Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ватанпәрвәрлек – ул Путинны мактап телевизор карап утыру түгел"


Айнур Әхмәтов

Азатлык Русиядәге бүгенге вазгыять белән риза булмаган татар, башкорт яшьләре белән аралашып, аларның фикерләрен белешүне дәвам итә. Казанда яшәүче Айнур Әхмәтов яшьләрдә Украинадагы хәлләрдән хурлану бар, әмма нидер үзгәртергә теләүчеләр юк дип сөйләде.

Татар активисты, блогер, эшмәкәр, 28 яшьлек Айнур Әхмәтов Русиядә үзгә фикердә булучыларга басым көчәя, тәнкыйтьлисең икән, илнең дошманы сафына кертеп "Ошамый икән, кит" дип әйтүчеләр саны арта бара, ди. Ул Русиянең Украинага бәреп керүен кабул итә алмый, фейк турында канун кабул ителсә дә ул үзенең социаль челтәрләре аша кешеләргә үз фикерен аңлатырга тырыша. Азатлык сугыш дип язса да, мин "махсус операция" дип сөйләргә мәҗбүрмен, ди ул. Русиядә кешеләрне урыс сүзе астында туплау, пионерия кебек яшьләр оешмасын төзү, яшьләрнең сәясәткә килүе, дәүләт белән бәйләнеше, курку һәм мөһаҗирлек турында сөйләштек.

Айнур Әхмәтов: "Китәсе килми, әмма мөмкинлекләр кысыла"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:39 0:00

— Русия хакимияте фейк турында канун кабул итеп күпләрнең авызын томалады. Кем буйсынырга теләмәде Русиядән чыгып китте. Сез ни китмәдегез, ни сугыш турында язуны туктатмадыгыз. Ни өчен?

— Мин дә хәзер чамалап язам, нидер язам, укып чыгам, барысын да цензура аша уздырам, фейк турында канун мәҗбүр итә. Аннары Русия яки Украина гаскәрләре, аларның кайда урнашуы, хәрби бәрелешләр һәм башкалар турында язмыйм. Минем максат – кешеләрне агарту, махсус операция безгә нинди йогынты ясаганын аңлату, нинди сәбәпләр булса да кешеләрне үтерү ярамагынлыгын һәм моның нинди һәлакәткә китергәнен җиткерү.

Үлүчеләрнең күбесе – милли республикалардан чыккан солдатлар

Аннары бүгенге хәлләрдә милли республикалар, урыс булмаган халыкларның реакциясе, алар бу шартларда ничек яши – миңа шул кызык, шуларны күзәтеп язам. Кырымтатарлардан бурятларга кадәр барысын да ниләр эшләп ятканнарын, нинди фикерләр әйткәннәрен теркәп барам – барысын да татар аудиториясенә җиткерәм. Махсус операциядә кемнәрнең иң күп һәлак булучыларны күрәбез бит. Үлүчеләрнең күбесе – милли республикалардан чыккан солдатлар. Бурятия, Дагыстан – цинк табутлар кайткан рекордсмен республикалар. Себердәге халыклар – бурят, тува, якутлар бүгенге хәлләр турында ачык итеп әйтә. "Азат Бурятия" хәрәкәте оешты, алар фикерләрен яза.

Башкортлардан Руслан Габбасов үз тирәсендә башкортларны туплап, махсус операциягә каршы булуын, анда башкортлар катнашмаска тиеш дип аңлата, яза, сөйли. Вильнюстагы "Азат Русия" конференциясендә урыс булмаган халыклар исеменнән федерация мәсьәләсен күтәрде, әмма аны ишетмәделәр. Ул милли мәсьәләләр күтәрелми, күрмәмешкә салышалар ди. Башкортлар "Азат халыклар лигасын" төзеп деколонизация белән шөгыльләнә дип аңлата Габбасов. Татарлардан бу мәсьәләне Рафис Кашапов күтәрә.

Татарлар канкоеш яклы дигән хис кала

Татарлар, киресенчә, канкоеш яклы дигән хис кала. Мәсәлән, Татарстан презеденты Рөстәм Миңнеханов беренчеләрдән булып теләктәшлек күрсәтте. Татар эстрада йолдызлары ура патриотик концертларда катнаша, татар дин әһелләре дә бер-берсе белән ярышып фикерен әйтә. Минем кебек пацифистлар моны бик авыр кичерә.

— Бәлки аларны татар дип санамаскадыр яки аларның бу шәхси фикере итеп кабул итәргәдер?

— Шулай, ләкин барыбер бит исем татарча яңгырагач, безнең кеше дип кабул ителә. Хис алдан йөри кайчак. Ниндидер татар исемле кешенең хуплавын күрсәм, күңелем төшә. Кимендә кеше дәшми кала ала. Шулкадәр аларны җәзалап фикер әйттерүләренә ышанмыйм. Әмма сорау туа: мөфти Равил Гайнетдин үз фикерен әйтә икән, без аның милләтенә кагылмыйча бәя бирәбезме, әллә аның турында татар милләтенең вәкиле буларак тулы бер халык турында фикер йөртәбезме? Кайсысы дөрес? Мин дә Гайнетдин яки җырчы Фирдүс Тямаев кебек татар, әмма мин махсус операциягә каршы. Равил хәзрәт тә татар, әмма ул хуплый. Шуңа да тулы бер милләт йә каршы, йә хуплый дип әйтү дөрес түгелдер. Каршы булучылар да, теләктәшлек белдрүчеләр дә бар. Азатлыкның Instagram битен карасаң, анда бит төрле капма-каршы фикер языла. Шуңа татарлар сугыш яклы дип әйтергә хакыбыз юк. Бер кеше дә тулы милләтнең лигитим вәкиле була алмый.

— Ә кемнәр күп сезнеңчә, сугыш яклылармы, әллә каршылармы?

45тән картраклар барысы да махсус операция яклы дигән хис кала

— Дусларым барысы да сугышка каршы, нинди генә сәбәп булмасын, кешеләрне үтерергә ярамый дигән фикердә. Туганнарым да кешеләрнең үлеменә каршы, әмма алар махсус операцияне яклый, чөнки алар көне-төне телевизор карый. Өлкәннәрдә анализ ясау юк, төрле чыганакларны тикшерү, чагыштыру сәләте дә, теләге дә юк, телевизор – төп мәгълүмат чыганагы. 45тән картраклар барысы да махсус операция яклы дигән хис кала. Хәтта әбиләр дә фейк сүзен өйрәнде, чөнки телевидение дә Украина чыгарган фейкларны фаш иткән кебек тапшырулар әзерли. Телевидение бик оста эшли, ул җиңә бара кебек. Атна дәвамында тәүлек буена телевизор караган кеше, әлбәттә, Украинада нацистлар кешеләрне тоткарлый, Русия гаскәрләре аларны коткара дип ихлас ышана, чөнки телевизор шулай дәлилләп, ышандырып күрсәтә.

Каршы дәлилләр әйтеп карыйсың, сиңа ышанмыйбыз, син фейк сөйлисең, диләр. Әле татар гаиләсендә өлкән кеше әйтә икән, ул хаклы, ә син әле бәләкәй, акыл сатма, нәрсә беләсең син һәм башкалар дигән караш көчле. Миңа, хатыныма: "Сез интернетта күп утырасыз, американнар сезнең баш миләрен сыеклаткан, без дә яшь чакта самими идек, ышана идек", диләр. Украина хәлләре аркасында аралар өзелде, берсе белән дә аралашмыйм дия алмыйм, аралашабыз, әмма салкынлык барлыкка килә. Никадәр нейтраль булырга тырышсак та, хисләр бит барысында да бар. Шуңа күрә күбрәк һава торышы турында аралашабыз, бәрәңге утырттыгызмы, юкмы, кичә кар яуды, бакчаны харап итте инде дип сөйләшүгә кайтып кала.

— Сез Вильнюстагы конференцияне искә алдыгыз, Габбасовны кырт кисүләре, "яхшы урыс" паспортын ясау идеяләре империячел фикерләү беркая да китмәгән, татарлар һәм урыс булмаган халыклар берсенә дә кирәкми дигән хис калды. Сезнең либераль оппозиционерларга карата фикер үзгәрдеме? Татар үз хәлен ничек хәл итәргә тиеш?

— Бу кызык мәсьәлә. Федерализм, төбәкләр, урыс булмаган халыкларның тел, мәдәният сакланышы, үсеше проблемы берсенә дә кызык түгел. Асаба халыкларның Русиядә яшәп эреп юкка чыгуы турындагы күз яшьләре мөһим түгел. Барысы да үзебезгә кала, безне берсе дә аңламый булып чыга. Либераль оппозиционерлар өчен дә телебез, төбәкләрдә мәгариф мәсьәләсен үзебез хәл итәргә тырышуыбыз сепаратизм кебек кабул ителә. Алексей Навальныйның да Татарстан туныда тикшерү фильмы чыкканда суверенитет турында авыз чайкадылар, коррупцияне шуңа бәйләп бутадылар. Гаделсез караш.

Федерализм мәсьәләсен күтәргән урыс булмаган милли активистлар – экстремист

Гомумән федераль "Азат Бурятия" каналы да билгеле кешеләрнең чыгышларын анализлый. Аларга югары мөнбәрдән Бурятиядән чыккан солдатлар турында бөтен бәла бурятлардан дип әйтү ошамый. Урыс булмаган халыклар читкә этәрелгән хәлдә. Бу яклылар өчен дә, каршы якта торучылар өчен дә тел, федерализм мәсьәләсен күтәргән урыс булмаган милли активистлар – экстремист. Шуңа да оппозициядә булганнар да нәтиҗәдә республикадагы дәүләткә ябыша кебек. Күп бит андыйлар: Русия сәясәте белән килешмиләр, әмма Татарстанның дәүләт структураларында эшләп республика, татарлар мәнфәгатендә эшлим дип саный. Активистлар да дәүләт акчасы белән бәйле.

— Дөресме соң бу? Татарстан хакимияте дә Русия сәясәтенең бер өлеше, республикага да цинк табутлар кайта.

— Белмим, төгәл җавап юк. Алданалармы? Булырга мөмкин. Буталган барысы да. Менә кешеләр "Бердәм Русия"не яратмый, әмма шул ук вакытта Рөстәм Миңнехановны ихтирам итә. Югыйсә ул да шул фирка кешесе. Ник шулай килеп чыга? Үзем дә аңламыйм. Русиянең гамәлләрен хупламыйлар, ләкин республика тирәсендә оешу бар.

Мин Уфада тудым, Петербурда укыдым. Анда яшәгән чорда Татарстанга кайту турында хыялландым, файдалы проектлар булдырырмын дип уйладым. Читтә торганда республика бер могҗиза җире буларак кабул ителә. Русия эчендә ниндидер бер әкияти утрау. Петербурда укыганда Татар үзәгенә барабыз, анда Татарстаннан килгән китаплар, видеолар, киемнәр... Татарстан барысы белән бәйләнештә, барысына да ярдәм итә дигән хис кала.

Татар проектларын дәүләтсез эшләп булмый, чөнки башка акча юк

Татарча өстәл уеннарын уйлап табып, Татарстанга да кирәк булачак дип мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иттем. Мәктәпләргә таратып булыр иде. Ул кадәр аһ итүче булмады, шулай да бер грант оттык, 60 мең сум иде ул, ә безгә кимендә 500 мең сум кирәк иде. Ничектер безне колач җәеп алырлар дип уйладык, әмма Татарстанда мондый механизм эшләми, үзеңә тәпиләп йөрергә, татар проектлары Татарстанга кирәк дип исбатларга кирәк. Бу күп көчне ала. Татар проектларын дәүләтсез эшләп булмый, чөнки башка акча юк. Татар яшьләр көннәре икән, ул дәүләт тарафыннан финанслана. Дөнья татар яшьләре форумы икән, аның корылтаена да акча Татарстан казнасыннан бирелә. Дәүләттән булмаган грантлар булмауга бәйле бу. "Сәләт" тә шулай. Барыбер нидер эшлисең килсә, йә Мәдәният, йә Яшьләр минитстрлыкларына, йә Татар конгрессына барасың. Бәйле буласың. Шулай да үз акчасына нидер эшләргә тырышучылар да бар. Үзем турында дәүләттән берни алмыйм дип белдерү ясый алмыйм, барыбер нидер эшләсәң, канатың белән булса да тиеп китәсең.

— Музыкаль тәнкыйтьче Артемий Троицкий СССР вакытында минем буын хакимияткә протест күрсәтер өчен аның структураларында эшләмәде, мин – урам себерүче, каравылчы, мичкә ягучылар буыны кешесе. Әле дә урамга чыгу мөмкинлеге юк икән, ул дәүләт белән бәйләнешне өзеп була. Дәүләттән акча алмагыз, дәүләт системына кермәгез, ди. Килешәсезме?

Систем кешесе була алмыйм, бу табигатемә каршы

— Троицкий яшьлегендә барлык акча да дәүләтнеке, шәхси ширкәтләр булмаган. Урам себерүче яки күмерче булып эшләгәндә дә барыбер дәүләт белән бәйлелек булган. Дәүләттә акча бар, ул тотрыклы хезмәт хакын вәгъдә итә, пандемия вакытында эшләмәсәләр дә акчаны алып ятучы бюджет өлкәсендә эшләүчеләр булды. Шуңа да кешеләрнең дәүләткә елышуы бар. Әмма мин бүгенге хәлләр башланганчы ук, пандемиягә кадәр үк үземә карар иттем – мөмкин кадәр үзаллы эшләүгә омтылу. Мөмкин кадәр, чөнки бәйлелекне яратмыйм. Систем кешесе була алмыйм, бу табигатемә каршы. "Әйдә татар проектларын эшләрсең!?" дип мэриягә, министлыкка чакырганда "Бу милләт өчен бит, тырышып карарга мөмкин" дигән уй барлыкка килә, кызыктыра, әмма анда керәсең икән, вертикальгә буйсынырга, үзеңне сындырырга кирәк булачак. Андыйны булдыра алмыйм, миңа иреклек кирәк. Троицкий вакытында урам себерүчеләр булса, минем буын ул IT өлкәсендә эшләүчеләр, иҗатларын сатып эш итүчеләр. Мин дә дәүләт эше урынына эшмәкәрлек белән шөгыльләнү юлын сайладым.

— IT өлкәсе ирекне аңлата. Казанда, яки Уфада, Бали яки Антальяда эшлисеңме – аермасы юк. Украинадагы хәлләр башлангач, беренче чиратта сәяси активистлар, журналистлар һәм IT белгечләре Русиядән ычкынды. Сезнең Казаннан китү теләге бармы?

— Без хатыным белән Казанга гашыйк кешеләр. Ошый безгә. Милли проектлар белән шөгыльләнүчеләр Татарстаннан тыш яши алмый. Телисең икән, Камалга барасың, концертка, ризык төрлесеннән, милли, хәләл, теләгән кешегә мәчетләр ачык, Казан матур, заманча, безнең тирәдә – иҗади татар телле мохит. Безгә бу бик мөһим. Әмма сәяси вазгыять үзгәрде, Татарстан җитәкчелеге дә һаман ул сазылкка кереп баруын туктатмый... Без параллель тормышта яши алмыйбыз, безнең туганнар да, күршеләр дә эштән кайта да телевизор кабыза һәм Соловьев, Киселев, Скобеева белән ялгыз кала. Безнең ишегалдында балалар: "Украина – гауна" дип акырып йөри, "Русия, алга" дип кычкырып сугышлы уйный. Татарстан никадәр гүзәл, яшәргә уңайлы булмасын, мин бу чынбарлыкта яшим. Ә бүгенге вазгыять дискомфорт тудыра. Һәм соңгы өч айда дуслар белән очрашуда безнең төп тема – мөһаҗирлек, релокация. Кемдер китте, кемдер китәргә җыена. Без дә китәргә теләдек, берничә тапкыр билет алдык, акчабызны да кире кайтара алмадык әлегәчә.

Үземне бу хәлләргә катнашуым бар кебек хис итәм

Бер яктан китәсе килә, чөнки үземне бу хәлләргә катнашуым бар кебек хис итәм. "Соучастник" кебек. Сүз иреге юк, менә бу изә. Тормыш имин түгел. Куркып яшәү хурлыклы. Кыю кешеләр бар, әмма мин шигар белән урамга чыгып баса алмыйм, чөнки гаиләмне уйларга мәҗбүрмен. Инде нидер язсам да туганнарым: "Алып ат, сине төрмәгә утыртачаклар" дип кисәтәләр. Ә мин шул яза гына алам, башка чарам юк. Китәм дип җыенабыз да, аннары "Бу бит безнең йорт, бу – минем яраткан дөньям, монда мин хатыным, улым, туганнарым белән бәхетле" дип уйлыйм да туктыйм. Ике караш бәрелеше белән яшим. Фикердәшләрем белән очрашып терапия узам, без бер-беребезгә ныклы тотынабыз, бүген бу мөһим.

— Сугыш аркасында кертелгән чикләүләрне яшәешегезгә тәэсир иткәнне сизәсезме? Нәрсәне авыррак кичерәсез?

— Һәр кеше сизә, күрмәмешкә генә салыша. Барыбыз да кибеткә йөри, бәяләр ничек артканын күрәбез. Бу махсус операция барысының да кесәсенә керде. Безнең дә, дусларның да эше Instagram аша барды, чит ил кешеләре белән эшли идек. Тырнак ясаучылар да, торт пешерүчеләр дә, онлайн мәктәпләр ачучылар да шунда үз хезмәтен сатты. Безнең вокал мәктәбе дә шулай эшләде. Бу бер көн эчендә ишелде. Кешеләр китте. Кеше юк икән, акча да керми. Яңа гына панедмиядән соң аякка басып килә идек югыйсә. Чит илләрдән булган клиентларны югалттык, алар безгә акча күчерә алмый, түләүләр шалт ябылды да куйды. YouTube-та акча эшләү бетте. Билетлар эленеп калды, Сбербанкка кертелгән чикләүләр аркасында акчаларны кире кайтара алмыйбыз. Программист буларак эшләгән мәйданчык та Русиядә эшләүне туктатты. Октябрьгә кадәр түләнгән вакытым бар, аннары ничек булыр – белмим. "Мега" сәүдә үзәге буш, ә гөрләп торган сәүдә үзәге иде. Уфадан әнием килде, "сугыш запасы" дип ярма, шикәр, тоз, он май һәм башка искерми торган ризыклар алдыртты. Алар моны үткән, кыйммәтләнгәнен көтеп утырмагыз ди, ахыр чиктә ул ризыкларның чыннан да бәясе артты. Балабыз бар, аңа памперслар кирәк, алар да артты. Мин гел бер ширкәтнең колакчыннарын сатып ала идем, ике тапкырга кыйммәтләнде. Тормыш кыйммәтләнә, икътисади яктан хәлләр кыенлаша.

Чит ил брендларының китүенә куанган яки бу безнең җитештерүчеләргә дәрт өстиячәк дип әйтүчеләрне аңламыйм. Инде 30 ел Русия базар икътисады шартларында яши, әмма кешеләр аның нигезен, аның ничек эшләгәнен аңламый, белми. Нидер булдырыр өчен мотивация, стимул кирәк, сорау булганда нидер тәкъдим ителә. Чит ил брендлары китә, әмма күпме кеше эшсез кала. Ул "Макдональдс" кемнәндер ит сатып алды, кемнәндер икмәк, бәрәңге... Менә ул ит, бәрәңге, икмәк сатурчыларга да зыян, ул үз кешеләренә азрак түли, чөнки азрак акча эшли ала. Без бит бер-беребезгә бәйле. Кризис – мөмкинлекләр вакыты диючеләр дә ялгыша. Андый вакытта байлар тагы да байый, фәкыйрьләр ярлылана барачак.

— Путин, "Бердәм Русия" өчен тавыш биргәнегез булдымы?

— Мин һәрвакыт актив булдым. Мәктәптә дә, университетта да сайлауларда катнаша идем, хәтта үзем сәяси дебатлар оештыра идем, студентлар тарафыннан иҗтимагый контроль булырга тиеш дип оешмалар булдыруда катнаштым. Намусым чиста, "Бердәм Русия" өчен дә, Путин өчен тавышымны бирмәдем.

Намусым чиста, "Бердәм Русия" өчен дә, Путин өчен тавышымны бирмәдем

Кешеләр сәясәт белән кызыксынмый, алар читтә дип аларны гаепләп булмый. Җәмгыять барлыкка китердеме бу хакимиятне? Әллә хакимият шундый хәлгә калдырдымы җәмгыятьне? Кем гаепле? Бабайлар ачлыкта үсте, больвешивиклар авылларын талап алар ачлыктан чак исән калган буын. Аннары сугыш. Аннары безнең әниләр үзгәртеп кору чорына эләккән. Барысы да исән калырга тырышкан. Кайчан менә алар сәясәт белән шөгыльләнә, кызкысына алсын? Вакытлары булмаган аларның. Мөмкинлекләре булмаган. Хакимият шуннан файдаланып максатчан рәвештә этәреп чыгарган кешеләрне. Аш бүлмәсендә теләсә нәрсә сөйләгез, сәясәткә генә тыгылмагыз, урамга шигар белән чыкмагыз. Кем моның белән килешмәде чыгып китте. Җәмгыятьне гаепләүне яратмыйм, кем ул җәмгыять? Ул минем әни, әти, бабай, әби...

— Ә сезнең буын бу вазгыятьне үзгәртә аламы? Яшьләрдә теләк бармы?

— Мин барысы өчен дә җавап бирә алмыйм, әмма минем тирәмдәге кешеләр яшь, белемле, берничә тел белә, күп сәяхәт итә, эшмәкерлек белән акча эшли. Күпләре үзен Русия белән бәйләми дә. Әйе, монда туганмын. Шуннан? Мин нәрсәдер, кемгәдер тиешме? Юк. Казакъстанда яшәү уңайлы икән, кеше тота да чыгып китә. Грузия, Әрмәнстан яки Төркия була ала аның яшәгән җире һәм алар бер урыннан икенчесенә күчеп йөри. Аларның берсе дә сәясәт белән шөгыльләнми. Алар аны күзәтә, кайбер чакта фикер әйтә, бетте шуның белән. Бу безнең ил, аны үзгәртергә кирәк дигән җаваплылык хисе белән яшәми яшьләр. "Молодая гвардия", студентлар лигасындагы кешеләр белән сөйләшкәнем булды, аларның бары тик дәүләт структурасына кереп китәсе килә, карьера төзисе килә. Депутатлыкка барырга теләгән кешеләр, хакимияткә лояль булганнар да хәтта туктатып калды. Төгәл чакырылмый икән кеше сәясәткә, син анда керә алмыйсың. Бер яктан керү коралы да юк, аннары яшьләрнең дә теләге дә юк. Ә сәясәттә катнашмыйча ни үзгәртеп була?

— Федераль үзәк элеккеге пионерия мисалында яшьләр хәрәкәтен оештырырга тели. Бу ничек кабул ителә?

— Мин пиеонер булмадым, аның ни икәнен белмим. Кинолардан гына беләм, аларны карасаң, җырланган җырларны тыңласаң, нигез – мәрхәмәтлек. Әмма чынында ни булган – әйтә алмыйм. Бүген андыйны булдырып булмый, барысы да шулкадәр боталанган, барысыннан да карнавал ясала. Ихласлылык урынына "показуха"га әйләнә. 9 Майга иконалар белән дә чыгалар, СССРда ярамаган кара-соры байраклар да кушылды кызыл байракларга... Хәрәкәт астан үсеп чыкмый икән, аны өстән кушып оештырып булмый, шуңа мин бу идеяне баштан ук нәтиҗәсез була дип саныйм, бигрәк тә федераль дәрәҗәдә. Нәрсә була ул? Аерым бер чараларга яшьләрне куып алып киләчәкләрме? Соң ул әле дә бар.

Мин үзем төбәкләрдә үсеп чыккан оешма, хәрәкәтләрне үз итәм. Аларның ни теләгәннәре дә, максатлары да билгеле. Калининградтан башлап Владивостокка кадәр барысын да бер итеп күреп, бер түбә астына җыю дөрес түгел, без төрле, безнең максатлар, карашлар, менталитет төрле. Дәүләткә бәйләнгәннәр, шул ук Дамир Фәттахов (Росмолодежь" җитәкчесе урынбасары, Татарстанның элекке Яшьләр эшләре министры - ред.) артка чигенә алмый, булдыра алмыйбыз дия алмый җитәкчеләргә, шуңа алар мөмкин кадәр адекват оешма оештырып карарлар. Хәрби маршларга, йөрешләргә әйләнмәс дип ышанам, әмма аңа да гарантия юк.

— Сергей Кириенко (Русия президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары) Русиядә үзбилгеләнү мәсьәләсен күтәрде һәм Русиядә төрле милләтләр яшәсә дә урыс атамасы астында берләшә алабыз дигән фикерне җиткерде. Урыс булмаучылар, шул ук татарлар моны ничек кабул итәчәк?

— Дәүләт үзбилегләнү мәсьәләсендә күптән баш вата, алар ул проблемны белә. Татарстанда яшәүчеләр үзләрен татарстанлы дип әйтергә ярата, без Русиядә яшибез, әмма без үзгә, без аерым статуслы булырга телибез дип әйтә. Мәскәүгә бу ошамый. Русиялеләр дип әйтү омтылышы булды, әмма аның астына да керү күренми. Русия дәүләтенең символлары бар, ә анда тәреләр, империалистик символлар бар, христиан мәдәниятендә булмаганнарның аларга карап йөрәкләре пәрә-пәрә килми. Каршылык гел була.

Бу махсус операция белән дә "русский солдат" дигән төшенчә таралды. Урысмы алар яки русиялеләрме? Урыслар кем ул: этник урыслармы яки урысча сөйләшүчеләрме? Кан белән билгеләнәме ул? Бурят, тывалар урысмы? Русиядә яшәүче әрмән кем? Урыс телле әрмән Әрмәнстанда кем булачак? Чит илдә милләт, ватандашлык бер сүз белән әйтелә. Читтә без барыбыз да "рашн". Спортчы Камилә Вәлиева да "рашн". Татар кешеләре арасында саф татар телендә: "Украинада безнең урысларны үтерәләр" дип язучылар бар, күрәсең, аларда Кириенко теләгән үзбилгеләнү бар. Әмма ул башкаларда булмаска мөмкин бит. Аннары саф урыс та юк бит. Урыс исеменәре алган мари, мукшы, чуашларны да урыс дип атыйлар, әмма алар башка фикердә була ала.

— Сез әлеге хәлләрне аңлатырга, сөйләргә тырышам дисез, каршы фикердә булучылар сезгә: "Нигә сиңа безнең ил ошамый, ник шулкадәр яратмыйсың?" дип әйтүчеләр бармы?

— Бик күп. Мин Европа буйлап күп йөрдем, Русия шәһәрләрен дә күп күрдем. Чагыштыра алам. Казан белән Уфа депрессив шәһәрләр түгел, монда яшәү рәхәт, кызык, алга омтылыш сизелә. Укырга мөмкинлек бар. Минем өчен ил – ул Татарстан, Башкортстан. Һәм мин ил белән дәүләтне аерам. Ил һәм президент бер төшенчәләр түгел. Хакимият, режим аерым ул. Алар алмашына, без башка президент, ул имзалаган башка кануннар белән яшибез.

Минем туганнар бар, алар үзләрен Русия патриотлары дип саный. Әмма алар салымнар түләми, төрле качу юлларын эзли. Яки берәр кешенең эшкә урнашуына кызыгып, "Вәт, ичмасам, керемле эш, мәмиле, төрле яктан акча керә" дип ришвәт алып була дигәнгә ишарә ясап кызыгалар. Һәм бу кәттә дип санала. Алар телевизор карый, гаскәрләрне хуплый, Путин – маладис, ди. Әмма патриотизм – ул салымнар түләү, урамга чыгып ишегалдын тәртипкә китерү, күршеләр белән берләшеп видеокамера урнаштыру яки бәйрәмгә ишегалдын бизәү, агачлар утырту. Менә бу – ватанпәрвәрлек. Телевизор карап ура кычкырып, ләкин шул ук вакыта җәмгыятькә зыян сала торган гамәлләр кылу, күршеләрне нәфрәт итү – илгә каршы булу дип саныйм.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG