Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ күзләве: Киңәшчеләре Путиннан дөресен яшерә


Владимир Путин генераллар: Шойгу һәм Герасимов белән
Владимир Путин генераллар: Шойгу һәм Герасимов белән

Аерым алганда, Путиннан сугышта мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучылар (“срочниклар”) катнашуы һәм аларның үлү очраклары турындагы мәгълүматны яшерәләр диелә.

Америка күзләве Русия президенты Владимир Путинның киңәшчеләре аннан Украинадагы сугышта Русия гаскәрләренең уңышлары чынлыкта нинди булуы турындагы дөреслекне яшерә дип саный. Бу хакта АКШ хакимияте вәкиленә сылтама белән Associated Press яза, ул аноним булып калу шарты белән аралашкан.

Хакимият вәкиле сүзләренчә, аерым алганда, Путиннан сугышта мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучылар ("срочниклар") катнашуы һәм аларның үлү очраклары турындагы мәгълүматны яшерәләр.

Русия президенты элегрәк берничә тапкыр бу "махсус операциядә" бары тик килешү нигезендә хезмәт итүче хәрбиләр генә катнаша дип белдергән иде, әмма ахырдан саклану министрлыгы Украинадагы сугышта "срочниклар" да булуын таныды, аларның бер өлеше әсирлеккә төште. Саклану министрлыгы мәҗбүри хезмәттәгеләрнең барысы да Русиягә кайтарылды дип ышандырды.

Америка түрәсе әйтүенчә, Көнбатыш санкцияләренең Русия икътисадына зыяны масштабларын да Путиннан яшерергә тырышалар. АКШ хакимияте вәкиле Путин даирәсендәгеләр аңа "дөресен әйтергә курка" дип саный. Аның әйтүенчә, шул ук вакытта Путин хәрбиләрнең аннан фронттагы проблемнарны яшерергә тырышуын сизә. Бу президент һәм хәрби җитәкчелек арасындагы мөнәсәбәтләрдә киеренкелек артуына китерде, дип белдергән Америка түрәсе.

Британиянең радиоэлектрон күзләү белән шөгыльләнүче Government Communications Headquarters GCHQ махсус хезмәтенең башлыгы Джереми Флеминг та, Путин сугыш башларга карар кылганда, вазгыятьне ялгыш бәяләде, дип фикер белдерде.

Флемминг фикеренчә, Путинның киңәшчеләре аңа дөресен әйтергә курка. Аның мәгълүматына күрә, Украинага һөҗүм иткәндә Русия солдатлары боерыкларны үтәүдән баш тарткан, техника белән саботаж очраклары булган, хәтта ялгышлык белән үз очкычларының берсен бәреп төшергән. Бу хакта Британиянең махсус хезмәте башлыгы Канберрада Австралия дәүләт университетында чыгыш ясаганда белдерде.

Бу хәбәргә Кремль әлегә фикер белдермәде.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Путин халык алдында еш күренми. Украинадагы хәрби хәрәкәтләр барышына ул берничә мәртәбә генә фикер белдерде, операция ниятләнгәнчә бара, дип ышандырды.

Русия Украинага булган таләпләреннән рәсми рәвештә баш тартмады, алар арасында коралсызландыру һәм "денацификация"дә бар. Шул ук вакытта, ике ил арасындагы сөйләшүләрдә Русия делегациясен җитәкләүче Владимир Мединский сүзләренчә, Украинаның НАТОга керүдән баш тартуы һәм нейтраль булуы гарантияләре Русиянең "принципиаль" таләпләрен канәгатьләндерә.

Путин сугышы биш атна дәвам итә, бу вакыт эчендә, кайбер уңышлары булса да, Русия гаскәрләре Украина гаскәрен тар-мар итә алмады һәм Херсоннан кала, нинди дә булса өлкә үзәген контрольгә алуга ирешмәде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG