Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русия һәлакәткә очраган машинаны хәтерләтә". Финанс белгече Ленар Рахманов илдән китү сәбәпләрен аңлатты


Ленар Рахманов гаиләсе белән
Ленар Рахманов гаиләсе белән

Мәскәүдә һөнәри уңыш казанып, Казанга күченгән финанс белгече, юрист Ленар Рахманов март башында гаиләсе белән Төркиягә күченүен хәбәр итте. Азатлык аның белән башка илгә күченү сәбәпләре, халыкның финанс белеме дәрәҗәсе турында сөйләште.

Ленар кайчандыр кулак дип сөрелгән мулла бабасын да, мөһаҗирлекне сайлаган татар шәхесләрен дә бу көннәрдә бик еш искә алуын сөйләде.

— Минем укый-эшли башлаганнан бирле халыкара карьера, дөньякүләм бизнес корасы килә иде. Шуның өчен Русиянең халыклар дуслыгы университетына кердем, PricewaterhouseCoopers ширкәтенә эшкә урнаштым. Русия һәм халыкара ширкәтләрдә эшләгәннән соң, шәхси ширкәтемдә эшләргә ниятләгән идем. PwC ширкәтеннән соң, Family Office консультанты, шәхси финанс-юридик киңәшче булып эшләдем, шул эшмәкәрләр исеменнән төрле ширкәтләрнең акционерлык шурасына керә идем. Шунда тәҗрибә, элемтәләр, гыйлем тупладым. 2020 елда бу зур үзгәрешләр заманында, безнең шәхси финанслар консалтингы үсеп китте, шул форсаттан файдаланып, мин күптәнге хыялымны тормышка ашырдым – яллы эштән киттем.

Яллы эштән киткәч, хатыным Айгөл белән 2020 елның августыннан балаларны кайда укытырга дип уйлый башладык. Безнең төп фикер – башка илләрдә яшисе килә, әмма ул вакытта пандемия сәбәпле Русиядән чыгып булмый иде, һәм без, чит илгә китү турында уйлыйбыз, ә гомумән Мәскәүдән чыга алабызмы, психологик һәм бизнес ягыннан бу эшкә әзерме, дип уйлаштык та, үзебезгә һуш килгән мәктәп нияте белән Казанга булса да күчеп карыйк дигән фикергә килдек.

Казанда безнең яраткан мәктәп системы бар – "Бала сити" мәктәпләре, анда Cambridge International School (CIS) програмы һәм Русия мәгариф програмнары буенча укыту бара, һәм аның эченә бик яхшы татар програмы кертелгән. Анда татар теле сувенир тел буларак түгел, ә испан, кытай, инглиз кебек дөньякүләм телләр белән беррәттән бара иде – менә шул безгә бик ошады. Шуңа күрә без озак уйламыйча баланы имтиханга бирдек, ул анда керде һәм укый башлады – шулай итеп безнең Казан тормышы башланды.

Казанга китүне 2-5 елга дип планлаштырган идек. Беренче сыйныфларны шунда укысыннар дидек, чөнки үземнең беренче-өченче сыйныфларда татар теле укытучылары суверенитет турында, татарлар турында, Болгар дәүләте турында сөйлиләр иде – шул вакытта бик яхшы сеңеп кала. Төрекләр әйтмешли, мәмләкәтеңә, ягъни кече ватаныңа мәхәббәт менә шул мәктәп чорында, яшь вакытта керә торган әйбер. Шуңа күрә без балаларга да шуны бирергә теләдек. Мәскәүдә бу әйбер юк дип белә идек.

Казанда ярты ел саен безнең Казанга килү максаты тормышка ашамы, яки без, Мәскәүдән Казанга качкан кебек булып, бераз үзебезне алдыйбызмы дип сөйләшә идек. Чираттагы шундый сөйләшү май аенда булырга тиеш иде, без инде күченү турында уйлый башлаган идек. Соңгы хәлләр (Украинадагы сугыш) бу карарны тизләтте генә.

3-4 март тирәсендә без әле тыныч кына утыра идек, 5 мартта һава ширкәтләре чит илгә очышларын туктата башлагач, Русиянең чит илләр белән элемтәсе юк дәрәҗәсенә җитүен күрдек. Билетлар сатып алырга тырышасың, алар йә юк, йә бәяләре 80 меңнән башлана иде, сүз Ереванга яки Истанбулга очу турында бара. Бу хәл безнең карарны ныгытты.

Икенчедән, минем бизнес ике әйбергә бәйле – без кешеләргә акчаларын ничек яхшырак саклап калу турында киңәш бирәбез, эшебезне вакытында башкару өчен ике терәк кирәк, шуларның берсе – халыкара акча күчерүләр. Бу операцияләр долларда башкарыла. Һәм болар чикләнде. Русия үзәк банкы шундый кануннар чыгарды – акча ни чыга алмый, ни керми. Бик күп операцияләр катып калды. Минем ширкәтемдә йөздән артык кеше, алар хәзер ничек кала дип уйладым? Безнең клиентлар – өч меңнән артык гаилә, ягъни 4-6 мең кеше.

Алар төрле илләрдәнме?

— Күпчелеге Русиядән, шуңа күрә алар Русия банк системына бәйле. Контрагентлар исә чит илдә, аларның үзара элемтәләре өзелде, безнең кан йөреше туктады. Ягъни яңа базарлар, яңа мөмкинлекләр эзләргә кирәк, шундый чор.

Төрле томалаулар башлангач, акча күчерү юллары да ябылгач, без билетлар карый башладык

Безнең эштә икенче терәк исә – Instagram. Без әле ул томаланганчы ук аның эшендә төрле блоклар барлыкка килүен күрдек. Ә Instagram безнең клиентлар китерү чыганагы, без аның аша консультацияләр уздырабыз, минем егерме мең язылучы арасыннан онлайн курс яки консультация алучылар күп. Төрле томалаулар башлангач, акча күчерү юллары да ябылгач, озак уйламыйча, без билетлар карый башладык. Мин башта күченәм дә, карыйм, аннары гаиләне күчерәм, дип планлаштырдык.

Әрмәнстандагы дустыма шалтыраттык, аларда да CIS системындагы мәктәп барын белештек. Ярты елны монда укысаң, икенче ярты елны шунда дәвам итә аласың – мондагы сертификатлар анда да кабул ителә. Бу экспатлар өчен ясалган систем, син дөньяның төрле нокталарында эшли аласың, күченгәндә балаларыңның белем алу процессы өзелми дәвам итә. Инде күченергә җыенгач, билетлар югын күрдек – соңыннан гына ул көннәрдә егерме меңнән артык русияләрнең, күбесенчә IT белгечләрнең Ереванга китүен белдек.

S7 башка очмый, "Аэрофлот" очмый дигән хәбәрләр килде. Инде көндезге сәгать унбергә ничек тә китәргә дип карар иттек. Билетлар башта сиксән меңнән йөз кырык меңгә менде, аннары бөтенләй юкка чыкты. Ничек булса да дөнья белән элемтәсе булган илгә чыгып, ширкәтнең эшен дәвам итәргә кирәк иде. Үз динеңне тотып, үз сүзеңне әйтә алырлык та булсын.

Мин эшләрне йомгаклыйм, Айгөл билет эзли, ярдәмчеләр билет карый, инде алыр алдыннан бәясе күтәрелә, банк картасы белән түләргә җыенгач, транзакция узмый – барыбер курку хисе бар бит инде. Балаларның уку көне, алар белән дә күрешеп китәсе килә. Һәм менә машинаны бөтен көченә һава аланына куабыз. Хәзер дә күз алдымда: үзем соңга калмас өчен газга басам, үзем уйлыйм – кайчан да булса мондый хәлдә булырмын дип күз алдыма китерер идемме? Мин бит инде Казанга киләм, яхшы бизнес корам, Татарстан тышындагы Русия инвестицияләрен, чит ил инвестицияләрен, партнерларны Татарстанга кертәм дип планлаштыра башлаган идем. Ә тормыш шундый борылыш алды.

Минем бабаларымның берсе указлы мулла, зур май заводы тоткан кулак булган. Бу генетик хәтердә калган. Садри Максудилар, Гаяз Исхакыйлар да рәхәтлектән чыгып китмәгән. Казаннан һава аланына барганда шуларны искә төшереп бардым. Актив кешеләр иде бит инде. Кеме калды – алар бик катлаулы тормыш кичерде, ә аннары аларга һәйкәл куйдылар. Ә кем китте – алар халыкка һәм Русиягә яхшы дан казанды, милләтне дөнья күләмендә танытты. Үземне дә, оялмыйча дигәндәй, шулар рәтенә кертеп, шундый уйлар белән бара идем – телисеңме-теләмисеңме, андый кешеләрнең биографияләрен белгәч, китапларын укыгач, искә төшерәсең.

Сез гаилә белән күчендегезме инде?

— Мин үзем Мәскәү аша Истанбулга очтым. Иң куркынычы – Шереметьевода бер апаның "Сез бу билетның бер якка гына булу ихтималын аңлыйсызмы?" дигән соравы булды. Минем күз алдында – биш яшьлек Дәүләт, сигез яшьлек Мәдинә, Айгөл, әниләр. "Ярар, акча бар, паспорт бар, телем бар, берәр ысулы табылыр", дидем. Вакытлыча фатир тапкач, гаиләгә билетлар карый башладык, иң якын даталар ун көннән соң гына. "Ә килеп җитмәсәләр, ә чыгармасалар?" дип курка башладым. Һәм шул ук көннәрдә "Победа"ның махсус рейсы ачылды. Мин алар килер алдыннан йоклый алмадым, бу минем телеграм-каналларны укыган соңгы көнем булды. Гаиләм киләсе көнне иртән безнең криптовалютага багышланган онлайн курс башланырга тиеш иде, аңа халык бик күп языла башлады – чөнки бу валюта чыгаруның төп чарасы булып калды. Ә минем уйда Айгөл һәм бәләкәчләр генә. Алар бик озак очты, мин инде кире бормаганнармы дип уйлый башладым.

Сеңелкәшем Сочида яши иде, нишләргә белмим, сезнең янга Казанга очам, дип язды. Соңгы билетларның берсен алып, ул башта Казанга, Казаннан минекеләр белән Истанбулга килде.

Безнекеләр монда күбәя, мине Татарстанда, Мәскәүдә танышкан дусларым кабул итте, 1843 елда күченгән кырымтатар диаспорасы белән таныштым – алар ярдәм итә. Банкта хисап ачарга ярдәм иттеләр. Үзебез дә ярдәм итәбез, "Истанбулда үз кешеләребез" дигән хезмәт ясап куйдык.

Синең бу үз гомереңдәге ничәнче күченү? Бу күченүләрне авыр кабул итәсеңме, җиңелме?

— Әйдә саныйк… Әгәр дә Кушлавыч-Кырлай теориясен куллансак, әни мине өч яшьтә Башкортстанның Миякә районындагы Сатый авылыннан Чаллыга алып киткән. Чаллыда без әни белән тулай торактагы бәләкәй генә 4х4 бүлмәдә яшәдек. Минем Казандагы фатирда эш бүлмәсе дә ул бүлмәдән 2-3 мәртәбә зуррак иде. Кыенлыклар булгандыр инде, бәләкәй чакта сизелмәгәндер.

Ленар Рахманов
Ленар Рахманов

2002 елда, мәктәпне бетергәч, плацкартта урламасыннар дип, бөтен гаиләнең финанс мендәрен – биш мең сум акчаны эчке киемгә тегеп, Мәскәүне яуларга киттем. Анда да дусларым каршы алды, Аллаһка шөкер. Менә кемдер әйтә "татарлар бер-берсенә ярдәм итми", дип. Менә миңа гел татарлар ярдәм итте. Алар арасында төрекләр дә булгалый иде, әлбәттә, ә гомумән татарлар булышты. Менә шундый мөнәсәбәтне күргәч, мин ничек башканы трансляцияли алам? Кыен булды, әлбәттә, аеруча беренче ярты ел, аннары кереп киттем.

2020 елда Казанга кайттым, ул тагын бер адым ясар алдыннан әни кочагына кереп көч җыйган кебек киредән куәт җыю булды. Үзем дә аңламыйм – ничек килеп чыкты, нәрсә тартты. Казанга эләккәч, беренче ел бик актив, бик кызык булды, икенче елда инде ямансу була башлады, "мин нигә яшим" кебек тегенди-мондый фикерләр туа башлады. Мин мондый халәтне хәтерлим, чөнки 29 яшемдә Мәскәүдә фатирлар алгач, машина булгач, бала тугач, шундыйрак фикерләр туа башлаган иде, әмма мин ул вакытта Iron Man ярышында катнаша башлап онытылдым. Ул вакытта безнең "Кардәшлек" оешмасы "Аргамак" дәрәҗәсенә күтәрелгән иде, бөтен эшлекле даирәләргә эләгеп, мөдирләр шураларына кереп, "дөнья майланган" иде – андый вакытта ирләр сүлпәнәя башлый, кирәкмәгән фикерләр керә башлый. Казандагы икенче елда да шул кабатлана башлаган иде, әмма Аллаһ Тәгалә "карале, уян әле" дигән кебек, "уян, татар" дигәндәй булды, һәм мин хәзер бу карарыма бик шатланам. Истанбулга күчеп бөтен әйберне яңадан башлау миңа бик тә рәхәт, дип яратып әйтәм.

Самурай юлы кебек…

— Мөгаен. Самурай юлы булырмы, Чыңгызхан юлы булырмы – безнең юл нинди булыр. Иң зур хәзинәләрнең нәрсә икәнен аңладым: бу, беренчедән, синең гыйлемең.

Икенчедән, синең тәҗрибәләрең. Син конкрет нәрсә эшли беләсең? Skills. Мәсләк, диләр биредә һөнәр белүне. Бөтен белгән әйберләрнең, шул исәптән телләрнең дә, бөтенесенең кирәге чыга.

Өченчедән, мөнәсәбәтләр, элемтәләр, дуслык. Казанга, Мәскәүгә шалтыратам – барысы да хуплый, афәрин, диләр. Егерме мең кешедән бер генә кеше хейт сыман язган булды, аннары без аңа сәбәпләрен аңлаткач, ул да соңыннан "дөрес эшләгәнсез", дип язды. Зуррак абзыйлар "менә моның белән, моның белән таныш", дип таныштырып тора. Шуңа күрә элемтәләр һәм яхшы репутация – бик мөһим. Болар өч төп актив.

Шулар арасында иң мөһим актив – сәламәтлек, иман сәламәтлеге һәм физик сәламәтлек. Ә акча һәм башкалар – алар яши-яши җыела. Һәм, Аллаһка шөкер, монда минем һөнәрем дә ярдәм итте. Капиталым күбесенчә тупланган иде, финанс киңәшче дә буларак, мин аларны күптән туплый-җыя башлаган идем, Русиядәге туңдыруларның тәэсире булмаслык урыннарда саклый идем. Һәм мин хәзер, Истанбулга килгәч, аларны кирәк дәрәҗәдә алам, кулланам, шуңа күрә, Аллаһка шөкер, һөнәрем дә бик кирәкле булды. Монда хәзер килгән кешеләргә дә һөнәремнең нигъмәтләрен күрсәтәм. Шундый happy end. Без, ниһаять, торырга фатир таптык, килешү имзаладык. Аллаһ боерса, мондагы таныш татарларны да кунакка чакырырбыз.

Фатир табу авырмы?

— Фатир хуҗасы – төрек кешесе, Америкада тора. Бу да безгә уңай туры килде – минем өчен тагын бер тәҗрибә булды: русларга икамет (яшәү хокукы) бирмиләр икән. Украиннарга уңайрак карыйлар, русларга караш шикле. Шуңа күрә минем фамилиямнең "Рахманов" икәнен ишетеп, "әһә, ярый" дип куйды. Дусларым мине "татар, Татарстаннан" дип таныштырды.

Ленар, күченеп йөрүләр кеше тормышына, татарлыкка ничек тәэсир итә?

— Турыдан туры. Көчле тәэсир итә. Минем соңгы арада бу интервьюга кадәр моның кадәр күп татарча сөйләшкән юк иде әле (көлә). Әйткәнемчә, дүрт төп актив (инглизчәсе – asset), рухи актив иң зур тәэсиргә дучар була. Мин гел "Бу очракта Гаяз Исхакый нишләр иде?" дип күз алдына китерәм. Садри Максуди белән икесе дә Төркиянең дәүләтчелегенә тәэсир ясаган шәхесләр.

Рухландырамы бу?

— Әлбәттә, рухландыра. Мин болар турында 7нче сыйныфта "Кәҗүл читек"не укыганда ук уйлый идем, аннары Татарстан тарихын өйрәнгәндә – бик якты шәхесләр булган бит, бик яхшы фикерләр булган. 20-30нчы елларга кадәр алар Казанда иң кәттә кешеләр булган, аннары бум! – чират борылган да алар иң азакта калган. Ә алтмыш еллап узгач, алар кабат беренче.

Сөргенгә сөрелгән бай мулла бабамны хәзер көн саен искә алам

Соңгы вакыйгалар минем дә башка сыймаслык, әмма миңа үземнең такымым һәм клиентларымның акчаларын саклап калыр өчен конкрет карарлар кабул итәргә кирәк. Монда һәм хәзер иң файдалысы нәрсә – шуны эшләргә кирәк, стратегия төзер өчен мәгълүмат җитми, бөтен нәрсә бик тиз үзгәрә, ә тактика буенча тиз-тиз эшләргә кирәк, шуңа күрә мин шундый карарларны тормышка ашырып килдем. Ата-бабаларыбыз әйтмешли, "ятып калганчы, атып кал". Мәктәптә укыган хәлләр бөтенесе берьюлы искә төште, сөргенгә сөрелгән бай мулла бабамны мин хәзер инде көн саен искә алам – һәм эш шундук кузгалып китте. Һәм монда да бизнес кордык, бу атнада без, Аллаһка шөкер, берничә клиентны кабул итәбез – күчемсез милек алырга телиләр, хисаплар ачарга телиләр. Клиентларның күбесе Русиядән, Кытайдан да бар.

Ягъни сез Русиядәге клиентларыгызны ташламадыгыз?

— Юк, әлбәттә. Без алар белән болай да онлайн даими эшләп тора идек. Ә хәзер алар минем Истанбулда булганны күргәч, эшләрен курыкмыйча эшли башладылар, без аларны кабул итәбез, эшлибез. Тимер пәрдә кайчан да булса төшәчәк, ул вакыт эчендә кешеләрнең акчаларын саклап калырга кирәк.

Татарларның финанс белеме җитәрлекме?

— Соңгы елларда кешеләр акчаларын Финико кебек пирамидаларга биреп бетерде, кызганыч. Бик күп кеше шунда үз акчаларын югалтты. Аннары әзрәк акылландылар. Гомумән алганда, барыбер Татарстандагы халыкның финанс белеме тиешле дәрәҗәдә түгел, әмма Русия күләмендә караганда татарлар барыбер әзрәк хикмәтлерәк димме – алар барыбер ресурсларын булдыра, өйләрен матур ясый. Гомумән алганда, безнең клиентлар арасында татарлар бик күп, акчалы татарлар киләләр, Истанбулда $300 меңлек өйләр, фатирлар сатып алалар. Аларның фикер офыклары киңрәк. Безнең тарихта булган бит инде ул – егерменче елларда күчкәннәр, утызынчы елларда күчкәннәр. Безнең заманда ул вакыттагы кебек түгел, әзрәк яхшыргач, барыбер кайтабыз без, дип фикер йөртә алар.

Төркиядә фатирлар сатып алу отышлымы хәзер?

— Мин моңа элегрәк ике төрле карый идем. Гомумән, Төркия ул бер яктан караганда үсеш юнәлеше ягыннан Русия кебегрәк, монда бик күп параллельләр табарга була. Әмма, минемчә, Төркия тотрыклырак, чөнки монда бик күп илләрнең мәнфәгатьләре бәйләнгән. Һәм монда бик яхшы сайларга кирәк. Хәтта мин бу ике атна эчендә күпме фатир карадым, күпме риелтор белән күрештем, төрле алдау схемаларын күрдем. Бик әйбәт итеп сайлап алган очракта, отышлы булырга тиеш. Ике йөз илле мең долларны бирәсең дә, аннары барыбер чыгара аласың. Бу көннәрдә Төркия әлеге регионның тыныч утравы дип әйтергә була. Чөнки, мәсәлән, элек Казакъстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Үзбәкстан халкы Мәскәүгә омтыла иде. Бөтен Русия төбәкләре халкы Мәскәүгә омтыла иде. Хәзер Мәскәү тыныч түгел, шуңа күрә бу пассионарлар кая бара – БДБ илләренә барырга исәпләре юк, күбесе Истанбулга бара. Украинадан Истанбулга күпләп килә башладылар. Моңарчы Иран, Гыйрак, Сүриядән киләләр иде. Әмирлекләрдән дә, Согудлардан да – җәйгә гарәпләр бирегә килергә ярата, монда фатирлар сатып алалар. Ихтыяҗ бар һәм ул арта шикелле. Үзебезнең тәҗрибәдән чыгып әйтә алабыз – шартлары әз булган фатир да бик тиз китә, ягьни алып бетерәләр. Бернинди дә сәяси тетрәнүләр булмаса, биш-ун елны алганда, доллар белән хисаплаганда, фатирлар бәясе нормаль.

Финанс яктан бәйсез кеше төрле илләргә китеп яши ала. Татарларга бу бәйсезлеккә ничек ирешергә?

Ленар Рахманов
Ленар Рахманов

— Без нәкъ шушы максат, ягъни финанс бәйсезлек бирү миссиясе белән Казанга кайткан идек, һәм шул исәптән, Аллаһка шөкер, ике меңнән артык кешене онлайн укыту програмнары аша уздырдык һәм шундый фикерләр бирдек. Офлайн – меңнән артык кеше укыды. Әмма бу без уйлаган миссиянең бер өлеше генә. Гомумән минем исәп шундый иде – Татарстанда бер өч миллион ярым кеше, Башкортстанда – дүрт-дүрт миллион ярым. Тулысынча якынча сигез миллион дип алып, шуның ун процентына финанс мәгълүмат һәм гыйлем, финанс бәйсезлек фикерен бирсәк, бу инде сигез йөз мең кеше булыр иде. Алар бит бөтенесе пассионар, алар гомумән Русиядәге тормыш дәрәҗәсе яхшыруга тәэсир итәр иде. Ләкин менә өлгермәдек. Өч мең – ул бит без уйлаган санның да кечкенә проценты гына. Әмма без тырыштык, эшләдек, ярдәм иттек. Шуларның бик күбесе, безнең клиентлар буларак, хәзер кайсы Истанбулга, кайсы Анталиягә, кайсы Әнкарага, кайсы Дубайга, кайсы башка илләргә күчеп китәл. Фейк турындагы кануннардан курыкмыйча, үз фикерләре белән яши алалар. Шунысы белән без үзебезнең миссиягә якынайдык һәм татарларга ярдәм иттек дип ышанам.

Финанс белеме кирәк булуын аңлап, ул белемне эзләгән кеше дә ялган белгечләргә эләгергә мөмкин…

— Әйе, анысы бу индустриядәге бер чир инде. Бер-ике көн укыталар да, "син хәзер финанс киңәшчесе" дип йөртә башлыйлар. 2021-22 елларда бик күп блогерлар Русия халкын кыйммәтле кәгазьләр базарына кертте: "Тинькофф хиссәләрен алыгыз!", "Сбер хиссәләрен сатып алыгыз!" дип өнди башладылар. Алар шул хәтле агрессив, шул хәтле нык реклам ясаган иде. Ә хиссәләр ул бик индивидуаль әйбер, кемгәдер туры килә, кемгәдер – юк. Кемгәдер – күчемсез милек, кемгәдер – доллар сатып алу яхшырак. Кызганыч, менә шундый блогерлар кешеләрне кыйммәтле кәгазьләр темасына кертте, ярый да кертеп кенә калсалар – алар халыкны Русия брокерларындагы Русия хиссәләренә керттеләр.

Сбер хиссәләре, мәсәлән, 360 сум иде, хәзер алар 80 сум, ягьни дүрт мәртәбәдән дә түбәнрәк төште, аның белән биржада хәзер сәүдә итеп тә булмый – сата алмаячаксың. Лондон биржаларында аның дүрт хиссәсенә бер цент бирәләр. Ярый, хиссәнең үзе начар диярсең. Әмма аның тышлыгын да карарга кирәк, ягъни аның брокеры сиңа кыйммәтле кәгазьне бирерме? Кинәт экспроприация булса? Аны бит хәзер вакытлыча туңдырып тору дип кенә атаячаклар, ярты еллап-бер еллап тыеп торганнан соң, ул кәгазьләрнең инде кирәге дә калмаячак.

Шул "инфочегәннәр" матур тышлык белән, текә хайп белән бик күп кешене җәлеп итте, әмма аның эчлеге юридик яктан да, икътисади яктан да яклаусыз иде. Мин моңа да борчылдым. Миңа да маркетинг бүлеге әйтә иде: "Ник Сбер хиссәләрен алдырмыйсың? Ник моның хиссәләрен әйтмисең? Кара, теге блогер, бу блогер…" Мин "Акча тынлыкны ярата", дип җавап бирә идем, ягъни табышы әкренрәк булса да, янмасын. Шуңа күрә без долларлы активларны яки кайсыдыр конкрет илдә сугыш чыкса да аягында кала торган халыкара оешмаларны киңәш итәбез, брокерларның да ышаныч рейтингына игътибар итәргә кирәк. Хәзер безнең клиентлар безгә рәхмәт әйтә, чөнки алар ичмасам андагы долларларын чыгара ала, ә Русиядәге долларларын чыгара алмыйлар. Уоррен Баффет (американ эшмәкәре) әйтмешли, су күтәрелгәндә барысы да йөзгән кыяфәт чыгара, су киткәндә генә һәркемнең йөзү сәләте күренә.

Син Азатлыкка бер әңгәмәдә һәр гаиләнең бизнес-планы булырга тиеш дигән идең. Бу тотрыксыз заманда план булдыру мөмкинме?

— Әлбәттә. Планлаштыру офыгы гына әзрәк кыскарак булырга тиеш. Ягъни шәхси финанслар планы өчен нормаль тормышта бу якынча ун-егерме-егерме биш ел тирәсе. Бер өлеше – яхшы пенсиягә чыгу яки мин эшли алмаганда минем өчен акча үзе эшләсен дигән фикер белән төзелә. Хәзерге вакытта бу портфельгә тактика белән бәйле инструментларны күбрәк кертергә, акча белән активрак идарә итәргә кирәк. Әмма барыбер алдан билгеләнгән стратегия кысаларында калырга кирәк – "о, моның бәясе төште" дип килеп ябышмаска. Кирәкме сиңа Төркиядәге милек, син бит Черногориядә алырга теләгән идең, яки бөтенләй Кытайда. Ә киләчәктә кайда яшәргә телисең? Паникага бирелеп эшләнгән карарлар кабул иткәнче, бигрәк тә зур суммалар белән, кешенең әзрәк кулына төртергә кирәк. Безгә кешеләр шуның өчен акча түлиләр. Ә соңгы вакытта бу эшне дә бушлай башкарабыз, киңәшләр бирәбез, директны тутырып килгән сорауларга җавап итеп бушлай вебинарлар яздырабыз. Әйе, гаиләнең планы булырга тиеш, әйе, ул план эчендә хәзер төрле финанс кораллары алмашынып тора – биткоиннарны, криптадолларларны да кертергә була. Тормыш өчен ниндидер активларга китерә торган план булырга тиеш.

Русияне финанс яктан нәрсә көтә?

— Әйдә начар әйбер турында сөйләшмик…

Менә шикәр дип мәш килә халык. Запас туплап ул дөрес эшлиме, әллә бу коры паникамы?

Теле һәм акчасы булса, илдән 200 мең түгел, 2 миллион кеше китәр иде

— Бик кызганыч күренеш бу. Һәлакәткә очраган машинаны күз алдыңа китер. Аның йөртүчесе бар һәм юлчылар. Шулардан әле кемдер исән. Бу һәлакәт тирәсендәге һава торышы да яхшырып тормый, торган саен начарая бара – йә яңгыр, йә кар, йә суык. Кешеләр болай да нык яралы, моның өстенә тирә-юнь шартлары да начарайганнан начарая. Безнең икътисад хәзер шуңа охшаган. Ә машина начар якка таба тизәйгәннән тизәя бара. Машина йөртүчегә "әйдә бераз башка якка" дип тә карыйлар, ә ул һаман тирәнгә керә, тизлекне арттырганнан арттыра. Машинаны тау башына куганда, анда тагын да салкынрак, яшеннәр күбрәк. Кире аска төшә башласалар, тагын да начаррак. Моны торгызу, юлчыларны да, машинаның үзен аякка бастыру өчен күпме вакыт кирәк булачагын да белмим. Миңа менә 37 яшь. Һәм бу хәлләр башланганда мин уйладым: кемнедер Русиягә акча кертергә ризалатыр өчен, режим кардиналь алмашынырга һәм тагын биш-ун еллап вакыт узарга тиеш. Миңа инде ул вакытта илле яшьтән артык булачак. Бөтен тормыш алда, өметлән дә көт, дигәндәй.

Рэпер FACE илдән китте, безнең халыкка ипи белән май булса, шуңа канәгать булып утыралар, диде. Ни сәбәпле халык азга да канәгать?

— Бу Русиянең бер үзенчәлеге шикелле. Хәзер тарихи аналогияләрне күбрәк искә төшерә башладым. Безнең халык һәрвакыт шулай түзем бит инде. Бездә идарә шулай төзелгән – барысы да монозаводлардан тора. Кешенең барыр җире юк. Әзрәк кенә акчасы булганы Русиядән читкә китү ягын уйлый. Ә күбесе булган акчасын Финикога, кредитка биреп бетерә. Мондый вакытта күбесенең акчасы яки мөмкинлеге юк – тел белми яки эш белми. Күбесенең дим, чөнки чын күңелдән ышанучы идеяле кешеләр дә бар, алар "барысы да узар" дип өметләнә. Менә бу факторлар, акча һәм теле булса, 200 мең түгел, 2 миллион кеше кузгалыр иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG