга каршы мыскыллы сүзләр кычкырып утыра. Казандагы митингларга барып: "Милләтчеләр канкоеш оештырырга тели, аларга бирешмәскә", дип халыкны котыртып, провокацияле чыгышлар ясый. Милләтчеләргә каршы шушы эшчәнлеге аркасында, аны 1918 елның 26 февралендә Казан Советына милли эшләр буенча комиссар итеп куялар. Ул татарларны Совет власте идеясе тирәсендә берләштерү өчен агитация эшләре алып барып, милләтчеләргә каршы кискен көрәш алып бара башлый. Ахыр чиктә, шушы кешене 1920 елның сентябрендә хөкүмәт башлыгы итеп сайлыйлар.

— Сәетгалиев исеме хәзерге Татарстан чикләрен билгеләүдә дә телгә алына. Ул май аенда ТАССР оештыру мәсьәләсе буенча хакимият составы комиссиясенә кертелә. Бу кешене Татарстанга нигез салучыларның берсе дип атарга мөмкинме?

— Ул комиссиядә Сәетгалиевтан башкалар да булган һәм Татарстанның хәзерге чикләрен билгеләгәндә алар отмаган, ә оттырган. ТАССР бик авыр сәяси һәм икътисади шартларда төзелә. Баштагы Татар-башкорт республикасы турындагы сөйләшүләрдән, Ленин әмере белән, бары Татар автоном республикасы гына кала һәм аның да җир чикләре бик нык кысыла. Уфа шәһәре, Уфа губернасы һәм элеккеге Вятка губернасы җирләре дә Татарстан составына керергә тиеш була, әмма моның урынына Казан губерниясенә караган күп җирләр дә бүлгәләнеп таратыла. Чувашия автоном өлкәсенә биш район, Марига өч район һәм башка җирләр бездән алына. Шуңа карамастан, Мәскәүгә элек Казан губернасы күпме ашлык түләргә тиеш булса, яңа оешкан кечкенә татар республикасына да шулкадәр үк норма продразвёрстка планы – 10 миллион 120 мең пот икмәк әзерләү планы салына. Шул Татарстанга ачлык килүгә сәбәпче була да.

— Ни өчен Мәскәү билгеләгән продразвёрстка планына каршы Сәетгалиев сүз әйтми? Гомумән, ул чорда Сәетгалиев аңа каршы сүз әйтә алганмы?

— Мәскәү каршында яхшы җитәкче булып күренәсе килгән. Бу планга каршы сүз әйтүчеләр була, әмма ул аларның сүзен хупламый, ә Мәскәү ягына баса. Планны үти алачагына ышана. Бу планның биниһая зур булуы хакында Татарстан партия өлкә комитетының беренче конференциясендә бюро әгъзасы урыс Иван Дерунов болай ди: "Әгәр дә без шушы 10 ярым миллион пот икмәк разверсткасын үтәргә тырышабыз икән, ачлыктан котылып булмаячак. Бу планны берничек тә үтәп булмый. Чөнки без инде авылның соңгы җебенә кадәр тартып-йолкып бетердек. Анда бер бөртек ашлык та калмады", ди.

Ул вакытта Шамил Усманов та әйтә: "Мин бу планга кул куеп, үз халкыма үлем карары чыгармыйм", ди. Тик Мәскәү каршында яхшы исем казанасылары килгән сәетгалиевчылар бу каршы чыгуларга колак салмыйлар.

Бу вакытта Сәетгалиев нишли? Ул халкына терәк буласы урында, алар өчен өч продтрибунал төзи. Бу трибунал теләсә кайсы вакытта теләсә кемгә хөкем карары чыгарырга вәкаләтле була. Развёрстка планы һәр хуҗалыкка чәчү мәйданыннан чыгып таратыла, әмма гаиләдәге кеше саны исәпкә алынмый. Кем дә булса планны үтәмәсә, аның планы бар авыл халкы өстенә йөкләнә. Өйдә ничә кеше булуга карамастан, бар йортка да бер үк план куела. Бу вакытта крестьян хокуксыз бәндәгә әйләнә. Теләсә нинди хуҗа крестьяннарны теләсә нинди эшкә җибәрә ала. Авылны тотып торган муллалар, укытучылар да мәҗбүри хезмәттән котылып кала алмый. Дин әһелләреннән хәтта юл салу һәм ремонтлау, урман кисү, утын хәзерләү, төяү һәм бушату өчен батальоннар төзиләр. Күп урыннарда мәчетләрнең эшчәнлеге бөтенләй туктатыла. Боларны Индус Таһиров та үз китабында: "Мондый хәлне бер ил дә, бер халык та беркайчан күрмәде", дип язган иде.

"Урам тулы бетле ачлар". Татарстан 100 ел элек ачлык фаҗигасен ничек кичергән
please wait

No media source currently available

0:00 0:26:22 0:00

— Ачлык оештырылуга сәетгалиевчеләрдән башка тагын корылык факторы да зур роль уйнагандыр, бер кеше генә меңләгән кешенең ачлыктан кырылуына сәбәпче булмаган, дип ышанасы килә.

— Татарстанның ни өчен шул хәлгә төшүен аңлар өчен, ул чордагы тарихи вакыйгаларны белергә кирәк. 1914 елда сугыш башлангач, бары Казан губернасында гына дүрт мәртәбә мобилизация үткәрәләр. Бу сугышка иң беренче кемнәрне алганнар? Татарларны. Ачлык инде шул елларда ук акрынлап башлана.

Киләчәктә Татарстанның премьер-министры булачак Рәүф Сабиров әйтә: "Әгәр без Татарстан халкы тарихын тикшереп карасак, татарларның искедән бирле зур бер кысынкылык астында яшәгәннәрен күрәбез. Явыз Иван тарафыннан Казан алыну белән, татарлар үз өсләрендә кысынкылык башлануын сизделәр. Идел, Кама буйларында әлегә кадәр биләп килгән уңдырышлы җирләрен татарлар урысларның кысуы аркасында ташлап китәргә мәҗбүр булды. Җүнсез һәм уңайсыз җир кайда бар – татарлар шунда утыртылды", ди Рәүф Сабиров.

Чөнки 1861 ел нигезләмәсе буенча, Казан губернасында рус крестьяннары крепостнойлыктан азат ителгән вакытта, ревизия үткән һәр җан башына уртача 3-4 дисәтинә җир алалар. Шул ук вакытта дәүләт крестьяннарына җан башына бирелгән җир мәйданы уртача 5,23 дисәтинә тәшкил итә. Ә татар крестьяннарының иманасы ревизия үткән һәр җан башына 1 дисәтинә генә була. Моның өстәвенә, татар авылларында атлар саны азлыгын да күрсәтергә кирәк. 1899 елда ук 154 185 кеше – җирсез, ач-ялангач калган крестьяннар Казан губернасыннан китә. Бу рәсми саннар. Җирсезлектән киткән халкыбыз Бакудагы нефть промыселларында эшли, урысларның Донбасс шахталарында да татарлар хезмәт итә. Әмирхан Еникинең китапларын укыгыз, анда да язылган, Донбасста хәтта татар мәктәпләре дә була. Шахтёрлар – нигездә татарлар, шахтёрлар турында җыр да татарларда гына бар. "Шахта көе"н белмәгән татар бармы? Җирсезлектән интегеп чыгып киткән татар крестьяннар кайларга гына бармый. Менә шушы Казан губернасында җирсезлектән интеккән татарларга продразвёрстка китереп салалар. Урысларда җан башына 5 дисәтинә җир, ә бездә – 1 дисәтинә. Шуның өстенә, җирсез халкыбызның ирләре 1914 елда сугышка алынып бетә, хатын-кызлар гына кала. Шушы бичара хатын-кызлар өстенә 10,5 млн пот продразвёрстка планы килә. Корылык булмаса да ачлык булыр иде, ләкин бу хәл ситуацияне тагын да фаҗигаләндерә.

Идел буендагы ачлык турында һәркем белергә тиешле 5 факт
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:49 0:00

—1920 елда Татарстан хөкүмәтенә җитәкчелеккә килү белән Сәетгалиев продразвёрстканы үтәргә керешкән, планны арттырып үтәгән, әмма ул барыбер озак хакимлек итә алмаган. Мәскәүгә нәрсәсе белән килешмәгән?

— Бу кысуларга, талауга риза булмаган халык күтәрелә башлый. Сәнәкчеләр күтәрелеше була. Минзәлә һәм Бөгелмә кантоннарындагы сәнәкчеләр хәрәкәте билгеле. Арча кантонының Арбор, Шубан, Әтнә, Кышлау крестьяннары тартып алынган ашлыкны кире кайтарырга теләп, һөҗүмнәр оештыралар. Әмма ул чыгышлар бик рәхимсез бастырыла. Балык бистәсеннән алынган бер документта чыгышларны бастырырга 3 взвод солдат һәм милиционерлар җибәрелүе турында әйтелә. "Алар Масловка һәм күрше волостьтагы восстаниеләрне бастыруда зур активлык күрсәттеләр", дип газетларга мактанып та язалар.

Әйе, план арттырып үтәлә: 1920 елның 1 декабренә развёрстка планы 102 процент башкарыла. Ашлыктан тыш, декабрь ахырларына крестьяннардан талап тагын 380 мең поттан артыграк ит, 1 млн 652 пот бәрәңге, 7 миллион данә йомырка, 11 мең пот май, 8880 пот бал, 227344 данә тире, 13276 пот йон, 4838 пот җитен, 4639 пот киндер сүсе җыеп тапшырыла. Ни өчен йон белән киндерне дә җыялар, чөнки крестьян кешесе шушы материаллардан тукыма тукып үзенә кием тегә бит инде. Шулай итеп крестьяннар киемсез калырга мәҗбүр була.

Шуларның барысыннан соң да, тагын бер кат, чәчү орлыгы җыябыз дип, халыктан янә 2 млн пот ашлык җыеп алалар.

Җитмәсә, шушы ук вакытта тиф авыруы башлана. 1920 елда тифтан үлүчеләр саны 218 меңнән артып китә. Минем әби сөйли иде: корылык булганда, авылларда янгыннар башлана, әмма ач һәм хәлсез кешеләр хәтта су ташый алмый. Авылда йортлар урамы белән утырып яна. Шуннан соң Сәетгалиев нишли? Кешене чәчү орлыксыз калдыргач, яз көне, чәчү якынлашканда, Ленин янына ярдәм сорап барырга мәҗбүр була. Ленин чәчү орлыгы җибәрә, ләкин чәчү генә түгел бит, бу вакытта инде ачлык котырган чак була. Шушы вакытта юллар мөһаҗирләр белән тула, Татарстанны 232 меңнән артык кеше ташлап китәргә мәҗбүр була.

Чәчү тәмамлангач, Сәетгалиев тагын бер зур кешелексез гамәл кыла: ул үз хатынын, балаларын ташлап, Ольга исемле телеграфисткага өйләнә һәм зур туй ясый. Туе Совет кунакханәсендә уза. Ул вакытта Татарстанда запастагы 48 мең кешелек армия була, Татарстанга аларны да ашатырга туры килә. Менә шул армиянең оркестрын чакырып, кунакханәнең тәрәзәләрен ачып куеп, бар шәһәргә шау тиеп туй ясый Сәетгалиев. Бу вакытта Казан урамнарында ач кешеләр шешенеп йөри, үлекләр тәгәрәп ята. Әлеге туйны Мәскәү газетлары "Пир во время чумы" дип язып чыгалар. Шуннан соң Сәетгалиевны вазифасыннан алып, Кырымга җибәрәләр. Ул анда да ачлык ясый. Кырымда чакта "Татариянең язмышы өчен борчылам", дигән булып Ленинга хатлар яза. Ленин ул вакытта авырый инде. Аны Кырымнан да куалар. Соңыннан Мәскәүдә "Алласызлар" дигән газетта эшли, аны укысаң бүген үк коммунист булып китәсең. 1939 елда аны халык дошманы дип игълан итеп үтерәләр.

— Казаннан киткән чакта әйткән җөмләсе билгеле: "Мине куып, дошман шовинистларга гына файда итәсез", ди ул. Биредә кемнәр хакында сүз бара?

— Шовинистлар дип менә шушы татарның күренекле кешеләрен атый инде алар. Башыннан ук татар милләтчеләренә, динчеләренә каршы көрәш ача бит. Ачлык башлангач, безнең динчеләр халыкка ярдәм итәргә дип күтәрелә. Калинин җитәкчелегендә Помгол ("Помощь голодающим" - "Ачларга ярдәм" - ред.) дигән оешма оештырыла, анда безнең динчеләребез дә эшли башлый, чөнки бары тик шушы оешма аркылы гына чит илләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин була. Диния нәзарәтендә Галимҗан Баруди җитәкчелегендә халыкны ачлыктан коткару планы төзелә һәм Мәскәүдә өч кешедән торган вәкаләтле комиссия оештырыла. Комиссиянең рәисе итеп Кәшәфетдин Тәрҗемани билгеләнә. Шул вакытта әле Галимҗан Баруди барып Сталинга керә дә, аның йөзенә терәп: "Сезнең продразвёрстка планы аркасында татар шундый хәлгә төште", дип әйтә. Шуннан чыккач, гарьлегенә чыдый алмыймы, йөрәге ярылып үлә. Помгол оешмасы аша динчеләребез ярдәм табуга ирешә. Ул вакытта үзе дә сугыш хәлендә булган Төркия Казанга ике теплоход тулы гуманитар ярдәм җибәрә. Аның берсен Севостопольдә калдырып урлыйлар. Кәшәфетдин Тәрҗемани татар халкы өчен зур эшләр башкарган шәхес була. 1926 елда Бөтендөнья мөселманнар корылтаеында Согуд Гарәбстаны әмире аңа үзләрендә калырга тәкъдим дә ясый. Соңыннан бирегә кайтып, халык дошманы буларак кулга алынгач, ГУЛАГта һәлак булып, мөселманча тәбарәкләр әйтеп җирләнгән бердәнбер кеше дә ул була бит. Менә кемне зурларга кирәк, Сәетгалиевны түгел.

— Мирсәет Солтангалиев Туран берлеге төзеп, Төрки республикаларны берләштерү идеясе белән янган, ә Сәетгалиев аларны шовинистлар дип атаган булып чыга. Аның милли идеяләре бөтенләй булмаганмы?

— Милләтне Совет берлеге идеясе янәшәсендә туплау кирәк булган аңа. Милләтләр активлашкан чорда, милли дәүләтләр турында сүз киткәч, милли республикалар оештырмый хәлләре калмый. Татар телен республика совет учреждениеләренең эш кәгазьләренә кертү турындагы декрет та шушы вакытта кабул ителә. Ләкин бу да милләт өчен башкарылган эш булудан бигрәк, милли эшче классны алдап-йолдап Совет идеясе янына туплау өчен башкарылган бер адым гына була. Сәетгалиев үзе татарның милләтчеләре янына бара да алмаган. Ул аларны милләтче-контрреволюционерлар дип атаган. Татарның аңлы кешеләре: муллалар, мөгаллимнәр әйдәкләп барган бит татарны, Сәетгалиев аларны яратмаган. "Татар милләтчеләре Черек күлдә Сәетгалиевны атмакчы булган", дип, ялган "покушение" да ясарга теләгәннәр, хәтта бер кешене утыртасы да булганнар. Әмма аның наганы үз янында ачыкланмаган. Сәетгалиев беркайчан да милләткә йөз белән борылмаган.

— Ни өчен Сәетгалиев ахырчиктә халык дошманы буларак кулга алына? Мәскәүгә ярарга тырышкан, татарларны яратмаган, республиканың ул вакыттагы бар байлыгын халык авызыннан талап Мәскәүгә җибәреп торган, большевик булган...

— Большевикларны аз кырдылармы? Ленинны хәзер күкләргә күтәрәбез, иң беренче большевикларны кырган кеше Ленин бит. Властька килү белән Ленин иң беренче нишли? "Фәлсәфәчеләрне параходка утыртып җибәргән", диләр. Ул бит бер генә пароход булмаган, биш булган. Иң яхшы галимнәрне, белгечләрне параходка утыртып чит илгә озатканнар.

Сталин да ата коммунист, әмма 22 миллион кеше кулга алынган, ә шуның күпмесе үлгән? Кем исәпләгән аны? Перестройка елларында 22 миллион дигән санны исәпләп чыгардылар, бәлки, ул алай гына да түгелдер әле.

— Бүген Казанда Сәетгалиев исемендәге урам, мәдәният йорты бар. Уфаның Октябрь районында да бер урам аның исеме белән аталган.

— Әле аның исеме белән мемориаль тактага кадәр ачып куйдылар. Нәрсә өчен ул? Нишләгән ул Татарстанда? Ачлык оештырган да аны моннан куганнар. Аны күкләргә күтәреп чөйделәр, әллә кем иттеләр. 1967 елны чыккан "Борцы за счастье народа" китабына да кертелде ул. Ул мөселман полклары төзегән дип тә яздылар инде. Югыйсә, аны Мулланур Вахитов төзегән, ул түгел. 60нчы елда, Галимҗан Ибраһимовлар макталганда, татарның чын көрәшчеләрен, чын революционерларын искә алырга мөмкин түгел иде, ә хәзер без аларны халыкка кайтара алабыз. Сәетгалиевтан соң эшләгән, безнең халыкны ачлыктан чыгарган Рәүф Сабиров белән Кәшәв Мохтаровның хезмәте турында әйтеп бетерә торган түгел. Алар турында китап та чыкты. Менә кемнәрне күтәрергә кирәк.

— Татарның чын көрәшчеләре дип тагын кемнәрне дип атый алабыз?

— Абыйлы-энеле Салихҗан белән Галимҗан Баруди, Габдулла Апанаевлар милләт өчен дип хезмәт итүчеләр. Шакир белән Закир Рәмиевләр, Оренбургтагы Хөсәеновларны әйтегез. Ул Хөсәеновларның милләт өчен эшләгән эше әйтеп бетергесез. Алар ел саен 20 шәкертне чит илләргә укырга җибәрә торган булган. Төркияне әйткән дә юк, Франция, Алмания, Швейцариядә нинди атаклы гимназияләр бар – шунда җибәргәннәр. Сара Шәкүлова Парижның иң атаклы университетында укып кайта бит. Ул шәкертне җибәрү генә түгел, аны киендерү, ашату, яшәтү чыгымнарын да үз өсләренә алалар. Менә ул татар өчен көрәшкән кешеләр. Шиһабетдин Мәрҗанины алыгыз. Ул үзе татардан күпме зыян күрә, әмма татар өчен күп эшләр башкара. Менә хәзер Гафур Коләхмәтовны искә алган кеше дә юк, югыйсә, хезмәтләре бәйләп бетергесез. Безнең халыкта көрәшчеләр бик күп.

— Шул еллардагы вакыйгалар белән бу елларга ниндидер параллель китереп буламы? Ул вакытта да ил сугышка кергән, соңыннан ачлык кичергән...

— Мин бу сорауга җавап бирсәм, мине чит ил агентына, ягъни бүгенге халык дошманына кертәчәкләр. Без сугыш чоры балалары. Безнең буынның күбесе әтинең нәрсә икәнен белмәде. Минем Халисә исемле дус кызым бар. Укытучы булып эшләде. Бөек Ватан сугышы вакытында Кукмара районының зур гына Күкшел дигән авылында бер урамда бөтенләй ир кеше калмаган. Әтиле кешеләр бөтенләй юк икән. 1944 елда бер ир яраланып армиядән кайткан. Шуннан өч яшьлек бала өенә йөгереп кайткан да, әнисенә сөйли, ди: "Әни, әти кеше ул ир кеше була икән, аның бер аягы аксак була", дип әйтә икән. Балалар, кем ул әти дип, тегене карарга кергәннәр икән. Шул хәлгә төшкән буын без. Безнең буынны исәпкә алган кеше дә юк, бер 50 сум гына өстәп акча да биргән кеше юк. Алтай крайларында ай саен 10ар мең сум биреп бардылар. Безнең әниләрнең өстенә калды бит инде бар тормыш. Ничек чыдадылар икән, дим мин. Язганым да бар, бервакыт әнием: "Кайчан күкрәгемә терәп ипи кисеп ашаткан көннәрем булыр икән", дип җылады. Торфчыларны гына кара син. Торфны Смоленскидан алып Түбән Тагилга кадәр татар кызлары чыгарды бит. Ә нишләп рус кызлары яки башка милләт кызлары да бармаган анда? Нишләп бу авырлык татарлар өстенә төште? Минем бу сугышларны чагыштырасы килми, моннан алдагысының безнең буынга төшкән хакын гына әйтәм.

Идел буендагы ачлык (1921-1922)

  • 1921-1922 елларда Татарстан, Башкортстан, Кырым, Идел буе губерналары, Урал төбәкләре, шулай ук Украина, Казакъстан һәм кайбер башка төбәкләрне зур ачлык баса. 1921 елның көзеннән 1922 елның язына кадәр дистәләрчә миллион кеше ачлыктан интегә. Рәсми статистикага күрә, ачлык 35 губернада күзәтелә. Ачлыкның аерым очраклары 1920 елның көзеннән башлап, 1923 елның җәенә кадәр теркәлә.
  • Фаҗига Идел буенда киң колач ала: Татарстан белән Башкортстан зур зыян күрә. ТАССРда ачлыктан аеруча Арча, Зөя, Мамадыш, Минзәлә, Спас, Тәтеш, Чаллы кантоннары халкы интегә. Ачлык аеруча тимер юлларыннан ерак урнашкан авылларда котырган. Шәһәрләрдә хәлләр яхшырак булган, ди тарихчылар.
  • Бүгенге көндә галимнәр ачлыкның төп сәбәбе итеп Кызыл армияне тәэмин итү өчен 1919 елда башланган продразверстканы атый. Совет хакимияте һәр төбәккә план билгели, мәсәлән, 1920 елда ТАССР 10 млн 200 мең поттан артык икмәк тапшырырга тиеш булган. Каршы чыгучылар булган, аларга каршы продотрядлар төзелгән. Аларга икмәк тапшырмаганнарга теләсә нинди җәза бирү хокукы бирелгән. Яңа хакимият күп очракта чәчү өчен калдырылган ашлыкны да тартып алган.
  • Совет хакимияте ач торучыларга җитәрлек күләмдә ярдәм итәрлек хәлдә булмау сәбәпле, чит илләр һәм чит ил оешмаларына мөрәҗәгать итә. Чит илләр ярдәм кулын суза. Иң күп ярдәмне ARA (Американ ярдәм оешмасы) күрсәтә. 1919 елдан 1930 елларга кадәр эшләгән әлеге оешма дистәләрчә миллион долларлык ярдәм күрсәтә: азык һәм кирәк-яраклар җибәрә, ашханәләр ача, медицина ярдәмен күрсәтә.
  • Үлүчеләрнең гомум санын галимнәр төгәл санап чыгара алмый. Иң күп зыян күргән төбәкләр арасында Татарстан белән Башкортстан, Самар һәм Чиләбе губерналары атала. Сугышларны исәпкә алмаганда, 1921-1922 елдагы ачлык Урта гасырлардан соң Европа тарихында иң зур һуманитар һәлакәт булып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG