Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Украинада сугыш барганын абыем анда һәлак булгач аңладым"


Украинадагы сугышта һәлак булган хәрби белән хушлашу, архив фотосы
Украинадагы сугышта һәлак булган хәрби белән хушлашу, архив фотосы

Русия Украинага каршы башлаган сугышта Татарстан, Башкортстан ирләре һәлак булуы дәвам итә. Әсирлеккә төшүчеләр арасында да татар-башкорт исемле егетләр еш очрый. Һәлак булучыларның ата-аналары, туганнары бу сугыштагы корбаннар турында сөйләшергә атлыгып тормый, кемдер фикерен әйтергә курка.

Украинадагы сугышта һәлак булган Башкортстан егете Илфат Әхияровны 3 апрель көнне Дүртөйлегә кайтарып җирләделәр. Цинк табут ачылмаган. Туганнары аның җәсаден күрмәгән, әмма хәрби бүлек җитәкчелеге туганнарына башкалар белән чагыштырганда Илфатны танырлык булган дип аңлаткан. Әхияровның тол хатыны, бер ятим баласы калган. Якын туганнарыннан энесе Илгиз. Әти-әниләре юк, 2012 елда башта әниләре, 2013 елда әтиләре вафат булган.

Илгиз әңгәмәгә җиңел ризалаша, абыйсы турында кешеләр белергә тиеш дип саный. Югалтуны авыр кичерә, әмма сөйләргә көч таба. Ул Украинадагы сугыш еракта, безгә кагылмый дип уйлап яшәгән. Бердәнбер бертуганының цинк табутта кайтуы аны айныткан, каядыр канкоеш һәм кешеләрнең үлеме барлыгына инанган. Үзенә кагылгач.

Илгиз Әхияров (с) Илфат абыйсы белән
Илгиз Әхияров (с) Илфат абыйсы белән

— Мин Себердә эшлим, вахта белән йөрим. Анда әллә ни яңалыклар карап утырырга вакыт юк, интернет начар эшли, телевизор бар. Әйе, нидер бар дигәнне белә идем, тизрәк бетсен дә тынычлансыннар дия идем дә эшемне дәвам иттем. Бу кадәр хәлләр зурга киткәнен уйламаган идем. Абый да әйтмәде, — дип сөйли ул. — Илфат абый белән юньле рәтле күрешмәдек тә. Ул ялда булганда мин вахтада идем, мин Дүртөйлегә кайтканда ул эштә яки командировкага чыгып киткән иде. Соңгы тапкыр 28 февраль сөйләштек. Үзенең телефоны сүнгән иде. Чит кеше телефоныннан шалтыратты, качып кына. Үзен Брянскида, чиктә диде. Сугыштамы син дип сорадым, юк диде. Борчылма, барысы да әйбәт диде, минем хәлләрне сорашты, шуның белән бетте. Кыска гына сөйләшү. Мин берни аңламадым. Тегендә кергәнен әйтмәде. Хатыны да белмәгән. Аның белән соңгы сөйләшүе 20 мартта булган. Шулай ук кыска сөйләшү – " Мин исән-сау, барысы да әйбәт". Кайда ул, нишли – бер сүз әйтмәгән.

Илгиз әйтүенчә, аның абыйсы 25 мартта һәлак булган. Снаряд эләккән. Бу аның үлем таныклыгында язылган. Илгиз хәрби комиссарият вәкилләре, абыйсы белән бергә булган хәрбиләр белән дә сөйләшкән. Әлегә аларның күбесе авыр хәлдә һоспитальдә ята.

Илфат Әхияров 3 апрель җирләнде
Илфат Әхияров 3 апрель җирләнде

— Мин үлем таныклыгын укыдым, анда барысы да җентекле язылган. Аның гомере 25 мартта, Чернигов өлкәсенең Прилукский районы, Вишневка авылында өзелгән. Яннарында снаряд шартлаган. Безгә 31 март хәбәр иттеләр. Экспертизаның тәмамлануын көткәннәр. Хәрби комиссар аңлатуынча, абыйны башкалар белән чагыштырганда тизрәк таныганнар. Башкаларда башка хәл. Безгә тизрәк аның җәсаде кайтарылуы кирәк иде. Мөселманнарда никадәр тизрәк җирләсәң, шулкадәр яхшырак. Буран чыкты. Екатеринбурдан Уфага, аннары Дүртөйлегә кайтару проблем иде, — дип сөйли ул. — Табутны ачмадык, ачарлык та түгел ул. Җирләргә бик күп кеше килде. Полиция дә күп иде, каберне вандаллардан сакларга кирәк диделәр.

Илгиз абыйсының хәрби эшне яратуын сөйли. Армиядән соң үзе теләп контракт төзегән. Ул моны Башкортстандагы эшсезлеккә бәйләми (республикада ирләрнең күпчелеге Себергә нефть, газ чыгару эшенә йөри, Илгиз үзе дә шулай). Абыйсының хәрбиләргә бирелә торган кредит нигезендә Уфаның Дим районында фатир, машина алганын әйтеп, хәрби хезмәт җитеш тормышта яшәргә мөмкинлек бирә дип аңлата. "Тыныч иде. Беренче контракты беткәч, 7-8 ай башка эштә йөрде, әмма күңеле ятмады, аннары тагын хәрби хезмәткә китте. Бетсә, озайта иде. Бу – соңгысы", дип аңлата Илгиз.

Илгиз Украинадагы канкоешның сәбәпләрен аңлата алмый. Әмма шулай да "анда бит нацилар, фашистлар идарә итә" ди. Ул моны урысча әйтә, отып калган төшенчәләр белән аңлата. "Против нацизма, чтобы не было последствий. Мин поддерживать та итмим, против та түгел" дип өсти ул. "Барысы нацимы?" дигән сорауга ул "Юк, барысы да түгел, әмма җитәкчелектә алар бар", ди. Исемләп әйтә алмый, әмма Украинадагы җитәкчелетәге кешеләр дөрес гамәлләр кылмый, дигән фикердә.

Украиндагы хәлләргә Илгиз бәя бирә алмый. Сәясәтне аңлау авыр, ди. Шулай да сугышны "ул кадәр үк файдасыз түгел" дигән нәтиҗә ясый һәм Русия куйган максатына ирешергә тиеш ди.

Украинадан бетермичә чыкмасыннар. Алайса нәрсә өчен минем абый һәлак булды?

— Мин бу хәлләр болай ук түгелдер дип уйлаган идем. Үземә кагылгач, аңладым. Бу сугышны файдасыз дип әйтә алмыйм. Бу кадәр кеше һәлак булган икән, Башкортстанга бит күп табутлар кайтты, бетермичә чыкмасыннар (Украинадан Русия гаскәре). Бу – минем шәхси фикер. Башлаган эшне төгәлләргә кирәк. Алайса нәрсә өчен минем абый, башкалар үлде? Ярты юлда туктарга ярамый.

Сугыш дәвам итсә, хәрбиләр түгел, ә гап-гади тормыш алып баручы кешеләр арасында да корбаннар арту куркынычы бар дигәнгә, Илгиз "андагы хәлләрне берсе дә белми, белеп бетереп булмый", ди. Әмма ул "Безгә Украина гади кешеләрне утта тота дип аңлаталар. Украина Русия үтерә дип сөйли. Берни белеп булмый. Гаеплесе дә, хаклысы да юк" дисә дә, ул төп-төгәл ышаныч белән "Качакларга коридорларны да Украина яба", ди.

"Буча шәһәрчегендә Дүртөйләдеге кебек кешеләр яшәгән, әмма сугыш аркасында сивил кешеләр һәлак булган. Фотоларны күрдегезме?" дигән сорауга ул бу хәлләрдән хәбәрдар түгел булып чыкты. "Мин Telegram каналларда утырмыйм", диде. Илгиз хәбәрләрне "Яндекс. Новости" аша каравын, Себердә интернет начар тотканы һәм яңалыкларны Русия телевиденисе аша каравын аңлатты. "Сугыш аркасында гади кешеләр зыян күрә, әйе, әмма алар тагын да зуррак зыян күрмәс өчен режимны юк итәргә кирәк" дигән фикерне дә өсти.

Илгиз абыйсының үлеме өчен Русия саклану министрлыгы нинди күләмдә компенсация түләргә вәгъдә иткәнен белми. Барлык документлар хатынына ясалган. "Кызыксынмадым, миңа ул мөһим түгел, абый барыбер юк", ди ул.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнеңкулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG