Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мәктәп сайлаганда татар телле мохит һәм укытуны беренче урынга куйдык"


Мәктәптә укучы өч бала әнисе, Татарстанда оешкан татар ата-аналары төркемендә актив катнашучы Айсылу Галиева һәм шулай ук өч бала әнисе, танылган җырчы Гүзәл Идрисова-Баһ белән мәктәпкә әзерлек турында сөйләштек.

Ике гаиләдә дә балалар татар телле һәм татар рухында тәрбияләнә, мәктәпне татар телле мохит һәм укытуга карап сайлаганнар.

Дистанцион уку авыр булдымы?

— Бу уку елын көтәсезме? Мәктәпләр ачылсын иде инде дисезме, әллә инде дистанцион укуга да күнеккән идегезме? Кайбер күп балалы гаиләләр өйдә укыганда иртән торып кайсын-кая ташыйсы юк ди.

Айсылу Галиева: Дистанцион тәртиптә өч бала укыган вакытта бер дә рәхәт түгел. Уку башланган гына вакытта беренче ике атнасында үзебез дә өйдә утырдык, бер малай 1нче сыйныфта, икенчесе —5нчедә, мин ике бүлмә арасында чабып йөрдем. Йә микрофоннары сүнә, йә интернетлары сүнә, йә ишетелми башлый. Инде быел сентябрьдән уку мәктәпләрдә генә башлансын да, берүк мәктәпләрендә генә укый күрсеннәр дип теләп торабыз. Гаиләдә укыту програмын сайлаучыларга, бәлки, җиңелрәктер. Аннары дистанцион укыту өстәмә мәгълүмат алу өчен әйбәт чара. Ләкин төп белем, төп предметлар мәктәптә бирелергә тиеш, чөнки интернет аша укытучы бөтен 30 баланы да күзәтеп бетерә алмый.

Гүзәл Идрисова: Килешәм, дистанцион уку ул әти-әниләр өчен уку булды. Укытучыларга да авыр булды, чөнки балалар компьютерда бер-берсен күреп, шаярып утырды, кул болгап утыралар, тыңламыйлар материалны. Интернет өзелү сәбәпле укытучы теманы аңлатып та бетерә алмады. Шуңа күрә безгә бу теманы үзебезгә аңлатырга туры килде. Мәктәптә укуга берни җитми. Бу өйдән уку вакытында укытучыларның, мәктәпнең кадерен белә башладык.

Мәктәптә укуга берни җитми

1 сентябрьне бик көтәбез, әзерләнәбез, канцеляр тауарлар алып, портфельне тутырып куйдык. Улым Камил уку елы башланганын миңа караганда, ныграк көтә.

Бер баланы мәктәпкә киендерергә ничә сум акча кирәк?

— Август ахыры якынлаша, сез нинди әти-әни: май аенда ук (узган уку елы бәясеннән) китаплар, июньдә портфельгә заказ биреп, ә июльдә кәчтүм-чалбар алып куючымы, яки бөтен эшләрен иң ахыргы ял көннәренә, хәтта иң ахыргы көннәргә калдыручыларданмы?

Айсылу Галиева
Айсылу Галиева

Айсылу Галиева: Безнең әле бернәрсә дә алынмаган. 165нче мәктәптә укучы ике балама формаларга заказ бирдек. Анда да мин соңга калып кына бирдем, шуңа күрә сентябрь башларында гына булачак. Ә кызга интернеттан заказ бирдем.

Эш дәфтәрләренең бер өлешенә акчаны май аенда ук җыепы куйдык. Китапларны күпләп алсаң, аларны 30 процент ташлама белән складка барып алырга була. Ә канцелярия тауарларын балалар үзләре ала. Һәрхәлдә, 1 сентябрь алдыннан да кибетләрдә бөтен нәрсә дә булачак, дефицит заманы түгел.

Сумкалар-рюкзаклар турында күбрәк беренче сыйныфка баручы балаларның әти-әниләре борчыла торгандыр, ортопедик, җиңел, шул ук вакытта күп әйбер сыярлык булсын диләр. Безнең узган елдан калган сумкалар бар әле.

— Быел бәяләр ничегрәк? Мәсәлән, бер малайны ничә сумга киендерергә була?

Гүзәл Идрисова: Минемчә, 10 мең сум китә. Көне буена мәктәптә киеп йөрер өчен яхшырак һәм чыдамлырак аяк киеме сайларга тырышасың. Мәктәпкә әзерлек курсларына йөргәндә арзанрак рюкзак алган иде, ул бер елга да чыдамады, шуңа күрә 1 сыйныфка барганда кыйбатлыракны алдык. Аңа инде өченче ел, бернишләмгән, энесенә дә калыр шикелле. Сыйфатлы әйбер озаккарак җитә икән.

— Айсылу ханым, мәктәптән бирелгән форма кыйбатлымы?

— Без малайлар күлмәге һәм жилетка заказ бирдек. Алар бер малай өчен 1800, икенчесе өчен — 2000 сум буды. Чалбарны башка җирдән алырбыз дидек. Алар 1500 тирәсе. Димәк, мәктәп формасы 3,5 мең сумлап була. Кардиган алсаң, кыйбатрак. Гимназиядә укучы кызның формасы 6000 сумга җиткән иде, быел инде итәкне кибеттән генә алабыз.

— Барыбер бик арзан чыкмый. Уртача хезмәт хакы алып эшләүчеләргә балаларны киендерү өчен акчаны алдан туплап куярга кирәк. Кайбер төбәкләрдә форма алу өчен субсидияләр бирелә. Бездә инде күп балалы булу өстенә аз керемле дә булу кирәк дип беләм. Сез мәктәп ягыннан караганда нинди ташламалардан файдаланасыз?

Гүзәл Идрисова: Без файдаланмыйбыз. Мәктәптә күп балалылар саны зур булу сәбәпле, ул исемлектән чыгардылар.

Айсылу Галиева: Казанның 155нче мәктәбенә баргач, сез күп балалы гаилә икән, бушлай ашарга мөмкин булачак, документлар җыеп китерегез диделәр. Без илттек. Ул вакытта өченче бала белән декретта утырам, әтиләре генә эшли иде. Безнең кеше башына чыккан керемебез тиешледән 56 сумга артыграк булды. Шуның аркасында бала бушлай ашый алмый калды. Шуннан бирле документлар җыйганыбыз да, андый әйберләргә кысылганыбыз да юк. Эшләп торырга язсын, үз балаларыбызны ничек тә үзебез үстерербез.

Быел инде башлангыч сыйныфларның барысын да бушлай укытачаклар.

Мәктәпләрдә хәләл ашату бармы?

— Татарстан мәктәпләрендә хәләл ашату бармы? Бервакыт Казан мэриясе вәкиле шәһәр мәктәпләренең берсенә дә дуңгыз ите кертелми дип белдергән иде.

Айсылу Галиева: Кайсы мәктәптә бар, кайсында юк. 4нче гимназиядә бар, 179нчы мәктәптә укыдылар балалар, анда юктыр, ләкин балалар үзләре белеп ала иде ризыкны. Хәзер телефоннарда махсус кушымта бар, баланың сәгать ничәдә нәрсә ашаганын белеп торасың. Аларны күзәтеп баргач, дөрес туклануларын тикшерергә мөмкин. Ул яктан бик уңайлы.

Гүзәл Идрисова: Без укыган 149нчы лицейда ашату хәләл. Камилгә бик ошый. Мин балаларны кечкенәдән сырланып утырмаска өйрәтәм. Сырланасың икән, ач каласың.

Мәктәпне сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?

— Ханымнар, балалар өчен мәктәпне ничек сайладыгыз? Нәрсәгә игътибар иттегез? Нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Гүзәл Идрисова-Баһ
Гүзәл Идрисова-Баһ

Гүзәл Идрисова: Беренчедән, ул якынрак, икенчедән, әлеге мәктәпне милли тәрбия бирү ягыннан бик яхшы дип ишеттек. Укытучы турында да алдан белешеп, башта аңа әзрелек курсларына бардык, аннары 1нче сыйныфка да аңа эләктек, моңа без бик шат. Яхшы укытучы табу авыр. Башлангыч мәктәпткә иң зур ролне укытучы уйный дип уйлыйм.

— Монда татар мохиты бар дидегез. Бөтен предметлар да татар телендә укыталамы?

— Татар теле көн дә керә. Математика, әйләнә-тирә дөнья предметлары урыс телендә бара, ә физкультура, хезмәт, рәсем дәресләре татар телендә уздырыла. Дәрестән тыш аралашу, бәйрәмнәр - барысы да татар телендә. Мөдиребез милли җанлы кеше.

— Кайбер әти-әниләр балам имтихан бирә алмас дип балаларын татар мәктәпләренә бирергә курка. Сез курыкмыйсызмы?

— Балалар урыс телен барыбер кирәгенчә үзләштерә ала. Өйдә урысча да, татарча да сөйләшәбез. Мин үзем дә Чаллыда 6нчы сыйныфка кадәр татар гимназиясендә укыдым. Математикадан урысчага күчкәндә бераз авыррак булды.

— Айсылу ханым, сезнең дә балалар татар мәктәпләрендә укый. Ничек сайладагыз аларны?

Айсылу Галиева: Безнең өчен иң беренче чиратта мәктәптә татар телендә уку мөмкилеге булу. Беренче бала белән 171нче мәктәпкә барып кердем һәм иң беренче ата-аналар җыелышында ук татар ата-аналары "татар теле нигә кирәк" дип низаг китереп чыгарды. Нәтиҗәдә укытучы дәресләрне ике телдә бирде. Кызым Алия анда бер генә ел укыды.

Әгәр бала белемне туган телендә ала икән, аның фәнне үзләштерү дәрәҗәсе югарырак була

Әгәр бала белемне туган телендә ала икән, аның фәнне үзләштерү дәрәҗәсе югарырак була. Моны галимнәр дә раслый. Әти-әниләр БДИ урыс телендә дип борчыла. БДИ бит 11нчы сыйныфта гына әле, ни өчен без 1нче сыйныфтан ук белемне урыс телендә бирәбез? Тапкырлау таблицаларын, синус-косинусларны татар телендә белсә, БДИны бирә алмыймыни бала? Бирә ала, әлбәттә. Ул БДИны ниндидер бер "бүкәй" иттереп күрсәтәләр, куркыталар. Мәктәптә әти-әниләр өчен уздырылган бер БДИны тапшырып карадым. Бер нәрсә түгел ул, уртача өчлегә укып барган укучылар өчен тестлар гына. 24 ел элек мәктәпне бетергән хәлдә дә 82 бал җыя алганмын. Шуңа күрә туган телдә укуда бернинди проблем юк.

Икенче малай урыс мәктәбендәге татар сыйныфына укырга керде. Укытучы бик көчле иде. Монда да шундый ук низаг килеп чыкты. Ата-аналар предметларны татар телендә укытуга каршы килде. Өйдә дәрес әзерләгәндә балаларның фикерләве урысча булмасын дип без инде татар телен куллана идек. Мин аңа мәсьәләне татарчага әйләндереп аңлаттым. Әйбәт кабул ителә, тиз чишелә, әйбәт аңлый.

Хәзер 165нче полилингваль мәктәпктә укыячакбыз. Уку өч телдә барырга тиеш. Күпмедер дәрес урысча, күпмедер дәрес татарча яки инглизчә. Башлангычта телләрне яхшылап өйрәнәләр дә, урта мәктәптә төрле фәнне төрле телдә укыячаклар дип күзаллана. Монысына бик разыймын. Бала бу очракта өч телдә фикерләргә өйрәнеп чыга.

Татарча өйдә сөйләшү генә җитми

Әлегә безнең күпчелек бала урта мәктәпкә җиткәндә татар телен онытып бетерә. Өйдә сөйләшү генә җитми. "Әни, миңа чәй яса", "әни, мин киттем", "әни, мин кайттым" дию генә әле татарча сөйләшү түгел.

"Укысыннар мәктәптә урысча, БДИ бирәселәре бар, үзебезгә дә кыен булды" дип әйтү тамырдан ялгыш. Әгәр балаң урыс мәктәбен бетерә икән, ул урыс хөкүмәтенең бер шөрефе булачак. Без бит татар аналары буларак татар баларын үстерергә тиеш. Безнең үлгәннән соң татар телендә безне искә алып, рухыбызга дога кылучы оныкларыбыз булырмы?

Балаң урыс мәктәбен бетерә икән, ул урыс хөкүмәтенең бер шөрефе булачак

Мәктәптә урысча гына фикерләргә өйрәнгән балалар нинди татар баласы үстерсен. Соңыннан мин аларга "балаларыгызга татарча өйрәтегез" дип әйтергә хаклы булмаячакмын. Үзем өйрәтмәгәч. Һәм татарча өйрәтү - ул татарча уйларга өйрәтү дигән сүз, сөйләшергә генә түгел.

Тел әйбәтләп үзләштерелсен өчен, куллану мохите булырга, фәннәр укытыларга тиеш. Элек татар-төрек лицейларында укучылар дүрт телне дә бик яхшы дәрәҗәдә белеп чыгалар иде. Полилингваль комплекс та шулай булыр дип өмет итәм, ләкин әлегә уку башланмады, карарбыз.

Түләүле татар мәктәпләре татарлар хәленнән киләме?

Шушы көннәрдә Казанда "Сабыйлар" үзәге түләүле татар мәктәбе ачу турында игълан итте. "Сәләт" оешмасы да үз мәктәбен булдырырга җыена. Берничә ел элек ачылган хосусый "Бала-сити" эшләп килә. Ничек уйлыйсыз, түләүле татар мәктәпләренә ихтыяҗ бармы, татарларның хәленнән киләме бу мәктәпләрдә укыту? Әйтик, "Сабыйлар" мәктәбендә бер баланы укыту аена 25 мең сум тирәсе булачак.

Гүзәл Идрисова: Бер айга кыйбатрак иде. Шуның яртысы булса, анда бөтен түгәрәкләр дә керсә, бала көне буена анда торса, әле уйлап карарга мөмкин. Хосусый балалар бакчалары 17 мең сумлап тора, ул бәя дә кыйммәт дип саныйм.

Айсылу Галиева: Ашаган белми, тураган белә диләр. Казанда 19нчы гимназия бар, андагы түләүле сыйныфлар аена 15 мең сум тора. Бала кичкә кадәр шунда. Ләкин бу мәктәптә бюджет укытучыга хезмәт хакын түли, бина да дәүләтнеке. Хосусый мәктәптә бит хуҗа аренда өчен дә, уты-суына да түли, укытучыга хезмәт хакы да түләргә, баланы ашатырга да тиеш. Төрле түгәрәкләр, баланы кичкә кадәр карау — барысы да шушы бәягә керә. Шуңа күрә "Сабыйлар"дагы 25 мең сумны әллә ни зур бәя дип уйламыйм.

Икенче ягы, татарларның бу бәяне тартуы. Бездә хезмәт хаклары түбән, шуңа күрә монда баерак татар гаиләләре генә балаларын йөртә алыр. Әлеге түләүле татар мәктәбе башка хосусый мәктәпләр белән чагыштырганда иң арзаны дип күрдем. Аннан да арзанрак "Еленса сервис" мәктәбе генә бар. Халыкара мәктәптә түләү аена 75 мең сумга барып җитә.

Тагын бер проблем бар. Күп кенә әти-әниләр балаларын өйдә укытуга күчә. Татар мәктәбе таба алмаганга, хәләл ашату булмаганга, агрессив мохитка кертәсе килмгәгәнгә күрә, сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Шундый гаиләләр өчен дә бу татар телендә белем бирүче хосусый мәктәпләр чыгу юлы булып тора инде. Гаиләдә укучыларны Актаныштагы сәләтле балалар гимназиясенә яки Казанның 2нче татар гимназиясенә беркетү дә әйбәт булыр иде. Әлегә күпчелеге Петербурдагы мәктәпләргә теркәлә.

— Татар түрәләре бу хосусый мәктәпләргә балаларын бирер, бәлки. 70 мең сум түләп халыкара мәктәптә укытканны хосусый татар мәктпләре өчен 25 мең табу берни түгел.

Айсылу Галиева: Халыкара мәктәптә укытучыларның ихтыяҗлары башка шул. Аларның балалары инглиз телендә белем ала. Татар теленә урын да юктыр әле ул.

— Бәлки, шушы хосусый татар мәктпләре үзләрендәге сыйфатлы, яхшы белем дәрәҗәсе белән татар байлары балаларын да җәлеп итә алыр һәм шуның белән татар телен алга җибәрү, аны популярлаштыруга үз өлешен кертер. Монда иң мөһиме татар телендә дә яхшы белем алып булганын күрсәтүдер.

— Әлбәттә белем бирү дәрәҗәсе түбән булса, хосусый мәктәптә беркем дә баласын бирмәячәк. Биредә белем бирү дәрәҗәсе югары инде. Укытучыларның категорияләре дә югары, тәҗрибәләре зур. Монда сыйфат беренче урында.

* * *

Әлеге сөйләшү Азатлыкта подкаст булып та чыкты.

"Мәктәпкә бер баланы әзерләү 10 мең сумга төшә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:43:50 0:00
йөкләү

"Татарча подкаст"ны Азатлык сайтында, Youtube видеохостингында, Instagram-да, SoundCloud һәм Яндекс.Музыка платформаларында, Вконтакте челтәрендә тыңларга мөмкин.

Әгәр сезне кызыксындырган темалар һәм сораулар булса, azatliq@rferl.org почтасына "Татарча подкаст" дип тамгалап языгыз.

XS
SM
MD
LG