Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан: юктан бар булган татарлар


Әфганстан татарлары
Әфганстан татарлары

Әфганстан татарлары турында моңарчы берни дә ишетелмәде диярлек. Тик соңгы айларда Татарстан да, бар татар дөньясы да анда йөзләрчә мең татар табылуы, аларның Казаннан ярдәм көтүе турында сөйли. Үзләрен татар активистлары дип таныткан төркем социал челтәрләрдә шактый актив эш алып бара, аларның мөрәҗәгатьләре дари (Әфганстандагы ике рәсми телнең берсе) һәм татар телләрендә генә түгел, ә урысча да язылган. Азатлык Әфганстандагы татар вазгыятен илнең үзендә тикшерү үтенече белән әфган редакциясенә мөрәҗәгать итте, анда бу хакта язма әзерләнде.

Әфганстан җирлегендә татарлар гасырлар буе яши дип санала, әмма илдәге дистәләгән этник һәм тел төркемнәре арасында алар беркайчан да рәсми танылмады.

Бу хәл 2021 елның мартында Әфганстанның статистика идарәсе татарларны аерым этник төркем буларак теркәгәч үзгәрде. Әлеге адым татарларга яңа биометрик таныклыкларында үз милләтен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Татарлар бу аларга Әфганстан Конституциясе нигезендә рәсми танылу алырга һәм татар телен торгызырга ярдәм итәр дип өметләнә. Аларның күбесе инде татарча сөйләшми.

Татарлар Әфганстанда 800 ел чамасы элек, Чыңгызхан бу төбәкне яулап алганнан соң яшәп калган. Татарлар 13нче гасырда Чыңгызхан оныгы Бату хан корган Алтын Урда ханлыгына кушылган күчмә халыкларның варисы санала.

Нигездә мөселман булган татарлар бүгенге көндә Русиядән тыш, Кытай, Урта Азия һәм Европада яши.

Аерым милләт

Әфганстан Конституциясендә рәсми рәвештә 14 этник төркем таныла. Аларга пуштуннар, таҗиклар, хәзәрләр, үзбәкләр, төрекмәннәр, бәлүҗләр, пашайлар, нуристаннар, аймаклар, кыргызлар, гызбашлар, гуҗарлар һәм брахвуйлар керә.

Татарлар Конституциядә телгә алынмый. Әфганстан татарларының күбесе сөнниләр. Сөнниләр Әфганстан халкының 85 процентын тәшкил итә.

Кабулдагы Татар мәдәни фонды башлыгы Зәбиулла Татар Әфганстанда татарлар төрле сәбәпләр аркасында гасырлар буе онытылып килгән ди.

Зәбиулла Татар
Зәбиулла Татар

"Без, Әфганстан татарлары, үз телебезне география һәм мохит йогынтысы аркасында онытканбыз, татарлар үзләре яшәгән төбәкләрдәге халыкларның телләрен үзләштергән", ди ул.

Нигездә татарлар дәүләтнең ике төп теленә — пушту һәм дари, шулай ук үзбәк һәм төрекмән телләренә күчкән.

Зәбиулла әфәнде сүзләренчә, татарлар Әфганстандагы 34 вилаятьнең 16сында таралган, иң күбе Һиндукуш тауларының төньягындагы Саманган һәм Балх вилаятьләрендә таралып яши.

"Без — азчылык, — ди Әфганстан парламентында бердәнбер татар депутаты Абдулла Мөхәммәди. — Без төпләнгән районнарда да азчылык тәшкил итәбез. Аз санлы булу аркасында мәдәниятебезне гасырлар аша саклап килә алмадык".

Татарларның күпчелеге таулы җирләрдә, ерак авылларда яши, күбесе авыл хуҗалыгында эшли. Мөхәммәди фикеренчә, бу факторлар милләтне сәяси вәкиллектән һәм рәсми танылудан мәхрүм иткән.

Статистика идарәсенең татарларны аерым этник төркем итеп тану карарын татар җәмгыяте хуплап кабул итә. Әмма моны бары беренче генә адым дип саный.

"Кайбер татарлар таҗик, икенчеләре — үзбәк, хәзәр яки пуштуннар дип таныла", — ди Балх вилаятеннән Самардин Татар.

"Без Конституциядә татар буларак танылырга телибез, — ди ул. — Бу безнең өчен киләсе адым".

Җәмгыять лидерлары хисабына күрә, Әфганстанда 100 меңләп татар яши. (Татарстан ягы аларның саны 700 меңнән арта һәм хәтта 3 миллионга җитәргә мөмкин ди).

Илдәге төрле этник төркемнәр саны турында төгәл мәгълүмат юк, чөнки Әфганстанда төгәл җанисәп беркайчан да үткәрелмәгән. 70нче еллар ахырында җанисәп уздыру омтылышы ахырына кадәр җиткерелмәгән. Кабат яңа җанисәп уздырырга чакырулар да гамәлгә ашмады.

70нче елларда узган бәхәсле җанисәп мәгълүматына караганда, пуштуннар Әфганстан халкының 40 процентын тәшкил итә, таҗиклар — 30 процент, хәзәрләр һәм үзбәкләр — 10 процент чамасы. Калганы — азсанлы этник төркемнәр.

Бу саннар бик мөһим, чөнки алар төркемнәрнең хакимият органнарында вәкиллеген билгеләү өчен кулланыла.

Онытылган тел

Татарлар җәмгыятьнең мәдәни эшчәнлеген арттырырга тырыша. Җәмгыятьтә мәгълүмат һәм мәдәният министрлыгында теркәлгән биш иҗтимагый һәм мәдәни оешма эшли.

Кабул татар иҗтимагый оешмасы башлыгы Камалетдин Татар сүзләренчә, җәмгыять "Татар авазы" журналын чыгара, әмма ул дари телендә чыга.

Кабулның татар активистлары сүзләренә караганда, җәмгыятьнең максаты — туган телне торгызу.

Әфган татарлары өчен татар теле дәресе
Әфган татарлары өчен татар теле дәресе

Соңгы елларда җирле татар лидерлары Татарстандагы Дөнья татар конгрессы белән мәдәни элемтәләр урнаштырган.

15 мартта Татар конгрессы Әфганстан татарлары өчен онлайн татар теле курсын оештырып җибәрергә ярдәм итте.

"Татарстан әфган татарларына тел курслары белән ярдәм итә", — ди Зәбиулла Татар. — Без шулай ук алардан яшьләребезне укыту өчен стипендияләр сорадык".

"Безнең Русия һәм Татарстан белән булган бу элемтәләр бары тик мәдәни өлкәдә генә", — ди ул. — Без әфганнар һәм безнең илебез — Әфганстан".

Аның сүзләренчә, мондый хезмәттәшлекнең максаты — Әфганстанда татар телендә белем бирүче беренче мәктәп ачу.

"Бу безнең телне торгызуның башлангычы булырга мөмкин", — дип саный парламент депутаты Абдулла Мөхәммәди.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG