Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәнил Күзбәков: "Куркып яшәү — ул яшәү түгел"


Фәнил Күзбәков
Фәнил Күзбәков

Баймакта булган вакыйгаларның кайтавазы дәвам итә. 6 гыйнвар Дөнья башкорт корылтае утырышында төрмәгә утыртылган активист Фаил Алсынов, протестлар һәм кырыклап җинаять эше ачылган баймаклылар язмышы мәсьәләсе күтәрелде. Профессор Фәнил Күзбәков утырышта булган хәлләрне сөйләде.

Узган атна азагында Башкортстанда фән һәм мәдәният вәкилләре, аерым алганда Марат Колшәрипов, Фәнил Кузбәков һәм Риф Габитов Баймактагы протестларда катнашучыларны эзәрлекләүне һәм шулай ук "башкортларны каралту"ны туктатырга чакырып Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка видеомөрәҗәгать чыгарды. Ул кешеләрне "үзебезнеке"ләргә һәм "чит"ләргә бүлгәләргә ярамый диде, очрашырга, аңлашырга кирәк диелде. 6 гыйнвар көнне Дөнья башкорт корылтае Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы булды. Анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Бу очрашуда тарихчы, профессор Фәнил Күзбәков та, танылган биюче, хореограф Риф Габитов та канташты. Марат Колшәрипов бу җыенга чакырылмаган.

Видеомөрәҗәгать яздырган һәм җыенда катнашкан ике шәхес тә чыгыш ясады. Риф Габитов Баймактагы урам җыеныннан соң тоткарланган һәм полиция кулында булганда үлгән Рифат Даутовны аягүрә басып искә алырга чакырды. Әмма Радий Хәбиров моны "җирәнгеч һәм оятсыз" гамәл дип атады.


Бу очрашудан профессор Фәнил Күзбәковтан нинди фикерләр белән кайтуы турында сораштык. Башкорт милли зыялылары арасындагы каршылык, кемнән күңеле кайтуы һәм озак еллар буена журналистларны укыткан укутычы буларак, республикада эшләүче журналистларга карата мөнәсәбәте ничек үзгәрүе турында сөйләштек.

— Фәнил әфәнде, 6 гыйнвар Башкорт корылтае җыелышы ул Баймак хәлләре турында сөйләшүгә корылган идеме, моны бергәләп яздырган видеомөрәҗәгатьтән соң, очрашыйк, сөйләшик дигән өндәүгә җавап дип санап буламы?

— Өлешчә шулай. Республика башлыгы үзе дә мин очрашырга әзермен диде, шуңа көттек сөйләшүне. Дөнья башкорт корылтае әгъзалары җыенына туры китерделәр аны. Шуңа күрә моның уңайсыз яклары да булды. Очрашуда киләсе Башкорт корылтаена әзерлек турында сөйләшенде, нинди эшләр башкарылуы турында чыгышлар ясалды. Без рәсми чакырылган кешеләр идек. Җыенның модераторы корылтайның Башкарма комитеты башлыгы Юлдаш Йосыпов булды. Бик озакка китте төрле сөйләшүләр, чыгышлар, ә Башкортстанда барган хәлләр, бөтен башкорт халкын борчыган мәсьәлә күтәрелми дә күтәрелми иде. Мин вакыт аз кала дип борчылдым, чыннан да, бу мәсьәлә иң соңгы минутларга калдырылды, иркенләп сөйләшү, аңлашуга вакыт җитми калды. Гәрчә, төп сорау шул иде. Соңыннан безгә дә сүз бирелде.

— Сез ни дип сорадыгыз?

— Мин — Башкортстан тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен өйрәнгән кеше. Мин Русия һәм республика Язучылар берлеге әгъзасы да, үземнең фикеремне әйтми кала алмый идем. Бу — минем тормыш принцибы, Конституция тарафыннан гарантияләнгән хокукым да. Моны да әйтеп китим — Баймактагы, Уфадагы хәлләргә карата фикеремне әйтүемне батырчылык дип тә санамыйм.

Кулга алынган кешеләрнең язмышын бозмыйк, аларга теләктәшлек күрсәтик дидем

Нинди сорау бирдемме? Вакытыбыз кысыла бара, ә без мөһим теманы сөйләшми калабыз, дидем. Һәркем үзе борчыган мәсьәләне күтәрә, әмма алар бихисап. Мин читкә тайпылмыйк дип, Баймактагы хәлләргә китергән сәбәпләр турында фикерләшергә чакырдым. Урынлымы, урынсызмы, кулга алынган кешеләрнең язмышын бозмыйк, аларга теләктәшлек күрсәтик дидем. Бу кешеләр үз мәнфәгатьләрен кайгыртып чыкмаган, халыкны борчыган проблемнар бар, аларны урамга чыгарга шул мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләү мәҗбүр иткән дип сөйләдем. 40лап кешенең кулга алынуы, аларга карата ачылган җинаять эшләре өчен бөтен республика халкы борчыла дидем. Әмма кабатлап әйтәм, иң соңыннан сүз биргәнгә күрә, иркенләп сөйләшергә мөмкинлек калмады.

— Нинди җавап булды?

— Төгәл бу болай эшләнәчәк, тегесе болай башкаралычак дип санап чыгылмады. Әмма башлык авызыннан: "Мин мәхкәмә эшләренә кысылмыйм" диелде. Кешеләрнең язмышы мәхкәмәдә хәл итәлә диде.

— Риф Габитов торып баскач, вафат булган Рифат Даутовны аягүрә басып искә алырга чакырды. Видеода бер-ике кешенең торып басарга омтылганы да күренде, әмма Радий Хәбиров сүз алгач, бу тәкъдимне "җирәнгеч һәм оятсыз" дип атады. Сез моны ничек кабул иттегез?

— Рифат Даутов турында төрле фикерләр әйтелде. Кеше нинди генә булмасын, ул мәрхүм инде. Әле тикшерү эшләре дә тәмамланмаган. Без бөтенесен белеп бетермибез, әмма хәзерге вакытта безгә ул үзе гаепле дигән фикерне сеңдерергә тырышалар. Ә кайда дәлилләр? Тикшерү узсын, аннары ачыкланыр. Игътибарлырак, кешелеклерәк булырга кирәк, мәрхүм шундый ук, безнең арадан бер кеше. Аның якыннары, туганнары бар.

— Риф Габитовның тәкъдиме яңгырыгач, "Акбузат" балалар журналы Лариса Абдулинна аңа да, сезгә дә халык исеменнән чыгыш ясау урынсыз, "Без дә халык тарафыннан сайланган" дип әйтте. Радий Хәбиров та аны хуплап, үз өстегезгә артыгын аласыз дигән фикер җиткерде. Моңа ничек җавап бирер идегез?

— Әйе, халык исеменнән чыгыш ясыйбыз дип әйтүебез формаль яктан дөрес түгел, безнең хокуклар юк та. Әмма без бер тапкыр да халык исеменнән чыгыш ясыйбыз дигән сүзне ычкындырмадык, халык вәкилләре дип күкрәк какмадык. Аксакаллар исеменнән сөйлибез дидек. Мин дә, Марат Колшәрипов та, Риф Габитов та үзен шулай саный. Кимендә өч шәхес, иҗат, фән ияләре. Үзебезнең фикерне, мөнәсәбәтне белдердек, әйе, оешмабыз юк, аксакаллар ул өлкәннәр дигәнне аңлата. Өчебез дә өлкән кешебез. Әйтергә хокукыбыз бар.

— Лариса Абдуллина шулай ук сезне халыкны котыртуда гаепләргә тырышканы сизелде, кайда иде соң үзегезнең балаларыгыз дип әйтте...

Халык Фаил Алсыновны яклаучы итеп күрә, ул аңа ышана. Исәпләшергә кирәк

— Халыкны чакыруга килгәндә, без беркемне дә котыртмадык, урамга чыгарга өндәмәдек. Без халык белән хакимият арасында буфер ролендә булдык. Халык күтәрелеп чыккан икән, моның белән исәпләшергә кирәк. Бәлки, Фаил Алсынов кызу канлылык белән артыгын да әйтеп ташлагандыр, ләкин кайта-кайта шундый фикергә киленә: тәрҗемә экспертизасы хаталы ясалган. Кызулык белән ясалгандыр кайбер адымнар, әмма халык Фаил Алсыновны яклаучы итеп күрә, ул аңа ышана. Исәпләшергә кирәк. Халык белән очрашырга, аңлашырга кирәк иде. Очрашты, рәхмәт. Әмма нинди нәтиҗәләр булыр — көтик.

— Фәнил әфәнде, ә Сезнең кебек фикерләүче галим-голәмә, иҗат кешеләре бармы? Хакимият яклы булган режиссер, язучылар үз фикерләрен ярып әйтте. Ә менә сезгә теләктәшлек белдерүче хезмәттәшләрегез күп дип әйтә аласызмы?

— Видеомөрәҗәгать чыкканчы ук мин дә, Риф Габитов та чыгышлар ясадык, фикерләрне әйттек. Аннары Марат Колшәрипов кушылды. Күпчелек хуплады, ниһаять, башка фикер әйтелде дип язучылар күп булды. Видео күп каралды. Халык арасында язучылар, фән кешеләре бу вакыйгалар турында хакимият җырын гына җырлады дип борчылып язучылар шактый иде.

Аерым язучылар, галимнәр белән сөйләшкәндә күбесе хуплый, әмма барысы да ачыктан-ачык фикерен әйтә алмый. Мин берсенә дә бәя бирәсем килми, бу — намус эше. "Ник кыюлык күрсәтмисең, белдер фикереңне!?" дип басым ясау да дөрес түгел. Һәр кешенең үз сәбәпләре. Кеше курка яки хакимият ягына баса икән, бу да аның карашы, бу — аның эше. Безнең турында да төрлесен әйтәләр, мәсәлән, форсаттан файдаланып, тәти булырга омтыласыз, PR ясарга тырышасыз дигән сүзләрне ишетергә туры килде. Көлеп кабул иттем. Нинди PR булсын инде, бу кирәкме инде безгә? Минем дә, Колшәрипов белән Габитовның да исеме дә, дәрәҗәсе дә бар. Тырышлык, хезмәт белән яуланган дәрәҗәләр. Аннары без инде өлкән кешеләр, безгә танылу да, популярлык та кирәкми.

— Кешеләрнең төрле сәбәпләре бардыр, аларны аңлап була дисез. Ә Сезгә "Кайда тыгыласың инде, утыр шыпырт кына" дип киңәш бирүчеләр булдымы?

— Шушы узган чарадан соң Риф Габитовка: "Сез бит артист, нигә сез сәясәткә тыгаласыз?" дип әйтүчеләр булды. Бу— сай фикерле кешеләр сүзе. Һөнәргә бәйлеме соң без сөйләгән сүзләр? Без туган, яшәгән республикада тарихта булмаган хәлләр бара. Иң куркынычы — ул битарафлык. Күз йомып, берни белмәгәндәй утыра алмый йөрәге булган кеше. Сәясәтнең нинди катышы бар соң монда? Һәр кеше үз фикерен әйтергә хокуклы.

— Фикер әйтү куркыныч заманыда яшибез. Фикер әйткән өчен кешеләр төрмәгә утыртыла. Сез курыкмыйсызмы? Гаиләгез сезнең активлыкка карата нинди мөнәсәбәттә? Сезнең дә хатыныгыз, балаларыгыз, оныкларыгыз бар, ягъни, борчылырлык сәбәпләр бар, бер уйласаң.

— Кешенең көчсез яклары күп инде ул, басым ясыйм дисәләр, сәбәпләрен табып була. Уйлыйсың инде төрлесен, әмма куркып яшәү — ул яшәү түгел. Үземнең фикеремне әйтми булдыра алмыйм. Әлбәттә, авызны үлчәп ачасы хәзер, төрле кануннар чыкты, аларны бозмаслык итеп сөйләргә кирәк. Аллаһка шөкер, шалтыратулар, янаулар булмады. Гаиләмдә тулы теләктәшлек. Бер-беребезне аңлап яшибез.

Өлкән кешеләрнең дә фикерләренә колак салырга кирәк, Дагыстан бу яктан безгә үрнәк, уртага салып мәсьәләләрне хәл итәләр, без дә шуңа өйрәник. Хәл итмәслек берни юк. Аңлашып яшәү, гаделлек кирәк, кануннарның өстен булуы, кешелеклелек кирәк. Әмма болар онытылып бара. Кешеләр белән адәмчә эш итәргә кирәк.

— Янаулар булмаса да психологик басым бар бит. Мәсәлән, шул ук очрашуда Радий Хәбиров сезгә бу гамәлләрегез өчен оят булырга тиеш дип тәнкыйтьләде.

— Тәнкыйть сүзләре әйткәнче, әхлак ягыннан гаеп атканчы, кеше беренче чиратта үзенең әхлакына карарга тиеш. Халык кемнең хак, кемнең бигүк дөрес юлдан бармаганын күрә, аңлый, тоя. Менә шул халыкның йөрәк сиземләвенә таянып эш итәргә кирәк. Шундый теләк белдерәм.


— Башкорстанда кырыклап кешегә җинаять эше ачылды, Рифат Даутов үлде, Дим Дәүләткилдиев кыйналды. Халык ачулы, урамга чыкмаса да күңелләрендә ризасызлык. Каршылык арта. Бу вазгыятьнең чишелешен ничек күрәсез?

— Бәйсез тикшерү булырга тиеш, мөмкин булганча нейтраль позициядә булган белгечләр катнашырга тиеш бу эштә, гадел хөкем чыгарылырга тиеш. Адвокатларның да дәлилләр исәпкә алыныр дип өметләнәм.

— Тиеш, сүз дә юк, әмма бүгенге Русия башка шартларда яши. Сез бәйсез тикшерү, гадел хөкем карарлар булыр дип өметләнәсезме?

— Авыр сорау, әмма булырга тиеш дип саныйм.

— Башкортлар арасында, аеруча милли зыялылар арасында каршылык арта барамы? Кемдер хакимият ягына басты, кемдер халык ягына.

Милләт бүленде дип әйтеп булмый

— Мин шулкадәр үзара зур каршылык бар дип әйтмәс идем. Ләкин ничек кенә булмасын, язучылар халык белән эшли, җитәкчелеккә киләчәктә алар белән бәйләнешне ныграк булдырып, аларның да фикерләренә колак салып эш итә башласалар хәерлерәк булыр иде. Республикада фән, иҗат кешеләренә шартлар тудыру эше сүлпәнәйде чынында. Идеологик яктан каршылык юк, милләт бүленде дип әйтеп булмый.

— Шулай да, бу Баймак хәлләре аркасында фикердәшләрегезне югалттыгызмы, күңелегез кайткан кешеләр булдымы?

— Мин кешеләргә кырыс булу яклы түгел. Әйтәм бит, төрле хәлләр була, гаеп атарга яратмыйм. Мәгънәсез ул. Әйе, якыннан аралашып йөргән кешеләрдә битарафлыкны күрү җиңел түгел. Аңлап кабул итәргә тырышам. Аларның тормышын белеп бетмимдер дип фикер йөртергә тырышам. Әмма, дөрес әйтәсез, күңел кайткан кешеләрем булды, кызганыч. Бу хәлләр вакытында ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем, кемдер читләште, кемдер дәшми калуны хуп күрде. Нишләтәсең, тормыш, кешеләр шундый.

— Сез озак еллар дәвамында БДУда журналистлар әзерли торган факультетта эшләдегез. Кайда карама — сезнең студентлар. Дәүләт медиасы пропагандага әйләнде, Баймакта да, Уфада да урам җыеннарын Сез кайчандыр белем биргән хәбәрчеләр, мөхәррирләр, хакимияткә ярарга тырышып, чынбарлыкта булган вакыйгаларны үзләренә кирәгенчә өсте аска әйләндерелгән, кешеләр сүгелгән сюжетлар чыгара, язма, репортажлар әзерли. Сез моны ничек кабул итәсез?

— Беләсезме, мин эшләгән дәверемдә даими рәвештә киләчәк журналистларны, сәясәтне, җәмгыять тормышын белмисез икән, ул темаларга тотынмагыз дип өйрәттем. Көчегезне тойсагыз гына сәясәт темаларын яктыртыгыз дип сөйләдем. Башка темалар да җитәрлек бит, журналистика — зур сфера, һәркем үз урынын таба ала, бакчачылык, хуҗалык турында да язып була. Хакыйкәтьне яклау авыр. Аның өчен көч, үҗәтлек, гаделлек яклы булу кирәк. Күпчелек редакцияләрдә, чыннан да, минем элеккеге студентлар эшли. Аларның эшләрен аңлыйм, дөреслекне җиткерү бик авыр, ләкин кулдан килгәчә мөмкинлектән файдаланып кешеләр мәнфәгате яклы булырга кирәк дип әйтәм.

Намус белән сатулашырга ярамый

Корылтай җыенында мин укыткан журналист утырды, чыгыш та ясады, ул — танылган шәхес. Мин җыеннан соң аның белән очраштым һәм аңа: "Синең белән горурландым моңа кадәр, яхшы алып баручы идең, әмма бүгенге чыгышыңнан соң сиңа карата барлык фикерләрем үзгәрде" дип әйтергә мәҗбүр булдым. Намус белән сатулашырга ярамый. Җаваплы эш ул журналистика. Исемеңне саклау авыр, әмма мөмкинлек юк икән, сайла башка юлны, юкны бар дип күрсәтмә, акны кара дип исбатлама, көлке хәленә калма. Шуны эшли алмыйсың икән, сайларга иде башка һөнәрне! Ялган сөйләүдән башка булдыра алмыйм, нишлим инде, мәҗбүрмен дип үзен аклап утыра икән жураналист, синең бәяң — сукыр бер тиен!

Белешмә: Фаил Алсынов

Фаил Алсынов — башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе, хакимият тарафыннан тыелган "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе.

1986 елны Зилаер районы Юлдыбай авылында туган. Мәктәпне авылда тәмамлаган. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетында укыган. Спорт белән шөгыльләнә, шахмат уйнарга ярата. Хатыны белән дүрт бала үстерәләр.

2007 елдан "Күк бүре" башкорт оешмасы әгъзасы була. 2011 елда Бөдендөнья башкорт корылтаенда эшли башлый. 2014 елда яңа җитәкче белән фикер каршылыгы сәбәпле аннан китә. Шуннан соң "Башкорт" оешмасын җитәкли. 2020 елда оешма Русиядә экстремистик дип танылды.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

XS
SM
MD
LG