Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәт Мазһаров: "Көзгә-кышка таба бу чикләүләр безне 100 процент җимерә башлый"


Әхмәт Мазһаров
Әхмәт Мазһаров

Татарстан фәннәр академиясенең элекке президенты, нефтехимия белгече Әхмәт Мазһаров Путинның Украинага каршы башлаган сугышы Татарстан икътисадына нинди зыян китерәчәген Азатлыкка сөйләде.

Идел буе углеводородлы чимал фәнни тикшеренүләр институты мөдире, Татарстан фәннәр академиясенең химия һәм химик технологияләр бүлеге академик секретаре, КФУда укытуын дәвам итүче Әхмәт Мазһаров (79 яшь) Азатлык белән әңгәмәдә сугыш чикләүләренең республика икътисадына кай яктан, ничек китереп бәрәсен сөйләде. Аның сүзләренчә, Русиягә каршы кертелгән чикләүләр Татарстан икътисадының нигезе булган нефть чыгару һәм эшкәртү, нефтехимия тармагына, КамАЗга, машина көпчәкләре ясау заводына, "Оргсинтез"га турыдан-туры кагыла. Әлегә Көнбатыштан моңарчы алып куйган әйберләр эшне дәвам итәргә мөмкинлек бирә, әмма берничә айдан алар туктап калырга мөмкин.

— Путинның Украинага каршы сугыш башлавы нәтиҗәсендә Русиягә каршы кертелгән чикләүләр Татарстан икътисадына ни дәрәҗәдә тәэсир итәр дип уйлыйсыз?

Әлегә бер-ике айга алып куйганнары бар, аннары ул бетәчәк

— Чикләүләрнең республика икътисадына орымы бик көчле булачак. Нефть чыгаруда һәм эшкәртүдә кулланыла торган күп кенә җайланмаларны һәм реагентларны без чит илдән сатып ала идек. Әлегә бер-ике айга алып куйганнары бар, аннары ул бетәчәк. Аннары ала алмасак, аны бик тиз генә үзебездә ясарга туры киләчәк. Шуның өчен, хәзер бөтен галимнәрне, инженерларны җыеп, "Татнефть"кә, "ТАНЕКО"га аларны үзебездә җитештерү турында киңәшләшүләр уза. Бу ширткәтләр икътисадны дизель ягулыгы, бензин, кокслар, пропан, бутан һәм башка нәрсәләр белән тәэмин итә. Полиэтилен һәм полипропилен җитештерүче бик куәтле "Оргсинтез" заводы да авыр хәлдә кала. Анда җитештерүдә кулланылучы катализаторларның барысы да читтән алына, үзебездә андый катализаторлар юк. АКШ һәм Европа, конкрет бу ширкәтләргә карата чикләүләр кертмәсә дә, газ һәм нефть белән бәйле нәрсәләрне Русиягә сатмаска булды. Нәтиҗәдә бу Татарстан икътисадына китереп бәрә. Алда авырлыклар көтә. Әмма Татарстанда әле фән бетеп җитмәгән, бераз калды. Шуңа күрә хәзер галимнәр импортны алыштыру турында уйлый, лабороторияләр эшли.

— Русия Татарстандагы бу ширкәтләргә ни дәрәҗәдә бәйле?

— Түбән Кама шин заводы бик күп көпчәкләр җитештерә, КамАЗга да, җиңел машиналарга да. Әмма аның өчен дә кайбер мөһим нәрсәләр читтән сатып алына иде. Резин ясауда кулланыла торган ул реагентларның күләме зур түгел, әмма бик кирәкле компонентлар. "Татнефть" аларның 80 исеме кергән махсус исемлек төзеде. Андагы реагентларның кайсын безнең галимнәр ясый алуы турында сүз бара хәзер. Кайсын ничек итеп ясыйбыз, хәзер шуның белән тырышып шөгыльләнәбез.

— Икътисадчылар Русия кебек кечкенә базар өчен аз санлы җитештерү файдалы булмавын әйтә. Шул ук көпчәкләрне генә алыйк, галимнәр җитештерүне дәвам итү мөмкинлеге бирүче реагентларны уйлап чыгара алса да, машиналар бик күп төрле, бик күп төрле көпчәкләрне аз санда җитештерүне җайга салырга туры киләчәк. Андый җитештерүгә инвестицияләр кертү үзен икътисади яктан аклармы?

— Безнең завод моңарчы да читкә сатмый иде. Шул ук Русиягә һәм Казакъстан, Төрекмәнстан кебек якын илләргә генә. Шуңа күрә безнең базар бик аз гына кысыла. Европа илләре безнекен алмый иде, чөнки аларның Michelin кебек ширкәтләре күпкә яхшырак шиннар ясый. Безнең төп проблем — базар түгел, ә төрле реагентлар булмау. Шулай да, машиналар кимегәч, базар да кысылачак. КамАЗлар ясау да 40 процентка кими бит. Тольяттидагы җиңел машиналар заводы да җитештерүне киметә. Чөнки КамАЗның да, җиңел машиналарның да мөһим өлешләре Германиядән һәм башка илләрдән алына иде. Хәзер алар юк. Шуңа күрә КамАЗ әле совет чорында, 1976 елда чыгарыла башлаган, бераз модернизацияләнгән иске модельләренә кайта. Алар өчен бөтенесе дә үзебездә җитештерелә. Әйе, Русиядә базар кысыла.

— Моңарчы читтән алынган реагентларны уйлап чыгару өчен Русия галимнәренә күпме вакыт кирәк булачак, һәм алар ни дәрәҗәдә сыйфатлы була ала?

— Галимнәр әлегә бар. Татарстанда да бар, нефть, катализаторлар өлкәсендә эшләүче белгечләр Новосибирскида да бар. Әмма лабораториядә әзерләнгән катализаторларны җитештерүче заводлар булдыру өчен кимендә бер, ә бәлки өч ел да вакыт кирәк булачак. Ул бик катлаулы эш.

— Татарстан машина майлары мәсьәләсен хәл итә аламы? Хәзер машина майлары кытлыгы да көтелә бит.

— Түбән Камадагы "ТАНЕКО" заводы кайбер майларны җитештерә. Майның төп компоненты үзебездәге нефьтән ясала. Әмма аңа "присадка" дип йөртелгән төрле компонентлар өстәргә кирәк. Ә алар чит илдән алына иде. Бу инде башны авырттыра торган тагын бер проблем. Хәзер аларны безгә сатмыйлар. "Присадкаларны" да үзебездә булдыру турында уйларга кирәк булачак.

— Мәскәүгә карата чикләүләрнең яңадан-яңа пакетлары әзерләнә. Шул исәптән Русиядә бюджет керемнәренең иң зур өлешен тәэмин итүче нефтьне сатып алудан баш тартырга җыеналар. Бу Татарстандагы нефть коеларына ничек тәэсир итәчәк? Бездәге коеларны бер япканнан соң яңадан ачу бик кыйбатка төшәчәк, алар турында оныту яхшырак булачак, ди белгечләр.

Хәзер кырыс экономия режимына күчәбез

— Әйе, андый фикер бар. Хәзер безнең Татарстан елына 32-34 млн тонна нефть чыгара. Әмма, Аллага шөкер, Татарстан вакытында нефть эшкәртү заводлары төзеп калды. Хәзер үз нефтебезнең 21-21 млн тоннасын үзебез эшкәртәбез, бензин, дизель һәм башка нәрсәләр җитештерәбез. 10 миллионлап тоннасын читкә сатабыз. Менә шул 10 млн тоннаны сату мәсьәләсе килеп басачак инде. Шул вакытында төзеп калган заводлар Татарстанга хәзер ярдәм итәчәк. Авыр нефтьләрне чыгармый торып, җиңелен генә чыгарып һәм эшкәртеп, үзебездә сатып көн күрергә була. Менә бу Татарстанның 90нчы еллардан башланган мөмкинлекләр чорында тырышып эшләве нәтиҗәсе. Ә Русиянең башка төбәкләре булган заводларын да юк итте, саттылар, урлаштылар. Татарстанның бүген килеп туган бу вазгыятькә әзерлеге башка төбәкләрнекенә караганда зуррак булып чыкты. Татар халкы булганда, Татарстан исән калыр дип өметләнәм. Шул 22 млн тоннаны эшкәртүче заводларны төземәгән булсак, Татарстан хәзер төпкә ныклап утырыр иде. Шул ук вакытта безнең тауарларны инде алмый башлыйлар. Безнең безнин, дизель ягулыгын, полиэтиленны, полипропиленны алмыйлар. Ул куркыныч нәрсәгә әверелә. Безнең базар кысыла. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның бу көннәрдә Үзбәкстанга барып кайтуы да шуның белән бәйле, кемгә сату турында баш ватарга туры килә. Шуңа хәзер кырыс экономия режимына күчәбез. Безнең ширкәттә дә яңа фәнни җиһазлар, машиналар алу, хезмәт хакларын арттыру, барысы да тыела. Һәр тиенне сакларга кушыла.

— Ә бу нефть эшкәртү заводларындагы җиһазлар чит илнекедер бит. Алар ватылса, Русиянең үзендә яңасын ясау мөмкинме?

— Ул заводларның ватылмый торган зур өлешләре инде төзеп куелган, ватылса да, аларны үзебез төзәтә алырбыз. Әмма мөһим өлешләре булган компрессор, турбиналар чит илнеке. Аларны төзәтү авыр. Шулай да, очкыч моторлары заводлары ул кирәкле детальләрне ясый алыр. "ТАНЕКО" — Русиядә нефть эшкәртүче иң яңа завод. Алдагы ике-өч елда анда берни дә ватылмас дип өметләнеп торабыз.

— Социаль сәясәт институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич заманча технологияләр кулланучы, иң алга киткән төбәкләр бу сугыштан иң зур зыян күрәчәген әйтә. Ә Татарстан — Русиядә андый технологияләрне иң күп кулланучы, Көнбатыш белән нык бәйле төбәкләрнең берсе.

— Чыннан да шулай. КамАЗ — моңа ачык мисал.

— Бу сугышның, гомумән алганда, Татарстанга зыяны ни дәрәҗәдә булыр дип уйлыйсыз?

— Бик зур булыр. Чикләүләрнең зыяны тиз генә булмый аның. Ул өч-дүрт айдан килеп терәлә. Хәзергә элек алып куйганнар белән, инерция белән эшлибез. Аның зыянын әле беркем дә санап чыгара алмас. Әле ул чикләүләрне дә көн саен арттырып торалар бит. Бир авыр булачак. Ярый әле, башка төбәкләр авыл хуҗалыгын бетергәндә Татарстан авыл хуҗалыгын саклап калды. Шушы авыр чорда бу безгә тагын бер терәк булыр дип уйлыйм. Шулай да табыш 20-30 процентка кимер. Төп проблем — хәзер бәяләрнең котырып үсүе. Ә хезмәт хакы үсми, шул килеш кала. Җәен ничек тә түзәрбез. Ә менә көзгә-кышка таба бу чикләүләр безне 100 процент җимерә башлый.

— Сез — төрле чорларны, төрле үзгәрешләрне күп күргән кеше. Русия тарихындагы бу өр яңа чор күпме дәвам итәр дип уйлыйсыз?

Бөтен дөньяны үзебезгә каршы оештырдык

— Елларча булыр. Бик тирәнгә кереп китте бит. Бөтен дөньяны үзебезгә каршы оештырдык. Бөтенесе, аңлап алып, бөтен яктан безгә каршы басты. Ике-өч ил генә булса, бер хәл. 90 процент илләр бар яктан безгә каршы чыкты. Мондый әшәке хәлләрне берсе дә тиз генә онытмаячак, озакка барыр. Сөйләшергә дә куркыныч хәлләр. Мин хәзер телевизор да карый алмыйм, йөрәгем авырта башлый. Украинада минем бергә укыган, бергә эшләгән күпме дуслар бар иде, күпме матур шәһәрләр бар иде анда — барысы да җимерелде.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.
  • Рөстәм Миңнеханов Путинның сугыш башлау карарын хуплап чыкты чыкты. "Бу шартларда без бөтен җәмгыятьнең бергә туплануын, бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге карарына теләктәшлек белдерергә тиеш. Ышанам ки, без яңа каршылыкларны бергә җиңәчәкбез", диде Миңнеханов.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG