Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урам тулы бетле ачлар". Татарстан 100 ел элек ачлык фаҗигасен ничек кичергән


"Урам тулы бетле ачлар". Татарстан 100 ел элек ачлык фаҗигасен ничек кичергән
please wait

No media source currently available

0:00 0:26:22 0:00

1921-1922 елларда Идел буенда котырган ачлык фаҗигасенең Татарстанга йогынтысы ничек булган? Бу хакта тарихчы Тәэминә Биктимерова белән сөйләштек.

Подкастта яңгыраган фикерләр кыскача:

- Ачлыкның төп сәбәпләре: Татарстан җирләренең кечерәеп калган, ә продразвестка планы Казан губернасы дәрәҗәсендә булган. Беренче дөнья сугышында Казан губернасыннан дүрт тапкыр мобилизация белән ирләрне җыйганнар. Мондый хәл Казан губернасында гына була.

- 2021 елны куркыныч корылык башлана. Язга чыккан вакытта үләннәр, этләр, мәчеләр ашалып беткән.

- Татарстаннан китәргә мәҗбүр булучылар: алар ач-ялангач юлга чыга, күп кеше шунда үлә. "Урам тулы, ишегаллары тулы ачлар, бөтенесенең өстендә бетләр иде", дип сөйләгән Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе җитәкчесе Зөһрә Баимбетова.

- Ач балаларны коткарырга тырышу: 80 балага бер кашык.

- Мөфти Галимҗан Баруди җитәкчелегендә халыкны ачлыктан коткару оешмасы төзелү. Ул Мәскәүдә Сталин янына кереп "Сезнең продразвестка планы аркасында Татарстан халыклары ачтан үләргә мәҗбүр", дип битенә әйтеп чыга. Аннан чыккач, йөрәге ярылып үлә.

- Татар яшелчә үстерә белмәгән, шуңа күрә дә ачлыктан ныграк интеккән дигән мифны кем чыгарган һәм хаклык кайда?

- Сәхибгәрәй Сәетгалиевнең ачлыкка керткән "өлеше" һәм аның авыр вакытларда алтык сәгать алуы һәм купшы туй уздыруы.

- Рәсми мәгълүмтларга караганда, 15 меңләп бала чит җирләргә җибәрелә. Күпчелеге шунда кала.

- 1990 елларда Идел буенда ачлык турында ачыктан-ачык сөйләп була иде, хәзер бу темага төшерелгән кинолар тыела, фаҗиганың 100 елыгы дәүләт тарафыннан зурлап искә алынмады. Хәлләр тагын тыюга таба барамы?

- Ачлык корбаннары саннары, бу хактагы бәхәсләр.

- Ачлыктан шашкан халыкның мәетләрне, кешеләрне ашау очраклары.

XS
SM
MD
LG