Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкорт милли сәяси үзәге" Башкортстан төзелешен яңарту проектын тәкъдим итте


Авторлар фикеренчә, яңартылган республиканың "Русиянеке белән хезмәттәшлек итүче үз хокук саклау органнары, гомуми кораллы көчләр белән хезмәттәшлек итүче үз Милли гвардиясе һәм федераль ватандашлык эчендә үз ватандашлыгы" булырга тиеш.

Күптән түгел чит илдә оештырылган "Башкорт милли сәяси үзәге"нең "Башкортстанның дәүләт төзелеше проекты" исемле документы чыкты, аны әзерләүчеләр әйтүенчә, документта "киләчәктә яңартылган республиканың төп принциплары билгеләнгән".

Аерым алганда, проектта "Башкортстан республикасы башкорт халкы үзенең үзбилгеләнү хокукын тормышка ашыруы нәтиҗәсендә барлыкка килгән, һәм берлектә Башкортстан халкын – башкорт сәяси милләтен барлыка китерүче барлык ватандашларының дәүләте булып тора" диелә.

"Башкортстанның дәүләтчелеген яңарту Башкортстанның 1993 елның 24 декабрендә кабул ителгән Конституциясе һәм 1994 елның 3 августында Русия Федерациясе белән имзалаган килешүе нигезендә тормышка ашырылачак" диелә документта.

Проект авторлары Русия белән яңа килешүгә ирешергә ниятли.

Авторлар фикеренчә, яңартылган республиканың "Русиянеке белән хезмәттәшлек итүче үз хокук саклау органнары, Русия кораллы көчләр белән хезмәттәшлек итүче үз Милли гвардиясе һәм федераль ватандашлык эчендә үз шәхси ватандашлыгы" булырга тиеш.

"Башкортстаннан аның хокукларын һәм вәкаләтләрен тартып алырга омтылган очракта, ул үз артында федерация составыннан чыга башлау хокукын калдыра", дип белдерелә документта.

"Башкорт" оешмасының (оешма Русиядә экстремист дип табылды һәм тыелды) элеккеге алдынгы активисты, күптән түгел Литвага күчеп киткән Руслан Габбасов "Idel.Реалии"-га әйтүенчә, бу өлгегә нигез итеп башкорт җәмәгать эшлеклесе, публицист Айрат Дилмөхәммәтов фикерләре алынган.

Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

"Декабрьдә без "Башкорт милли сәяси үзәге" оештырдык һәм булачак яңартылган республиканың нигезен тәшкил итүче актларны әзерләүгә керештек. Моңа вакыт җитте, чөнки Русиядә соңгы кануннар федерализмны тәмам үтерде", дигән Габбасов.

Активист әйтүенчә, ул да, фикердәшләре дә Башкортстан башка төбәкләр кебек үк "киләчәктә булачак Русия конфедерациясенә дә керергә мөмкинлеген" кире какмый.

Габбасов документтагы кайбер бәхәсле мәсьәләләргә ачыклык керткән. "Европа берлегендәге кебек, ике төрле ватандашлык булачак. Башкортстанның ватандашы шул ук вакытта Русия Федерациясе ватандашы да булачак. Аңлатам – республикага үз ватандашлыгы кирәк, чөнки без "Башкорт сәяси милләтен" төзибез, ул Башкортстанда яшәүче бөтен милләт халыкларыннан торачак. Безнең фикеребезчә, мондый милләт җаваплы кешеләрдән торачак, алар ант китергәндә дәүләт идарәсе эшләрендә катнашу хокукына ия булачак. Мондый ант китермәгән башка кешеләрнең исә, сайлау һәм дәүләт вазифаларын алу кебек хокукларыннан тыш, Конституциядә каралган бөтен хокуклары да булачак", дигән Габбасов.

"Илдәге сәяси атмосфера шундый – федерализм турында, республика суверенитетын сакларга кирәклеге турында теләсә нинди сүзләр җинаять эзәрлекләнүенә дучар була. Әмма Башкортстан кешеләренең безнең өлгене укуын, аның белән бүлешүен, аның турында фикер алышуын беләбез – алар бу хакта безгә үзләре яза. Өлгене кискен рәвештә кабул итмәү очраклары булмады диярлек. Гадәттә, кешеләр фикерләребезне нормаль кабул итә", дип белдергән Руслан Габбасов.

  • Айрат Дилмөхәмәтов та "Русиядә яңа федерация" төзү тәкъдимнәрен яңгыраткан иде. Әлеге вакытта ул колониядә утыра. Активистның "Русиядә яңа федерация төзергә" тәкъдимнәре яңгыраган интернетта чыккан видео һәм 2018 елның маенда "Эхо Москвы" эфирында әйткән сүзләре нигезендә Дилмөхәммәтовка Русия бөтенлеген җимерүгә чакыру турындагы маддә кысаларында гаеп белдерелде. Моннан тыш ул экстремистлык эшчәнлеге алып бару һәм террорчылыкны аклау, террорчылыкны финанслау маддәләре нигезендә гаепләнде.
  • 2020 елның августында Дилмөхәммәтовка тугыз ел кырыс тәртипле колония хөкеме чыгарылды.
  • Дилмөхәммәтов гаиләсенә матди ярдәм күрсәткән кешеләрнең кайберләренең өенә тентү белән килделәр, активистның әнисенә акча җибәргән Илмира Бикбаева экстремистлар исемлегенә кертелде һәм шартлы җәза алды.
  • 2020 елның декабрендә Русия президенты Владимир Путин илнең бербөтенлеген бозу өчен җәза кертүче канунны имзалады. Документка ярашлы, бу гамәлләр өчен 6 елдан алып 10 елга кадәр төрмә җәзасы бирелә. Моннан тыш, илнең бербөтенлеген бозуга ачык рәвештә чакырган очракта, бу хәл беренче тапкыр булса, административ җәза кулланыла. Шушы кисәтүдән соң бер ел эчендә әлеге өндәү тагын кабатланса, бу җинаять булып санала. Моның өчен Русия Җинаять кодексына ил бөтенлеген бозу турында яңа маддә өстәлде. Әлеге канун өлгесе Русия Конституциясенә президент Путин тәкъдиме нигезендә кертелгән үзгәрешләр кысаларында әзерләнгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG