Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зеленский бөтен Украина җирләрендә хәрби хәл тәртибе кертте 


Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

23 февральдә Украина президенты Киевның Донбассны “бомбага тотарга” җыенмавын, әмма Русия тарафыннан һөҗүм була калса, Украинаның сакланачагын искәртте. 

Русиянең Донбасстагы махсус хәрби операциясе башланганнан соң, Украина президенты Владимир Зеленский бөтен Украина җирләрендә хәрби хәл тәртибе кертү турында игълан итте.

23 февральдә Украина президенты Владимир Зеленский Русия ватанадашларына мөрәҗәгать итте. "Украина халкы тынычлык тели, Украина хакимияте тынычлык тели", диде Зеленский. Украина беркайчан да Русиягә куркыныч тудырмаячак. "Сугыш бөтен кешене иминлек гарантияләреннән мәхрүм итәчәк", дип белдерде Зеленский. Аның сүзләренчә, ул 23 февральдә телефоннан Русия президенты Владимир Путин белән элемтәгә чыгарга тырышкан, әмма Кремльдә җавап бирмәгәннәр.

Шулай ук Зеленский Киевның Донбассны "бомбага тотарга" җыенмавын, ә украиннарның рус мәдәниятенә нәфрәте булмавын әйтте, әмма Русия тарафыннан һөҗүм була калса, Украина сакланачак, дип искәртте.

Пәнҗешәмбегә каршы төндә Русия президенты Владимир Путин Украина җирләрендә "махсус хәрби операция" башлануын игълан итте. Аның максатлары дип ул "сигез ел дәвамында Киев режимы тарафыннан җәберләүләргә һәм геноцидка дучар ителгән кешеләрне яклау", "Украинаның демилитаризациясе һәм денацификациясе", шулай ук "тыныч халыкка, шул исәптән Русия федерациясе ватандашларына каршы күпсанлы канлы җинаятьләр кылганнарны мәхкәмәгә бирү" дип атады.

Шаһитләр әйтүенчә, Украина җирләре күмәк ракет һөҗүмнәренә дучар ителә.

Украина тышкы эшләр министрлыгы хәрби идарә үзәкләренә, һава киңлекләренә, хәрби складларга, Киевка, Харьковка, Днепрга ракет һөҗүмнәре турында хәбәр итте.

Русия саклану министрлыгы һөҗүм хәрби инфраструктура, хәрби аэродромнар һәм Украина гаскәренең авиациясенә ясала дип белдерде. Украина шәһәрләренә ракет, һава яки артиллерия һөҗүмнәре ясалмый, Украинаның сивил халкына берни янамый, ди министрлык.

Украина мәгълүмат чаралары Русия гаскәрләренең Харьков тирәсендә Украина чиген үтеп керүен хәбәр итте. Шулай ук Мариуполь һәм Одессага Русия десанты төшүе хәбәр ителә.

"ЛНР"ның хәрби бүлекчәләре Счастье шәһәрен штурмлый башлый. Ул Луһански өлкәсенең Украина идарәсе астындагы өлешендә урнашкан. "ДНР" куәтләре дә һөҗүмгә киткән.

23 февральдә "ДНР" һәм "ЛНР" башлыклары Русия президентыннан Украина кораллы көчләре агрессиясенә җавап бирергә булышуны сорады. Моңа кадәр ике көн алдан Путин Донбассның фетнәчел республикаларын таныган иде, ул Киевның Мински килешүләрен үтәүдән баш тартуына сылтанды. Шуннан соң Федерация Шурасы төбәктә Русиянең кораллы көчләрен кулланырга рөхсәт итте.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG