Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан татарлары: "Телен, мәдәниятен белмәгән халык халык дип санала алмый"


Очрашудан күренеш
Очрашудан күренеш

5 август Казанда бер төркем татар активисты Әфганстаннан Русиягә укырга килгән ике татар егете белән очрашты.

"Без — Әфганстан татарлары. Татарча белмәсәк тә, без татар телен һәм татар мәдәниятен өйрәнергә телибез. Бу — иң мөһиме. Халыклар үз телләрен һәм мәдәниятләрен белмиләр икән, алар халык булып саналмыйлар."

Казанда татар активистлары белән очрашкан Әфганстан татарлары Таҗетдин Сакиб Татар һәм Корбанназар Назәри Татар менә шундый уй-фикерләрен җиткерде.

Казанда Әфганстан татарлары белән очрашу узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:57 0:00

Таҗетдин һәм Корбанназар Әфганстанның Саманган вилаятендә туып үскән. Таҗетдингә 24 яшь. Ул Әстерхан дәүләт техник университетының электроэнергетика һәм электротехника факультетының өченче курсында укый.

Корбанназарга 28 яшь. Ул да шушы ук университетның архитектура факультетында белем ала. Икесен дә укырга Әфганстан хакимияте җибәргән.

Аларны Казанга кунакка бер төркем татар җәмәгатьчелеге вәкилләре чакырган. Безнең Әфганстан татарлары белән күрешеп танышырга, аларга Казанны, татарлар тормышын күрсәтәсебез килде, диде активистлар.

Очрашуда башта сүз кунак шәкертләргә бирелде. Аннан соң аралашу сорау-җавап формасында үтте.

Таҗетдин Сакиб Татар
Таҗетдин Сакиб Татар

Таҗетдин сүзләренчә, Әфганстанда бүген шактый күп татар яши. Алар үзара күбрәк фарсы телендә аралаша. Пуштуннар янында яшәүчеләр пуштунча, төрекмәннәр янында яшәүчеләр төрекмәнчә, үзбәкләр янында яшәүчеләр үзбәкчә сөйләшә. Әфганстандагы татарлар күбрәк хокукчы һөнәрен үзләштерә. Андагы татарлар хәзер үз мәднияте белән кызыксына, татарча өйрәнәселәре килә, дип сөйләде Сакиб Татар.

"Мин — Әфган татары. Татар булуым белән горурланам"

Таҗетдин Азатлыкка әйтүенчә, Дөнья татар конгрессы Әфганстан татарларына атнага бер тапкыр Zoom програмы аша татарча курслар уздыра башлаган. Һәр дәрес якынча ике сәгать бара. Бик күпләр бу дәресләргә катнашып үз телен өйрәнергә тели, ләкин Әфганстанда интернетка тоташу проблемы булганга күпләр бу форсаттан файдалана алмый, диде ул.

Корбанназар Назәри Татар
Корбанназар Назәри Татар

Егетләрнең икесе дә алты ел элек үз фамилияләренә "Татар" сүзен өстәп куйган. Татар булуым белән горурланганга күрә фамилиямә "Татар сүзен өстәдем, ди Таҗетдин. Аның инстаграм битендә дә татарча, фарсыча һәм урысча "Мин — Әфган татары, ләкин иң элек мин — татар. Татар булуым белән горурланам", дип язылган.

"Әти-әниләр безгә кечкенәдән татар икәнебезне әйтеп үстерде. Кызганыч, бабаларыбызның Татарстанның кайсы җирлегеннән килгәнен без дә, алар да белми. Әмма үземнең килеп чыгышымны табасым килә", ди Таҗетдин.

"Әфганстан татарлары да безнең кебек үк татарлар"

Әфганстан татарлары белән очрашуда татар активистлары да сүз алды. Тарихчы Илнар Гарифуллин татарлар кайда гына яшәмәсен алар татар дөньясы өчен кадерле, әфган татарлары да безнең кебек үк татарлар диде.

Илнар Гарифуллин
Илнар Гарифуллин

"Татарстанда кайбер мәгълүмат чараларында, әйтик "Миллиард.татар" сайтында, әфган татарлары безгә нигә кирәк, дигән сәер мәкаләләр дөнья күрде. Аларны Мәскәүнең хәйләкәр сәясәтенә бәйләргә тырышалар. Әмма безгә кемнең хәйләкәр сәясәте булуы мөһим түгел. Әфганстан татарлары татарлар өчен файдалы икән, без аларны кабул итәргә тиеш.

Беркем дә милләтне кан белән билгеләми. Иң мөһиме — без үзебезне татар дип әйтәбез

Икенчедән, тарихны белмәгән кайбер кешеләр әфган татарлары безнең шикелле татар түгел ди. Алай түгел. Алар да безнең шикелле татар. Әлбәттә алар да җирле халыклар белән кушылган. Әмма беркем дә милләтне кан белән билгеләми. Без дә бит үзебездә фин-угыр, кыпчак канының күпме булуын белмибез. Иң мөһиме — без үзебезне татар дибез. Алар да үзләрен татар ди. Болай дип әйтү җитә.

Без аларга мәдәниятне, телне кайтаруда ярдәм итергә тиешбез. Һәм без аларның үзләрен татар дип әйтүләре белән без горурланырга һәм моңа шатланырга тиешбез. Алар бит "без — мордва, башкорт, чечен" дими, ә "без — татар" дип әйтә", диде Илнар Гарифуллин.

"Әфган татарларын кайтара алсак, безгә дә ярдәм булыр иде"

Чаллыдагы татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Зиннур Әһлиуллин сүзләренчә, соңгы берничә гасырда беренче мәртәбә рәсми рәвештә түгел, ә халык дипломатиясе ярдәмендә Әфганстаннан килгән ике студент белән очрашу оештырылды.

Зиннур Әһлиуллин
Зиннур Әһлиуллин

"Әфганстанның Саманган вилаятендә меңнәрчә татар яши. Алар тагын берничә вилаяттә яши. Бу — зур сан. Без алар белән бәйләнешкә керә алсак, аларның татарлыгын, телен кайтара алсак, безгә, үлеп баручы, урыслашкан милләткә бик зур ярдәм булыр иде.

Безгә әлеге студентларның анда кайткач татарлар арасында эшләве кирәк. Татарларны өметләндерергә кирәк. Безнең бит халкыбызның яртысында өмет юк, без беттек, диләр. 500 ел бетмәгәнне алай җиңел генә бетмәбез. Бүген без тарих язабыз. Безгә башка илләрдәге татарларны да барларга кирәк", диде Зиннур Әһлиуллин.

Очрашуда катнашучылар
Очрашуда катнашучылар

Таҗетдин һәм Корбанназар Әфганстанның Саманган вилаятеннән, анда Талибан йогынтысы шактый көчле санала. Очрашуда егетләргә "Татарлар Талибанны хуплыймы?" дигән сорау да бирелде. Алар "Юк, бөтенләй хупламый" дип җавап бирде.

Очрашу татар һәм урыс телләрендә ике сәгатьтән артык барды. Татар активистлары кунакларга Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә яшәүче татарлар тормышын күрсәтергә вәгъдә итте.

  • 15 мартта Татар конгрессы Әфганстан татарлары өчен онлайн татар теле курсын оештырып җибәрде.
  • 5 апрельдә Азатлыкның әфган редакциясе Әфганстандагы татар тормышын тикшереп тәфсилле язма әзерләде.​

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG