Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия оккупациясеннән соң Буча урамнарында мәетләр таралып ята (фотодәлилләр)

Киев өлкәсе Русия гаскәрләреннән азат ителгәч, апрельнең беренче көннәрендә андагы кайбер зур шәһәрләргә журналистлар килде.

Reuters, France Press агентлыклары һәм башка медиалар төшергән фотолардан күренгәнчә, Киев янында урнашкан, 35 меңләп кеше яшәгән Буча шәһәре урамнарында мәетләр ята. Кайберләренең куллары бәйләнгән.

Украина президенты Владимир Зеленский 4 апрель Бучада булып, Русияне анда хәрби җинаятьләр һәм геноцид кылуда гаепләде.

Украина президенты идарәсенең башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк та үтерелгән кешеләр фотоларын интернетка чыгарды һәм бу хәлне Европага кайткан "нацизмның иң куркыныч җинаятьләре" дип атап Русиягә гаепләү белдерде. Русия бу фотоларны "фейк" дип атады.

Буча мэры Анатолий Федорук France Press агентлыгына 280 кешенең күмәк каберлектә җирләнүен белдерде.

Украина шәһәрләренең даими ракета утына тотуы, Украинаның төньяк, көньяк һәм көнчыгышында торак пунктларны яулап алуына карамастан, Русия хакимиятләре "бу хәрби операциянең максаты - хәрби инфраструктураны юк итү һәм Донбассны азат итү", дип тәкрарлый.

Русия 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Украинада 10 млн кеше үз өйләреннән качып китәргә мәҗбүр булды. БМО 24 февральдән 31 мартка кадәр 1276 сивил кешенең үтерелүе рәсми рәвештә теркәлде дип белдерде. Шул ук вакытта бу мәглүматның тулы булмавын танып, чынлыкта корбаннар күбрәк булуын да әйтте


Бу сурәттә кайбер кулланучылар тетрәндергеч йә рәнҗетерлек дип санарлык эчтәлек бар — Карар өчен басыгыз
Reuters агентлыгы һәм башка медиалар төшергән фотолардан күренгәнчә, Киев янында урнашкан, 35 меңләп кеше яшәгән Буча шәһәре урамнарында мәетләр ята. Кайберләренең куллары бәйләнгән.
Бу сурәттә кайбер кулланучылар тетрәндергеч йә рәнҗетерлек дип санарлык эчтәлек бар — Карар өчен басыгыз
Шәһәр мэры Анатолий Федорук France Press агентлыгына 280 кешенең күмәк каберлектә җирләнүен белдерде.
Бу сурәттә кайбер кулланучылар тетрәндергеч йә рәнҗетерлек дип санарлык эчтәлек бар — Карар өчен басыгыз
Русия хәрбиләре басып алган җирләрдәге сугыш җинаятьләре турында Human Rights Watch хокук яклау оешмасы белдерде. Ул җинаятьләре арасында март башында Бучада тыныч кешеләрне атып үтерү дә атала.
Бу сурәттә кайбер кулланучылар тетрәндергеч йә рәнҗетерлек дип санарлык эчтәлек бар — Карар өчен басыгыз
Украина президенты идарәсенең башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк та үтерелгән кешеләр фотоларын интернетка чыгарды һәм бу хәлне Европага кайткан "нацизмның иң куркыныч җинаятьләре" дип атап Русиягә гаепләү белдерде. Русия бу фотоларны "фейк" дип атады.
Бу сурәттә кайбер кулланучылар тетрәндергеч йә рәнҗетерлек дип санарлык эчтәлек бар — Карар өчен басыгыз
Русия 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Украинада 10 млн кеше үз өйләреннән качып китәргә мәҗбүр булды. БМО 24 февральдән 31 мартка кадәр 1276 сивил кешенең үтерелүе рәсми рәвештә теркәлде дип белдерде. Шул ук вакытта бу мәглүматның  тулы булмавын танып, чынлыкта корбаннар күбрәк булуын да әйтте.
XS
SM
MD
LG