Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ничек акчасыз калмаска? Финанс пирамидаларының 5 билгесе


Пандемиядән соң финанс пирамидалары саны артты. Татарстанда эш итүче пирамидалар да байтак. Азатлык бәйсез финанс киңәшчесе Ленар Рахманов белән финанс пирамидаларының төп билгеләре һәм аларны танып алу ысуллары турында сөйләште.

5 июльРусия үзәк банкы тарафыннан финанс пирамидасы дип танылган "Antares Trade" эшен туктатты. Русия һәм БДБ илләрендә аңа акча керткән кешеләр бу платформага керә алмады. Ул бөлгенлеккә төште. Ширкәт җитәкчелеге кешеләр атна саен 2 процент акчасын чыгара алачак дип белдерә, ләкин финанс белгечләре бу мөмкинлек шикләндерә дип саный.

"Antares Trade" Казанда һәм Татарстанда популяр иде. Казанда гына да аның дүрт офисы эшләде. Ширкәт үзе Һонгконгта теркәлгән. Ул эшен туктатканнан соң берничә көн узгач, Юдинода бер кешенең үзенә кул салуы билгеле булды. Медиада таралган хәбәргә күрә, ул акчасын "Antares Trade"-ка керткән, күп кенә таныш-белешен дә бу пирамидага җәлеп иткән.

Финанс пирамидасын ничек танып була
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:55 0:00

Мондый хәлләр финанс пирамидалары шартлаганда ешая. Кешеләр җиңел һәм тиз табышка ышанып, барлык акчаларын шикле оешмаларга тыга, кайберәүләр бу максаттан хәтта кредитлар да ала. Ахыр чиктә күпләр акчаларыннан колак кага.

Татарстанда Synergy һәм Finiko исемле оешмалар әле дә эшли. Русия үзәк банкы аларда да финанс пирамидасы билгеләре булуын белдерде, халыкны моның турында кисәтте. Финанс белгечләре дә алар турында гел кисәтә, шуңа да карамастан, Татарстан халкы бу ширкәтләргә акчасын кертүен дәвам итә. Finiko ширкәте аеруча татарлар арасында популяр, ул авылларга да үтеп керде.

Ленар Рахманов
Ленар Рахманов

Финанс пирамидасын ничек танырга? Аны реаль инвестицион фондтан нинди билгеләр аера? Азатлык бу турыда бәйсез финанс киңәшчесе, "Lenar Wealth Management" оешмасы башлыгы Ленар Рахманов белән сөйләште. Ул Азатлык укучыларына финанс пирамидаларының 5 төп билгесен аңлатты.

1. Пирамида яшерен эшчәнлек алып бара

Хәзерге пирамидалар ниндидер финанс эшчәнлеген алып бармый, алар бу хакта купшы итеп кенә сөйли белә, криптоакча трейдингы, форекс, блокчейн һәм башка төшенчәләр куллана. Бу сүзләр кешегә билгесез, ләкин теле телгә йокмаган кеше аларны кулланып, акыллы булып күренә. Финанс пирамидалары мондый акыллы сүзләр белән сайрап, кешеләрнең башын бутый, төрлечә мактый, акчаны шул пирамидага кертергә күндерә.

Пирамидалар эшчәнлекне, гадәттә, алып бармый, аның белән каплана гына

Криптоакча да, форекс та – аерым алганда начар сүзләр түгел. Аларда чыннан да акча эшләп була, тик моны да аек акыл белән эш итәргә кирәк. Алардан тиз арада югары табыш көтәргә ярамый. Ә пирамидалар бу эштән ерак тора. Бу юнәлештә тәҗрибәбез бар, криптада керем алган трейдерлар саны аз һәм алар ачык эш итә. Пирамидаларда реаль трейдерлар эшлиме-юкмы, бизнесларга акча салынамы-юкмы – боларны тикшерергә кирәк. Бу рәвешле эш итү акчаны теләсә кайда, хәтта банкка салганда да мөһим.

Финанс пирамидалары ябык систем белән эш итә. Бизнес сере, инвесторлар теләге дип алар акчаның реаль кайда ятуын, нинди хиссәләр алынуын яшерә, әйтми. Оешма ачык эшләми, акчаның реаль кайда эш итүен күрсәтми икән, бу финанс пирамидага охшаган.

"Сезгә акчаның реаль кайда эш итүен күрсәтмиләр икән, сак булыгыз, бу финанс пирамидага охшаган."
"Сезгә акчаның реаль кайда эш итүен күрсәтмиләр икән, сак булыгыз, бу финанс пирамидага охшаган."

2. Лицензия булмау

Теләсә нинди финанс оешма белән эш итү алдыннан, иң беренче чиратта, аның лицензиясен карарга кирәк. Кешеләрдән акча җыя икән оешма, аның бу эш өчен рөхсәт кәгазе булырга тиеш. Ә лицензияне Русия Үзәк банкы бирә. Лицензия барлыгын Үзәк банк сайтында карарга мөмкин.

Финанс пирамидалары бу мәсьәләдә дә хәйләкәр. Еш кына алар "холдинг" дип төрле оешмалар булдыра, берсенең лицензиясе булып, сез акча керткән оешмада лицензия булмаска да мөмкин. Лицензиясе булган бер юридик затта булып, кешедән акчаны икенче юридик затка җибәрүен сорыйлар. Чынлыкта исә бу ике юридик зат арасында бәйләнеш булмаска да мөмкин.

Ялган оешмалар еш кына "безгә лицензия кирәкми, без "үзгә" эшчәнлек алып барабыз" ди. Бу да ялган. Оешманың лицензиясе бөтенләй башка эшчәнлеккә бирелгән булырга мөмкин, аңа да күз салу артык булмас. Тагын бер ялган формасы: лицензия дип мөштәриләргә оешма турында гомуми мәгълүмат тоттыралар. "Низамнамә капиталы" дип теләсә нинди зур саннарны язалар, аның белән мактаналар. Шунысы мөһим: низамнамә капиталы чыннан да түләнгән булуын дәлилләр өчен, бәйсез аудитор бәяләмәсе булырга тиеш, аны да сорарга кирәк.

Кыскасы, пирамидалар кулланган хәйләләр бик күп. Шуңа бөтен документларны салкын акыл белән, саклык белән карарга, өйрәнергә кирәк.

3. Югары табыш вәгъдә итү

Финанс пирамидаларының яраткан вәгъдәсе – тиз һәм югары табыш. Кайбер оешмаларны тыңласаң, аена 20-30% вәгъдә итәләр, кайберәүләре көненә 1% дип әйтә. Мондый даими табышка реаль инвестицияләр белән ирешү мөмкин түгел, бары тик бер тапкыр ниндидер сирәк уңыш кына булырга мөмкин. Андый хәлләр сирәк, дәвамлы була алмый.

Классик инвестицияләр елына долларда уртача 5-6% табыш китерә

Пандемиягә кадәр классик инвестицияләр елына долларда уртача 5-6% табыш китерә иде (Русия сумы очрагында бераз югарырак була ала). Танылган S&P 500 индексы бар, аңа АКШның төп һәм иң зур ширкәтләре керә. Менә бу индексның елына уртача табышы 8-9% тәшкил итә. Менә бу сезгә реаль булган инвестицион табышның уртача күрсәткече.

12%тан артык табыш китергән юнәлешләр югары керемле дип санала. Ә керем югары булган саен, аны югалту куркынычы да арта. Шуңа күрә без клиентларга андый стратегияләр сайлаганда сак булырга киңәш итәбез. Еш булмаса да, андый стратегияләр ярдәмендә елына 30% та, хәтта 150% табышка да ирешеп була. Тик бу еш, даими була торган нәрсә түгел, һәм моның, киресенчә, куркынычлары турында да хәбәрдар булу кирәк.

Инвестицион базарда беркем гарантия бирә алмый

Пирамидалар югары табышка гарантия бирә, ә инвестицион базарда беркем мондый гарантия бирә алмый. Югары керемле стратегияләр очрагында куркыныч зур, бер айда табыш югары булырга мөмкин, киләсе айда минуска да китәргә мөмкин. Шуңа сезгә табышка гарантия бирәләр икән, шунда ук уяу булырга кирәк.

4. Башка кешеләрне җәлеп итү таләбе

Финанс пирамидалары, гадәттә, агрессив челтәр маркетингы белән шөгыльләнә. "Дустыңны китер, аның өчен шулкадәр процент алырсың", "10 дустыңны китерсәң, фәлән дәрәҗәгә җитәрсең" дигән алымнар белән алар үз сафларына күбрәк кешеләрне җәлеп итәргә тырыша.

Шунысы мөһим: челтәр маркетингы үзе-үзеннән начар түгел. Финанс өлкәсендә аны еш кына кулланалар, танылган банклар да шулай эш итә: "дусларыңны китер, сиңа 500 сум бирәбез", диләр. Бу принцип аңлашыла, банк шулай итеп үзенә яңа мөштәриләр китертә.

Финанс пирамидаларда маркетинг бик агрессив алып барыла

Тик финанс пирамидаларында бу маркетинг бик агрессив алып барыла. Башка кешеләрне китерү кайчак хәтта шарт булып та тора. Кешене китертеп, аның хисабына процент та алу тәкъдиме сак булырга чакыра. Еш кына пирамидалар "Син шулкадәр дустыңны китертсәң, син безнең системда фәлән дәрәҗәгә җитәсең, сиңа фәлән процент түләнәчәк, һәм сиңа үзебезнең трейдинг хисапларын шуннан соң ачарбыз" диләр. Бу - хәйләкәр адым һәм еш кына кешеләр моңа ышана. Реаль инвестицион эшчәнлектә дусларны чакыру бонус бирә ала, ләкин ул эшчәнлекнең мөһим урынын алмый.

5. Акчаны чыгару җиңел түгел

Икътисад өлкәсендә lock-up (локап) дип исемләнгән чор бар, бу вакытта, гадәттә, сату-алу, акча чыгару тыела яки нык чикләнә. Финанс пирамидасы моны бик актив куллана, акча чыгарырга мөмкинлек бирми. Хәзер Antares та рәсми рәвештә ябылмады, әлеге вакытта Русиядә эшләмибез генә дип әйтәләр.

Пирамидага кешеләр килми башлагач, акчаларны чыгару кыенлаша

Гадәттә, пирамида эшли башлаганда гына, аннан акчаны чыгару җиңел. Барысы да бик лояль, ачык мөнәсәбәттә. Аннары инде, яңа кешеләр килми башлагач, локаплар башлана, акчаларны чыгару кыенлаша.

Монда да ак белән кара үзара нык бәйләнгән. Бер яктан, финанслар дөньясы өчен локап чоры – гадәти нәрсә. Икенче яктан, моңарчы инде әйтелгән билгеләр дә туры килсә, бу да саграк эш итүгә, бу оешмага игътибарлырак карарга сәбәп.

Кешеләр акчаларын финанс пирамидаларына ни өчен һаман кертә?

Иң төп сәбәбе: финанс белеме җитмәү. Кеше "мин инвестицияләр белән шөгыльләнә башладым" дип әйтә. Нишләдең соң, дип сорагач, "биткоин алдым" ди. Инвестиция бу рәвешле эшләми, аның үз кагыйдәләре, тәртибе бар: башта "иминлек мендәре"н булдыру кирәк, аннары ышанычлы һәм тотрыклы инструментлар (ә алар төрле) сатып алырга кирәк. Берни аңламыйча, белмичә криптоакчага да кереп китү дөрес түгел. Ә безнең халык беренче биш адымны белмичә, үтәмичә, шунда ук югары куркынычлы финанс юнәлешләргә кереп китә.

Финанс пирамидаларга ышану – әле үсеп кенә бара торган илләрнең үзенчәлеге

Аннан кешеләрнең тиз һәм җиңел акча аласы килә. Рәхәт бит, йөз мең тыктың да, берничә айдан соң ике тапкыр күбрәк акча чыгардың. Әкият бу, "могҗизалар аланы". Финанс пирамидаларга ышану – әле үсеп кенә бара торган илләрнең үзенчәлеге. Индонезия, Һиндстан, Бразилия кебек илләрдә финанс пирамидалары чәчәк ата, бу Русиягә дә кагыла. Ә, мәсәлән, АКШ кебек илдә финанс пирамидасы оештыру бик кыен, кешене алдаучылар кырыс җәзага тартыла, кешеләрнең финанс белемнәре җитәрлек булгач, андый оешмага акча кертүчеләр дә күп булмас.

Тагын бер категория кеше бар – бу оешманың финанс пирамида икәнен аңлыйлар, ләкин акчаны беренче булып чыгарырга телиләр. Дөрес, кайбер очракта пирамида үсеш алган вакытында аннан күбрәк акча алырга була. Тик андый очракта кеше үзе дә гөнаһка бата, башка кешеләрне талаучылар рәтенә керә. Пирамидадан керем – башка кешеләрне алдау хисабыннан кергән акча. Хәләлме, бәрәкәтлеме ул? Юк.

Чек-лист: финанс пирамида билгеләре

  • Русия Үзәк банкы (яки башка ил финанс регуляторы) лицензиясе булмау.
  • Оешма гадәти инвестицияләрдә күпкә арткан югары табышны вәгъдә итү.
  • Оешма гарантияләргән табыш вәгъдә итү (фонд базарында бу тыела).
  • Киңкүләм агрессив реклам.
  • Алдан түләү таләп итү.
  • Күптән түгел барлыкка килгән оешма.
  • Килешүдә инвестор алдында җаваплылык бөтенләй юк.
  • Анонимлык – оештыручылар һәм җитәкчеләр турында мәгълүмат бик аз яки бөтенләй юк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG