Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Русия һәм Украина сөйләшүенең яңа раунды уза


Истанбулдагы сөйләшү алдыннан
Истанбулдагы сөйләшү алдыннан

Сөйләшү Истанбулның Долмабаһче сараенда матбугат өчен ябык тәртиптә уза. Тарафлар һуманитар мәсьәләләр турында сөйләшер һәм атышны туктату турында килешер дип көтелә.

Бүген, 29 мартта Төркиянең Истанбул шәһәрендә Украина һәм Русия сөйләшүенең яңа раунды уза. Бу – март уртасыннан беренче мәртәбә күзгә-күз форматта узучы сөйләшү. Тарафлар һуманитар мәсьәләләр турында сөйләшер һәм атышны туктату турында килешер дип көтелә. Бу сөйләшүнең соңгы берничә раунды видеоэлемтә аша үтте.

Сөйләшү Истанбулның Долмабаһче сараенда, матбугат өчен ябык тәртиптә уза.

Украинаның тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба украин телеканаллары эфирында Киевның минималь бурычы – "һуманитар проблемнарны хәл итү", "максимум програмы – атышны туктату" дип белдерде.

Сөйләшүдә Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган да катнаша. Элегрәк ул сөйләшү алдыннан ике тараф белән очрашырга ниятли дип хәбәр ителгән иде.

Русия һәм Украина делегацияләре каршында чыгыш ясап, Эрдоган сугышны дәвам итү беркемгә дә отышлы түгел дип белдерде һәм атышны туктатырга чакырды.

"Хәзер без сөйләшүнең тәгаен нәтиҗәсе булырга тиешле чорга кердек. Атышны мөмкин кадәр тизрәк туктатуга ирешү – барыбызның да мәнфәгате", диде Эрдоган. Бу хакта NTV хәбәр итә.

Русия эшкуары Роман Абрамович та бу сөйләшүгә кушылды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Рәсми рәвештә ул делегация әгъзасы түгел, әмма арадашчы буларак катнаша.

Сөйләшү барышы белән таныш булган дүрт чыганагына сылтама белән, Financial Times язганча, Мәскәү һәм Киев низагны җайга салу юллары турында фикер алыша. Украинаның НАТОга керүдән баш тартуына алмаш буларак, аның Европа берлегенә керү ихтималы һәм иминлек гарантияләре карала.

Килешү өлгесендә Русиянең сугыш башлагандагы өч таләбе — коралсызландыру, денацификацияләү һәм Украинада урыс телен яклау таләпләре юк, дип хәбәр иткән басманың чыганаклары, аноним булып калу шарты белән.

21 мартта Украина президенты Владимир Зеленский Украина иминлеге һәм Донбасс белән Кырым статусы турындагы мәсьәләләр Украинакүләм референдумга чыгарылачак диде. Аның сүзләренчә, Русия белән сөйләшүләрдә мөмкин булган "теге яки бу компромисс форматлары турында бары тик халык кына карар итәчәк".

Шулай ук Украина президенты Русия гаскәрләре 24 февральдә бәреп кергәнче булган урыннарына кире кайтарылырга тиеш дип белдерде. Аның сүзләренчә бары тик шуннан соң гына нинди дә булса компромисс турында фикер алышырга мөмкин.

24 февральдә Русия Украинага сугыш башлады. Хәзерге вакытта илнең төньягында, көньягында һәм көнчыгышында сугыш бара, илнең үзәгендәге шәһәрләр, башкала Киев та һавадан утка тотыла.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG