Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Айрат Дилмөхәммәтовның әнисенә акча җибәргән өчен җинаять эше ачтылар"


Илмира Бикбаева

Айрат Дилмөхәммәтовның әнисенә акча җибәргән Илмира Бикбаеваны экстремистлыкка ярдәм итүдә гаеплиләр. Ул җибәргән акча экстремистлыкка тотылган диелә.

4 февраль Уфаның Киров районы мәхкәмәсе 59 яшьлек Илмира Бикбаева эшен карый башлый. Башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтовның әнисенә акча күчергән Бикбаеваны экстремистлык кылучыны финанслауда гаеплиләр. Азатлык пенсионер ханымның үзе белән сөйләште.

2020 елның 24 августында Русия үзәк хәрби бүлгесенең Самардагы мәхкәмәсе башкорт активисты Айрат Дилмөхәммәтовны Русия Җинаять кодексының дүрт маддәсе нигезендә тугыз ел кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Ул үзенә белдерелгән гаепне танымады. 2020 елның 4 декабрендә Мәскәү өлкәсе Власиха шәһәрендәге Апелляция хәрби мәхкәмәсе хөкем карарын көчендә калдырды.

— Мин 2018 елда Facebookта "Дүртенче Башкорт республикасы" дигән төркемгә язылдым. Анда Айрат Дилмөхәммәтов үзенең яхшы програмын тәкъдим итте һәм мин Yotube-та аларны тыңлый башладым. Аның чыгышларында мин нәрсәгәдер чакырулар ишетмәдем. Ул һәрвакыт Конституция хокуклары турында сүз алып барды. Шул ук сайтта Агиләш Дилмөхәммәтова исеменә акчалата ярдәм җибәрә аласыз дигән язу да бар иде. Шуннан мин 500 сум акча җибәрдем. Аннары тагын 500 сум җибәрдем. Тагын ике тапкыр берәр мең сум салдым. Гомумән алганда алты мең сум булды.

2018 елда ике тапкыр махсус Оренбурның Сунарчы авылына сәфәргә дип җибәрдем. Дилмөхәммәтов анда минем әти белән барды, чөнки ул безнең туган авылыбыз. 1736 елда Русия патшасы эзәрлекләвеннән качып ул якларга 1200 башкорт киткән була һәм аларны бер төндә үтереп бетерәләр.

Шуннан соң Айрат Yotube-та "Красная-красная кровь. Адов Огонь" дигән тапшыру ясады. Мин бензинга булса да дип 500 сум җибәрдем, чөнки аның эшсез булуы, әнисенең пенсиясенә яшәве, эшкә алмаулары турында укыган идем. Минем әтиемне (хәзер аңа 88 яшь, ул башкорт язучысы Җиһат Солтанов) шундый еракка – Башкортстаннан Оренбурга алып бара икән, бензинга булса да дип акча күчердем.

Үзем беркайчан да сәясәт белән кызыксынмадым. ФСБ гына мине сәясәт белән кызыксына дип чыгарды.

"Красная-красная кровь. Адов огонь" дигән видеоны карагач, тагын бер мең сум җибәрдем, чөнки анда Дилмөхәммәтов барлык нечкәлекләре белән шул елларны искә ала, корбаннарга истәлек тактасы куюларын, койма тотуларын әйтә, фотолар урнаштыра. Шул фотоларны үз телефоныма да күчереп алдым, әти дә анда бик канәгать басып тора иде. Шуннан һәр пенсиямнән 500 сум җибәрә барачакмын дип уйлап куйдым. Әнисенә дә ярдәм кирәк бит инде, азык-төлек тә аласы бар. Мин бит инде 500 сумнан гына фәкыйрьләнмим дип уйладым.

Аннары аны кулга алдылар. Дүрт мең ярым сумны аны сак астына алгач күчердем, чөнки адвокатка түләргә акча кирәк дип яздылар, аннары ул изоляторда авырды һәм даруларга да акча кирәк дип укыдым. Бу акчаларны шуңа дип җибәрдем.

ФСБ мин аның 2018 елда чыккан "Башкорт халкына мөрәҗәгатеннән" соң акча җибәргән ди. Мин ул язманы берничә кат укыдым, анда бернинди чакырулар да юк. Бу хакта ФСБ хезмәткәрләренең үзләренә дә әйттем. "Кайда нәрсәгәдер чакыру бар?" дидем. "Ул элек чакыра иде, хәзер инде сак эш итә" диделәр. Шуңа да карамастан мине гаепләделәр.

Сез бит Айрат Дилмөхәммәтовка түгел, әнисе хисабына акча салгансыз. Бу хакта әйтелдеме?

— Әйттем. Әнисенең акча картасын улына бирүенә минем ни гаебем бар, дидем? Юк, аларның ишетәсе дә килми. Аны Айрат кулланган, диләр. "Ә минем ни эшем бар?" дим.

Дилмөхәммәтов үзе дә минем уңайдан аңлатма биргән. Бу акчага техника, ялгышмасам, Canon фотоаппаратын алуын әйткән. Аннары ашауга, бензинга һәм Youtube каналында аның битен ясаучыга тотканнар.

Тагын акча җибәрүчеләр булганмы?

— Йөздән артык кеше җибәргән. Мин беренче булып барам, чөнки Уфада яшим, минем артымнан авылга кадәр барып йөрисе юк. Башта мине 2020 елның февралендә Айрат эше нигезендә шаһит буларак чакырдылар, мин Русия Конституциясенең 51нче маддәсенә нигезләнеп моннан баш тарттым, аннары инде миңа карата җинаять эше ачтылар.

Мин акчаларны әнисенә ярдәм буларак җибәрдем. Шуңа да карамастан мине гаеплиләр. Социаль челтәрдәге Facebook битемә Пензада лингвистик экспертиза ясаганнар. Экспертиза мин Дилмөхәммәтов идеяләре белән риза дигән нәтиҗә ясаган. Шуннан ике шаһит тапканнар, алар социаль челтәрләрләрдә мине күзәтеп баруын һәм Дилмөхәммәтовка теләктәшлек белдерүемне әйткәннәр. Менә хәзер мәхкәмә көтелә. Ни белән бетәр, белмим.

—​ Лингвистик экспертизаны шул Facebook битегезгә генә уздырдылармы?

— Facebookта шәхси битемдә язуларны карадылар. Дилмөхәммәтовны яклап кайвакыт "Афәрин" дип яки "Шәп" дип язганмын икән. Репостлар ясаганмын. Анда мин генә түгел, йөзләп кеше репост ясый. Кыскасы, шуннан китте инде мине гаепләү эше.

Имеш, мин Дилмөхәммәтовны кулга алачакларын алдан ук күрергә тиеш булганмын икән. "Ул бит ирекле кеше иде, һәркем үзен сайлауга намзәт итеп чыгара ала" дидем. Минем сүзләргә колак та салучы булмады.

Тентү вакытында телефонымны тартып алдылар. Анда бөтен фотоларны караганнар. Шулар арасында Дилмөхәммәтовның Оренбурга барган фотоларын да күргәннәр. Шул телефонымны һәм Facebook битемне карап экспертиза ясаттылар. Экспертиза мин аның тарафдары дигән нәтиҗә чыгарган.

— ​Тентү кайчан булды?

— Узган елның 21 апрелендә сәгать 6.45тә, әле йоклап ятканда, ишеккә шалтыраталар. Ирем караса, анда участковый тора. Күршеләрегез сездә шаулыйлар дип зарланалар дигәч ишекне ачкан. Шуннан сигез ир кеше килеп керде. Аларның икесе понятой иде. Шуннан тентү башладылар. Мине бер, иремне икенче бүлмәгә алып киттеләр. Тентү булгач, мине ФСБга алып киттеләр. Башта шаһит итеп калдырдылар, ә июльдә инде шикләнелүче статусына күчерделәр, сентябрьдә гаепләнүче иттеләр.

—​ Адвокатыгыз бармы?

— Барын-бар, әмма әллә ни очрашмыйбыз да. Аннары эшне мин яшәгән район мәхкәмәсе түгел, ә Киров районы мәхкәмәсенә җибәрделәр. Бөтен "экстремистларны" шунда хөкем итәләр.

—​ Сез пенсиядәме яки эшлисезме?

— Мин пенсиядә, әмма әле эшлим. Гаепләү карары чыгарсалар, эштән куарлар инде.

Айрат Дилмөхәммәтов 2019 елның мартында тоткарланды. Ул сепаратизмга чакыру, экстремистлык эшчәнлеге алып бару һәм террорчылыкны аклау, террорчылыкны финанслау маддәләре нигезендә гаепләнде.

Соңгы сүзендә Дилмөхәммәтов үзен экстремистлыкка чакыруда гаепләүгә нигез булган фикерләренең экспертлар тарафыннан бозып күрсәтелүен ассызыклады.

"Менә бу башкортларның башка халыклардан өстен икәнлеге, башка халыкларның кимчелекле булуы турында белдерде дип әйтүләр каян килә? Нигезе бер генә – минем купсанлы чыгышларым һәм програмнарымда милләтнең үзбилгеләнүенә һәм дәүләт төзүгә хокукы турында сүзләрем. Милләтнең үзбилгеләнүгә хокукы экспертларда шовинистик реакция тудыра һәм шуның өстенә калган гаепләүләр өелә", диде Дилмөхәммәтов.

"Нәкъ менә үзбилгеләнүгә хокук турындагы сүзләремә экстремистлыкны финанслау, террорчылыкны пропагандалау һәм башка саташкан ялган гаепләүләр өелә", диде ул.

Активист Башкорт республикасының "азат һәм тигез хокуклы" булуы, хакимияткә канун нигезендә, сайлаулар аша килергә, Русиядән аерылып чыгу түгел, ә җимерелгән федерализмны яңадан торгызырга кирәклеге турында сүз барганын ассызыклады.

Дилмөхәммәтов тугыз ел кырыс тәртипле колония җәзасына хөкем ителде, мәхкәмә Дилмөхәммәтовка өч ел дәвамында интернет-сайтлар белән идарә итү һәм аларда мәгълүмат урнаштыру белән бәйле эшчәнлек алып баруны тыйды.

XS
SM
MD
LG