Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Украинада "махсус хәрби операция" башлануын игълан итте


Украина һәм көнбатыш медиа чаралары Мариуполь, Харьков, Одесса, Днепр һәм Киев тирәләрендә күпсанлы көчле шартлаулар турында хәбәр итә. 

Пәнҗешәмбегә каршы төндә Русия президенты Владимир Путин Украина территориясендә "махсус хәрби операция" башлануын игълан итте. Аның максаты булып ул "сигез ел дәвамында Киев режимы тарафыннан җәберләү һәм геноцидка дучар булган кешеләрне яклау, "Украинаның демилитаризациясе һәм денацификациясе" дип атады. Моннан тыш ул "гади кешеләр, шул исәптән Русия ватандашларына каршы күпсанлы канлы җинаять кылган кешеләрне мәхкәмә алдына китертү" максатын да әйтте.

Путин сүзләренчә, "кан кою өчен бөтен җаваплылык Украина хакимияте намусында булачак", Русиягә каршы чыгучылар исә "моңарчы беркайчан да күрмәгән нәтиҗәләрне күрәчәк".

Украина территориясенә ракет һөҗүме ясала дигән хәбәрләр килә. Һөҗүмнәр хәрби һәм авиабазаларга, идарә итү системнарына ясала.

Украина һәм көнбатыш медиа чаралары Мариуполь, Харьков, Одесса, Днепр һәм Киев тирәләрендә күпсанлы көчле шартлаулар турында хәбәр итә.

Зеленский бөтен Украина җирләрендә хәрби хәл тәртибе кертте

Русиянең Донбасстагы махсус хәрби операциясе башланганнан соң, Украина президенты Владимир Зеленский бөтен Украина җирләрендә хәрби хәл тәртибе кертү турында игълан итте. Алдарак ясаган чыгышында Зеленский Киевның Донбассны "бомбага тотарга" җыенмавын, әмма Русия тарафыннан һөҗүм була калса, Украинаның сакланачагын искәртте.

Украина үзенең һава киңлеген ябуы турында игълан итте. Зеленский Украинаның иминлек шурасы утырышын җыя.

Русия саклану министрлыгы һөҗүм хәрби инфраструктура, хәрби аэродромнар һәм Украина армиясе авиациясенә ясала дип белдерде. Украина шәһәрләренә ракет, авиация яки артиллерия һөҗүмнәре ясалмый, Украинаның сивил халкына берни янамый, ди министрлык.

"ДНР" һәм "ЛНР" Украина гаскәренә һөҗүм турында игълан итте. Аерым алганда, "ЛНР" Счастье шәһәрен яулап алу операциясе башлануын белдерде. Әлеге шәһәр Луһански өлкәсенең Украина контролендәге өлешендә урнашкан.

БМО генераль сәркатибе Антониу Гутерриш Русияне гаскәрләрен кире кайтырга чакырды, "Гасыр башыннан Европада иң начар сугыш"ны булдырмаска өндәде. Ул низагны кичекмәстән туктатырга кирәк диде.

Әлеге хәбәрләр фонында нефть бәясе кискен үсә башлады, ул бер баррель өчен 100 доллардан артты. Русия рубле һәм акцияләр базары ишелде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG