Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин "денацификациясе". Татарлар белән украиннарны нәрсә берләштерә


21 февраль, Халыкара ана теле көнендә, Путин Русия халкына мөрәҗәгатендә "Донецки халык республикасы" һәм "Луһански халык республикасы" бәйсезлеген тануын белдерде. Ике көннән, 24 февраль иртәсендә Украина җирләрендә Русиянең "махсус хәрби операциясе" , асылда сугыш башланды. Русия президентының бер сәгатькә якын дәвам иткән чыгышында төп тема милләтчелек булды. Тарихчы, сәясәт белгече Илнар Гарифуллин Украинадагы сугышка нигез булган әлеге чыгышка тарих күзлегеннән карый.

Русиянең "Украина юнәлешендәге" гамәлләрен нигезләүче әлеге чыгыш тарих дәреслекләренә дә керәчәк. Әһәмияте ягыннан бу аның 22 еллык хакимияте чорындагы (Дмитрий Медведевның формаль президентлыгы елларын да исәпкә алып) барлык башка чыгышларыннан да өстенрәк тора. Бу чыгыш, һичшиксез, аның 2014 елдагы Кырым чыгышыннан да мөһимрәк. Һәм, әлбәттә, төрле халыкара конференцияләрдәге чыгышларыннан, халык белән аралашу сеансларыннан да мөһимрәк. Путинның 21 февральдәге чыгышы ХХ гасыр "Ватан тарихы концепциясе" темасына Кремль карашын чагылдыручы җыелма лекция булып тора һәм аның тел төбе мондый: "Барысы өчен дә Ленин гаепле".

Әлбәттә, бу чыгыш бик озак әзерләнгән. Әмма анда яңгыраган фикерләрнең барын да өлешчә, кисәкләп һәм йомшаграк вариантта без инде элек тә ишеткән идек. Элек бер-беренә бәйле булып күренмәгән барлык бу кисәкләр хәзер бер пазлга җыелды һәм традицион "юморсыз" гына, чын эмоцияләр белән ныклап баетылды. Әлбәттә, бу — гади бер чыгыш кына да, Русиядәге иң югары кешенең позициясе генә дә түгел, ә рәсми идеологиянең һәм дәүләт сәясәтенең асылы. Ул тышкы гына түгел, ә беренче чиратта эчке сәясәтнең дә нигезе булачак.

ТАТАРЛАР ҺӘМ УКРАИННАР. ТАРИХИ ОХШАШЛЫКЛАР

Украинаның тарихи тамырларсыз failed state ("оеша алмаган дәүләт") булуы турында да, янәсе аңа дәүләтчелекне Ленин бүләк итүе турында да ишеткәнебез бар иде инде. Чынлыкта исә бик үк алай түгел. Чынлыкта украин дәүләтчелеге Русиянеке белән яшьтәш дияргә була. Украиннар беренче чиратта көнчыгыш славяннар булуын таныйбыз икән, алар урыслар һәм беларуслар кебек үк, Киев Русенең чын варислары булып тора. Моннан тыш, Запорожье казакларының чишмә башы — көнбатыш кыпчаклар булган, Русьтә аларны "половцы" дип атаганнар. Алар чын ук дәүләт төземәгән булса да, кимендә үз хакимият элитасына, кечкенә шәһәрләренә һәм башка дәүләтчелек билгеләренә ия ярымдәүләт структурасын төзегән.

Чынлыкта украин дәүләтчелеге урыс дәүләтчелеге белән яшьтәш дияргә була

Чынлыкта украин дәүләтчелеге Русиянеке белән яшьтәш дияргә була1917-1920 еллар вакыйгаларына баксак, хәзерге Украина җирләрендә берничә дәүләт корылмасы булган: Украин халык республикасы (УНР), Украин державасы (алман оккупация көчләренә караган). УНР Октябрь инкыйлабыннан соң 1917 елның 20 ноябрендә игълан ителсә дә, аның җитәкче оешмасы — Украин Үзәк радасы (украин парламенты) большевиклар хакимияткә килгәнче, 1917 елның башында ук оешкан.

"Донецки-Криворог республикасы" ("ДКР") тарихы да кызыклы. Бу тупраклы автономия 1918 елның февралендә игълан ителгән. Бер ай чамасы яшәгән бу корылмага хәзерге Донбасс җирләре һәм Ростов өлкәсе кергән. Аны Федор Сергеев һәм Семен Васильченко җитәкләгән. Бу республиканы Украинаның түгел, Русиянең бер өлеше итәргә җыенганнар. Ахыр чиктә Владимир Ленин белән Яков Свердлов андый республикага каршы чыккан, чөнки Украина республикасыннан аның шактый зур өлешен тартып алу украина халкының үзбилгеләнү идеясенә каршы килгән. Өстәвенә "ДКР"ның легитимлыгы да ныклы булмый, чөнки Эшче, солдат һәм крестьян депутатлар шурасының беренче бөтен украин корылтае 1917 елның декабрендә үк бөтен Украинаны совет республикасы дип игълан итә.

Идеологлар автономияләр милли факторны исәпкә алмыйча, территория нигезендә генә төзелергә тиеш дип саный

Һәм менә шушы урында татар халкы тарихына охшашлык күренә. Татар халкы Милләт мәҗлесенең Уфада узган корылтае да беренче тупраклы автономияне — Идел-Урал штатын шул ук көнне, 1917 елның 20 ноябрендә игълан итә. Украина очрагындагы кебек үк, аңа юл куймау өчен, Казанның эшче һәм солдат депутатлар шурасы (Яков Шейнкман и Карл Грасис җитәкчелегендә) 1918 елның февралендә Казан республикасы корылуын игълан итә. Формаль рәвештә ул ике ай, 1918 елның апреленә кадәр генә яши.

Әлеге ике проектның да идеологлары автономияләр милли факторны исәпкә алмыйча, территория нигезендә генә төзелергә тиеш дип саный. Казан республикасы очрагында исә татар халкына хәтта кечкенә генә территориядә дә бернинди дәүләтчелек бирергә теләмиләр.

Монда Русия президентының 21 февральдәге чыгышын әзерләгән официоз идеологларга Ленинга дәгъва белдерү өчен формаль нигез чыннан да күренә. Әмма бу дәгъвалар "Украинаны Ленин төзегән" дигән сүзләргә нигез була алмый, чөнки Украина украин җәмәгатьчелеге теләге белән үзе төзелгән. Аларның дәгъвасы Ленин позициясенең 1918 елда "Новороссия" дигән дәүләт берәмлеге төзергә мөмкинлек бирмәве белән бәйле: аның беренче сызымнары йөз ел узгач кына, анысы да чит көчләр тыкшынуы белән генә күренә башлады.

"ЭЛИТАНЫҢ" ТӨП КУРКУЛАРЫ

21 февральдә Путин үз чыгышында нәкъ менә Ленинның милли-территориаль корылыш идеяләре һәм янәсе "артык ирек бирү" Совет берлеген җимерде дигән фикер әйтте. Чынлыкта исә Совет берлеге аның аркасында түгел, ә Иосиф Сталин күрсәткән империя юлына каеру нәтиҗәсендә җимерелде. Беренче һәм төп сепаратист тенденцияләр милли республикалар элиталарында түгел, ә КПССтагы "урыс фиркасендә" һәм урыс интеллигенциясендә күренде. Нәкъ менә алар, әле Горбачев башлаган үзгәртеп коруга кадәр үк илдәге милли һәм федералистик сәясәт гадел түгел дигән идеяне алга сөрә башлады, әлбәттә үзләре күз алдына китергәнчә итеп. Бу турыда әле 1922 елда ук Ленин үзенең васыятьнамәсендә кисәтеп калдырган. Мирсәет Солтангалиев та моны аңлап, 1920нче еллар башында Совет берлегенең җимереләчәген әйткән булган.

"Денацификация уздыру" сүзләрен әйткәндә Путинның нәрсәне күз алдында тотуын 24 февральдә белдек

Ленинның исеме 21 февраль чыгышында ил исеменнән дә ешрак яңгырады кебек. Аңа белдерелгән дәгъвалары белән Русия президенты Ленинның Украинага карата гамәлләренә генә түгел, ә бөтен дәүләт системына карата үз мөнәсәбәтен белдерде. Аның "денацификация уздыру" турында кисәтүе бик усал тонда яңгырады. Бу сүзләрне әйткәндә Путинның нәрсәне күз алдында тотуын 24 февральдә белдек.

Ленинга карата мондый нәфрәт Октябрь инкыйлабы юлбашчысының, Сталиннан аермалы буларак, халыкларга мөмкин кадәр күбрәк үзбилгеләнү хокукы бирү юлыннан чагыштырмача эзлекле рәвештә баруы аркасында гына түгел. Бүгенге Кремль өчен Ленин — хәзерге Русиядә тәнкыйтьләнүче һәм кире кагылучы бөтен нәрсәне (инкыйлаб, федерализм, милли һәм социаль тигезлек, элиталарга каршы чыгу һ.б.) гәүдәләндерә торган сәясәтче.

Президентның 21 февральдәге чыгышы һәм аннан соң башланган вакыйгалар без моңа кадәр яшәгән дөньяны юкка чыгарды. Аны башлаучылар, үзләре дә аңламастан, шартлы бизмәнне бер якка аудардылар. БМО төзелгәндә үк булдырылган, бер-беренә капма каршы ике принцип — дәүләтнең территориаль бөтенлеге һәм милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы — салынган бизмән милләтләрнең үзбилгеләнүе принцибына таба ауды. Моның нинди сәяси нәтиҗәләргә китерүен киләчәктә күрербез.

Илнар Гарифуллин
тарихчы, сәясәт белгече

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG