Accessibility links

Кайнар хәбәр

Варшау форумы: Русия халыкларына украиннардан үрнәк алырга кирәк


Форумда катнашучылар
Форумда катнашучылар

Варшауда "Русиянең ирекле халыклары форумы"нда Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре дә катнашты. Алар Мәскәүнең милли халыкларны урыслаштыру сәясәте алып баруына, Татарстанга Украинадан үрнәк алырга кирәклеккә басым ясады.

8 май Польша башкаласының "Фоксаль" матбугат үзәгендә "Русиянең ирекле халыклары форумы" халыкара конференциясе узды. Чараны "Журналистлар теләктәшлеге" фонды оештырды. Анда татар, башкорт җәмәгатьчелеге, шулай ук чараны оештыручылар тарафыннан "Русия империализмы буйсындырган" дип аталган башка халык вәкилләре катнашты.

Башкорт халкы милләте исеменнән – башкорт милли сәяси үзәге җитәкчесе Руслан Габбасов, ә татарлардан – "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре Нәфис һәм Рәфис Кашапов чыгыш ясады.

Габбасов чыгышын Русиядәге хәлләр торышын бәяләүдән башлады. "Путин Русиясе, федерация исемен йөртсә дә, чынлыкта алай түгел" диде ул.

Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

— Русия Федерациясе бернинди федерация дә түгел, ә колониаль типтагы империя булып тора. Башкорт халкы күп гасырлар буена империя белән үзенең азатлыгы һәм хокуклары өчен көрәш алып бара, — дип белдерде ул.

20нче гасыр тарихы турында сөйләгәндә, Габбасов Русия федерализмы тарихында башкортларның ролен ассызыклады.

— Башкортлар федерализм башында тордылар,— диде активист.

Габбасов әйтүенчә, Русиядә нәрсәне дә булса үзгәртү өчен хәзерге конструкцияне тулысынча җимерергә һәм республикаларны ирекле нигездә бер конфедерациягә җыярга кирәк.

— Хәзерге рәвештәге Русия таркалырга тиеш. Аннары инде без республикалар белән конфедерация төзергә җыела алыр идек, — дип тәкъдим итте ул.

Габбасов Русиядә хәзерге хәлләрнең башкортларны ни өчен канәгатьләндермәвенә тукталды.

Ачыкча лингвоцид һәм этноцид бара

— Ачыкча лингвоцид һәм этноцид бара. Бүген моңа геноцид та өстәлде. Украина халкына карата гына түгел, азчылык милләт вәкилләрен үлемгә җибәреп, Русия халыкларына карата да геноцид өстәлде", — дип уртаклашты Габбасов.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге Русиядә барлык милли хәрәкәт "Мәскәүнең күңелен күтәрү өчен җырлап биюгә" кайтып кала. Ул шулай ук форумда катнашучыларның игътибарын Русиядә сәяси һәм милли кырның чистартылуына юнәлтте.

— Күпләр төрмәләргә утыртылды. Бүгенге хәл беркемне дә канәгатьләндерми,— дип белдерде Габбасов.

ФСБ мәгълүматларына караганда, 2022 елның беренче кварталында Русиядән 4 миллионга якын кеше киткән. Габбасов хәзерге вакытта актуаль булган конкрет тәкъдимнәр дә ясады. Ул көнбатышны һәм демократик дөньяны Русия халыкларының милли кадрларын формалаштыру өчен көнбатышта шартлар тудырырга, медиапроектлар булдырырга чакырды. Башкорт активисты фикеренчә, көнбатышта өйрәтелгән милли кадрлар нәтиҗәдә үз республикаларын җитәкләргә тиеш.

Габбасов шулай ук Украинаның кораллы көчләренә мөрәҗәгать итте. Ул Русиянең милли республикаларыннан булган әсирләр белән аңлату эшләре алып барырга һәм Путин режимына каршы милли отрядлар формалаштырырга кирәк дип саный.

Форумда катнашучылар
Форумда катнашучылар

Форумда шулай "Азат Идел-Урал" иҗтимагый платформасын вәкиллек иткән татар активисты Нәфис Кашапов чыгыш ясады. Ул соңгы 30 ел дәвамында үзенең һәм көрәштәшләренең Татарстанда нинди эш алып баруларын сөйләде, татар һәм урыс телләрендә мәгърифәтчелек әдәбияты булдыруны күздә тоткан проектларны билгеләде.

Русиядәге вазгыять татар вәкилен дә канәгатьләндерми. Ул Украинада булган хәлләр татарларны күп әйберне яңача аңлауга этәрергә тиеш дип саный. Нәфис Кашапов фикеренчә, хәзер беренче эш итеп халыкара күпмилләтле мәгълүмати үзәк булдыру мөһим.

Нәфис Кашапов
Нәфис Кашапов

— Украинада сугыш барганда мәгълүмат хәтта коралдан да көчлерәк була ала. Русиядә телевидениеләр Украинага каршы пропаганда алып бара һәм зомбилашкан халык кулына бер тапкыр да корал тотмаган килеш сугышка барырга ашкынып тора. Бу барысы да пропаганда нәтиҗәсе. Русиядән һәм БДБ илләреннән китәргә мәҗбүр булган сәясәтчеләр илдә калган ватандашларының күзләрен ачу, дөрес мәгълүмат җиткерү өчен барысын да эшләргә тиеш. Бу ана телендә алып барылырга тиеш, — диде Кашапов.

Татарлар империягә каршы көрәшү үрнәген украиннардан алырга тиеш

— Без, татарлар, империягә каршы көрәшү үрнәген украиннардан алырга тиеш, — дип тә белдерде ул.

Кашапов Татарстан Украинада сугышта кулланыла торган дары һәм кораллар җитештерүгә үкенүен белдерде.

— Безгә, татарларга, украиннарны үтерә торган пуляларның республикада ясалуы хурлык, — диде ул.

Снайпер мылтыклар өчен патроннарны шулай ук Ульянда да җитештерәләр. Татарстанга карата Кремль сәясәте турында сөйләгәндә ул әлеге мөнәсәбәтләрнең колониаль характерын билгеләп үтте.

— Алар безнең байлыкларыбызны, нефть долларларын талый һәм шул ук акча ярдәмендә безнең милли республикаларыбызны юк итә, — дип йомгак ясады Кашапов.

Британиядә яшәүче татар активисты Рәфис Кашапов форумда онлайн чыгыш ясап, Русия ватандашларын Украинага каршы агрессияне якламаска һәм анда катнашмаска чакырды.

Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

— Халыклар һәм партизаннар хәрәкәте сугышны туктата ала, шуңа тын гына утырмагыз. Украинага шундый авыр көннәр килгәндә аларга теләктәшлек күрсәтегез, — диде.

Кашапов Мәскәүнең Русия халыкларын урыслаштыру сәясәтенә каршы торуда Европа илләренә өмет итүен әйтте.

— Әйе, без Идел-Урал республикаларының киләчәген тулы хокуклы Европа дәүләтләре итеп күрүебезне беркайчан да яшермәдек. Аерым алганда, татарлар, башкортлар, удмуртлар, марилар, чуашлар, эрзя һәм мокшаларның киләчәген Европа берлеге һәм НАТО белән дошман түгел, ә партнер итеп күрәбез, — диде ул.

Кашапов Украинадагы сугыш Мәскәүнең Чечня, Грузия, Сүриядә тыныч халыкны юк иткәндә дөнья җәмәгатьчелегенең дәшмәве нәтиҗәсе дип әйтте.

Фикер алышуда Русиянең башка халык вәкилләре һәм шулай ук аерым сәясәтчеләр чыгыш ясады.

Шулар арасыннан сәясәтче Илья Пономаревны Русия Дәүләт Думасының Кырым аннексиясенә каршы тавыш биргән бердәнбер депутаты буларак тәкъдим иттеләр Ул Русия язмышы турындагы сорауларны күтәрде.

Илья Пономарев
Илья Пономарев

— Минемчә, Русия Федерациясе Путиннан соң хәзерге кебек яшәмәячәк. Русия дәүләт буларак яңарыш таләп итә, — дип белдерде ул.

Ул шулай ук Русиядә төбәкләрнең үсеше тигез түгеллеген билгеләп үтте. Русиянең уңышлы субъектлары арасында сәясәтче Татарстанны телгә алды.

Бу форумны киләчәктә Русядәге бөтен милләт вәкилләрен катнаштырып зуррак итеп уздыру планлаштырыла.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG