Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сөргендәге татар хөкүмәте" Русия оппозициясен Идел-Урал республикаларының бәйсезлеген танырга чакыра


Рәфис Кашапов
Рәфис Кашапов

"Сөргендәге татар хөкүмәте" 8-9 июньдә Литвада узачак "Азат Русия форумы"нда катнашучыларга мөрәҗәгать итте. Авторлар оппозициядән Идел-Урал республикаларының бәйсезлеген тануны сорый.

Мөрәҗәгатьне үзбилгеләнгән "Сөргендәне татар хөкүмәте" башлыгы Вил Мирзаянов, аның урынбасарлары Рәфис Кашапов, Нәфис Кашапов, Төркиядә яшәүче җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан һәм "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең Нью-Йорктагы вәкиле Камил Сукаев имзалаган.

Мөрәҗәгать авторлары Мәскәү репрессиясе шартларында республикалар үсә алмый дип белдерә.

"Сәяси һәм дини сәбәпләр белән репрессияләр ешайды һәм ачыктан-ачык террорга әйләнде. Шуңа күрә һәм башка сәбәпләр белән гаделлеккә өметләрен югалтып Русиядән меңәрләгән кеше китә", диелә документта.

Хатта күптән түгел Украина Югары Радасының Русиядә асаба халыкларның хокукларын бозуны хөкем итү максатында халыкара оешмаларга һәм төрле илләрнең парламентларына мөрәҗәгать җибәрү турында карарны хуплавы турында да искә алына.

Бу уңайдан активистлар Югары Рада депутатларына, Югары Раданың Тышкы эшләр комитеты рәисе Һанна Һопкога һәм "Азат идел-Урал" хәрәкәте вәкилләренә рәхмәт әйтелә.

Мөрәҗәгатьтә үзбилгеләнгән "Сөргендәге татар хөкүмәтенең" һәм Идел-Урал иҗтимагый оешмаларының максаты дип Татарстан, Башкортстан, Чуашстан, Удмуртия, Мари Иле һәм Эрзя-Мокша (Мордовия) республикаларының чын суверенитетка ирешүе атала.

"Без Себер һәм Кавказ халыклары белән дуслыкта һәм тынычлыкта яшәргә, Европада күпчелек халык кебек ирекле булырга телибез", диләр хат авторлары.

Элегрәк "Cөргендәге татар хөкүмәте" әгъзалары кайбер илләр җитәкчеләренә, шул исәптән АКШ президенты Дональд Трампка Русия халыкларын дәүләтнең этноцид сәясәтеннән яклауны сорап мөрәҗәгать иткән иде.

XS
SM
MD
LG