Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш йогынтысы. Кер юу машинасы бәяләре арткан, ремонты да кыйбат


Чаллыда көнкүреш техникасы кибетендә кер юу машиналарына бәяләр
Чаллыда көнкүреш техникасы кибетендә кер юу машиналарына бәяләр

Чаллыда яшәүче пенсионер кер юу машинасына бәяләр артуга зарланды. Әле генә 19 мең сум торган машина 30 мең сумга җиткән. Украинадагы сугыш аркасында кертелгән санкцияләрдән олигархлар гына түгел, гади халык та зыян күрә.

Президент Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиядән чит ил ширкәтләренең китүе һәм эшчәнлекләрен туктатуы, икътисад һәм финанслар өлкәсенә кертелгән санкцияләр көнкүреш тауарлары бәяләре артуына да китерде. Суыткыч, телевизор, кер юу машиналары кебек техниканы ремонтлау да кыйбатка төшә, чөнки запас детальләр бәяләре дә арта, йә алар бөтенләй сатуда юк.

Азатлык Чаллы көнкүреш техникасы кибетләренең берсенә кер юу машинасы алырга килгән пенсионерның зарын тыңлады һәм ремонтчылар, сатучылар белән сөйләште.

Фәгыйлә Хәлитованың (исеме үзгәртелде) кер юу машинасы ватылган һәм ул яңаны сатып алырга булган. Чөнки ремонтлау 10 мең сумга төшә дип исәпләп биргәннәр. Кибеттә 19 мең сумга яңасы бар иде, шуны алып кайтык дип Фәгыйлә ханым ире белән шунда китә. Ләкин ни күрсеннәр, ул машина инде 30 мең сум тора икән.

Чаллыда көнкүреш техникасы кибетендә кер юу машиналарына бәяләр
Чаллыда көнкүреш техникасы кибетендә кер юу машиналарына бәяләр

"Картым белән гомер буе заводта эшләдек, шунда таныштык та. Хәзер минем пенсиям 14 мең сум, иремнеке мең сумга кимрәк. Әлбәттә инде, коммуналка һәм азык-төлек сатып алганнан соң, даруларга җитми, элек әле ничектер янга да калдыра идек. Ә бу айда фатир өчен генә дә (биш катлы хрущевкада ике бүлмәле фатир) 8300 сумлык, газга техник хезмәт күрсәткән өчен 500 сум тирәсе хисап кәгазьләре килгән. Ничек шулай? Газ безнеке, ә бәясен күтәрделәр. Элек газга техник хезмәт күрсәтү 250 сумнан артык булмый иде.

Азык-төлек бик нык кыйммәтләнде. Миңа 72 яшь, менә өстәмә эшкә чыктым, даруханәдә идән юам, көненә 100 сум түлиләр. Хәерчегә җил каршы, диләр. Ике атна элек кер юу машинасы ватылды. Ремонтчыны чакырдык, моторы начар эшли, ди. Аны алыштыру өчен 10 мең кирәк. Яхшы чит ил кер юу машиналарының кибеттә 19 мең тирәсе торганын белеп кибеткә килдем, һәм бәяләрдән чак кына егылмадым. 30 меңнән арзанрак берни юк. Ә без карап куйганы бөтенләй илле меңнән дә кыйбатрак тора. Бездә андый акча юк. Әлегә кул белән юам. Карт хуҗалыкта ярдәм итә алмый, кулын сындырды", дип сөйләде Азатлыкка Фәгыйлә ханым.

Кер юу машиналарын ремонтлау белән шөгыльләнүче Арслан исемле оста сүзләренчә, детальләр бәяле 250-280 процентка кыйбатланган, аларны табу да авырлашкан. "Эшебез артты. Кешеләр булган әйберләрне күбрәк ремонтлый башладылар. Яңаларны сатып алу өчен инде акча юк. Запас детальләр китерүдә дә өзеклекләр башланды. Бигрәк тә LG һәм Samsung модельләре рәтендә. Запчастьләрдән берәр нәрсә табарга мөмкин булса да, бик кыйммәт тора. Базарда спекуляция башланды. Чаллыда җитештерелә торган Кытай машиналары да ремонтлана, әмма икенчел базарда алар әлегә аз. Алар күбрәк урта сыйныфка йөз тоталар иде. Юкса, нинди урта сыйныф инде? Безнең илдә ул инде күптән юк", дип сөйләде Арслан.

Көнкүреш техникасы кибетендә эшләүче Роберт исемле егет ихтыяҗ артты, дефицит барлыкка килде, бәяләр үсә диде. "Тауар китерү белән проблем бар. Русиядәге җитештерүчеләр булган ихтыяҗны тәэмин итә алмыйлар. Чит ил модельләренә дефицит күзәтелә инде, шуңа күрә аларга бәяләр кискен үсте. Һәм аларның кайчан булачагы билгесез. Мөгаен, бөтенләй булмаслар. Витриналарда булганнары инде яки сатып алынган, яки интернет-кибетләр аша резервланган. Бәяләр котыруга карамастан! Бүген генә дә бәяләр 10-15 мең сумга күтәрелде. Әмма халык сатып ала. Сатып алучылар ягыннан сугышның беренче көннәрендәге кебек шау-шу юк, анысы. Әмма тауар кирәк булган кешеләр ничек килсә, шулай китә. Чаллыда җыелганнары (Haier) Кытайдан китерелә торган детальләр белән комплектлана. Ә илләр арасындагы барлык исәп-хисап – долларларда. Доллар үскәч техника бәясе дә үсә. Юаньга яки рубльгә күчкәнче, бәяләр түбәнәюен көтәсе юк", диде Роберт.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG