Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәйрияче Рөстәм Хәбибуллин Әфган татарлары исәбен алырга тәкъдим итте


Әфганстан харитасы
Әфганстан харитасы

Моны Татарстаннан килгән һуманитар ярдәмне тапшыру белән бергә алып барырга тәкъдим ителгән. 

Татарстаннан һуманитар ярдәм китерү кысаларында, Русия мөселманнарының ватанпәрвәр хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин Әфганстандагы татар җәмгыяте гаиләләренең санын алуны үткәрергә тәкъдим иткән. Бу хакта "Татар-информ" яза.

"Әфган татарлары җәмгыятенә Татарстаннан һуманитар ярдәм китерүне, ярдәм китереләчәк районнарда гаиләләренең исәбен алу белән берләштерергә тәкъдим итәм", дигән ул.

Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның "республикадан читтәге татарлар белән эш алып бару, шул исәптән аларның җанисәбен алу мөһим" дигән сүзләрен искә алган.

Хәбибуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта фондта Әфганстанның 17 вилаятендәге татар җәмгыятьләренең саны турында якынча мәгълүмат бар, бу белешмәләрне вилаятьләрнең губернаторлары биргән.
Әфганстан 34 вилаятькә бүленгән һәм татар җәмгыятенә кергән гаилә уртача җиде кешедән тора дип белдергән Хәбибуллин.

Рөстәм Хәбибуллин искәртүенчә, Әфганстандагы татар гаиләләренең исәбен алу тарихта беренче мәртәбә уздырыла. Фонд җитәкчесе сүзләренчә, Әфганстанда якынча 60,8 мең татар гаиләсе яши.


Алданрак Әфганстанда Талибан хәрәкәте (Русиядә террорчы оешма буларак тыелган) хакимияткә килгәннән соң, илнең нигездә төньягындагы 16 вилаятендә яшәгән татар җәмгыятенең һуманитар каза чигендә калуы хәбәр ителгән иде.

Һуманитар ярдәм мәсьәләсен кыш башланганчы, бер ай эчендә хәл итәргә кирәк дигән иде хәйрия фонды җитәкчесе.

Әфганстан җирлегендә татарлар гасырлар буе яши дип санала, әмма илдәге дистәләгән этник һәм тел төркемнәре арасында алар беркайчан да рәсми танылмады. Бу хәл 2021 елның мартында Әфганстанның статистика идарәсе татарларны аерым этник төркем буларак теркәгәч үзгәрде.

Татарлар Әфганстанда 800 ел чамасы элек, Чыңгызхан бу төбәкне яулап алганнан соң яшәп калган. Татарлар 13нче гасырда Чыңгызхан оныгы Бату хан корган Алтын Урда ханлыгына кушылган күчмә халыкларның варисы санала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG