Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Cөргендәге татар хөкүмәте" әгъзалары кайбер илләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать юллады


Вил Мирзаянов
Вил Мирзаянов

Алар Русия халыкларын дәүләтнең этноцид сәясәтеннән яклауны сорый.

АКШта яшәүче татар активисты Вил Мирзаянов җитәкчелегендәге үзбилгеләнгән "Cөргендәге татар хөкүмәте" әгъзалары кайбер илләр җитәкчеләренә, шул исәптән АКШ президенты Дональд Трампка Русия халыкларын дәүләтнең этноцид сәясәтеннән яклауны сорап мөрәҗәгать итте.

Мирзаянов мөрәҗәгатьнең текстын Facebook-ка чыгарды.

"Сезгә, тәэсирле һәм цивилизацияле илләрнең җитәкчеләренә 1959 елның 17 июлендә кабул ителгән һәм АКШның 34-нче президенты Дуайт Эйзенһауэр раслаган "Әсир милләтләр кануны"н истә тотуны һәм үз илләрегедә дә шундый кануннар булдырырга өндәп мөрәҗәгать итәбез. Бу канун Идел-Урал, Себер һәм Кавказ халыклары өчен әле дә бик мөһим документ булып кала. Бу документның халыкара дәрәҗәдә танылуы, һичшиксез, Кремльнең агрессив сәясәтен туктату факторы һәм әсир халыкларның хокукларын колониаль администрация башбаштаклыгыннан яклау факторы булачак”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Аны имзалаучылар фикеренчә, колония хәлендә яшәүче барлык халыкларга карата кырыс ассимиляцияләү һәм аларны “россияннар” дип аталган, үз йөзләре һәм фикерләре булмаган, ни кушсалар шуны үтәүче масса итү сәясәте алып барыла.

“Бу максатта буйсынучан "кесә" парламенты кеше хокукларын, милли азчылыклар һәм асаба халыклар хокукларын яклау турындагы халыкара хокук актларына, шулай ук БМО резолюцияләренә һәм декларацияләренә каршы килә торган, халыкка каршы эшли торган кануннар чыгара", ди мөрәҗәгатьне имзалаучылар.

Анда шулай ук Путин Русиясендә деструктив кануннар чыгару һәм мөмкин булган һәртөрле тыюлар аша кырыс рәвештә этноцид сәясәте алып барылуы турында языла.

"Бу сәясәткә ярдәм итүдә Рус православ чиркәве (РПЦ) дип аталган оешма да шактый ярдәм итә. Бу оешма (РПЦ) ФСБ кулындагы оешма буларак, башка дин вәкилләрен эзәрлекли, аларны динсез, тарихсыз, телсез, һәм үзенчәлекле мәдәниятсез "урыс православлары"на әверелдерә”, диелә.

Мөрәҗәгать итүчеләр Русия хакимиятләренең гамәлләрен сурәтләүче мисаллар да китерә.

2017 елга ябылган татар мәктәпләре саны меңьярымга җиткән

"Путин хакимиятенең беренче елында Татарстанда гына да теге йә бу сылтау белән 690 татар мәктәбе һәм гимназиясе ябылды. Соңгы елларда бу турыдагы статистика яшерелә, әмма БТИҮ активистлары исәпләвенчә, 2017 елга ябылган татар мәктәпләре саны меңьярымга җиткән", ди мөрәҗәгать итүчеләр.

Алар соңгы елда актив эш алып барган "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәте шул ук исемдәге киләчәк конфедерациянең нигезе булырга тиеш дип исәпли.

Мөрәҗәгатьне Вил Вирзаяновтан (АКШ) тыш күренекле татар активистлары Рәфис Кашапов (Британия), Нәфис Кашапов (Польша), Роза Корбан (Төркия) һәм "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең Нью-Йорктагы вәкиле Камил Сукаев имзалаган.

XS
SM
MD
LG