Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров тоткарланудан соң үлгән ирне искә алуны "җирәнгеч һәм оятсыз" тәкъдим дип атады


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Ул Рифат Даутовны "авыр җинаять кылган кеше" дип атады, аны киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыруда гаепләнә диде. Хәбиров әйтүенчә, мәрхүмне "спецназ белән алырга туры килгән", тик ул "бәлагә юлыккан, моны беркем дә көтмәгән". 

Кичә, 6 февральдә, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты. Шушы ук көнне Баймактагы протестларда тоткарланганнан соң үлгән Рифат Даутовны да җирләделәр. Хәбиров белән очрашуда Башкортстанның халык артисты Риф Габитов Даутовның истәлегенә хөрмәт белдерү өчен бер минут тынлык игълан итәргә һәм торып басарга тәкъдим иткән. Бу хакта "Аспекты" җиткерә. Басма очрашудан видео чыгарды.

Хәбиров моны тәкъдим иткәнче, "мондый ахмак әйберләр өчен гомер буе оят булмасын өчен", башта "биш тапкыр уйларга кирәк иде" диде.

"Сезнең бер минут тынлык тәкъдименә килгәндә, ул - җирәнгеч һәм оятсыз, минемчә. Чөнки бер минут тынлыкларны без чынлап та ватаны, азатлык өчен һәлак булган, кешеләрнең хөрмәтен казанган кешеләргә игълан итәргә тиеш", диде Хәбиров.

Ул Рифат Даутовны "авыр җинаять кылган кеше" дип атады, аны киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыруда гаепләнә диде. Хәбиров әйтүенчә, мәрхүмне "спецназ белән алырга туры килгән", тик ул "бәлагә юлыккан, моны беркем дә көтмәгән".

Башкортстан башлыгы Даутовның үлеме экспертизалары әле билгеле түгел, әмма беренчел нәтиҗәләр янәсе тәнендә күгәргән урыннар булмавын күрсәткән. Хәбиров янәсе Даутов тыелган маддәләр кулланган дип төрттермәкче булды.

  • Даутов 25 гыйнварда тоткарланды, ә 26 гыйнварда туганнарына аның мәетен тану кирәк дип хәбәр иттеләр.
  • Кичә, 6 февральдә, ОМОН һәм полиция контроле астында Рифат Даутовны җирләделәр. Мәрхүмнең гаиләсе җирләүгә күп кеше килмәсен өчен аны күмү көнен һәм вакытын сер итеп саклады.
  • Даутовны дүрт елга хөкем ителгән башкорт активисты Фаил Алсынов белән бәйле протестларда катнашуда шикләнеп тоткарладылар. Аның гаиләсе ирнең эчмәвен, наркотиклар кулланмавын, митингта катнашмавын әйтеп килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG