Accessibility links

Кайнар хәбәр

"ТАССР татарның дәүләтчелеге хәтере нәтиҗәсендә оеша"


Индус Таһиров
Индус Таһиров

1920 елның 27 маенда ТАССР төзү турында декрет имзалана. Яңа чикләр, яңа кануннар белән яңа республика барлыкка килә. Тарихчы, академик Индус Таһиров сүзләренчә, Идел-Урал штатын юк итү исәбенә, кысыр кануннар белән булса да татарлар зәгыйфь дәүләтен төзи.

Татар Автоном Совет Социалистик Республикасының (ТАССР) барлыкка килүе кат­лаулы, вакыйгаларга бай чорга туры килә. Идел-Урал штаты идеясе тормышка ашмавы, аны яклаган татар интеллигенциянең кулга алынуы, Татар-башкорт республикасы проектын уйлап чыгару, ватандашлар сугышы, большевикларның хакимияткә килүе һәм башкалар.

Татарстан ничек барлыкка килгән. ТАССР төзелүгә — 100 ел
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:29 0:00

ТАССРны Казан ханлыгы яулап алынганнан соң татарның үз дәүләте дип атарга мөмкинме? ТАССРның нинди вәкаләтләре булган? Ни өчен татарларга кечкенә, ә башкортларга зуррак мәй­дан бирелгән? Бу хакта академик Индус ­Таһиров белән сөйләштек.

— Индус әфәнде, ТАССР тө­зү фикере кайдан башлана? Бу халыкның тарихи хәтере белән бәй­леме, ягъни дәүләтчелек идеясенә ябышу буламы? Әл­лә өстән кушу буенча эш­ләнгәнме?

— Дөрес сорау, чөнки мон­­­да халыкның үзаң мәсь­ә­ләсе мөһим. Татарларның дәүләтчелек идеясе беркайчан да юкка чыкмады, чыкмаячак та, бу канга сеңгән ин­де. Ул вакытта хакимияткә большевиклар ки­лә, татарлар, ничек тә үзбилгеләнү мәсьә­ләсен хәл итәр­гә ки­рәк дип фикер йөрткән моңа кадәр дә. Бу ни рәвешле тормышка ашкан — монысы икенче мәсь­әлә. Әмма ТАССРның барлыкка килүе татарның дәүләтчелеген булдыруга омтылуына бәйле.

Татар интеллигенциясе ТАССР төзелүгә кадәр үк бу төбәктә аерым статус булдыру, мөс­тәкыйльлекне оештыру максатында эш­ алып бара. Идел-Урал штатын барлыкка ките­рү теләге белән янып йө­ри­. Җыеннар уздырыла, Мил­ләт мәҗлесе (пар­ла­мент) барлыкка килә. Автономиянең конкрет территориясе нин­ди булырга тиешлеге ту­рында конкрет эш алып барыла. Төрле бәхәсләр чыга. Төрле вариантлар карала. Хариталарны төрлечә сызып карыйлар. Ахыр чиктә Милләт мәҗлесе тулысынча Казан белән Уфа губерналары кергән, мөселманнар күпчелек булган җирләр (51 процент) – Казан, Уфа, Оренбур шәһәрләрен үз эченә алган территорияне билгели.

Идел-Урал штатына каршы чыгалар, Мәскәүдә бу идеядән куркып калалар һәм татарларны таркату эшен башлыйлар. Идел-Урал штаты урынына Иосиф Сталин белән Мулланур Вахитов имзалаган Татар-башкорт декреты барлыкка килә. Бу бары тик татарның дәүләтчелеген төзү идеясен җимерү өчен генә барлыкка килә. Әмма бу капкын була, аңа Мулланур Вахитов, Галимҗан Ибраһимов, Мирсәет Солтангалиев та килеп эләгә, алар Сталинның бу фикерен хуплый. Алданалар, әмма инде соң була.

1917 елның 17-22 июль көннәрендә Казанда узган мөселман хәрби корылтаенда катнашкан бер төркем татар-башкорт хәрбиләре. Икенче рәттә сулдан дүртенче - Ильяс Алкин
1917 елның 17-22 июль көннәрендә Казанда узган мөселман хәрби корылтаенда катнашкан бер төркем татар-башкорт хәрбиләре. Икенче рәттә сулдан дүртенче - Ильяс Алкин

Идел-Урал штатын Казанда II Бөтенмөселман хәрби корылтаенда игълан итәргә тиеш булалар. Ләкин, башында Ильяс Алкин торган җитәкчелекне бу идеягә каршы татарлар төнлә килеп кулга алалар. Штат игълан ителми кала. Идел-Урал штаты идея­се юкка чыга. Соңыннан Татар-башкорт республикасы төшенчәсе дә онытыла. РКП(б) Үзәк комитеты аны пропагандалауны тыя. Үзбилгеләнү хо­ку­кы юкка чыга. Буталчык, авыр еллар. Большевиклар җи­­ңә, хакимиятне үз кулларына алалар. Декретлы республика идеясе калкып чыга.

— Ни өчен алданганнар? Аларга нәрсә булса да вәгъ­дә ителгәнме?

— Мулланур Вахитов та, Галимҗан Ибраһимов та Идел-Урал штаты идеясе бе­лән башта янган кешеләр, алар җыенның делегатлары итеп тә сайлана. Әмма шул ук вакытта большевиклар белән дә аралашалар. Мир­сәет Солтангалиев, Сәхибгәрәй Сәетгалиев, Шамил Усманов та Татар-башкорт республикасы проектында ихлас күңелдән катнашалар. Тулы хокуклы суверен дәүләт булачак дип уйлыйлар. Татарлар беркатлы бит. Болар да һәр сүзгә ышанган. Нинди манипуляцияләр булгандыр, хәзер тө­гәл әйтеп булмый, әмма Татар-башкорт республикасы шул ук Идел-Урал штаты дип аңлатканнар, күндергән­нәрдер дип уйлыйм. 1920 ел­да ТАССР төзелер алдыннан Сталинның Ленинга язган хаты бар, анда ул: "Бу нацио­наллар суверенлыкка, бәй­сезлеккә ышана башлады, моны булдырмас өчен андый нияттән баш тартырга ки­рәк", дип яза. Үзенең автономлаштыру планын тор­мышка ашыра башлый. Сталинның автономлаштыру планына Ленин каршы була.

Бу кысыр Декрет та булмаса, 1990 ел­да мөстәкыйльлек турында Декларация дә булмас иде

27 майда дөнья күргән Дек­рет — асылда татарны кимсеткән документ, әмма әле­ге шартларда ул татарлар өчен бердәнбер мөм­­кин­лек була. Әгәр бу кысыр документ та чыкмаса, 1990 ел­да мөстәкыйльлек турында Декларация дә барлыкка килмәс иде. Чөн­ки бөтен­ләй юк республиканы игълан итеп булмый. Аз хокуклы респуб­лика рә­вешендә яшәгән ТАССРның безнең өчен шундый зур әһә­мияте бар.

— Аз хокуклы, дисез, ә Декрет нәрсә вәгъдә ит­кән? Халык ТАССРның барлыкка килүен ничек кабул итә? Гомумән, референдум кебек әйбер булганмы, ул вакытта аны уздыру мөмкин идеме? Әллә большевиклар үзләре генә хәл иткәнме?

— Болганчык еллар бит, ватандашлар сугышы, хакимияткә әле берсе, әле икенчесе килә. Ул вакытта халыктан кем сорасын? Референдум уздыру хокукы була, әмма аны тыялар. Ке­шеләрнең фикере соралмый. Элиталар арасында килешү турында сүз барган. Ил­дә гражданнар сугышы барганда кем кемне тыңласын инде?! Тарихта сәнәкчеләр фетнәсе дигән вакыйга да була, ул республика барлыкка килгәнче үк була. Шуңа таянып татарның дошманнары, татарлар совет хакимиятенә каршы чыга дигән сылтау белән, татарларга республика бирү кирәк түгеллеген исбатларга тырыша.

Владимир Ленин һәм Иосиф Сталин
Владимир Ленин һәм Иосиф Сталин

ТАССР игълан ителү белән "продразверстка" башлана, халыкны салым белән ­буарга тотыналар. ТАССР 10,5 млн пот иген тапшы­рыр­га тиеш була. Кешеләр ара­сында ризасызлык арта. Кем моңа риза булсын инде? Авыллар болай да таланган, өстәвенә корылык, аннары ачлык була. Кешеләр салымны ничек тү­лә­сен? Шамил Усманов ул вакытта Ревком сәркатибе, таланган авыл-шәһәр­­ләрне, арыган фә­кыйрь халыкны уйлап, кешеләргә үлем карары чыгарабыз дип, документка кул куймый. Аның кебекләр тагын була. Җир эшләре комиссары Юныс Вә­лиди дә мондый салымга каршы чы­га. Ул халыкны ач үлемнән коткарырга тырыша, кануннарны бо­за, Казанга икмәк китерү өчен юл ача. Хакимият, бил­ге­ле, моны ошатмый, аңа кар­шы җинаять эше куз­гатыла.

— Индус әфәнде, Башкорт АССР бер ел алданрак төзелә һәм аңа зуррак территория эләгә (ТАССР — 67,8 мең км2, БАССР — 142,9 мең км2). Сә­бәбе нидә?

— Башкортлар үзләренең ав­тономияләрен 1917 елның де­кабрендә игълан итә. Орен­бурда узган җыен нә­ти­җәсендә Кече Башкортстан барлыкка килә. Кече Башкортстанның беренче башкаласы итеп Баймак райо­нындагы Темәс авылы сай­лана. Совет хакимия­те аны танымый, башкортларның үз хәрби гаскәре бу­ла, алар Александр Колчак ягына күчә. Большевиклар аларны үз ягына авыштыру эшен башлый. Башкорт республикасы булачак, аны та­ныйбыз, ләкин сез большевиклар ягына кү­чәргә тиеш, ди­­гән сөй­ләшү­ләр алып барыла. 1919 ел­ның 20 мартында Русиянең большевиклар хөкү­мә­те көнчыгышта (Оренбур губернасы җи­рен­дә) Баш­корт автономиясен таный. Башкортларга чын­нан да күп хокук бирелә. Әмма сүз Кече Башкортстан турында бара, Уфа губернасы бу тер­риториягә кер­ми. Зур Баш­кортстан соң­рак барлыкка килә.

Татарлар өчен автономия ул – хокукый тигезлек

Башкортлар өчен җир мәсьәләсе бик мөһим була. Алар шу­ның өчен көрәшә. Ә татарлар өчен автономия ул хокукый тигезлек, Европа кеше хокуклары стандартларын гамәл­гә ашыру.

1920 елда Мәскәү Татар республикасы мәсьәләсен хәл иткәндә Бөре, Бә­ләбәй өязләрен кушу турында сүз алып барыла. Кече Башкортстан үзәге итеп Стәрлетамак калырга тиеш була. Бу мәсьәлә соңрак өязләр җыенында халык белән хәл ителәчәк дип вәгъдә ителә. Әмма бу сузыла, мәсьәлә күтәрелми. Бу җәмәгатьчелекне дә, ТАССР Ревкомын да пошаманга сала. 20 июльдәге җыелышта Шамил Усманов бу мәсьәлә һаман хәл ителмәде, халыкның фикере ачыкланмады дип чыгыш ясый. Үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән карарга киленә, әмма аны хәл итәргә теләүче булмый.

Уфа губернасының РКП(б)сы үз өязләрен ТАССРга бирүгә каршы чыга. Бу өязләр Уфага якын, ә Казанга ерак, икътисади яктан бу уңышсыз, төрле җыеннар ризык туплау кампаниясенә начар тәэсир итәчәк һәм башка сәбәпләр табып Бөре, Бәләбәй өязләрен ТАССРга кушылу агитациясен туктатырга дип әйтелә. Бу өязләрне ТАССРга кушу референдумы тормышка ашмый. 1921 елда да бу проблем искә төшерелә, әмма барыбер халык фикерен сорамыйча барысы да административ юл белән хәл ителә. 1921 елның 26 сентябрендә Зур Башкортстан проекты барлыкка килә, 1922 елның 7 гыйнварында Наркомнац Бакшорт республикасына Уфа губерниясен кушу турында карар чыгара, 14 июньдә РСФСР БАССР чикләрен киңәйтү турында Декрет кабул итә.

— ТАССР игълан ител­гәч, аның чиге дә барлыкка килә. Административ юл бе­лән хәл ителә, дисез. Шулай да, Гаяз Исхакый харитада сызганча эш­лә­гән­нәр дигән сүз бар. Бу дөресме? Әллә ул ашык-пошык кына ясалганмы яки уйлап эшләнгәнме? Чөнки бүгенге Татарстанны, аның чикләрен карасаң, татарларны, чыннан да, ТАССРдан махсус аерганнар кебек тоела. Дистәләгән та­тар районы Башкортстанга кушыла, Мари Иле ягында татар авылларыннан торган Бәрәңге районы да керми кала. Кукмарага терәлеп торган татар авыллары Киров өязендә кала, Сембер, Самар ягыннан да нәкъ шулай.

— Кече һәм соңрак Зур Башкортстанны булдыру Ле­нин белән Сталинның эше. Совет хакимияте 1918 елда Татар-башкорт республикасына чуваш, ма­ри җирләре белән бергә хәт­та Сергач, Ырбишча якларын да кушарга вәгъдә иткән. Әм­ма алдан билгелән­гән территориянең татарларга биштән бер өлеше генә эләк­кән. Алдыйлар. Галим Га­лим­җан Шәрәф Идел-Урал штатының берничә харитасын булдырган. Ул территорияне билгеләгән. Галимҗан Шәрәф тарафыннан тө­зе­л­гән Идел-Урал штатының бер харитасын карасаң, татар-башкорт территориясе 300 мең км2 мәйданны тәш­кил иткән, халык саны 7 миллион кеше, 51%ы татар булган. 1920 елның маен­да ТАССР игълан ителгәч, тер­ритория 60 мең км2 кала, халык саны өч тапкыр кими, 2,5 миллион исәпләнә. Ә татарларның проценты саклана, руслар 38, чувашлар 4 %.

Идел-Урал штаты харитасы
Идел-Урал штаты харитасы

Бүген Татарстанга терәлеп торган, әмма аңа кермәгән татар авыллары ни өчен ТАССР­га сыймаганы аңлашыла. ТАССР­­­ның зур булуын большевиклар хакимияте теләми. Көчле булуын кем теләсен?! Алар да кушылса, татарларның саны бермә-бер артачак. Баш бә­ласе булачак, дип фикер йөрт­кәннәр. Аз җирле, аз санлы республика итәр өчен мәкерле юллар белән эш иткәннәр.

Большевиклар ба­ланы бишегендә буарга ки­рәк дигән принцип белән эш итә

Тарихта факт булган, аны ничек бар, шулай кабул итәбез, әмма хаталардан нәти­җә ясарга кирәк. Бүген татарлар Татарстанга кызыгып карый, кушылырга тели, шул вакытта чикләр башкача узса иде, дип фикер йөр­тәләр. Икенче яктан, кем бе­лә, бәл­ки, алар ТАССРга кушылган бул­са, исән дә калмаслар иде. Уйлап карагыз, ТАССРдагы барлык татар авылларында мәчетләрнең манаралары киселә, гыйбадәтханә­ләр тар-мар ителә. Большевиклар ба­ланы бишегендә буарга ки­рәк дигән принцип белән эш итә. Ә ТАССР чи­­ген­дә­ге авылларга ничектер тими­ калалар. Ул авыллар динилеген, татарлыгын саклап кала. Сүз дә юк, мәчетләр барлык җирләрдә дә күпләп бетерелә. Хәтта Себердә дә. Әмма татарларны эзәрлекләүнең катысы, яманрагы ТАССР җирендә була. Татарлар гел басым, күзәтү ас­тында.

— Индус әфәнде, 1920нче еллар башында, яхшымы-яманмы, татарлар үз территориясе билгеләгән ТАССРга ия була. Ни гаҗәп, ул заманнарда Казакъстан белән Кыргызстан да шундый статуста яшәгән. Әм­ма соңыннан алар союздаш республикага әвере­лә. Ул вакытта ТАССРга да союздаш республика статусын алуга мөмкинлек буламы? Ник бу юлы да татарлар читтә калган?

— Бу большевиклар җитәкчелегенә бәйле. БАССРга күбрәк өлеш биргәнен әйткән идем, махсус уйланып эшләнгән. Союздаш республикалар статусы мәсь­әләсе барлыкка килгәч, Сталин, мондый статус алыр өчен, республиканың башка чит дәүләтләр белән чикләре бу­лырга тиеш, дип әйтә. ТАССРның да, БАССРның да чикләре булмый. Дәүләт уртасында утыралар бит. 1936 елда Сталин СССР Конституциясен кабул иткән докладында: "Татарии и Башкирии не видать союзности, как своих ушей", дип әйтә. Брежнев вакытында со­юздаш республика статусы мәсьәләсен искә алучылар була, әмма аңа игътибар итмиләр. Сталин аркасында автономия рәвешендә калдык. Союздаш республика статусын ул вакытта ук алсак, бүген бәйсез дәүләт булыр идек.

— ТАССР вакытында кешеләр ничек яшәгән? Икътисад нәрсәгә корылган?

Колхозлаштыру – советлар хакимияте тарафыннан кылынган зур җинаять

— Халыкка беркайчан да җиңел булмаган. Татарлар авылда гомер иткән, аннан чыгу хокукы бирелмәгән. Авылларда паспортсыз яшәттеләр бит, чынында бу шул ук "крепостной коллар" статусы була. Татарлар игенчелек белән шөгыльләнүен дәвам итә, әмма эшчән, мал табучы кешеләрне кулаклар дип, бар мөлкәтен тартып алалар. Колхозлаштыру безнең өчен афәт бу­ла, татар авыллары тар-мар ителә. Колхозлаштыру совет хакимияте тарафыннан кылынган зур җинаять, ә татарлар өчен коточкыч фаҗига.

Казанда дары заводы, Алафузов текстиль фабрикасы эшли. Әмма җитештерүдә татарлар катнашмаган. Казан шулай ук сабын патшалыгы һәм типография үзәге була. Төп керем әнә шул тармактан килгән.

— ТАССРның вәкаләтлә­ре, хокуклары нинди булган? Гадәттә, авыр чакта үзәк барлык хокукларны өеп бирә, аннары төбәк­ләр тернәкләнгәч, көч алгач, кыса башлыйлар. Татар автономиясе белән хәлләр ничегрәк булган?

— ТАССР Декреты Владимир Ленин белән Михаил Калинин тарафыннан имзалана. Беренче проектта хәрби идарә турында да сүз була, әмма ахыргы вариантта бу маддә керми кала. 1920 ел Декретында Татарстан автономиясендә 6 нарком булдырылуы турында әйтелә. Алар үз чиратында Бөтентатар корылтаена буйсына. Бар яктан бәйсез булалар. Әмма акча мәсьәләсе бар бит, аны каян алырга? Мәскәү тәэмин итәргә тиеш, тик алар финансларны бирергә теләми. Авыр хәлләр чыга.

Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре
Төрле сәяси оешмаларга кергән татар-башкорт сәясмәннәре

Җир наркомы башлыгы Юныс Вәлидов Җир фондының татар республикасына тапшырылуына ире­шә, шул рәвешле Татарстан кысаларында Җир кодексына үзгәрешләр кертелә. Бу җирне арендага алу хокукын биргән. Моннан тыш, ТАССРда җирле милиция генә буйсынган Эчке эшләр наркомы була, сәламәтлек саклау, юстиция, социаль тәэмин итү, халык мәгарифе наркомнары эшли. РСФСРда татар республикасында милли мәгариф турында Декрет булдырылган. Анда акка кара белән язылган: Казандагы университет (сүз КДУ турында бара) совет хакимияте карамагында кала, ләкин биредә җирле халыклар үз кафедраларын оештыра ала. Халык саны 10% тәшкил иткән милләт­ләргә үз югары уку йортларын булдырырга рөхсәт ителә. 1936 елда СССР Конституциясе барлыкка килә. Анда бәйсез наркоматлар юкка чыгарыла.

— ТАССР оешканда җи­тәкчелектә булган шәхес­ләр дә кызык. Аларның кайсын аерып телгә алыр идегез?

Кәшшәф Мохтар яхшы җитәкче була. Сүз уңаеннан, ул татар теле үсешенә күп тырышлык сала. Татар теле дәүләт теле буларак игълан ителә, ике телне дә белергә тиеш түрәләр исемлеге төзелә. Өязләр башкарма комитетларының, Ревкомның утырыш беркетмәләре татар телендә язылырга яки тәрҗемә ителергә тиеш, татар телендә язылган гаризалар да кабул ителә ала дигән фикерләр әйтелә. Телеграмнарны татарча да җибәрү мәсьәләсе күтәрелә. Өязләр башкарма комитетларына бу эшне оештырыр өчен тәрҗемә бюролары булдыру фикере дә яңгыратыла. Ләкин әлеге дә баягы дошманнар тик ятмый бит. Каршы чыгалар һәм болар тормышка ашмый. Татарча белүче түрәләр исемлеге барлыкка килеп, ул рәсми рәвештә булдырылса һәм 1990нчы елларга кадәр гамәлдә калса, бүген татар теле әлеге рәвештә булмас иде.

ТАССРда 400 мең­ләп кеше ачлыктан үлә

1921 елда Идел буенда коточкыч ачлык башлана. Ни кызганыч, совет хакимияте үзәгеннән бернинди ярдәм булмый. Халыкара оешмалар гына булыша ул вакытта. ТАССРда 400 мең­ләп кеше ачлыктан үлә. Кечкенә республика өчен бу бик зур сан. ТАССР җитәкчесе Сәхибгәрәй Сәедгалиев, нинди генә авыр шартлар булса да, республика яшәсен, дип тырыша. Ул Мәскәүгә каршы дәшми, халыктан 10,5 млн пот игенне салым итеп җыюны хәтта арттырып та тапшыра. Шуның өчен ул алтын сәгать белән бүләкләнгән дигән сүзләр бар. Моны дәлил­ләгән документ юк, мин моны исбатлый алмыйм, әмма утсыз төтен булмый.

Репрессияләр чорында исә шулай ук коточкыч вакыйгалар башлана. Бу да ТАССРның иң куркыныч, фаҗигале чоры. Татарның асыл, затлы кешеләре юкка чыгарыла, сөргенгә җибәрелә. Затлы язучылар, журналистлар, руханилар атып үтерелә... Аннары Икенче дөнья сугышында халык кырыла. Күп афәтне күрә халык.

— Индус әфәнде, әгәр ТАССР урынында Идел-Урал штаты булса, тормышыбыз ничек үзгәрер иде?

— Күпләр Идел-Урал штаты республика рәвешендә Русиядән бүленеп чыгарга теләгән дип уйлый. Бу сүзләр дөрес түгел. Шул вакытта чыккан газетларга күз салсаң, Идел-Урал штатының нинди вәкаләтләре булачагы турында язылган. Ул Русиянең бер өлеше дип языла. Килешү нигезендә яшәү, эш алып бару булыр иде. Бу — цивилизацияле дөньяда гадәти практика. Русия өчен дә уңышлы булыр иде. Кем белә, шул рәвешле яшәсәк, бәлки СССР таркалмаган да булыр иде.

XS
SM
MD
LG