Accessibility links

Кайнар хәбәр

Якын айларда Татарстан халкының реаль керемнәре 10-15 процентка кимергә мөмкин


Аналитик Алексей Антонов фикеренчә, көнбатыш илләре Русиягә каршы санкцияләр керткәннән соң, илгә "икътисади кризис якынлаша. Кризисның "нәтиҗәләре булачак, алар һичшиксез халыкның реаль керемнәренә йогынты ясаячак".

Якын айларда Татарстанда яшәүчеләрнең реаль керемнәре 10-15 процентка кимүе бар. Бу хакта белгечләр фикеренә сылтама белән "Коммерсантъ" яза.

Икътисадчылар искәртүенчә, бу 2021 ел казанышларын тулысынча юкка чыгарырга мөмкин. Татарстанстат узган ел нәтиҗәләре турында хисап тотканда, төбәктә яшәүчеләрнең реаль керемнәре 4 процентка артуын әйткән иде.

2021 елда халыкның хезмәт хаклары беренче мәртәбә 2014 ел күрсәткечләренә җитә алды.

Уртача алганда җан башына керемнәр аена 39,7 мең сум булган, (2020 елда 35,6 мең сум булды). Узган ел айлык уртача хезмәт хакы 44,9 мең сум иде, 2020 ел белән чагыштырганда бу 13,2 процентка күбрәк. Шулай да, инфляция аркасында, хезмәт хакларының реаль үсеше 5,8 процент булган.

"Алор" ширкәтләр төркеменең баш аналитигы Алексей Антонов фикеренчә, көнбатыш илләре Русиягә каршы санкцияләр керткәннән соң, илгә "икътисади кризис якынлаша", Русиягә санкцияләр Украинага сугыш башлагвыннан соң кертелгән иде.

Кризисның "нәтиҗәләре булачак, алар һичшиксез халыкның реаль керемнәренә йогынты ясаячак" һәм "мөгаен тизәйгән инфляция керемнәр артудагы барлык казанышларны юкка чыгарыр", дип фаразлый Алексей Антонов.

Русиядә 4 мартка еллык инфляция 10 проценттан арткан, 2016 елның гыйнварыннан беренче мәртәбә мондый хәл күзәтелә.

Росстат мәгълүматына күрә, уртача алганда җиңел машиналага бәяләр 17,1 процентка, телевизорларга – 15, тузан суырткычларга – 14,6 процентка, смартфоннарга исә 9,6 процентка арткан. Азык-төлек 10 проценттан артыкка кыйммәтләнгән.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG