Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кызыбызны сатарга туры килде": Әфганстанда киңкүләм ачлык башланган


Әфганнар икмәк кибете янында, Кабул, октябрь 2021
Әфганнар икмәк кибете янында, Кабул, октябрь 2021

БМО мәгълүматына күрә, Әфганстанда көн саен җитәрлек ризыкны нибары 5 процент гаилә генә ала. 22,8 миллион тирәсе кеше азык-төлеккә кытлык кичерә, шуларның 3,2 миллионы – балалар.

Ашыгыч чаралар күрелмәгән очракта, миллионлаган әфган ач калачак дип кисәтә БМОның Дөнья азык-төлек програмы.

Оешма мәгълүматына күрә, 22,8 млн тирәсе кеше (бу Әфганстан халкының яртысы) азык-төлеккә кытлык кичерә, шуларның 3,2 млны – балалар.

Һерат шәһәре читендә BBC хәбәрчеләре башка балаларын ашату өчен яңа туган кызларын саткан күп балалы бер гаиләне тапкан.

"Өебездә он да, май да юк. Без бу адымга барырга мәҗбүр булдык" дип сөйләгән әти кеше.

Кызны 500 долларга сатканнар дип хәбәр итә ВВС. Бу акчага гаилә берничә ай яши алачак. Йөри башлагач яңа туган кызны сатып алучыга тапшырачаклар. Ул аны үз улына өйләндерергә вәгъдә иткән. Әмма бу дөрестән дә шулай булыр дигән гарантия юк.

ВВС хәбәрчеләре сүзенә күрә, бу Әфганстанда мондый чараларга барган бердәнбер гаилә түгел. "Бу илдә дөньядагы иң авыр һуманитар кризисның берсе, – дип белдергән Дөнья азык-төлек програмының башкарма мөдире Дэвид Бизли. – Эш һәлакәткә якынлаша".

Август аенда Әфганстаннан чит ил гаскәрләре чыгарылганнан соң, хакимиятне "Талибан" радикаль ислам хәрәкәте (Русиядә террор оешма дип табылды һәм тыелды) үз кулына алды. Бу хакимиятне әлегә бер ил дә рәсми танымады.

Бу Әфганстан халкын элегрәк Европа илләреннән, шулай ук Дөнья банкыннан һәм Халыкара валюта фондыннан килгән ярдәмнәрдән мәхрүм итте. Чит ил ярдәме тулаем эчке җитештерүнең 40 процентын тәшкил итә иде.

Илдә азык-төлек һәм даруга кытлык күзәтелә. Азык-төлеккә бәя кисәк арткан. Моннан тыш Әфганстанга соңгы дүрт елда икенче мәртәбә иң көчле корылык килде. БМО мәгълүматына күрә, Әфганстанда көн саен җитәрлек ризыкны нибары 5 процент гаилә генә ала.

Сентябрьдә Женевада узган конференциядә халыкара җәмәгатьчелек әфганнарга ярдәмгә 1 миллиард доллардан артык акча бүлеп бирәчәк дип килешенде. Бу акчаның өчтән бере Дөнья азык-төлек програмын тормышка ашыруга китәргә тиеш. Әмма Дөнья азык-төлек програмы әлегә бүленгән акчаларның бер өлешен генә алуын һәм моның "диңгездә бер тамчы" булуын хәбәр итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG