Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан икътисад министры эшсезлек арту куркынычы турында кисәтте


Соңгы ун көн эчендә эшен югалту ихтималы булган кешеләр 51 процентка арткан.

Татарстанда эш урынын югалту алдында торучылар арткан. Бу хакта 12 мартта Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

Министр җиткергән саннардан күренгәнчә, 1-11 март көннәре аралыгында эшсез калачак кешеләр саны 1838дән 2 782гә җиткән. Бу 51 процентка күбрәк дигән сүз. Эш белән тәэмин итүче аркасында эше тукталган хезмәткәрләр саны 3463тән 5023кә, ягъни 45 процентка үскән. Шул ук вакытта республикада эшсезләр саны артмаган диелә. Бүгенгә 10 114 кешенең эш урыны юк.

"АКШ, Европа берлеге тарафыннан Русия оешмаларына кертелгән чикләү чараларыннан хезмәт базарында киеренкелек туу куркынычы бар. Җитештерүдә импорт җиһазларын кулланган оешмаларда хезмәткәрләрне эштән алуны исәпкә алганда, бүген аерым ширкәтләр эш урынын һәм хезмәт хакын саклап вакытлыча эшне туктатуларын, ә халыкара сәүдә челтәрләре үз эшләрен туктатуын белдерә. Әлеге вазгыятьне даими күзәтеп торырга кирәк", диде ул.

Шаһиәхмәтов федераль хакимияттән өстәмә финанс ярдәм алу өчен Татарстан хезмәт министрлыгына эшне оештырырга кирәк дип белдерде.

"Вазгыять катлаулы, ул озакка сузылачак төсмер алды. Безгә икътисадның нигезен тәшкил итүче оешмаларга нигезләнергә кирәк", диде ул.

Моңа кадәр кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә статистика җыеп анализлаучы Statista ширкәте Украинадагы сугыш аркасында Русиядән чит ил ширкәтләренең китүе 120 мең эш урынын югалтуга китерәчәк дип белдергән иде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG