Accessibility links

"Федерализм темасын күтәрү хәзер хыянәт дип саналачак". Сугыш Татарстанга ничек тәэсир итәр?


Сәясәт белгече Руслан Айсин
Сәясәт белгече Руслан Айсин

Русия нигә "денацификация" турында инде сөйләми? Ислам руханилары Украинадагы сугышны ни өчен хуплады? Ислам дөньясына бәйлелек Татарстанны коткара алырмы? Сәясәт белгече Руслан Айсин белән сөйләштек.

Русия инде бер айдан артык Украинага каршы сугыш алып бара. Килешү якынаюына өметләр барлыкка килә башлады, Русия беренчел позицияләрдән чигенә бара.

Сугыш Татарстанга ничек тәэсир итәчәк? Татар теле һәм мәдәниятенә акча киметелерме? Хәзерге шартларда федерализмны яклау мөмкин булачакмы? Шушы һәм күп башка сорауларга җавапны сәясәт белгече Руслан Айсин белән эзләдек.

— Истанбулда узган Русия һәм Украина сөйләшүләр әкренләп килешүгә якынаю хисен уята. Һәлхәлдә, Русия Киев тирәсеннән гаскәрне алачак диде. Бу сөйләшүләр нәрсәне аңлата? Путин артка чигенә башладымы?

Стратегик яктан Путин чигенә

— Стратегик яктан Путин чигенә. Аның беренчел максаты бер атна эчендә Киевны һәм Украинаның башка зур шәһәрләрен яулап алу, Украина гаскәрен тар-мар итү һәм ил башына үз кешесен утырту иде. Шуңа күрә без сугышның беренче көннәрендә Путинның агрессив риторикасын ишеттек, ул чакта Украинага таләпләр күп иде.

Бер ай эчендә Путинның бу таләпләре инде йомшара башлады, "денацификация" турында инде сүз алып барылмый, Истанбулда узган сөйләшүләр нәтиҗәсендә Русия инде Киев тирәсеннән китәргә мәҗбүр. Төп сәбәбе билгеле: Путин һәм аңа якын кешеләр Украина армиясе һәм халыкның шулкадәр көчле каршы торуын көтмәде. Украинада Мәскәү тарафдарлары, Русия яклы көчләр бар дигән легендалары да чәлпәрәмә килде. Элек сәяси көндәшләр булган украин фиркаләре дә уртак фикергә килде, Путин бөтен Украина халкын берләштерде дип тә әйтеп була.

Русия хәрбиләре Украинаның көньяк шәһәрләрендә калырга мөмкин

Бу килешү сугышның бетүен аңлатмый, әлбәттә. Путин һәм аның хәрби киңәшчеләре армиянең бер өлешен көньякка күчерергә мөмкин. Русия хәрбиләре Кара диңгез һәм Азов буенда урнашкан шәһәрләрдә калырга мөмкин, шул җирләр окупациясе булу ихтималы бар. Хәзер стратегия үзгәрә бара, Русия армиясе көньякка таба юл алыр дип уйлыйм. Ул шәһәрләрдә, портларда эре сәнәгать ширкәтләре күп, хәрби заводлар бар, аларны кулга алу Русиягә кулай булыр. Моннан тыш "ДНР" һәм "ЛНР" чикләрен киңәйтү максаты да бар, Путинга ничек тә бу вазгыятьтән җиңү белән чыгарга кирәк.

— Бу үзгәрешләр халыкка ничек аңлатылачак? Бер ай буе "денацификация" турында сөйләгәннән соң, Русиянең Украинадагы максатлар үзгәрүенә халык ышанырмы?

— Халыкның бер өлеше, катгый радикаллар бу үзгәреш белән килешмәячәк, әлбәттә. Алар күп түгел, 10%тан да күп түгел дип уйлыйм. Аларга Киевны алу, Украина дәүләтчелеген юк итү, җирләрне Русиягә кертү мөһим.

Шундый парадоксаль хәл бар: Русия халкының хәтере бик кыска. Бер ай элек әйтелгән сүзләрне кемнәр искә алачак? Хәзерге тиз мәгълүмати агым булганда, гади кешеләргә нәрсәдер аңлату авыр түгел, телевизордан хәзер нәрсә әйтәләр, алар шуңа ышана. Шойгу Донбассны азат итәбез дип әйтә икән, Русия халкы моның белән әлегә канәгать булачак.

Хәзерге сугыш эйфориясе берничә айда юкка чыгачак

Хәзерге сугыш эйфориясе берничә айда юкка чыгачак. Аннары кеше күбрәк эчке проблемнар белән кызыксына башлаячак. Бәяләр үсү, инфляция, дефицит кебек проблемнар беренче планга чыгачак.

— Украинага һөҗүм "урыс дөньясын торгызу" юнәлешенең бер өлеше. Тик үлүчеләр арасында аеруча урыс булмаган халыклар вәкилләре күп булуы күзгә ташлана. Бу сугышка карата халык арасында мөнәсәбәтне үзгәртә аламы? Сугыш беткәч, без нәрсә өчен сугыштык дигән сорау туармы?

Үлүчеләр арасында урыс булмаган милләт вәкилләре күп

— Әлегә сугыш эйфориясе бара, кешеләрдә тирәнтен уйларга мөмкинлек юк, ләкин соңрак халыкта бу сораулар туачак, әлбәттә. Һәр шәһәрдә, һәр районда үлүчеләр инде бар, алар аз түгел. Тикшеренүче Христо Грозев та шуңа игътибар итте: үлүчеләр арасында урыс булмаган милләт вәкилләре күп: татар-башкортлар, Төньяк Кавказ егетләре, бурятлар һәм башкалар.

Рәсми статистикада Русиядә 80% урыс халкы тәшкил итә, димәк сугышта да якынча шул ук кадәр үлүчеләр булуы мантыйклы бит. Ләкин без 50/50 пропорциясен күрәбез, һәлак булучылар арасында урыс булмаган милләтләр күп.

Кешеләр мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнмәгән, кызганычка. Бәйсез медиа чаралары бетерелде, сугыш турында сөйләргә ярамый, сөйләүчеләргә административ һәм җинаять эшләрен ачалар. Агрессив пропаганда бара, аңа халык әлегә ышана. Бу пропаганда бераз кимегәч, вакыт узгач, халыкта сораулар туа башлаячак.

— Сугышның беренче көннәрендә үк Татарстан җитәкчелеге Путинга һәм Украинадагы сугышка теләктәшлек белдерде. Бу ихтыярсызлыктан ясалдымы, әллә Татарстан хакимияте ихлас булды дип саныйсызмы?

— Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә дә бу идеяне ихластан хуплаучылар күп дип уйламыйм. Хакимияткә якын кайбер кешеләр белән мин аралашып торам, сугышны күпчелек кеше хупламый. Бу түрәләрнең иминлегенә, кесәләренә, дөньяга чыгу мөмкинлегенә бәрә. Беләбез бит, җитәкчелеккә якын күп кенә кешедә чит илләрдә йә балалары укый, йә акчалары саклана, йә ниндидер милекләре бар.

"Вассаллар" үз феодалына лояльлеген ачыктан игълан итәргә тиеш

Ләкин хәзерге вазгыятьтә Путин бөтен түрәләрдән буйсыну, лояльлек таләп итә. Урта гасырларда кебек, "вассаллар" үз феодалына лояльлеген ачыктан игълан итәргә тиеш. Миңнехановның Путинны хуплавын мин шул күзлектән күрәм. "Z" хәрефе истериясе дә шуңа бәйле дип уйлыйм. Мондый белдерүләр булмаса, Русия президенты идарәсе тиешле нәтиҗәне ясар иде.

— Күп кенә татар исемле дин әһелләре дә Русиянең Украинага бәреп керүе изге сугыш дип белдерде, сугышны хуплады. Гәрчә ике якта да кешеләр, шул ук мөселманнар. Урыс православ чиркәве исә йомшаграк, нейтральрәк чыгышлар ясады. Моны ничек аңлатып була?

Мөселман дин әһелләре мөстәкыйль сәяси субъектлар түгел

— Кызганычка, бу хәлдә мөселман руханилары сугышны православ руханилары белән чагыштырганда күбрәк хуплый булып күренә. Күңелләрендә мөселман дин әһелләре сугышка каршы булырга мөмкин, ләкин алар мөстәкыйль сәяси субъектлар түгел. Алар мескен хәлдә, күпчелеге Кремльгә бик бәйле һәм аның барлык әйткәннәрен үтәргә мәҗбүр. Аларга да лояльлек күрсәтергә кирәк.

Русия православ чиркәве исә сәяси яктан мөстәкыйльрәк. Аларның элек тә КГБ белән каршылыгы булган. Хәзер дә алар дәүләт идеологиясенә бик якын дип әйтеп булмый, ачыктан башкачарак күренсә дә. Шуңа чиркәү хакимият белән туры низагка керми, ләкин үз белдерүләрен нейтральрәк күрсәтергә тырыша. Шуны да онытмаска кирәк, Украинада Православ чиркәвенең 40%тан артык мәхәлләсе бар, анда халык та бик дини. Шуңа алар өчен Украина мәсьәләсе бик четерекле.

Ислам дин әһелләренә исә бер тарихи фактны искә төшерәсе килә. 630 елда мөселманнар Мәккәне яулап алганда, Мөхәммәт пәйгамбәр гаскәргә шулай кушкан: Аллаһ исеме белән сугышыгыз, ләкин шул ук вакытта балаларны, хатын-кызларны, карт кешеләрне, хайван-җәнварларны үтермәгез, үсемлек һәм йортларга тимәгез. Ягъни ул сугышны намуслы алып барырга кушкан. Ә Русия гаскәренең Украинада нишләгәнен күрәбез? Гади халык та үтерелә, биналар да юк ителә, шәһәрләр хәрабәләргә әйләнә. Моны мөселман дин әһелләре турыдан туры күреп, бу сугышны ничек аклый ала? Кызганыч, алар "алтын читлек"тә утыра шул.

— Татарстанга сугыш ничек тәэсир итәр? Икътисади яктан моңарчы көчле саналган төбәк позицияләрен югалтачакмы? Инде КАМАЗ ширкәте эшен туктатачак дигән фаразлар бар, республиканың төп сәнәгать оешмалары бөлгенлеккә төшәчәк дип уйлыйсызмы?

Кытай ярдәм итәчәк дип хыялланучылар ялгыша

— Гади халык тормышы начарланачак. Бәлки 1-2 ай дәвамында бу бик ачык күренмәячәк, ләкин инде хәзер көн саен бәяләр артуын күрәбез. Санкцияләр шунда ук йогынты ясамаска да мөмкин, әлегә запаслар бар, финанс яктан та әзме-күпме резерв бар. Ә инде җәйдән соң складлар бушаячак, халык тормышы, кызганычка, авырлашачак дип куркам. Кытай ярдәм итәчәк дип хыялланучылар да ялгыша, бу инде хәзер үк күренә, Кытайның иң эре банклары Русия белән элемтәләрен туктатты. Шуңа аннан ярдәм көтеп утырырга да кирәкми, ул булмаячак.

Икътисадчылар ачык әйтә: Татарстанга һәм Идел буе төбәкләренә бик авыр булачак. Татарстандагы ширкәтләр дөнья системына бик бәйле. Моннан тыш республика инвестицион програмнарда актив катнашып килде, хәзер алар да туктаячак. Чит ил партнерлары белән мөнәсәбәтләр дә өзеләчәк. Халыкара банк системына да Татарстан нык бәйле иде. КамАЗны әйтеп торасы да юк, көнбатыштан детальләр алмаган килеш, ул хәзер 1970нче еллардагы машиналарны гына җитештерә алачак.

Татар теле, мәдәниятенә бүленеп бирелгән акчалар да күпмедер кимиячәк

Шунысын аерым әйтергә кирәк: керемнәр кимү белән Татарстан бюджеты да кыскарачак. Димәк, татар теле, мәдәниятенә бүленеп бирелгән акчалар да күпмедер кимиячәк, бу ишек тә ябылачак.

Кыскача әйткәндә, заманча технологияләрне алга сөргән республиканың алдагы планнары бу сугыш аркасында юкка чыкты. Татарстан халыкара мөнәсәбәрләр төзүгә күп көч куйган иде, хәзер бу тырышлыклар буш булып чыга.

— Татарстан гел халыкара элемтәләрне алга сөрә иде, чит илләрдән инвесторлар эзләп йөри иде. Хәзерге изоляция шартларында республика нишләр дип фаразлыйсыз? Ул федераль үзәк өчен көнбатыш илләр, ислам дөньясы белән арадашчы ролен үти алырмы?

— Татарстан дөньяда партнёрларны күпмедер эзләргә тырышачак. Төркия позициясе бик көчле, ул көнбатыш белән дә аралаша, Русиягә каршы чикләүләрне дә кертми. Татарстан кардәш халык белән элемтәне саклаячак. Ләкин Төркия бөтен нәрсә белән тәэмин итә алмый, заманча технологияләр аларда әллә ни юк. Ә технологияләр, машиналар, нефтехимия җиһазлары – барысы да көнбатыш илләрдән.

Татарстанның Ислам дөньясына якын булуы да әллә ни коткармас

Татарстанның ислам дөньясына якын булуы да республиканы әллә ни коткармас. Катар инвестицион фондының Русия белән элемтәне туктатуы инде билгеле. Гарәп илләре дә АКШ санкцияләреннән курка. Хәзер Америка яңа чикләүләр пакетын әзерли, Русия белән хезмәттәшлек өчен дә санкцияләр булырга мөмкин. Ә гарәп илләре АКШ системына нык бәйләнгән. Аерым кечкенә програмнар калырга мөмкин, ләкин зур күләмле хезмәттәшлек булыр дип уйламыйм.

— Хәзерге цензура һәм тәнкыйтьне әйтергә дә курыккан заманда Татарстан федерализм, татар теле, республика хокуклары кебек мәсьәләләрне күтәрә алырмы? Мондый белдерүләр федераль үзәктә ничек кабул ителер? Татарстан федерализмны якларлык хәлдә булырмы?

Хәзер "бер патша, бер дәүләт, бер дин" идеологиясе вакыты

— Бу сугыш вакытында федерализм, татар теле темаларын күтәрү Мәскәү тарафыннан хыянәт булып кабул ителәчәк. Алар күзлегеннән, хәзер бөтен идеология бер булырга тиеш, бербөтен дәүләтчелек идеясе көчле булырга тиеш, Русия эчендә бәхәс булмаска тиеш. Хәзер "бер патша, бер дәүләт, бер дин" идеологиясе вакыты. Икенчедән, моңа ихтыяр көче дә юк. Бу мәсьәләләрне кем күтәреп чыгачак соң? Андый кешеләр хәзер юк диярлек. Булган кешеләр дә хәзер тын утыра, федерализм мәсьәләсен хәзер чыгарсаң, башыңа китереп бәрәчәкләр.

Бу тема барыбер юкка чыкмаячак. Хәзер сугыш вакытында гына ул тын алыр. Ләкин сугыш иртәме-соңмы бетәчәк, милли мәсьәлә барыбер алга чыгачак. Бер гасыр эчендә генә Русия ике тапкыр таркалды, 1917 һәм 1990 елда. Ничек дисәң дә, ике тапкырын да милли мәсьәлә беренче планга чыкты, чөнки ул хәл ителмәгән иде. Ул хәзер дә хәл ителмәгән. Һаман шуны аңламыйлар, Русия шартларында унификация, унитаризм – ул таркалу юлы. Мәскәүдә утырган түрә берничек тә Чукоткадагы хәлләрне аңлый алмый, ул аңларга да теләми.

Русия шартларында унификация, унитаризм – ул таркалу юлы

Хәзер элек булган процесслар әкерен генә, инерция буенча барачак дип уйлыйм. Республикаларга каршы ниндидер яңа зур инициативалар булмас дип уйлыйм, чөнки хәзер Мәскәүнең бөтен игътибары Украинада һәм халыкара мөнәсәбәтләрдә. Системның игътибарын тиз генә башка юнәлешкә җәлеп итү җиңел түгел. Әлегә федералларның милли республикалар белән шөгыльләнерлек хәле юк дип уйлыйм.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

Азатлык Украинадагы сугыш һәм аңа бәйле вазгыять турында Җанлы блог алып бара. Күбрәк хәбәрләрне шунда укый аласыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG