Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш гаскәренә язгы чакыру башланды. Ата-аналар ут йота


1 апрель Русиядә хәрби хезмәткә язгы чакыру башланды. Быел ул сугыш барган чорга туры килде. Хәлләр бик катлаулы — яше җиткән егетләрдән, аларның ата-аналарыннан хокук яклаучыларга меңнәрчә сораулар килә. Шушы көннәрдә армиядә хезмәт иткән йә анда барырга җыенган егетләрнең әниләре белән сөйләштек.

Быел язгы чакыруда хәрби хезмәткә 134 500 егет алыначак — узган елның көзенә караганда 7000гә күбрәк, ә 2021 елның язгы чакырылышына караганда 150гә азрак.

Генштабта "бу чакырылыш махсус хәрби операция үткәрүгә бәйле түгел, чөнки анда бары тик офицерлар һәм контракт нигезендә хезмәт итүчеләр генә җибәрелә", дип ышандырырга ашыктылар. Бу хакта Генераль штабның оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы Евгений Бурдинский белдерде. Русия саклану министры Сергей Шойгу да, бу язда хәрби хезмәткә алынучылар бернинди "кайнар нокталарга" да җибәрелмәячәк дип белдерде.

Әмма түрәләрнең бу сүзләре ата-аналарны тынычландыра алмый. 5 мартта Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугышта срочниклар катнашуын кире каккан иде — "бу операциядә бары тик профессиональ хәрбиләр — офицерлар һәм контрактчылар гына катнаша, ә хәрби хезмәткә чакырылучыларның берсе дә анда юк", диде ул. Дүрт көннән, 9 мартта Русия саклану министрлыгы Украинадагы "махсус операция"дә срочникларның да катнашуын таныды.

Якын кешеңне хәрби хезмәткә җибәрү — тыныч вакытта да мораль яктан җиңел түгел. Ә хәзер, сугышта срочниклар булуы рәсми рәвештә раслангач, бу язгы чакырылыш тагы да күбрәк борчулар тудырды. 17 март көнне "Агора" халыкара хокук яклау төркеме хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм хәрбиләр өчен кайнар элемтә эшләтеп җибәрде. Оешма җитәкчесе Павел Чиков "хәрби хәрәкәтләр башланганнан соң без армиядәге хезмәт белән бәйле күп кенә мәсьәләләргә тап булдык", дип белдерде.

— Контрактчылар, рекрутлар, запастагылар, мәктәп укучылары, студентлар, срочникларның ата-аналары яза. Күпләр военкоматлардан повесткалар, мобилизация күрсәтмәләре, исәпкә басарга дигән таләпләр ала. Табибларга мобилизация ихтималы кисәтүләр килә. Күбесе Украинага җибәрелүдән курка, — ди Чиков.

"Агора" башлыгы беренче ун көндә генә кайнар элемтәгә 700дән артык кеше мөрәҗәгать итүен әйтте.

"Агора" төркеменең кайнар элемтә хезмәтендә тупланган мәгълүмат нигезендә әзерләнгән белешмәне язма ахырында таба аласыз.

МИЛӘҮШӘ. УЛЫ — ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘ ЧАКЫРЫЛУЧЫ

Сөйләшергә риза булган авыл кешесен табу, бигрәк тә хәрби темага — кыен. Хәзер кешеләр журналистлар белән сак кына аралаша, социаль челтәрләргә сәяси постлар куймый диярлек.

— Хәзер ничек кенә начар булмасын, төрмәдә йә штрафбатта тагын да начаррак булачак, — ди Татарстан авылларының берсендә яшәүче Миләүшә (исеме аның үтенече белән үзгәртелде), 50 яшьтән узган кыска чәчле хатын. Ул сак кына, һәр сүзен үлчәп әйтә. Диктофонга сөйләргә теләми — сүзләрен блокнотка язуны сорый.

Кораллы көчләрне дискредитацияләү һәм "фейклар" турында канун кабул ителү турында Миләүшә ишетмәгән. Ләкин сүз өчен төрмәгә утырта алулары турында белә.

Борчылабыз, чөнки бер ышаныч та калмады

Аның улына — 21 яшь, бу язда ул армиягә китә. Узган ел егет көллиятне тәмамлаган — программист дипломы алган. Ул инглиз телен өйрәнергә, берничә компьютер програмы эшләргә һәм зур шәһәрдә яшәргә ниятли. Әмма моңа кадәр аңа бер ел армиядә үткәрергә туры киләчәк.

— Ул, әлбәттә, фронтка бармас, ул хәрби түгел. Ләкин без борчылабыз. Чөнки бер ышаныч та калмады, — ди Миләүшә. — Беркемгә дә ышаныч юк. Менә сугышта срочниклар юк, диделәр. Бар булып чыкты! Алга таба нәрсә — малайларны дәрестән алып, кулларына автомат тоттырып үлемгә җибәрә башларлармы?


Миләүшәнең танышы сөйләвенчә, Украинадагы сугышка срочниклар эләккән дигән хәбәрне авылда шәхси фаҗига итеп кабул иткәннәр. Күпләрнең уллары сугыш башланганда армиядә булган. Хәзер ата-аналар уллары элемтәгә чыкмаса борчылудан калтырана башлый.

Улыбызга бернәрсә дә имзаламаска куштык. Нинди генә акчалар тәкъдим итсәләр дә

— Күрше авылдан сугышта 19 яшьлек малай һәлак булды, ул бер-ике ай элек башкалар кебек армиягә китте — сугышырга түгел, хезмәт итәргә. Малайны йә берәр нәрсә белән алдадылар, йә контракт имзаларга мәҗбүр иттеләр. Бәлки, бабайчылыктыр, сайлау мөмкинлеге булмагандыр. Үз теләге белән 19 яшендә сугышка кем барсын? Ышанмыйм, — дип аптырый Миләүшә.

Пауза ясый да пышылдап дәвам итә.

— Ишеткәнемне әйтәм — бу дөрес булмаска да мөмкин — танышлардан ишеттек, малайларны акча белән алдап, хәрби хезмәткә контракт имзаларга мәҗбүр итәләр икән. Бу имеш-мимешләр генә, дөрес булмаска да мөмкин... Ләкин без ирем белән аңа бернәрсә дә имзаламаска куштык. Нинди генә акчалар, ташламалар, ипотекалар тәкъдим итмәсеннәр, бернигә дә кул куймасын! Мәет кайту гына җитмәгән, без моны кичерә алмаячакбыз, - дип йомгаклый хатын.

РЕНАТА. УЛЫ ХӘЗЕР АРМИЯДӘ

Рената (исеме аның үтенече буенча үзгәртелде) Татарстанның Биектау районыннан, 44 яшьтә. Авыл балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Аның улы армиядә хезмәт итә, берничә айдан кайтырга тиеш.

Шалтыратса, беренче итеп, сугышта түгелме дип сорыйбыз

— Ә нигә интервьюга мине сайладыгыз? Мөгаен, акыллырак кеше кирәк булгандыр... Ярар, ни уйлавымны сөйләрмен. Армиядән элемтә юк диярлек. Сирәк шалтырата. Шалтыратса, беренче итеп, сугышта түгелме дип сорыйбыз, — дип сөйли Рената.

Улына 19 яшь. Яхшы укыган, көллиятне тәмамлаган, алга таба институтка керергә җыена.

— Сугыш башланганын белгәч, безнекеләрне, хәзер армиядәгеләрне җибәрерләр дип уйладык... Белмим, әлбәттә, ничектер анда хәзер. Бәлки, безнең бәхетебез дә бардыр, бәлки, резервка куйганнардыр, кемне җибәрүне ничек хәл итәләрдер. Ләкин төгәл беләм, минем улым сугышта түгел. Аллага шөкер, - дип көрсенеп куя Рената.

Сугышның нәрсәдән башлануын, сәяси яңалыкларны күзәтеп барасыңмы дигән сорауга хатын: "Юк. Элек күзәттек, әмма башка ышанмыйбыз" дип җавап бирә.

Ышанырлык хәл камады. Бөтен җирдә вәгъдәләр, буш сүзләр генә, кешеләргә бернинди ярдәм дә юк

— Ышанырлык хәл камады. Гәрчә безнең авылда барысы да диярлек телевизор карый һәм бөтен дөньяны күзәтә. Кайвакыт алар нәрсәдер сөйли яки WhatsApp'та җибәрәләр, тик хәзер мин алар җибәргән видеоларны да карамыйм — арыдым инде. Миңа аларның видеолары яшәргә ярдәм итми. Бөтен җирдә вәгъдәләр, буш сүзләр генә, кешеләргә бернинди ярдәм дә юк, — ди Рената.

"Бөтен дөньяны яулап алырга кирәк дип әйтү җиңел ул, үз балаларың чит илдә яхталарда йөргәндә сөйләшергә җиңел ул", дип өсти хатын.

Ә минем бер генә улым бар, башка бернәрсәм дә юк. Нормаль хезмәт хакым да, бай йортым да, кыйммәтле ашларым да юк. Улымны ят максатларга бирергәме? Сез бездән моңа барырга әзерме дип сорадыгызмы соң? Мин шәхсән рөхсәт итмим. Яңа җирләр кирәктер ул, әмма алар өчен үз балама үләргә рөхсәт итмим. Минем улымнан башка берни дә юк, — ди Рената.

ГӨЛНАЗ. УЛЫ АРМИЯГӘ ЭЛӘКМӘГӘН


Гөлназ (исеме иминлек максатларында үзгәртелде) Татарстаннан, улына 18 яшь. Егет авылда үскән, балачакта хуҗалыкны карап торган, сыерларны, үгезләрне, кәҗәләрне, тавыкларны карый белә. Егет чыгарылыш имтиханнарына үзе әзерләнгән һәм зур шәһәрдә университетка кергән.

— Кермәгән булса, армиягә китәр иде, — ди Гөлназ. — Бәхетебезгә шундый ул. Керде! Армиягә китсә — кичерә калмас идек.

Хатын елый башлый.

Улымның фронтта мылтык тотып барганын күз алдына да китерә алмыйм

— Мин аның фронтта мылтык тотып барганын күз алдына да китерә алмыйм. Яисә үлем хәбәрен алуыбызны. Сугышка бөтенесен рәттән ала башласалар — без моны күтәрә алмаячакбыз! Юк һәм юк! Кемгә кирәк, шул барсын. Мин бәлки аңлап бетермимдер, ләкин миңа улым монда кирәк, сугышта түгел! - ди Гөлназ.

Улымнан башка яши алмаячакмын һәм аның белән берәр нәрсә булса, моны кичерә алмаячакмын, дип өсти ул.

— Телевизордан яшь солдатларны орденнар белән бүләкләгәннәрен күрсәтәләр. Ә аларның кулы да, аягы да юк. Күзләрендә нур юк. Хәтта протез куйсалар да, кешенең башын дәвалап булмый. Аңа моның белән яшәргә туры киләчәк. Ә сугыш хәтирәләре болай гына китми. Безнең авылда әфган сугышы ветераннары бар — күбесе эчкечелеккә бирелде, акылдан язды, — ди Гөлназ. — Башта уйлап куйган идем: ярар, югалган аягына протез куярлар, аның каравы герой булыр, ташламалар, башка эшләр... Ә аннары минем улым шулай кайтса дип күз алдына китердем. Булмый, кешеләрне алай имгәтергә ярамый. Ташламалар нәрсә инде ул? Безнең әфганнарга да вәгъдә иттеләр аны, ә берни дә юк.

Гөлназ кесәсеннән кулъяулыгын алып күз яшьләрен сөртә.

— Мин язны көтәм. Чын язны. Безне түрәләр сөендерми, һичьюгы һавасы җылы булсын, — ди ана кеше.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.
  • 25 мартта Русия саклану министрлыгы бер ай барган сугышта югалтуларын таныды: 1351 хәрби һәлак булган, 3825 хәрби яраланган диелде. Украина саклану министрлыгы рәсми сайтында Русия югалтулары 17 меңнән артык дип белдерә. Моңа алар һәлак булучыларны да, яраланучыларны да кертә. Бу саннарның берсе дә бәйсез чыганаклардан расланмаган.
  • Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләрен бер исемлеккә туплап бара.

Белешмә. Хәрби хезмәт — еш бирелгән сораулар

Срочникларны хәрби хәрәкәт барган урынга (сугышка) җибәрә алалармы?

Әйе, алар "хәрби конфликтлар шартларында бурычларны үтәү өчен" (хәрби хәрәкәтләрдә катнашу өчен) җибәрелергә мөмкин, ләкин ике шарт бар:

  • алар кимендә 4 ай хәрби хезмәт үткән булырга тиеш
  • нинди дә булса хәрби белгечлектән әзерлек үткән булырга тиеш.

Хәрби хәрәкәт барган урынга барудан баш тарткан очракта нәрсә яный?

Боерыкны үтәүдән баш тарту түбәндәге юридик нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: контракт шартларын үтәмәү яисә ышаныч югалту сәбәпле вакытыннан алда хезмәттән читләштерү, дисциплинар җаваплылыкка тарту яисә җинаять эзәрлекләве.

Шул ук вакытта канунсыз боерыкларны үтәмәү өчен җинаять җаваплылыгы каралмаган. Әгәр хәрби бу боерык канунга каршы килә дип саный икән, ул аны бирән затның турыдан-туры командирына шикаять белдерергә, хәрби прокуратурага мөрәҗәгать итәргә яисә вакытыннан алда хезмәттән китү турында рапорт бирергә хокуклы.

Хәрби хезмәтне ничек кичектереп була? ("отсрочка" төрләре)

"Хәрби хезмәт турында" федераль канунда хәрби хезмәтне кичектерүнең берничә төре каралган:

  • Сәламәтлеге сәбәпле вакытлыча яраксыз дип табылганнар (авырулар исемлеге монда)
  • Социаль сәбәпләр (даими карауга мохтаҗ якыннарын караучылар, ике яки аннан да күбрәк баласы булганнар һәм башка сәбәпләр)
  • Уку йортында көндезге формада укучылар

Шулай ук хәрби хезмәткә чакырылмый торган аерым категорияләр бар — мәсәлән, гыйльми дәрәҗә ияләре, хәрби хезмәттә һәлак булганнарның уллары йә туганнары, хөкем ителгәннәр.

Уку сәбәпле кичектерү диплом алганчыга кадәр көчендәме?

Канун нигезендә хәрби хезмәтне кичектерү бөтен уку чорына бирелә, укуны тәмамлау турында боерык чыккан көнгә кадәр. Югары уку йорты студентлары отсрочканы иң күбе 31 августка кадәр суза ала.

IT-белгечләр өчен булдырылган яңа отсрочканы кемнәр ала ала?

2022 елның 2 мартында Русия президенты имзалаган карар нигезендә аккредитация узган оешмаларда IT-өлкәсендә эшләүчеләргә хәрби хезмәткә чакырылудан кичектерелеп тору хокукы бирелә. Бу хокук кайсы категорияләргә биреләчәген һәм аны бирү тәртибен Русия хөкүмәте билгеләргә тиеш — әлегә тиешле норматив-хокукый актлар кабул ителмәгән, моңа кадәр аны файдаланып булмый.

Контрактны имзаларга мәҗбүр итә алалармы?

Русия кануннарында мәҗбүри хәрби хезмәт урынына контракт нигезендә хәрби хезмәт үтү мөмкинлеге каралган — бу очракта контракт нигезендә ике көн хезмәт итү мәҗбүри хәрби хезмәтнең бер көне дип исәпләнә. Контрактны мәҗбүри хәрби хезмәтнең теләсә кайсы вакытында — башында да, хәтта соңгы көнендә дә төзеп була.

Әмма шуны истә тотарга кирәк: "Хәрби хезмәт турында" федераль канунда беркетелгән төп принцип — контракт буенча хәрби хезмәткә керү — ирекле эш. Контракт төзүгә мәҗбүр итү тыелган.

Армиягә барырга теләмәүчеләр өчен нинди альтернатив юллар бар?

Альтернатив сивил хезмәт (альтернативная гражданская служба — АГС) — гади сүз белән әйткәндә, дәүләт оешмаларында хәрби хезмәт урынына бирелә торган гадәти түләүле эш. Бу хокук Русия Конституциясенең 59 маддәсендә каралган, һәм "Альтернатив сивил хезмәт турында" федераль канун нигезендә аны гамәлгә ашырыла.

Альтернатив хезмәткә кемнәр бара ала?

Андый гражданнар категориясе икәү:

  • хәрби хезмәт үтүгә каршы килә торган дини йә дөньяви характердагы инанулары булганнар
  • традицион тормыш рәвеше алып баручы, традицион хуҗалык алып баручы һәм традицион һөнәр белән шөгыльләнүче аз санлы асаба халыклар вәкилләре

Альтернатив хезмәтне кайда һәм ничек узалар?

  • Альтернатив хезмәт вакыты — сивил оешмаларда 21 ай, хәрби оешмаларда (сивил вазифаларда) 18 ай.
  • Альтернатив хезмәт дәүләт оешмаларында уза — бүгенге көндә исемлеккә 127 һөнәр һәм 1034 оешма бар.
  • Альтернатив хезмәт урынын билгеләгәндә кешенең һөнәре, стажы һәм белеме исәпкә алынырга тиеш.
  • Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматына күрә, альтернатив хезмәтне ел саен 1000нән артык кеше уза.
  • Альтернатив хезмәт тәмамланганнан соң кешегә гадәти хәрби билет бирелә, ә альтернатив хезмәт вакыты хезмәт стажына өстәлә.
  • Альтернатив хезмәт узарга теләүчеләр өчен Телеграмда махсус бот-хезмәт булдырылды. Рәхим итеп шунда мөрәҗәгать итә аласыз.

Хәрби хезмәткә чакырылучыга илдән китүне тыя алалармы?

Бу бары тик медицина тикшерүе узган һәм чакырылыш комиссиясе хәрби хезмәткә чакыру турында карар чыгарган очракта гына мөмкин. Егетнең армиягә чакырылучы (призывник) булуы аңа Русиядән китү өчен киртә була алмый.

Чит илдә яшәгән кешене хәрби хезмәткә чакырта алалармы?

Чит илдә даими яшәгән Русия ватандашлары хәрби исәптә торырга мәҗбүр түгел, димәк, алар хәрби хезмәткә дә чакырылырга тиеш түгел.

Шул ук вакытта ватандаш Русиядән алты айдан артык вакытка киткән очракта хәрби комиссариатка барып хәрби исәптән төшәргә тиеш. Моны үтәмәүче административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Белешмәдә "Агора" төркеме хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм хәрбиләр өчен ачкан кайнар элемтә хезмәтендә тупланган мәгълүмат кулланылды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG