Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пропагандадан сакланып буламы


Әгәр кеше пропаганда белән агуланган икән, аны коткару мөмкин түгел, ди Амстердам университетының социаль фәннәр факультеты доценты, психолог Анна Фенько. Эш дөреслекне белмәүдә генә түгел, ә аңа ышанырга теләмәүдә.

Путинның Украинага каршы сугышы 21нче гасырда Европа үзәгендә гаять зур фаҗига тудырды — күпсанлы үлемнәр, җимерелгән йортлар, хастаханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, атналарча сусыз, җылысыз подвалда интеккән кешеләр, башка илләргә күченеп китәргә мәҗбүр булган миллионнарча качак. Моңа өстәп гаилә фаҗигаләре — сугыш күпләрне ике тарафка аерды, физик яктан гына түгел, рухи яктан да бер-берсенә дошман итте — пропаганда корбанына әйләнгән русияләр Украинадагы туганнарының сивил кешеләрнең үлүе, торак йортларның утка тотылуы турында сөйләгәненә ышанмый.

Бу сугыш күп нәрсәгә күзне ачты. Бер яктан ул Русия армиясенең җиңелмәс көче турындагы мифны таркатса, икенче яктан Кремль пропагандасының гаять зур куәтен дә күрсәтте. Төрле фикер белешүләргә караганда, Русия халкында сугышны хуплау дәрәҗәсе 70-80% чамасы. Белгечләр моны халыкның беркатлылыгы, Путин авызыннан чыккан һәр сүзгә сукырларча ышанырга әзер торуы, дәүләт телевидениесеннән бертуктаусыз агызылган шул пропаганда нәтиҗәсендә гаҗәеп дәрәҗәдә зомбилашкан булуы белән аңлата.

Казан урамында бер сораштыру: "Украинадагы фашистларны юк итәргә кирәк" ди бер ир. "Путин анда тыныч халыкка тими, хәрби базаларны гына юк итә, һәрхәлдә яңалыкларда безгә шулай сөйлиләр" ди бер ханым. Украинаның җимерелгән шәһәрләре, Русия хәрбиләре чыгып киткәннән соң урамда ятып калган дистәләрчә мәет фотоларын күргән татар ханымы: "Булмас, ышанмыйм, безнең хәрбиләр болай кыланмас" дип яза социаль челтәрдә. Татар егете, Украина сугышында һәлак булган абыйсын җирләп кайтканнан соң, "Мин бу хәлләр болай ук түгелдер дип уйлаган идем, хәзер аңладым, ләкин барыбер, Украинада башлаган эшне тәмамларга кирәк" дип сөйли Азатлыкка.

Анна Фенько
Анна Фенько

Әгәр кеше пропаганда белән агуланган икән, аны коткару мөмкин түгел диярлек — бу күп санлы психологик экспериментлар белән исбатланган, ди Амстердам университетының социаль фәннәр факультеты доценты, психолог Анна Фенько.

Эш русияләрнең Украинадагы сугыш турында дөреслекне белмәвендә генә түгел. Теләгән кеше телевизорын сүндереп куеп, интернетта чын мәгълүматны эзләп таба ала. Эш башкада — алар бу дөреслекне белсә дә, аңа ышанырга теләми. Психолог моны Кремль пропагандасы тарафыннан соңгы елларда үстерелеп килгән өч примитив эмоциональ стимул белән аңлата.

  • Беренчедән, бу — кешеләрдә дөньяга "традицион кыйммәтләр алып килүче" көчле һәм куәтле Русия империясе белән тәңгәлләшү теләге. Синең илең күрше халыкларга тынычлык һәм азатлык алып килүче көчле һәм куәтле ил дип ышану — аны бар дөньяны куркытып торган хәрби агрессор дип тануга караганда күпкә рәхәтрәк.
  • Икенчедән, бу — украиннарны дәлилсез, әмма бик хисле итеп "нацизм"да гаепләүләр. Русиянең мәдәни пантеонында Икенче дөнья сугышы һәм нацизмга каршы көрәш — иң фаҗигале күренешләрнең берсе, әмма Русия пропагандасы халыкның тарихи психологик яраларын актарып, дошман образын тудыру өчен аны бик оста итеп куллана.
  • Өченчедән, бу — "НАТО һөҗүме" дигән коткыга бәйле анти-американ кәефләргә һәм куркуларга мөрәҗәгать итү. Үзеңне бар дөньяга каршы торган Русия дәүләте белән тәңгәлләштерү гади кешедә борчылу хисе тудыра, моны ничектер рациональләштерергә кирәк. НАТО - моның өчен иң кулай һәм гади объект.

"Әмма пропаганданың барлык бу элементлары да хәзерге вакытта — тулы масштаблы сугыш, буш кибетләр һәм үсә торган бәяләр сурәтендә эшләсен өчен бик көчле "мета-вакцина" кирәк иде, — ди Фенько. — Бу вакцина моннан сигез ел элек үк эшләнде, русияләргә "крымнаш" дигән көчле препарат кададылар. Шул вакыттан бирле халыкара килешүләрне бозуга һәм чит җирләрне оккупацияләүгә каршы аргументлар эшкә яраксыз булып чыкты, алар: "Ә дошманнар үзләре дә ялганлый! Алар да чит җирләрдә сугыша! Без кермәсәк, анда НАТО солдатлары керер иде!" дигән мета-аргументларга бәрелеп ватылды."

Русияләрнең дөреслекне белсәләр дә, аңа ышанырга теләмәүләре — психология фәне телендә "дөреслек коррупциясе" — Boeing MH17 очкычы бәреп төшерелгәч тә яхшы күренде ди психолог.

Русия пропагандасы ул вакытта генераль репетиция үткәрде, берничә, имештер тигез хокуклы версия чыгарып, көчле "вакцинация" ясады — Boeing-ны украиннар бәреп төшергән, аның янында бер хәрби очкыч очып барган, очкычта тере кешеләр түгел, ә моргта туңдырылган мәетләр булган һәм башкалар. Бу версияләрнең кайберләре шулкадәр мәгънәсез иде, күпләр, моңа кем ышансын дип, шаккатты. Ләкин бу версияләргә ышану кирәк тә түгел. Вакцинаның максаты — "барысы да ялганлый" дигән фикер тудыру. Ә хакыйкать юк икән, димәк ул чакта психологик яктан күпкә уңайлырак һәм күпчелек тарафыннан хуплана торган карашны кабул итәргә дә була.

Соңгы вакытта халыкта Z хәрефе тирәсендәге истерияне дә нәкъ шул "көтү инстинкты" белән аңлатып була: "Барысы да торып чапты — мин дә чабам".

Нобель бүләге иясе, американ психологы Дэниель Канеман әйтүенчә, безнең гамәлләрнең 90%тан артыгы рациональ рәвештә түгел, ә автоматик рәвештә, хис-кичерешләр, социаль нормалар яки гадәтләр йогынтысында башкарыла. Кеше үзенең баш миен өч шарт үтәлгәндә генә эшкә җигә ала: беренчедән, кабул ителүче карар шәхсән аның өчен мөһим булса. Икенчедән, аның җитәрлек ресурслары булса — үз карарын уйлау өчен вакыты, мәгълүматы һәм белеме. Өченчедән, ул тыныч халәттә булса — беркемнән дә качмый, беркая да ашыкмый. Башка очракларда без акыл тавышын ишетмибез, ди психолог.

Пропаганда караңгылыгы кайчандыр ачылыр һәм русияләр баш миләрен эшкә җигә башлар дигән өмет бармы? Теоретик яктан бар, ди Анна Фенько. Ләкин моның әлеге дә баягы өч шартның үтәлүе кирәк: (1) чынбарлыкны адекват кабул итү русияләр өчен мөһим әйбергә әйләнергә тиеш, (2) мәгълүматны анализлау өчен аларның җитәрлек вакыты һәм когнитив ресурслары булырга тиеш, һәм (3) алар стресс кичермәскә тиеш.

Төп сорау шул — бу шартларны ничек тәэмин итәргә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG