Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәммәтовның әнисенә акча җибәргән Илмира Бикбаева экстремистлар исемлегенә кертелгән


Илмира Бикбаева

Аның банктагы барлык акчалары томаланган.

Башкорт оппозициясе активисты, публицист Айрат Дилмөхәммәтовның әнисенә акча җибәргән Илмира Бикбаева исеме Финанс күзәтү федераль хезмәтенең (Росфинмонтиринг) экстремистлар реестрына кертелгән. Аның банктагы барлык акчалары томаланган. Бу хакта Бикбаева сүзләренә сылтанып "Эхо Москвы в Уфе" хәбәр итә. Росфинмониторинг сайтында Илмира Бикбаева исеме бар.

Хатын сүзләренчә, 5 августта ул Сбербанкка барып хисабыннан акча алмакчы булган. Ләкин аңа хисабының кулга алынуы, акча карталарының туңдырылуы турында әйткәннәр. "Мәхкәмә карары булмаса да, минем фамилия эстремистлар һәм террорчылар исемлегенә кертелгән", ди Илмира ханым.

Июль ахырында Уфаның Октаябрьский районы мәхкәмәсе Бикбаева эшен карауны сентябрьгә күчерде.

Быел апрельдә Финанс күзәтү федераль хезмәте оппозиция сәяәтчесе Алексей Навальный штабларын да мәхкәмә карарына кадәр экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә керткән иде.

Тикшерү мәгълүматынча, Илмира Бикбаева 2018-2019 елларда Дилмөхәммәтовның әнисенә 6 мең сум акча күчергән булган. Моны ул ялгыз ханымның яшәргә акчасы булмаганга күрә, аны кызгануы сәбәпле эшләгән.

Бикбаеваның адвокаты Дмитрий Казаков ул вакытта Дилмөхәммәтов сак астына алынмаган һәм аңа карата тикшерү эшләре алып барылмаган иде дип белдерде. Аның сүзләренчә, Дилмөхәммәтов гаиләсенә тагын 25кә якын кеше матди ярдәм күрсәткән. Алар җинаять эше кысаларында шаһит статусыннан гаепләнүче итеп үзгәртелергә мөмкин диелә.

Айрат Дилмөхәммәтов 2019 елның мартында тоткарланды. Ул сепаратизмга чакыру, экстремистлык эшчәнлеге алып бару һәм террорчылыкны аклау, террорчылыкны финанслау маддәләре нигезендә гаепләнде һәм тугыз елга ирегеннән мәхрүм ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG