Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан татарлары өчен татар теле курслары башланды


Әфган татарлары өчен татар теле дәресе.
Әфган татарлары өчен татар теле дәресе.

Дәресне Казан федераль университеты доценты Рамил Йөзмөхәммәтов алып бара.

15 мартта Дөнья татар конгрессы бинасында Әфганстан татарлары өчен онлайн-курслар башланды. Ул атнага бер тапкыр оештырылачак. Дәресне Казан федераль университеты доценты Рамил Йөзмөхәммәтов алып бара. Ул фарсы һәм татар телләрен камил белә һәм укытучылык белән шөгыльләнә диелә конгресс матбугат хезмәте хәбәрендә.

Дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров укучыларны сәламләп, чикләр ачылганнан соң, дәреслекләр белән тәэмин итү мөмкинлеге дә булыр, дип белдергән.

Конгрессының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева белдергәнчә, Әфган татарлары арасында татар телен өйрәнергә теләүчеләр шактый күп. Киләсе дәресләрдә аларның саны тагын да артачак.

Әфганстан республикасында 700 меңләп татар яши дип белдерә татар конгрессы.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG