Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан, Пакстан һәм Иран татарлары Берләшкән татар шурасы оештырмакчы


"Татар-информ" мәгълүматынча,  хәзерге вакытта Әфганстанда өч миллионлап, Иранда - бер миллион тирәсе, Пакстанда ике миллионнан артык татар яши.

Әфганстан, Пакстан һәм Ирандагы татар җәмгыятьләре Берләшкән татар шурасы оештырырга ниятләвен белдергән. Бу хакта "Татар-информ"га Русия мөселманнарының ватанпәрвәр хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин җиткергән.

"Бу төбәкләрдәге татар җәмгыятьләре озак вакыт бер-берсе белән аралашмаган диярлек. Акрынлап алар башка җирле этнослар белән ассимиляцияләнгән һәм аерым милләт буларак юкка чыга башлаган. Соңгы елларда Әфганстан татарларын торгызу сәясәте актив алып барылды, моның йогынтысы белән, күрше дәүләтләрнең җәмгыятьләре дә бу мәсьәлә белән кызыксынуларын күрсәтә башлады", дигән ул.

"Татар-информ" мәгълүматынча, хәзерге вакытта Әфганстанда өч миллионлап, Иранда - бер миллион тирәсе, Пакстанда ике миллионнан артык татар яши. Бу саннар башка рәсми чыганаклардан расланмаган.

  • Әфганстан җирлегендә татарлар гасырлар буе яши дип санала, әмма илдәге дистәләгән этник һәм тел төркемнәре арасында алар беркайчан да рәсми танылмады. Бу хәл 2021 елның мартында Әфганстанның статистика идарәсе татарларны аерым этник төркем буларак теркәгәч үзгәрде.
  • Татарлар Әфганстанда 800 ел чамасы элек, Чыңгызхан бу төбәкне яулап алганнан соң яшәп калган. Татарлар 13нче гасырда Чыңгызхан оныгы Бату хан корган Алтын Урда ханлыгына кушылган күчмә халыкларның варисы санала.
  • Әфганстанда Талибан хәрәкәте хакимияткә килгәннән соң, илнең нигездә төньягындагы 16 вилаятендә яшәгән татар җәмгыятенең һуманитар каза чигендә калуы хәбәр ителгән иде. Әфганстан татарларының Татарстаннан ярдәм көтүе әйтелде.
  • Татарстан Әфганстандагы авыр хәлдә калган татар җәмгыятенә ярдәм итәчәген һәм аларга һуманитар ярдәм җибәрәчәген әйтте.
  • 2021 елда хәйрияче Рөстәм Хәбибуллин Әфган татарлары исәбен алырга тәкъдим итте. Моны Татарстаннан килгән һуманитар ярдәмне тапшыру белән бергә алып барырга тәкъдим ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG