Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әфганстандагы татарларның хәле бик авыр, ачтан үлүчеләр бар"


Казанда Әфганстан татарлары белән очрашу (архив фотосы)
Казанда Әфганстан татарлары белән очрашу (архив фотосы)

Әфганстан татарларының бөтен өмете Татарстанда, аларга ашыгыч рәвештә һуманитар ярдәм җибәрергә кирәк, дип белдергән мөселманнарның ватанпәрвәр хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин. Ул татар гаиләләренең ачлыктан интегүен хәбәр иткән.

Паспортта үз милләтен татар дип билгеләгән Әфганстан татарлары бик авыр хәлдә яши. Ачлыктан үлү очраклары теркәлгән. Аларга ашыгыч рәвештә һуманитар ярдәм җибәрергә кирәк. "Бизнес Онлайн язуынча, бу хакта Казанда узган матбугат очрашуында мөселманнарның ватанпәрвәр хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин белдергән.

Рөстәм Хәбибуллин
Рөстәм Хәбибуллин

"Мартта Әфганстан хакимияте ватандашларның паспортына һәм туу турындагы таныклыгына "татар" дигән милләтне дә өстәде. Бу Әфганстандагы татар җәмгыяте өчен зур казаныш булды" дигән Хәбибуллин.

Шул ук вакытта ул әлеге мөмкинлектән файдаланган һәм Әфганстан паспортында милләтен "татар" дип билгеләгән кешеләрнең бик авыр хәлдә булуын искәрткән. "Гаиләләр ачлыктан интегә. Балалар арасында ачлыктан үлгән ике очрак булды инде. Бу әле безгә билгеле булганнары гына. Гаиләдәге калган балаларны ачлыктан коткарып калу өчен балаларны сату очраклары ешайды" дигән ул.

Хәбибуллин тиздән кыш җитәчәген һәм һәркемнең дә исән калу мөмкинлеге булмаячагын әйткән. Аеруча авыл җирлекләрендә бу мәсьәлә кискен. Даими хәрби хәрәкәтләр кешеләрнең азык-төлек тупламнарын юкка чыгарган. Моннан тыш Әфганстанда Талибан хәрәкәте (Русиядә террорчы оешма буларак тыелган) хакимияткә килгәннән соң АКШның андагы банк системын томалавы сәбәпле җирле халык акчасыз калган.

"Аларның бөтен өмете Татарстанда. Әфганстан татарларына ашыгыч рәвештә һуманитар ярдәм җибәрергә кирәк" дип белдергән Хәбибуллин.

Шулай ук ул, киләчәктә әлеге мәсьәләне җайга салу өчен, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә Әфганстанда республика вәкиллеген булдыру турында тәкъдим җибәрелүен хәбәр иткән.

Күптән түгел БМОның Дөнья азык-төлек програмы, ашыгыч чаралар күрелмәгән очракта, миллионлаган әфган ач калачак дип кисәткән иде. БМО мәгълүматына күрә, Әфганстанда көн саен җитәрлек ризыкны нибары 5 процент гаилә генә ала. 22,8 миллион тирәсе кеше азык-төлеккә кытлык кичерә, шуларның 3,2 миллионы – 5 яшькә кадәрле балалар.

Илдә азык-төлек һәм даруга кытлык күзәтелә. Азык-төлеккә бәя кисәк арткан. Моннан тыш Әфганстанга соңгы дүрт елда икенче мәртәбә иң көчле корылык килде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG