Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан, Зур Татарстан һәм татар дөньясы. Алар нәрсәне аңлата?


Харитада баштагы проектта Татарстанга керергә тиешле булган Бәләбәй, Бөре һәм Уфа өязләре күрсәтелгән
Харитада баштагы проектта Татарстанга керергә тиешле булган Бәләбәй, Бөре һәм Уфа өязләре күрсәтелгән

Татар дөньясына бәйле берничә термин бар — Татарстан үзе, без аны Кече Татарстан дип атый алабыз, Зур Татарстан һәм татар дөньясы. Дүртенчесе — чит илдәге татар диаспоралары. Бу төшенчәләр нәрсәне аңлата? Шулар хакында тарихчы, сәясәт белгече Илнар Гарифуллин комментарын тәкъдим итәбез.

Татар тарихында шулай килеп чыкты инде, татар диаспоралары татар милләтенең тормышына аз йогынты ясады һәм шуңа күрә мөһим рольне беренче өч киңлек уйнады — Кече Татарстан, Зур Татарстан һәм татар дөньясы. Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышу чорында Татарстаннан читтәге татар территорияләрен ничек атау турында дискуссиядә катнашырга туры килде. Шул чакта "Татар дөньясы" дигән атамага тап булдым. Хәзер, берничә ел узгач, әлеге төшенчәләрне чыннан да аерырга кирәклеген аңлыйм. Татар дөньясы киң, ә Зур Татарстан төшенчәсе — таррак. Аларның барысының да нәрсәне аңлатканын тикшереп карыйк.

Кече Татарстан

Кече Татарстан — 1920 елда барлыкка килгән һәм 1921 елда тулысынча формалашкан бүгенге Татарстан республикасы территориясе. Ул вакытта Татарстанга якын булган Алабуга шәһәрен, шулай ук Сарапул өязенең бер өлешен (хәзерге Әгерҗе районын) кушалар. Башта, Татарстанның беренче проектын караганда, бу зур булмаган территорияне Кама буе губернасына кертергә җыеналар, ләкин аннары кире кайталар. Минем фикеремчә, бу Татарстан шактый зур территорияләрне югалткан өчен өлешчә компенсация буларак эшләнгән. Аерым алганда, Уфа шәһәре, Уфа губернасы һәм элеккеге Вятка губернасы Татарстан составына керергә тиеш була. Бу башлангыч планда каралган була. Әлеге вариант РКП(б) ЦК Политбюросы карары белән 1920 елның 24 февралендә оештырылган РСФСРның НКВД каршындагы ТАССР чикләрен билгеләү административ комиссиясендә эшләнә. Комиссия составына Көнчыгыш халыкларының коммунистик оешмалары Үзәк бюросыннан Мирсәет Солтангалиев һәм Сәхип Сәетгалиев, НКВДдан Егоров, Көнчыгыш халыкларының коммунистик оешмалары Үзәк бюросы белгеч-экспертлары сыйфатында Исмаил Фирдевс (Керимджанов - кырымтатар большевигы - ред.), Гайнан Енибаев, Галимҗан Шәрәф керә. 2 март көнне ТАССР турындагы карар проекты тулысынча расланды.

Әле 17 гыйнварда, ягъни комиссия эшли башлаганчы ук, Башкортстан җитәкчелеге Татарстанның территориаль кысаларын, аңа Уфа губернасы кушылыуын хуплый. Ахыр чиктә Татарстанның оешу турындагы декретының ахыргы версиясенә бары тик ике өяз — Бәләбәй һәм Бөре өязләре генә керә, анда референдумнар узарга тиеш була. Ләкин алар барып чыкмый. Уфа губернасын югалту бердәнбер булмаса да, иң зур югалту булып кала. Башка күрше төбәкләрнең территорияләре белән дә бертуктаусыз алмашулар була. Нәтиҗәдә әлеге чикләр 1921 елда барлыкка килә. Татарстанның башлангыч проектында, күп санлы бүленешләрдән соң, 138 мең км2 мәйданлы территориядән 68 мең км2 гына кала һәм без аны Кече Татарстан дип атыйбыз.

Йөз ел үтүгә карамастан, Идел буе белән Уфа шәһәрен берләштерүче икътисади элемтәләр, шулай ук Татарстан һәм Башкортстанның чик буе агломерация зоналары (Туймазы, Октябрьски, Әлмәт, Нефтекама, Чаллы шәһәрләре) Татарстанның беренче проекты дөрес булганын ачыктан-ачык күрсәтә. Бу татар милли мәнфәгатьләре күзлегеннән генә түгел, әлеге территориянең икътисади элемтәләренә дә тулысынча туры килгән.

Зур Татарстан

"Зур Татарстан" терминын беренче тапкыр 90нчы еллар уртасында Татарстан президенты киңәшчесе Рафаил Хәкимов яңгыратты. Аның белән ул татарлар күпләп яшәгән төбәкләрне билгеләде, Татарстан анда яшәүче милләттәшләрне үзенә файдалануын көчәйтергә мөмкин дигән иде. Шулай ук мондый термин Станислав Фәйзуллин китабында ("1920-1930 елларда Татарстан АССРның административ-территориаль корылышы: формалаштыру һәм үсеш") телгә алына һәм Татарстанның беренче проекты (1920 елның 2 мартына) алдан эшләнгән дип билгеләнә.

Әмма чынлыкта бу Зур Татарстан идея генә булып кала һәм Хәкимовның югары статусына карамастан, кабул ителмәде. Аның каравы, Зур Татарстан идеясеннән баш тартып, "Татарстан милләте" проектын гамәлгә ашыру омтылышы булды. Безнең очракта бу Кече Татарстан чикләрендә ябылу һәм татар милләтен үстерү идеясеннән баш тартуны аңлата. Моның хата икәнен соңгы еллар да ачык күрсәтте. Чөнки татар дөньясы һәм бигрәк тә Зур Татарстан татарлары һәрвакыт Кече Татарстанга терәк булды. Зур Татарстан татарларыннан башка Кече Татарстан үзе - күп санлы республикалар арасында бересе генә булып тора. Алардан әллә ни аерылмый. Байлык һәм абруй шулай ук милли фактор аркасында да мөмкин булды. Ахыр чиктә, Татарстанга караганда күпкә бай төбәкләр бар. Мәсәлән, Көнбатыш Себер регионнары - Төмән өлкәсе, Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле бүлгесе. Әмма аларны көчле йогынтылы төбәкләр дип атап булмый. Күрше төбәкләр татарлары да Татарстан татарларына даими демографик ярдәм булып тора.

Шушы моментларны исәпкә алып, без Татарстан тирәсендәге төбәкләрне яисә аның янындагы татарлар күпләп яшәгән территорияләрне Зур Татарстан дип саныйбыз. Беренче чиратта, бу Татарстан составына кертелергә тиешле булган территорияләр, аның башлангыч проекты нигезендә, 1920-1930нчы елларда Идел-Урал төбәгендә татар милли районнары булган анклав территорияләр. Зур Татарстан аның белән чиктәш һәм үзенчәлекле татар ирредентасы булганга күрә Кече Татарстанга турыдан-туры йогынты ясый.

Идел-Урал төбәкләре харитасы
Идел-Урал төбәкләре харитасы

Татар милли оешмалары, бигрәк тә Башкортстан оешмалары, практикада виртуаль Зур Татарстан булдырырга тырышып карады. Бу чакта, Башкортстанда татар теленә рәсми статус кайтарылган очракта, ким дигәндә ике республика территориясендә бердәм тел киңлеге барлыкка килер иде. Де-факто ул Татарстанның беренче вариантын кабатлар иде. Әмма Татарстан белән чиктәш татар районнарында иҗтимагый кәефләр күпкә алга китте. Шуңа күрә соңгы 30 елда Татарстан белән кушылу һәм чын Татарстанның барлыкка килүе турында берничә тапкыр референдум идеяләре туды.

Татар дөньясы

Татар дөньясы — татар халкының компактлы яшәү территорияләре, шул исәптән Кече Татарстан, Зур Татарстан да, бу даирәгә кермәгән территорияләр дә. Монда шартлы рәвештә Көнбатыш Себерне, Әстерхан өлкәсен һәм хәтта Кырымны да кертергә мөмкин. Кырымтатарлар, һичшиксез, үзенчәлекле мәдәниятләре, үз телләре булган аерым бер халык, әмма мәдәни, сәяси яктан алар гасырлар дәвамында уртак татар дөньясының аерылгысыз өлеше булган. Кырымтатарларның татар милләтенең калган өлеше белән аерылгысыз бәйләнеше турында XX гасыр тарихы контекстында да әйтергә мөмкин. Мәсәлән, Татарстанның барлыкка килүе процессында актив рольне кырымтатарларның беренче большевигы Исмаил Фирдевс уйный. Шулай ук ул Татарстанның "төп төзүчесе" Мирсәет Солтангалиевның иң якын дусы була.

Әйтергә кирәк, "татар дөньясы" атамасы совет чорында ук туа, Татарстан республикасыннан читтә таралган кайбер татар журналларында "рус дөньясы" терминына кадәр үк очрый. Шуңа күрә аны "рус дөньясы" терминының калькасы дип әйтү һәм татарларны мифик "империячылыкта" гаепләргә тырышу бөтенләй урынсыз. Мондый терминның барлыкка килүе турыдан-туры татарларның үз яшәү урыннарыннан аерылып торуын тоярга омтылуы белән бәйле.

* * *

Хәзерге шартларда татар дөньясы чикләре бер үк вакытта тарая һәм киңәя бара. Кайда тарая? Мәсәлән, татарлар компактлы яшәгән, ләкин халыкның гомуми массасында саны әз булган төбәкләрдә. Әйтик, Көнчыгыш Себер төбәкләрендә. Шул ук вакытта татарларның Русиядән читтә, мәсәлән, Әфганстанда, хәтта Иранда үзләре турында белдерергә тырышулары, үз мөнфәгатләре өчен көрәшергә һәм мөһимрәк роль уйнарга тырышулары аларны автоматик рәвештә татар дөньясына кертә. Хәзерге шартларда "Зур Татарстан" идеясе виртуаль булса да, киләчәктә бөтен татар милләтен берләштерә алырлык (Идел-Урал якларында) озак еллар эзләгән төп идеягә әйләнергә мөмкин.

Илнар Гарифуллин
тарихчы, сәясәт белгече

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG