Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия бөтенлегенә каршы гамәлләр өчен 10 елга кадәр төрмә турында канун имзаланды


Владимир Путин
Владимир Путин

Русия җирләрен аеру өчен җинаять җәзасы, моңа ачык төстә чакырган өчен административ җәза бирү каралган.

Русия президенты Владимир Путин илнең бербөтенлеген бозу өчен җәза кертүче канунны имзалады. Канун хокукый мәгълүмат порталында дөнья күрде. Документка ярашлы, бу гамәлләр өчен 6 елдан алып 10 елга кадәр төрмә җәзасы бирелә. Моннан тыш, илнең бербөтенлеген бозуга ачык рәвештә чакырган очракта, бу хәл беренче тапкыр булса, административ җәза кулланыла. Шушы кисәтүдән соң бер ел эчендә әлеге өндәү тагын кабатланса, бу җинаять булып санала.

Моның өчен Русия Җинаять кодексына ил бөтенлеген бозу турында яңа маддә өстәлде. Бу канунга ярашлы, илнең бөтенлеген бозуга чакыру беренче тапкыр булганда, физик затларга 30 дан алып 60 мең сумга кадәр штраф салына, вазифадагы затларга – 60 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф сугыла. Интернетта чакырулар өчен җәза кырысрак – физик затларга 70 мең сумнан 100 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга - 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф каралган.

Моннан тыш, Русия Җинаять кодексында илнең бөтенлеген җимерүгә чакырулар өчен җәзалар да кырыслатыла. Бу төр җинаять өчен 200 мең сумнан алып 400 мең сумга кадәр штраф каралган (элек 100 мең сумнан 300 мең сумга кадәр булган). Дүрт елга кадәр төрмә җәзасы да күздә тотыла.

Дума депутаты Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас тәкъдим иткән бу канунны июльдә Русия думасы кабул итте. Әлеге канун өлгесе Русия Конституциясенә президент Путин тәкъдиме нигезендә кертелгән үзгәрешләр кысаларында әзерләнгән.

XS
SM
MD
LG