Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанның дүрт вилаятендә татар телен дәүләт дәрәҗәсендә укытырга телиләр


Әфганстан белән Татарстан арасында үзара хезмәттәшлек турында беренче килешү төзелде.

29 мартта Әфганстан һәм Татарстан фәннәр академияләре фәнни-техник меморандумга кул куйдылар. Әлеге вакыйга, коронавирус таралу сәбәпле, онлайн узды.

Утырышны алып барган Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев татар милләтен Әфганстан Конституциясенә кертергә кирәк дип мөрәҗәгать итте Әфганстан вәкилләренә.

"Әфганстанда якынча бер млн татар яши. Хөкүмәт ярдәмендә хәзер татарлар статистикада санала, татарларның моңа тулы хокукы бар. Бу беренче адым иде. Хәзер безгә конституциягә кадәр барып җитү мөһим. Җитәкчелек, президент ярдәме белән төп канунга татар милләтен кертә алсак, бу безнең өчен зур мәртәбә, тарихи гаделлек булачак", диде ул.

Очрашуда катнашкан Русия мөселманнары патриотик фонды мөдире Руслан Хәбибуллин сүзләренчә, бүген Әфганстанда татар телен дәүләт дәрәҗәсендә укыту турында сүз бара. Аның оешмасы әфган җирендә яшәүче татарлар белән эшли.

"Хәзерге вакытта Әфганстанның татарлар яшәгән вилаятләрендә татар телен мәҗбүри укыту эше алып барыла. Без дүрт вилаят белән бу турыда килештек. Тиздән анда дәүләт дәрәҗәсендә татар телен мәҗбүри укытачаклар. Без Татарстан Дәүләт шурасы депутатларының әфган хезмәттәшләре белән очрашу да оештыра алабыз. Алар татар милләте мәнфәгатьләрен яклау тәҗрибәсе белән уртаклаша алыр иде", диде ул журналистларга ахырдан.

Татарстан белән Әфганстан арасында башка өлкәләрдә дә хезмәттәшлек итү ниятләнә. Киләсе килешү Русиянең белән Әфганстанның сәүдә-сәнәгать пулатлары арасында булачак.

Быел әфган татарларына милләт буларак электрон паспортта язу хокукы бирелде. Моңа кадәр Әфганстан татарлары бала туганнан соң туу турындагы таныклыкка аның милләтен татар дип яза алмады.

15 мартта Дөнья татар конгрессы бинасында Әфганстан татарлары өчен онлайн-курслар башланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG