Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Русия форумы: Милли республикаларның "империядән соңгы" киләчәге


Азат Русия форумында Руслан Габбасов чыгыш ясый
Азат Русия форумында Руслан Габбасов чыгыш ясый

2-3 декабрьдә Вильнюста Русиядәге оппозициянең чираттагы Азат Русия форумы узды. Аның кысаларында оештырылган утырышларның берсе илдәге федерализм мәсьәләләренә багышланды. "Русия бер милләтле булырга тиешме, әллә күп милләтлеме – урыслар һәм Русия федерациясенең башка халыклары үзбилгеләнүе" дип аталган бу сөйләшү барышын "Idel.Реалии" хәбәрчесе күзәтте.

Федерализм һәм Русия халыкларын "империя таркалгач" нинди киләчәк көтүе турындагы сорауларга җавап эзләгән бу очрашуны модератор буларак журналист Харун Сидоров алып барды. Чараны башлап җибәргәндә ул әлеге сөйләшүнең Русия милли хәрәкәтләре вәкилләре һәм урыс милләтчеләре арасында беренче конструктив фикер алышу булуын искәртте.

"Русия дәүләте яңадан корылырга тиеш"

Русия милли хәрәкәтләре вәкиле буларак чарада Башкортстаннан активист Руслан Габбасов та катнашты. Ул – Башкортстанда экстремист дип табылган һәм тыелган "Башкорт" оешмасының элеккеге җитәкчесе. Габбасов Русиядә кеше хокуклары бер тиенгә тормый, дип белдерде.

Руслан Габбасов
Руслан Габбасов

— Безнең ил терелтеп булмаслык дәрәҗәдә авыру, анда ватандашларның Конституциядә язылган хокуклары һәм ирекләре юк. Анда башкача уйлаган өчен эзәрлеклиләр һәм төрмәләргә утырталар, - дип башлады сүзен Габбасов.

Харун Сидоров исә кризистан чыгу һәм халыкка "теләктәшлек һәм көрәшчән сәяси энергия" чыганагы – милләт диде. 2011-2012 елларда русияләр урамнарга чыга башлаган мәлдә милләт туа башлаган булса, соңрак бу процесс сүнүгә таба барды, бары Ингушетия, Калмыкстан, Башкортстан, Бурятия һәм Приморье төбәкләрендә берләштерүче көч чыганагы буларак милләт сакланып калды, нәкъ менә шул төбәкләрдә "соңгы елларның иң көрәшчән күтәрелешләре" булды дип, күзәтүләре белән уртаклашты Сидоров.

Аннары журналист, тарихка кереп китеп, урысларның милли республикалар вәкилләре белән бергә эшләү үрнәкләре дә булган, дип белдерде. Мисал рәвешендә ул Герцен җитәкләгән "урыс азат итү хәрәкәте"нең үзәктән читтә милли өлкәләрдәге азатлык хәрәкәтләре белән берләшү ягын каравын сөйләде.

Харун Сидоров
Харун Сидоров

— Милли хәрәкәтләр һәм республикаларны большевиклар китереп чыгармаган. Бу хәрәкәтләр февраль инкыйлабыннан соң барлыкка килгән. 1990 елның 12 июнендә кабул ителгән Русия суверенитеты декларациясендә дә халыкларның үзбилгеләнүгә хокукын тану язып куелган. Болар барысы да – Русиядә күп гасырлар яшәп килүче федералистик күпмилләтлелек традициясенең дәвамы, - диде Сидоров.

Габбасов исә Русиядә рәсми хакимият фикереннән аерыла торган теләсә-кайсы фикер эзәрлекләнә, дип сөйләде. Либераль булсынмы, милли фикерме – барыбер, диде ул. Шулай ук ул Лилия Чанышева, Рәмилә Сәетова, Айрат Дилмөхәммәтовларның кулга алынуын искәртеп узды. Дилмөхәммәтовка нәкъ менә Русиянең нигезен үзгәртеп кору турында тәкъдимнәре өчен сепаратизмда гаепләнеп җинаять эше ачылды, диде активист.

Русия федерациясенең бердәм булуын телибез икән, илне тыныч рәвештә горизонталь килешү нигезендә яңадан кору кирәк

— Бездә тулы бер халыклар басым астында, үзбилгеләнү хокукларын тормышка ашыра алмыйлар. Бер ел элек "Башкорт"ны тыйдылар, бу оешма белән бәйле һәркемне эзәрлеклиләр. Русия федерациясенең бердәм булуын телибез икән, илне тыныч рәвештә горизонталь килешү нигезендә яңадан кору кирәк. Милли республикаларның статусы төшерелмәскә һәм алар юк ителмәскә тиеш. Киресенчә, башка субъектлар үз статусларын республикалар дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш, - дип белдерде Габбасов.

"Үзебезне яклыйк" дип аталган коми милли хәрәкәте җитәкчесе Сергей Елфимов федераль килешүне яңадан карап чыгу өчен Русиянең бөтен халыклары вәкилләре берләшүе кирәк диде һәм үз республикасы тәҗрибәсен сөйләп узды. Аның сүзләренчә, күп кенә урыслар хәзер үзләрен Коми республикасының бер өлеше буларак хис итә башлаган.

Хәзер федераль килешүне яңадан карап чыгу мөмкинлеге бар

— Без бөтенесен нигезеннән җимерү кирәк димибез, хәзер федераль килешүне яңадан карап чыгу мөмкинлеге бар. Безгә берләшергә кирәк. Урыс милли хәрәкәте азсанлы халыкларга үзенең кече туганнары итеп карау мөнәсәбәтен яңадан карап чыгарга тиеш, - дип белдерде Елфимов видеоэлемтә аша.

Үзәк белән төбәкләр арасында мөнәсәбәтләрне башкача кору ничек тормышка ашырылачагы турында очрашуда фикерләр яңгырамады, әмма элекке национал-болшевик һәм "Халык каршылыгы берлеге" җитәкчесе Михаил Пулин бу әйбер инкыйлаб нәтиҗәсендә килеп чыгар, дип фаразлады.

Michail Pulin
Michail Pulin

— Дәүләтне яңабаштан кору сайлаулар аркылы түгел, бары инкыйлаб юлы белән булачак. Без хәзер Русиядә урнашкан корылыш һәм дәүләтчелекне сындыру турында сөйләшәбез. Милли һәм төбәк мәсьәләләре монда иң мөһимнәрдән. Инкыйлаб учагында милләт туа – бу эволюцион үсешнең кануны һәм векторы, - диде Пулин.

"Урысларның үзбилгеләнүе турында фикер алышу юк"

Федерализм темасын күтәргән чарада урыс халкының хәле турында да әйтелми калмады. Очрашуда бары бер генә спикер Русия бер милләт тирәсендә оешырга тиеш дигән фикер белән чыкты. Бу "Урыс Европа хәрәкәте" вәкиле Даниил Константинов иде. Аның фикеренчә, Русия хакимиятендә соңгы елларда урыс мәсьәләсе турында сөйләшмәскә тырыштылар. Бу тема Октябрь инкыйлабыннан соң тыелган булып китте дип искәртте ул.

Даниил Константинов
Даниил Константинов

— Совет хакимияте җимерелгәч, урыс темасын почмактан тартып чыгардылар. Урысларның Русиядә үзбилгеләнүе – кагылырга ярамаган тема. Аның турында сөйләшмиләр. Русия хакимияте дә соңгы еллар дәвамында урыс мәсьәләсе турында сөйләшмәскә тырышты. Ә тема белән шөгыльләнмәсәң, ул хәл ителмәслеккә әйләнә. Урыс дәүләте күп милләтле түгел, бер милләтле булырга тиеш. Һәр дәүләттә аның этник үзәге була. Русиядә ул урыслар. Урыслар күпчелек тәшкил итә, бу милләтне аңлауның ачкычы. Дәүләттә милләт бер булырга тиеш, - дип белдерде Константинов.

Русия Конституциясендә "күп милләтле халык" дип язылуы начар әйбер, диде ул. Милләтләрнең күп булуы җәмгыятькә таркалу юнәлеше бирә, дип белдерде Константинов, һәм мисал итеп Югославия, Советлар берлегенең җимерелүен китерде. Моны булдырмас өчен төп канунда урыс халкының дәүләт коручы халык буларак ролен язып кую һәм илдәге этник яктан урыс булган төбәкләрнең статусын күтәрү мөмкинлеген булдыру кирәк, дип саный Константинов.

Михаил Пулин да аны куәтләп, урыс республикалары булдырырга кирәк, дип белдерде.

Бер-беребезне хөрмәт иткән вакытта компромисслар табарбыз

— Бездә милли республикалар бар, урыс республикасы юк. Урыс кешеләренә басымнан котылып, үзенекен булдырырга кирәк, һәм барлык милли хәрәкәтләр белән элемтәләр корып эшләргә. Бер-беребезне хөрмәт иткән вакытта компромисслар табарбыз, - диде Пулин.

"Сәяси үзгәрешләр нәтиҗәсендә Русия төбәкләренең бер өлешен югалтыр"

Даниил Константинов Русия субъектларының илдән чыгу мөмкинлеге булуга каршы икәнен дә әйтте. Тик сәяси үзгәрешләр булганнан соң, Русия, мөгаен, үз төбәкләренең бер өлешен югалтыр, дип фаразлады ул. Шулай була калса, урыслар бу аерылган төбәкләрдә нинди статуста булыр, "Косово, Карабах, Днестр буе төбәгендәге кебек" килеп чыкмасмы, дип борчылуын белдерде Константинов.

Коми милли хәрәкәте вәкиле Елфимов исә республиканың Русиядән аерылып чыгуы турында сүз бармый, дип аны тынычландырды. Комида урыслар 70-75 процент, аларны беркем дә республикадан сөрергә тәкъдим итми, диде Елфимов. "Урысларның хокукын кысу – республиканың бөтен ватандашларын да кысу булып тора" дип белдерде ул.

— Без республикаларның аерылып чыгуы турында әйтмибез, без федерализмны торгызу һәм 2000 елга кадәр Конституциядә язылган хокукларны кире кайтару турында сөйлибез. Шуннан соң төбәкләрнең конституцияләре унификациягә дучар ителде, - диде активист.

Төбәкләрнең Русиядән чыгу хокуклары – федерализм атрибутларының берсе булып тора, дип саный Елфимов.

Минем халкым бу җирдә меңләгән ел яши, славяннар килгәнче үк инде бик озак яшәгән

— Безне гел сугыш өрәге белән куркыталар. Сез беләсез, сугышны гамәлдә булган статусны саклап калырга теләүчеләр башлый. Без сугыш куркынычы күрмибез, безнең үз җирләребездә яшисебез килә. Минем халкым бу җирдә меңләгән ел яши, славяннар килгәнче үк инде бик озак яшәгән. Без Русия җирендә яшәмибез, без Русия федерациясенең бер өлеше булып торабыз. Русиядә урыслар яши, мин урысларны хөрмәт итәм, ләкин Русия ни дә, Русия федерациясе ни – моны ачык аерырга кирәк. Коми ул Русия федерациясенең бер өлеше. Әгәр бер өлеш үзәктән аерылырга тели икән, димәк, моның сәбәпләре бар. Һәм бу Русияне җимерү түгел, бары ниндидер бер республика федерациядән китә – шул гына. Мин монда фаҗига күрмим, - дип йомгаклады фикерен Елфимов.

Габбасов, Константинов куйган сорауга җавап биреп, Куштауны яклап күтәрелгән вакытларны искә алды. Республикадагы барлык халыкларның вәкилләре республика флагы астында берләште, диде ул. Бу сәяси милләт туа башлау мизгеле булды, дип саный Габбасов. Ә киләчәктә республикада барлык халыклар тигез хокуклы булачак, беркем дә беркемне кысрыкламаячак, диде активист. Ләкин төбәкләрнең Русиядән чыгу хокукы булырга тиеш, диде Габбасов, ул бу фикерен башкортларның тарихи тәҗрибәсе белән нигезләде.

Башкорт республикасының, килешү бер яклы тәртиптә бозылганын күрү белән үк, бу дәүләттән чыгарга хокукы булырга тиеш

— Мин республикаларның чыгуга хокукы булуы яклы. Әгәр башкорт халкы тарихын алсак, ул өч тапкыр Русия дәүләте белән килешү имзалаган: беренчесендә Явыз Иван белән, икенчесендә Зәки Вәлиди Ленин белән килешү имзалаган, ә өченче тапкырында инде Мортаза Рәхимов федератив килешүгә кул куйды. Өч тапкырында да бу килешүләр бер яклы тәртиптә бозылган. Чираттагы имзаланган килешү бозылмас дигән бер гарантия дә юк. Башкорт республикасының, килешү бер яклы тәртиптә бозылганын күрү белән үк, бу дәүләттән чыгарга хокукы булырга тиеш. Башкортларның, милләт буларак, вакыты калмаган диярлек. Без, кызганыч, күп еллар буе Русиядә үз мәдәни ихтыяҗларыбызга ярашлы рәвештә үсеш алу мөмкинлегеннән мәхрүм ителгәнбез... Глобальләшү һәм урыслар тарафыннан ассимиляцияләнү торган саен ныграк баса. Без тиздән кире кайтарып булмаслык дәрәҗәдә ассимиляциягә бирешеп китәргә дә мөмкинбез, ә безнең сакланып каласыбыз килә, - диде башкорт активисты.

Чарада катнашучыларның тагын берсе, "Регион-Эксперт" порталы баш мөхәррире Вадим Штепа урыс милләтчеләре вәкиленә Русия халыкларының киләчәк язмышын таркалган империяләр халыклары язмышлары мисалында фаразларга тәкъдим итте.

Вадим Штепа
Вадим Штепа

— Британия империясе Русия империясеннән дә зуррак иде, ул җимерелде, һәм күп санда инглиз телле илләр барлыкка килде. Моның аркасында инглиз мәдәнияте юкка чыктымени? Юк, ул төрлеләнде генә – Америка, Австралия, Яңа Зеландиядәге мәдәниятләргә әйләнде. Бу төрлелек тудырды. Бәлки, Русиянең империя буларак таркалгач булачак киләчәген нәкъ менә шундый нокталардан караргадыр? Империяле халык позициясеннән түгел, ә глобаль күзлектән: урыс телле күп илләр барлыкка килергә мөмкин, алар үзара бик тә иркен рәвештә аралаша, бергә гамәл кыла ала – Австралия, Британия, Яңа Зеландия аралашкан шикелле. Мондый караш тарихи яктан перспективалырак булып тора. Хабаровскида протестлар вакытында бер генә Русия флагы да күтәрелмәде, анда төбәк флаглары иде. Хабаровски кешеләре үзләрен этник яктан урыс дип саныйлар, әмма сәяси яктан алар Ерак Көнчыгышның төбәк милләте нигезен тәшкил итә, - дигән фикер белдерде Штепа.

"Русия йә бердәм, яисә демократик була ала"

Азат Русия форумы ябылышында Михаил Ходорковский әйткән сүзләр федерализм һәм милләтләрнең киләчәге турында сөйләшүнең үзенчә бер йомгаклау фикере буларак яңгырады. Штепа соравына җавап итеп, Ходорковский Путин хакимияттә озак утырса, бу Русиянең географик чикләрен саклап калып булмавына китерәчәк, дип белдерде.

Михаил Ходорковский
Михаил Ходорковский

— Мин шуннан бик куркам: Путин үзе теләгән кадәр хакимлек итсә, ул безне илнең хәзерге чикләре сакланып калуы сорау астына куелу хәленә китереп җиткерәчәк. Төньяк Кавказда каршылыклар туплана, Татарстанда каршылыклар туплана, Якутиядә, Башкортстанда туплана – бу ачык күренә. Болар барысы бер мизгелдә шартласа, боларны ничек тотып калып булуын күз алдына китерү кыен булачак, - дип фаразлады Ходорковский.

Моннан тыш, сәясәтче "Русия йә бердәм булачак, яисә демократик була" дип тә белдерде.

Азат Русия форумы Русия оппозициясенең бәйсез фикерләшү мәйданчыгы буларак тәкъдим ителә. Форум кысаларында Русия һәм дөньядагы көнүзәк проблемнар турында фикер алышына, шулай ук Русиянең сәяси, икътисади һәм цивилизацион кризислардан чыгу юллары фаразлана. Форум 11нче тапкыр узды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG